"Тамчы шоу" бәйгесе
методическая разработка (4 класс) на тему

гатауллина ильмира мирзагитовна

"Тамчы шоу" бәйгесе (башлангыч сыйныфлар өчен)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tamchy_shou.docx19.5 КБ

Предварительный просмотр:

 “Тамчы -  шоу”      бәйгесе.

Максат. Балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, җитезлек, игътибатлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү.

Бәйгенең барышы

Татарстан гимн тыңлау

 Укытучы сүзе. Дөньяда 3000 гә якын тел бар. Шуларның 14 е халыкара аралашу теле дип атала. Ә татар теле 11 нче урында тора. Татар телен белгән кеше ярты дөнья белән сөйләшә ала дигән сүз. Менә шундый бай, аңлаешлы тел ул- татар теле. Шуның өчен дә бүген уеныбызны татар телендә алып барабыз.

    Башлангыч сыйныфлар атналыгында сез төрле уеннарда, конкурсларда, кичәләрдә катнаштыгыз. Бүген 3 нче сыйныф укучылары катнашында татарча “Тамчы шоу” бәйгесен  карап китәрсез.

“Тамчы -  шоу”   бәйгесен   башлыйбыз!

Уенда ике команда катнаша: 3-а дан -5 укучы, 3-б дан -5 укучы. Алар үзләренә исемнәр дә уйладылар:

 3- а сыйныфы командасы-  Зирәкләр”

3 б сыйныфы командасы- “Чишмә”.

Уенчылар үз урыннарын алалар.

Исәп- хисап алып бару өчен бүгенге уенда хөкемдарлар да катнаша. Таныштыру.

1.  Уеныбызның беренче туры.

Һәр команданың катнашучы укучысы үзе белән таныштыра. Бу бәйгедә сөйләме иң кызыклы дип табылган команда 5 балл белән бәяләнә.

2. Икенче турда үзебез яшәгән Республика турында сорауларга җавап биреребез. Беренче сигнал биргән команда җавап бирә. 8 сорау. Ничә сорауга җавап бирсәгез шул кадәр балл. (3 нче слайд.)

        1) Без яшәгән районның исеме.

        2)  Республикабызның исеме.

        3) Татарстанның баш шәһәре.

        4)   Яр Чаллы  аша ага торган елганың исеме ничек?

       5)  Районыбызның күренекле шагыйренең исеме әйтегез.

       6)  Быел Актүбәгә  ничә ел тулды?

3. Өченче турда игътибарлылык  тикшерелә. Ул ике биремнән тора.

1 нче бирем. Һәр командага бер төркем рәсемнәр күрсәтелә, соңыннан сорау бирелә. Җавап дөрес булса 1 балл бирелә.

1 нче командага. (4 нчы слайд.)

Рәсемнәр арасында пингвиннар бар иде. Ничә пингвин?

2 нче командага. (4 нчы слайд.)

Рәсемнәр арасында эт бар иде. Эт нишли?

2 нче бирем. (Экранда рәсем күрсәтелә.)

1 нче командага. (6 нчы слайд.)

   Бу рәсемдә нәрсә ясалган? Рәсем буенча белгәнегезне сөйләп бирегез. Татарстан гербы

2 нче командага. (7 нче слайд.)

   Бу рәсемдә нәрсә ясалган? Рәсем буенча белгәнегезне сөйләп бирегез. Татарстан флагы.
Яшел төс – яшеллек, яңару символы
Ак төс – чисталык символы.
Кызыл төс – көчлелек, энергия, өлгергәнлек, тормыш символы.)

 4 нче тур. Әкиятләр беләсезме?

1 нче бирем. Мин сезгә әкиятләрдән һәм шигырьләрдән өзекләр бирәм. Һәр команда әсәрнең исемен, язучысын дөрес итеп әйтеп бирсә шул командага  1 балл бирелә.

1 нче командага.

    -- Урманда утын кисүче хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр,-- дигән.

    --Синең өең еракмы соң? – дигән Керпе.      

2 нче командага.

Инде шаять бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач,

Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым;

Куркам үзем әллә нидән, -- юк янымда юлдашым.

Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага;

Карасам, бер куркыныч хатын утырган басмада.

Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак; 

5.  Бишенче турда командирлар ярыша. Мин мәкальнең башын әйтәм, сез ахырын әйтеп бетерәсез. Һәр командага 4 әр мәкаль. Барысына да   дөрес җавап бирсәгез 4 балл. (8 нче слайд.)

1командага:     1) Иле барның ... (теле бар)

                          2) Акыллы өйрәнер,... (ахмак өйрәтер)

                          3)  Мактану хур итә, ... (тыйнаклыкка ни җитә)

                          4) Ялган сөйләсәң .... (тотылырсың, дөрес сөйләсәң                                                    котылырсың)

2командага:      1) Иң татлы тел - ... (туган тел, анам сөйләп торган тел)

                          2) Эшләгән ашый, .... (эшләмәгән башын кашый)

                          3) Йокы тамак ... (туйдырмый)  

                          4) Үзеңне үзең мактама, ... (кеше сине мактасын)

  6 нчы тур. Татулык сүзе эченә яшеренгән сүзләрне табыгыз. Һәр сүзгә 1 балл. Сезгә 2 минут вакыт бирелә.

Шулай итеп бәйгебез тәмам. Хөкемдарлар балларны исәпләгәндә,

җанатарлар берничә табышмакка җавап эзләрләр. Җавапларны дөрес әйтсәгез, безнең урманнарда яшәүче кыргый хайванннарның исемнәрен белерсез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тамчы шоу

Внеклассное мероприятие по теме " Сказки" для проведения с учащимися 4-5 классов русских школ....

Тамчы-шоу "Без Тукайны беләбезме?"

Внеклассное мероприятие в виде игры-соревнования между двумя командами. Проверяет усвоенные знания учащихся начальных классов о жизни и творчестве великого татарского поэта Г. Тукая....

тамчы шоу

Максат: балаларның әйләнә-тирә дөнья, татар                     теле, укудан белемнәрен тикшерү, интел- ...

Уен "Игътибарлы бул" (тамчы-шоу)

Тамчы - шоу уены өчен рәсемнәр . Балалар бакчалары һәм кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен....

«Тамчы - шоу» бәйгесе.

Балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, җитезлек, игътибатлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү....

«Тапкырлар һәм зирәкләр” тамчы-шоу

Тема: «Тапкырлар һәм зирәкләр” тамчы-шоуМаксат: укучыларда укуга карата аңлы караш булдыру, сөйләм телен, дөньяны танып-белү, күзаллауларын арттыру, укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтл...

"Тамчы- Шоу" интеграль уен.

"Тамчы - Шоу" интеграль уен,  укучыларның кызыксынуларын, күп белергә омтылышларын арттыра....