1 класс уку дәресе
рабочая программа (1 класс) на тему

Календарно тематическое планирование.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1_kl_uku.doc129.5 КБ

Предварительный просмотр:

МБГББУ                                                                                                                                МБГББУ

“ТР Буа муниципаль районы                                                                                                              “ТР Буа муниципаль районы АТУГБМ”нең уку-укыту                                                                                                                           АТУГБМ” е директоры:

эшләре буенча директор                                                                                                                  ____________(Ф.В.Җаббаров)

урынбасары:                                                                                                                        “___”___________2015нче ел

___________(Г.М.Таҗиева)                                                                                                                                                

“___”_________2015 нче ел

                                                                        Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

                                                                        “Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Адав-Толым-

                                                                        бай урта гомуми белем мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                        Бәдертдинова Резидә Баязит кызынң

                                                                        1 нче сыйныф  (татар төркеме) өчен әдәби укудан эш программасы

                                                                                                                                                                                                                    Педагогик киңәшмә

                                                                                                                                                                                   утырышында каралды

                                                                                                                                                                                                           Беркетмә № _______

                                                                                                                                                                                 “__ “ _____ 2015 нче ел

                                                                                                       

                                                                                                      2015-2016 нче уку елы

                                                                                         Укыту-тематик планлаштыру

                                                                             

Әдәби уку

 

Предмет:  Әлифба. Әдәби уку.  1 класс.

Укытучы:  Бәдертдинова. Р.Б

Барлыгы   99 сәгать; атнага 3   сәгать

Программа яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган «Перспективалы башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнеп эшләнде.

Программа:  ”Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту прогрммасы. (татар балалары өчен)” 1-11  нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел.

Дәреслекләр: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган.

”Әлифба”- 1 сыйныф, , Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. Казан, “Мәгариф – Вакыт”   нәшрияты, 2012 ел. 

Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл. Мәкт. 1 нче сыйныф өчен дәреслек.( татар балалары өчен) Ф.Ф.Харисов,Г.Д Сираҗиева - Казан: Мәгариф, 2012 - 79.б.

Әдәби уку:Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова

                                                                                                   

                                                                                                  Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

        Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на нигезләнеп төзелде.

 

Эш программасы структурасы.

        Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.

1 нче сыйныфлар өчен тәкъдим ителгән программа түбәндәге бурыч һәм максатларны куя:

- уку күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү;

- укуга, китапка кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү;

- матур әдәбият, аның авторы, әсәрнең жанры, персонажы турында күзаллау булдыру;

        - дөрес һәм бәйләнешле әйтмә һәм язма сөйләмгә өйрәтү;

- әдәби әсәрләр йогынтысында үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләре булдыру.

 

 Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы

Татар халкының бай әдәби мирасын үзләштерү, халыкның гражданлык һәм мәдәни үткәнен белү яшь буынга аң-белем һәм тәрбия бирү, аларның милли үзаңын үстерү мөһим роль уйный. Әдәби уку программасына текстларның күбесе балалар әдәбиятыннан һәм әдәби әсәрләрдән сайланып, табигать, кешенең табигатькә мөнәсәбәте, аның табигатьне саклаудагы роле, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр кебек бүгенге заман проблемаларына туры килә. Шактый текст фольклордан алына. Эчтәлеге укучыларга якын булган әкиятләр, татар халкының мәзәкләре, мәкальләре һәм әйтемнәре, табышмаклар һәм тел шоморткычлар укучыларда зирәклек, тапкырлык  сыйфатлары тәрбияләүгә өлеш кертә.

1 нче сыйныфта укучылар аваз белән хәрефне аерырга өйрәнәләр, сүз басымы, исем, сыйфат, фигыль кебек сүз төркемнәре турында башлангыч мәгълүмат алалар. Сөйләм берәмлеге буларак җөмлә, аларны төрле интонация белән әйтү, сүзләрдән – җөмләләр, җөмләләрдән кечкенә хикәяләр төзи белү күнекмәләре бирү дә әһәмиятле. Укучыларның татар телен белү дәрәҗәсен исәпкә алып, укытучы дәресләрдә татар һәм рус теле үзенчәлекләренә тукталырга, тәрҗемә өлкәсенә караган биремнәр дә тәкъдим итәргә тиеш.

1 нче сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр

Уку елы ахырында 1 нче сыйныф укучылары, “Телдән әзерлек чоры” өчен тәкъдим ителгән темалар буеча бирелгән сүзләрне аңлап, кара-каршы һәм монологик сөйләмдә куллана белергә тиешләр. Укытучы, сыйныфтагы укучыларның белем дәрәҗәләрен исәпкә алып, үрнәктә бирелгән сүзләрне үзгәртә, арттыра ала.

Хәрефләрдән – иҗекләр, иҗекләрдән – сүзләр, сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзи белү, аларны дөрес итеп язу. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, юлдан юлга күчерү. Сүз басымын дөрес куеп уку.  

Татар теленең үзенчәлекле сузык һәм тартык авазларын дөрес әйтү, бу авазларны белдергән хәрефләр булган сүзләрне язу. Татар теленең үзенчәлекле авазлары кергән сүзләрдәге аваз һәм хәрефләрне аерып әйтә белү.

Җөмләләрдән исем, фигыль, сыйфатларны табу. Җөмләдәге сүзләр бәйләнешен аңлату. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую.                                                                                                                                        

1 нче сыйныфта укудан үзләштерелергә  һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

1 нче сыйныфта “Телдән әзерлек чоры”нда, татар әдәби тел нормаларына өйрәтү өчен, унбер тема һәм аларның тасвирламалары бирелде. Алар буенча әңгәмәләр оештыру – бик җаваплы эш, чөнки балаларның күбесе беренче тапкыр тематик принцип нигезендә системалы рәвештә татарча сөйләшү күнекмәләре булдыра башлый. Шуңа күрә эшнең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булачагы әйтелгән этапның уңышлы үтүенә бәйле.

“Телдән әзерлек чоры” өчен сүзләр үрнәк буларак тәгъдим ителә. Кайсы дәрестә ничә һәм нинди сүз өйрәнүне укытучы үзе хәл итә, чөнки татар теле – рус җирлегендә яшәсә дә, татар баласы өчен ана теле, андагы күп сүзләр укучыга таныш булырга мөмкин.

“Әлифба чоры”нда татар һәм рус телләрендә бердәй әйтелешле авазлар кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтү, алар белән иҗекләр, сүзләр, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзетү күз уңында тотыла. Әйтелешнең үзенчәлекләрен балаларга күрсәтүдә техник чаралардан файдалану, дәресләрдә төрле уеннар уйнау да уңай нәтиҗәләргә китерә. 

Хәрефләрдән иҗекләр төзү, аннан соң иҗекләрдән – сүзләр, сүзләрдән сүзтөзмәләр төзеп уку. Сүзтезмәләрдән җөмләләр төзү күнекмәләре тәрбияләү. Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

Эчтәлеген  аңлап, кирәкле урыннарда паузалар ясап, сүз басымын дөрес куеп уку.

Әлифба чорында татар һәм рус телләрендә бердәй әйтелешле авазлар белән ([б], [п], [д],[т], [ж], [ш], [з], [с],  [и], [й], [л], [м], [н], [р], [у], [ф], [ц], [щ])танышу, алар кергән сүзләрне дөрес уку.

[а],[о],[э/е],[w],[гъ],[къ],[х],[ч],[ы] авазларының әйтелеш үзенчәлекләре һәм бу авазларны язуда дөрес күрсәтү.

Татар телендәге [ә], [ө], [ү], [җ], [ң], [һ] авазлары кергән сүзләрне, сүзтезмәләрне һәм җөмләләрне дөрес уку.

 “Әлифбадан соңгы чор”да “Уку һәм сөйләм үстерү”, “Ятлау өчен әсәрләр”, “Сөйләшү тематикасы” кебек бүлекләр бирелгән. Дәреслектә алар тематик принципта төзелгән.

 Сөйләшү тематикасы үтелгән материалдан, аңа бәйле лексик-фразеологик минимумнан чыгып билгеләнде. Ул укучыларда әдәпле сөйләм формалаштыру максатын күздә тотып кертелде. Билгеле, укытучы аны сыйныф саен тирәнәйтә һәм баета барырга тиеш.

Укыту планында 1 нче сыйныфта укудан атнага 1 сәгать вакыт бирелә. Укудан тематик планны  “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын  укыту программасы”на (Ф.Ш Гарифуллина, И.Х. Мияссарова)  нигезләнеп төзедем.

      Программада 33 сәгать каралган: Телдән әзерлек чоры – 5 сәгать, Әлифба чоры – 17 сәгать, Әлифбадан соңгы чор. Уку – 11 сәгать.

Төп темалар

Сәгать саны

1

Телдән әзерлек чоры

5сәгать

2

Әлифба чоры

17сәгать

3

Әлифбадан соңгы чор. Уку

11 сәгать

 

Барлыгы

33 сәгать

Дәресләрне календарь-тематик планлаштыру.

Тема

Сәг.

саны

Дәрес тибы

Эш алымнары һәм методлар

Укучыларның белем дәрәҗәләрен тикшерү

Планлаштырылган нәтиҗә

        Дата

план

факт

1

Дәреслек белән танышу.Исәнме,мәктәп!

Таныш булыйк!

Сөйләм

1

Яңа белем бирү

әңгәмә, коммуникативсорау-җавап,

диалог

Фронталь эш

Дәреслекләргә сак карау,  уку белән кызыксыну;

Сөйләм, терминын аңлау, дөрес куллану;

2

Аралашу.Җөмлә Текст.”Иң күңелле көн”

1

Яңа белем бирү

аңлату-күрсәтү, укытучы сүзе, чагыштыру

       Фронталь эш

Текст, җөмлә терминнарын аңлау, дөрес куллану;Сүз һәм җөмлә аермасын аңларга өйрәнү.татар телендә танышу,хушлашу сүзләрен үзләштерү.

3

Син әкиятләр беләсеңме? БСҮ

1

Яңа белем бирү

аңлату-күрсәтү, укытучы сүзе, җөмләләр төзү

       Фронталь эш

Рәсем буенча сүрәтләү тексты төзергә,төп фикерне таба белү.

4

Спорт мәйданчыгында Гаилә Предмет белдерүче сүзләр.

1

Яңа белем бирү

аңлату-күрсәтү, укытучы сүзе, җөмләләр төзү, яңа сүзләр

өйрәнү 

      Фронталь эш

Тексттан җөмләләрне аерып алу,предметны белдергән сүзләрне таба белү,гаилә әгъзаларын белдергән кеше исемнәрен атый белү,хәрәкәт белдерүче сүзләрне белү.

5

Шәһәрдә. Светофор.Билге белдерүче сүзләр.

1

Яңа белем бирү

укытучы сүзе, җөмләләр төзү, сүзләр уку

Фронталь эш

Рәсем буенча сүрәтләү тексты төзи белү,билгене белдергән сүләрне таба белү

6

Сөйләм авазлары [а] ,[ә] авазлары, а, ә хәрефләре

1

Яңа белем бирү

аңлату-күрсәтү, укытучы сүзе,сүзләр уку

Фронталь эш

Аваз һәм хәреф төшенчәсен аеру;  калын сузыкларны әйтә, ишетә белү;

Нечкә сузыкларны әйтә, ишетә белү; хәрефне күреп уку;

7

[ы],[э], [и]  авазлары,

ы, э,и хәрефләре

1

Яңа белем бирү

аңлату-күрсәтү, укытучы сүзе,

җөмләләр уку,

ребуслар чишү

Фронталь эш

Сузык аваз хәрефләрен белеп тану; хәрефне дөрес  уку

8

[у],[ү] авазлары,у, ү хәрефләре

1

Яңа белем бирү

аңлату-күрсәтү, җөмләләр төзү, иҗекләргә аеру

Фронталь эш

У авазы,  У,у хәрефләрен белү, калын һәм нечкә сузыкларны парлау, сузык у һәм а авазлары  хәрефләре булган сүзләрне дөрес итеп әйтергә һәм укырга өйрәнү;

Ү авазы, Ү, ү хәрефләрен белү; калын һәм нечкә сузыкларны парлау, сузык ү һәм у булган сүзләрне дөрес итеп әйтергә өйрәнү;

9

[о] ,[ө] авазлары, о,ө хәрефләре Сузык авазлар. Кабатлау

1

Яңа белем бирү

аңлату-күрсәтү,

укытучы сүзе,

җөмләләр төзү

Фронталь эш

Сузык о авазын, О,о хәрефләре булган сүзләрне, кушылмаларны дөрес укырга өйрәнү. Сузык аваз хәрефләрен белү, хәрефне дөрес итеп укый белү, парлы сузык авазларны өйрәнү.

10

[н],[л] авазлары, л,н хәрефләре

1

Яңа белем бирү

аңлату-күрсәтү, укытучы сүзе

Фронталь эш

Тартык  н,л аваз -ры һәм  н ,л хәреф-ен өйрәнү; кушылмалар-ны һәм сүзләрне , җөмләләрне дөрес итеп укырга өйрәнү

11

[н],[л], [м] авазлары, л,н,м хәрефләре

[м] хэрефен кабатлау

2

Яңа белем бирү

укытучы сүзе,

өлешчә эзләнү

Фронталь эш

Л булган сүзләрне дөрес итеп укырга өйрәнү, хәрефне дөрес итеп уку

Тартык м авазын, М,м хәрефләре булган сүзләрне, кушылмаларны дөрес укырга өйрәнү

12

[р],[й] ,[ң] авазлары,р,й, ң хәрефләре

1

Яңа белем бирү

укытучы сүзе,

коммуникатив

өлешчә эзләнү

Фронталь эш

Й хәрефе укылу кагыйдәләрен, (ый) авазын дөрес әйтергә

өйрәнү; Тартык р авазы һәм Р,р хәрефләрен өйрәнү, сүзләрне, кушылмаларны дәрес укырга өйрәнү, Ң хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга өйрәнү;

13  

[йа], [йә],[йу], [йү] ,[йы], [йэ] авазлары,я,ю ,е хәрефләре

1

Яңа белем бирү

укытучы сүзе,

коммуникатив

әңгәмә

Фронталь эш

Аваз кушылмасы булган хәрефне укырга өйрәнү, шигырьләрне сәнгатьле  укырга өйрәнү Сузык (йы) авазы һәм Е, е хәрефләре белән танышу һәм дөрес итеп укырга өйрәнү.

14

[д], [т] авазлары,  д, т хәрефләре

1

Яңа белем бирү

укытучы сүзе,

өлешчә эзләнү, әңгәмә

Фронталь эш

Тартык  д,т аваз-ы һәм д, т хәреф-ен өйрәнү; кушылмаларны һәм сүзләрне , җөмләләрне дөрес итеп укырга өйрәнү

15

[з], [с] авазлары,  д, т хәрефләре

1

Яңа белем бирү

өлешчә эзләнү, әңгәмә

Фронталь эш

С,с хәрефләре кергән сүзләрне укырга өйрәнү, сәнгатьле уку;

Тартык з авазы , З,з хәрефләре булган сүзләрне, кушылмаларны дөрес әйтергә, җөмләләрне дөрес итеп укырга өйрәнү

16

[г], [к] авазлары,  г, к хәрефләре

1

Яңа белем бирү

аңлату-күрсәтү, укытучы сүзе, сүзләр

уку

Фронталь эш

Тартык к, къ авазлары һәм  К,к хәрефләрен өйрәнү , дөрес укырга өйрәнү

Тартык г, гъ авазы булган сүзләрне, кушылмаларны дөрес әйтергә, Г,г хәрефләрен дөрес укырга өйрәнү;

17

[в], [ф] авазлары,  в, ф хәрефләре

1

Яңа белем бирү

аңлату-күрсәтү, укытучы сүзе,

сүзләр уку

Фронталь эш

Ирен-ирен (w ) һәм ирен- теш (в) авазларын дөрес әйтеп укырга өйрәнү. Тартык ф авазы, Ф,ф хәрефләре булган сүзләрне, кушылмаларны дөрес әйтергә, җөмләләрне дөрес итеп укырга өйрәнү

18

[б], [п] авазлары,  б, п хәрефләре

1

Яңа белем бирү

аңлату-күрсәтү, укытучы сүзе

Фронталь эш

Тартык б,п аваз-ын, Б,П хәреф-ләре  булган сүзләрне, кушыл-маларны дөрес әйтү, хәрефне дөрес итеп укырга өйрәнү

19

[ж], [ш], [х], [һ], аваз лары, ж, ш,х.һ хәрефләре

1

Яңа белем бирү

Әңгәмә, аңлату

Фронталь эш

Тартык җ авазы булган сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнү, ж, ш, х,һ хәрефләрен дөрес уку һәм сәнгатьле сөйләм;

20

Ё хәрефе. [щ], [ц],  авазлары, щ,ц хәрефләре

1

Яңа белем бирү

Репродуктив, укытучы сүзе

Фронталь эш

Ц,ц хәрефләрен сүзләр-дә дөрес итеп укырга өйрәнү;

Тартык щ авазы булган сүзләрне, кушылмаларны дөрес әйтергә, Щ,щ  хәрефләрен сүзләрдә дөрес итеп укырга өйрәнү;

21

ь,ъ хәрефләре

1

Яңа белем бирү

өлешчә эзләнү, әңгәмә

Фронталь эш

Тавышсыз, аваз белдермәүче хәрефне укырга өйрәнү, иҗекләп уку күнекмәсе булдыру,

Тавышсыз, аваз белдермәүче хәрефне укырга өйрәнү;

22

“Әлифба.Р.Вәлиев

 Әлифба белән хушлашу

1

Яңа белем бирү

аңлату-күрсәтү, укытучы сүзе

Сәнгатьле укыту

мөстәкыйль укый белү, укыганны аңлау

23

“Китап”.И.Гази

“Якын  дус” Җ.Тәрҗеманов

1

Яңа белем бирү

укытучы сүзе,

өлешчә эзләнү

Сәнгатьле укыту

Шигырьне сәнгатьле итеп укый белергә

24

Халык авыз иҗаты.

Мәкальләр,бишек җырлары,санамышлар,табышмаклар,мәзәкләр

1

Яңа белем бирү

өлешчә эзләнү, әңгәмә

Сәнгатьле укыту

Мәкальләр,бишек җырлары,санамышлар,табышмаклар,мәзәкләр сүзләренә бирелгән атамаларны белергә.

25

Татар халык әкиятләре

1

Яңа белем бирү

аңлату-күрсәтү, укытучы сүзе,

әкиятләр уку

Сәнгатьле укыту

Сорауга тулы җаваплар бирә бел, аңлаешлы һәм йөгерек итеп укый белергә.

26

Г.Тукай “Әлифба”,

Дәрдемәнд «Балалар әйдә, мәктәпкә!»,

Р.Вәлиева «Беренчеләр».

1

Яңа белем бирү

репродуктив

Сәнгатьле укыту

Шигырьне дөрес интонация белән  укый белергә.

28

Г.Тукай”Гали белән кәҗә”,”Карлыгач”,”Бала белән күбәләк”

1

Яңа белем бирү

Иҗади уку, сорауларга җавап бирү

Сәнгатьле укыту

Шигырьне дөрес интонация белән  укый белергә.,укыганны аңлый белергә.

29

Әдәби әкиятләр.

Р.Вәлиева”Күбәләк һәм кырмыска”,

Р.Батулла”Аю Әппәс”

1

Яңа белем бирү

Сорау-җавап, укытучы сүзе

Сәнгатьле укыту

Сорауга тулы җаваплар бирә бел, аңлаешлы һәм йөгерек итеп укый белергә

30

Рабит Батулла «Иң-иң-иң”

Г.Сабитов”Балага-балык”

1

Яңа белем бирү

өлешчә эзләнү, әңгәмә

Сәнгатьле укыту

Рәсемнәргә таянып эчтәлек сөйли белергә.

31

Кеше булу кыен түгел,кешелекле булу кыен

1

Яңа белем бирү

Сорау-җавап, укытучы сүзе

Сәнгатьле укыту

Бер-береңә ихтирамлы,дусданә булырга .

32

Г.Тукай”Яз",Г.Галиев”Кояш”

Яңа белем бирү

Иҗади уку, сорауларга җавап бирү

Сәнгатьле укыту

Яз турында сөйли белергә

33

Йомгаклау

1

Яңа белем бирү

әңгәмә

Сәнгатьле укыту

                                                                                                                                                         



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уку дәресе 1 класс

План-конспект урока по чтению на тему "Тартык [ш] авазы. Ш, ш хәрефләре". ...

Уку дәресе 4 класс Ф.Кәрим "Гармун турында"

Бу эшкәртмәдә  дәреснең һәрбер этабындагы эшчәнлек күрсәтелгән....

Уку дәресе 4 класс Ф.Кәрим "Гармун турында"

Бу эшкәртмәдә  дәреснең һәрбер этабындагы эшчәнлек күрсәтелгән....

Уку дәресе 4 класс Ф.Кәрим "Гармун турында" презентация

Презентациядә дәресрнең төп моентлары күрсәтелгән...

1 класс Математика дәресе

! класста математикадан  "Кушуның урын алыштыру законы"н өйрәнү...

Тапкырлау һәм аның үзлекләре. 0 гә һәм 1 гә тапкырлау. 4 класс математика дәресе

1гә һәм  0гә  тапкырлау күнекмәләрен ныгыту,исәпләү күнекмәләрен , логик фикерләүләрен  үстерү...

Татар теле дәресе. 3сыйныф. Исем темасын ныгыту дәресе.

Тема: Исем темасын ныгыту дәресе.Скачать : https://cloud.mail.ru/public/7Uwf/SurqwzRYj...