Кушаматлар тарихы
статья на тему

Хасанова Миляуша Кашбетдиновна

       Авыл  җирендә  һәр  кешенең  диярлек  кушаматы  бар. Бу  бик  үк  әдәпле  гамәл  булмаса да, кайчакта файдасы да тия. Бигрәк тә авылда бер үк исемдәге кешеләр күп булганда. Кушаматлар кайчан барлыкка килгәндер, анысы хәзергә билгесез. Шунысы бәхәссез, аларда халкыбызның үткәне чагыла. Авылдашларыбызның үткәненнән бер йотымын гына булса да, сезгә дә тәкъдим итәбез.                                                  (Т.Низамиева.)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kushamatlar_tarihy.doc792 КБ

Предварительный просмотр:

Тәзкирә  Низамиева

Мөслим районының Вәрәшбаш авылында яшәүче кешеләргә тагылган кушаматлар тарихы

              Халык мәгарифе отличнигы, “РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы” Низамиева Тәзкирә Газетдин кызы Мөслим районы Вәрәшбаш авылында туган. Авыл мәктәбендә, аннан соң Мөслим урта мәктәбендә белем ала. Арча педагогия училищесы каршындагы курсларны тәмамлый. Хезмәт юлын 1961 елдан  Елгабаш мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы  булып  башлый. Вәрәшбаш мәктәбенә  ул 1967 елда килә.

      1970 елда читтән торып, Алабуга педагогия институтын тәмамлап, туган авылында балаларга  татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирә башлый һәм бу эшен 2000 елга кадәр (лаеклы ялга чыкканчы) дәвам итә. Тәзкирә Газетдиновна Низамиеваның педагогик стажы 40 елга якын.

       Тәзкирә Газетдиновнаның иҗади һәм инициативалы эшчәнлеге, халык мәгарифе өлкәсендә күрсәткән фидакарь хезмәте өчен ул 1988 елда “РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы” исеменә лаек була.

     Тәзкирә Газетдиновна мәктәп өчен тагын бер зур бүләк калдырды. Ул “Вәрәшбаш авылының микротопонимикасы”н барлап, аларның тарихын язды. 2004 елда бу хезмәт район мәгариф бүлеге һәм Г.Сәхбетдинова ярдәме белән аерым китап булып басылып чыкты.

     Тәзкирә Газетдиновна балаларына, тормыш иптәшенә, килен -оныкларына, авылдашларына кирәкле кеше булып  бәхетле картлык кичерә.

Тәзкирә апа бер дә тик тормый, атнага бер мәртәбә балаларга һәм өлкәннәргә дин сабаклары бирә. Хәзер сезгә тәкдим ителәсе авылыбызда яшәүче кешеләребезнең кушаматлар тарихы да аның зур хезмәте булып тора.

2010 нчы ел, гыйнвар.

Кушаматлар  тарихы

       Авыл  җирендә  һәр  кешенең  диярлек  кушаматы  бар. Бу  бик  үк  әдәпле  гамәл  булмаса да, кайчакта файдасы да тия. Бигрәк тә авылда бер үк исемдәге кешеләр күп булганда. Кушаматлар кайчан барлыкка килгәндер, анысы хәзергә билгесез. Шунысы бәхәссез, аларда халкыбызның үткәне чагыла. Авылдашларыбызның үткәненнән бер йотымын гына булса да, сезгә дә тәкъдим итәбез.                                                  (Т.Низамиева.)

Авылым такмаклары.

Зурмы дисәң безнең авыл,

Аны кем чагыштырган.

Үлчәп ачмасаң авызың,

Кушамат ябыштырган.

      Кушымта:           Эх, Паҗба имәннәре,

                                     Кәҗүннәй каеннары!

                                     Ялгыз барсаң адаштыра

                                     Бүратау чокырлары.

“Сират күпере”н көненә

Ничә тапкыр үтәбез.

 Алла бирсә, оҗмахка без

 Күз йомып та үтәрбез.

                                    Бездә таш та гади түгел,

                                    Күктән төшкәл метеорит.

                                    Акчаң бетсә, сер итеп әйтәм,

                                    Мәскәвеңә төяп илт.

Кунакка кил, бер күрерсең

Бездә хикмәт җитәрлек.

Юк, югалмас безнең авыл,

Тарихларга китәр бер!        Индира Хафазетдинова.                        

Чәүкә Хәмәте.

          Хәмәт абыйның улы Расих бу кушаматны язарга рөхсәт бирде. Хәбибулла. Мондый исемдәге кешеләр авылда өчәү булган. Берсе түбән очта, икесе югары очта.Түбән очтагысын коңгырт йөзле булган өчен кара Хәбибулла дип, югары очтагыларын торна һәм чәүкә дип атаганнар.Озын буйлысының   торна кушаматы баласына да күчкән, мәсәлән, торна Әбүзәре. Чәүкә кушаматы да улына калган.        1955-1957 нче елларда колхоз басуларына квадрат–оялап кукуруз чәчә башладылар. Махсус эш коралы белән башта басуга квадрат ясап чыгалар. Шул квадратларга кул белән 1-2 орлык күмдерәләр. Бу эшкә мәктәп балаларын тарталар. Балалар кайтып китүгә, басуга карга – чәүкә ябырыла. Бригадир ярдәмчесе Хәмәт абый басуга каравылчылар куя, алар карга-чәүкәләрне куып торалар. Кошларны куркыту өчен төрле җайланмалар, карачкылар куялар. Шушы эшләр белән җитәкчелек иткәнгә, Хәмәт абыйга Чәүкә кушаматы ябышып кала.

Бер истәлек. Мәзәк.

        Торна Хәбибулла абзый малае Әбүзәр өй  түбәсендә морҗа чистартып тора икән. Бу хәл яз көне була инде. Ул вакытта өйләр утын белән җылытыла бит. Яз көне, өй юганчы, морҗаны озын пумала белән корымнан чистарталар. Шул эшне безнең авылда “морҗа чөшкенләү” диләр. Әбүзәр абзый шул эш белән мәшгуль икән. Турларыннан Хәмәт абзый үтеп бара ди.  Сөйләшеп киткәннәр. Хәмәт абзый аларның кушаматларына төрттереп :

     -Бәй, торналар килеп тә җитте мени инде,-  ди икән. Әбүзәр дә җор телле, сүз эзләп кеше кесәсенә керә торганнардан түгел.

    -  Әйе, менә чәүкәләр ояламасын дип, морҗаны чистартам әле, -  ди икән.

2 нче вариант.

        (Хәмәт абыйның улы Расих сөйләде)        

         Хәмәт абыйның әтисе Хәбибулла озын буйлы, киң җилкәле, коңгырт йөзле, бик көчле кеше булган, ләкин тавышы нечкә икән моның. Бер көнне карчыгы күршесе Мөсәвәрә әби янына кич утырырга кереп киткән, бәйлисе оекбашын алып. Шактый утырган бу. Хәбибулла абзый түзмәгән, карчыгын алырга кереп киткән. Тәрәзәне генә шакып, карчыгына эндәшкән.Тавышы нечкә бит инде бабайның. Әби :

      -Әллә тәрәзәгә чәүкә кунган инде, чыгып кара әле, күршем, -  дигән. Шуннан  Хәбибулла абзыйга “Чәүкә” кушаматы тагылган. Бу кушамат бәлки онытылган да

булыр иде, алда язылган кукуруз вакыйгасыннан соң халыкның кабат исенә төшкән.                                                          

Шүкә  Кәшби.

        Авылыбызда  шактый кырыс табигатьле, таләпчән Кәшферазый  абзый яши иде. Озак еллар Мөслим районы авылларында партия оешмасы җитәкчесе булып эшләде. Соңыннан үзебезнең Вәрәшбаш авылында бригадир булды. Лаеклы ялга чыккач, балык тоту белән мавыгып китте. Имәнле авылы янындагы күлләргә барып  зур- зур балыклар тотып кайта иде, мәрхүм. Үзебезнең авыл янындагы буага да еш йөрде ул, һич буш кайтмады. Күршесендәге Нәгыймә әбигә дә бу балыклардан өлеш чыгара торган булган.Нәгыймә әби сорый икән:

- Бу ни дигән балык соң, Кәшби улым?        

 -Болар, Нәгыймә әби, шүкә балыклары,- ди икән тегесе.

Ә Нәгыймә әбигә кеше күп килә, хәерен, бүләк-санагын һаман китереп торалар, чөнки ул бик тәмле телле, дога укырга да бик оста, моңлы итеп Коръән сүрәләрен, төрле мөнәҗәтләр дә укый белә иде. Килгән бер кешегә: “Кәшферазый улым балык кертте әле, шүкә балыклары“,- дип сөйли икән. Менә шулай итеп Кәшферазый абзыйга “Шүкә” кушаматы тагылды да калды. Кушамат тагылуга мондый исемдәге кешеләрнең икәү булуы да тәэсир ясагандыр инде.

Борчак Расих.

(Язарга рөхсәт алынды)

       Җәйге эссе көн, койма кырындагы күләгәдә 3-4 яшьлек малай уйнап утыра.Авылның электригы Расих үтеп бара. Теге бала:

-Исәнме, Борчак абый,- дип сәлам бирә.

-Әй, малай , кем әйтте сиңа мине борчак дип, Расих абыең булам мин ,- ди икән  электрик. Бәләкәй малай курка калган.                                            

-Бәй, әти дә, әни дә сине борчак диләр бит,- ди икән шәрә малай.

        Шушы урында бер истәлек сөйләп китәсе килә. Бер төркем бала-чага, басу каравылчысыннан качып кына борчак ашарга киттек. Борчакның каешланып җитешкән чагы бу, бик тәмле чагы. Туйганчы ашадык борчакны. Меңкаран чишмәсенә төшеп су эчтек. Бераздан эчебез авырта башлады. Ике көнсез бетмәде бу авырту. Бөтенебезне “күбенгән борчак” дип үрти башладылар. Бераздан онытылды бу кушамат. Ләкин Расихка ябышып калды. Кыска буйлы һәм шактый таза гәүдәле булган өчен аңа “Борчак” кушаматы тактылар. Кушамат тагуга иң беренче олы кешеләр сәбәпче бит, балалар шулардан үрнәк ала.

Бай Галимҗан.

        Авылның  иң оста рәссамы. Безнең авылга ул 1962- 1963 нче елларда кайтты.Чыгышы белән Иске Вәрәш авылыннан. Безнең авылга күчүенең тарихы болай. Галимҗан абзыйның сеңелесе Фәрдәнә (ата бер ана башка) безнең авылның Идрисов Марсель исемле кешесенә кияүгә чыкты. Фәрдәнәнең әнисе дә безнең авылга күчеп килде, чөнки бик карт иде. Галимҗан абый Магаданнан үги әнисе Маһираван янына кайтты.Бик бай кайтты. Авылда беренче телевизор алучы да ул булды. Бөтен авыл халкы аларга телевизор карарга йөрде. “Моның кешеләре каян килеп чыга соң?”- дип, авыл өлкәннәре телевизорның  артларын карап йөри торган булганнар. Гомумән, ул елларда Галимҗан абзыйның өе клуб хезмәтен үтәде. Ә Магаданга ул ипи карточкалары ясаган өчен эләгә. Сугыш (1941-1945) вакытлары була ул. Сталинны ишәккә атландырып ясаган, шуның өчен кулга алганнар дигән сүзләр дә йөри халык арасында. Галимҗан абзый гаҗәеп оста рәссам иде.        Бервакыт Әмирҗан абый Дәүләтшин мондый вакыйга сөйләде. Мөслимдә Кузьма Иванов исемле бик оста рәссам бар, Әмирҗан абзыйларның туганы инде ул. Шул Кузьма белән Галимҗан абзый бәхәсләшеп киткәннәр. Кем 10 минут эчендә Ленин рәсемен ясый ала? Галимҗан абзый 4-5 сызык сызган да, 2 минут эчендә Ленин башын ясап та куйган. Менә шундый талант иясе иде ул Галимҗан абзый. Гомер буе өйләнмәде, ялгыз яшәде. 2009 нчы елда Мөслимдәге картлар йортында вафат булды.

        Вәрәшбаш авылының исемен тарихка калдырган  шәхес тә әле ул. Мәскәүнең геология музеенда “№163 Вәрәшбаш” исемле метеорит саклана , бу  күк ташын да Галимҗан абзый тапкан һәм бер кечкенә кисәген (10 кг) Мәскәүгә җибәргән иде. Менә шундый кеше иде инде ул Мәһдиев Галимҗан абый.        

        Бай кушаматы тагылып калуның сәбәбе – авылда Галимҗаннарның өчәү булуында. Икенчесе – Камали Галимҗаны, бабасы Камалиев булганга шулай  атыйлар, өченчесе – Ахун Глимҗаны. Ахунҗанов фамилиясеннән бозып ясалган.

Карпыч – Исрафилов Тәлгать.

        Төп безнең авыл кешесе. Армиядә хезмәт иткәннән соң, Чиләбе янындагы “Маяк” атом электр станциясендә эшли. “Маяк”та авария вакытында да шунда була әле ул. Рус кызы Галинага өйләнгәч , авылга кайтып төпләнәләр. Тәлгать абый гомергә җаваплы эшләрдә эшләде. Механик , бригадир, ферма мөдире, авыл Советы рәисе һ. б. Халык арасында кушамат тагылу сәбәпләренең төрле вариантлары яши.        Беренчесе. 1970 нче елларда Вәрәшбаш авылында зур, өсте ябулы ындыр табагы ясадылар. Тәлгать абый , механик буларак, эшчеләргә ярдәм итеп йөрде. Төзүчеләрнең берсе Карпов фамилияле булган. Тәлгать абый аңа гел Карпыч дип эндәшә икән. Күрәсең, бу сүзне еш кабатлагандыр инде, үзенә дә Карпыч кушаматы ябышып калган.

Икенчесе. Тәлгать абый рус кызына өйләнгән дигән идек бит. Хатыны Галя апа да, әби -бабай да аңа үзләренчә Толя – Анатолий дип дәшкәннәр. Атаклы шахматчы да Анатолий исемле бит, фамилиясе Карпов. Шуннан тагылган кушамат диләр.

Сакчыл Хәернас.

        Сабантуй. Түбән очтан җигүле арба белән берәү бәйрәмгә менеп килә.Арбасын тутырып яшел печән төягән. Дилбегәне 13-14 яшьләрдәге бер үсмер тоткан. Арбада берсеннән - берсе нәни 4 кыз. Өстенә печән капланган кечкенә мичкә дә күренә. Аның кырында кукыраеп җиз самовар урын алган. Балаларның әнисе     (ул Мәхмүзә исемле) ак читле кызыл ашъяулыкка төрелгән Сабантуй күчтәнәчләре тотып арбаның артындарак утыра. Ә хуҗа кеше, Хәернас абзый инде ул, аягын салындырып арбаның читенә утырган. Аякта яхшы хром итек, өстә ак күлмәк. Ә кулда кыңгыраулы гармун. Ат салмак кына атлый, шул уңайга авыл өстенә кыңгыраулы гармуннан  моң агыла. Хәернас абзый гаиләсе белән Сабантуйга бара. Сабантуй мәйданы әллә ни ерак түгел югыйсә, җәяү дә барып булыр иде.Ләкин шушы кечкенә гармун моңы,атның пошкыра – пошкыра, моң тавышына изрәгәндәй атлавы, арба артыннан ияргән матур күлмәкле бала – чагалар авылга ниндидер үзенчәлекле ямь өсти, бәйрәм төсе бирә. Менә ат Сабантуй мәйданы булачак урынга килеп җитте, уңга борылып, бәрәңге бакчаларын әйләндереп алган киртә буена килеп туктады.Үсмер малай ( ул Радик исемле) аттан сикереп төште дә аны тугарып печәнгә кушты, бахбай рәхәтләнеп яшел печәнгә сузылды. Хәернас абзый белән Мәхмүзә апа чәй урыны әзерли башладылар, самовар куеп җибәрделәр. Ул арада абзыйның кордашлары да килеп җитте. Теге арба башындагы кечкенә мичкә дә “кузгалды”. Озакламый чәй дә кайнап чыкты. Бәйрәм кызды. Хәернас абзыйның кулыннан гармуны һич төшми, әле биетә кешеләрне, әле җырлата, Мәхмүзә апа хатын-кызларны чәй белән сыйлый. Икесе дә мәрхүмнәр инде. Үтә сакчыл, бик тырыш кешеләр булдылар. Эшли белгән кеше ял да итә белә бит ул. Мул яшәделәр, ләкин саран түгелләр иде, кызлары белән уйнарга барсаң, сез ятим балалар дип, тамакны туйдырмыйча җибәрмәделәр

Кырау Марсель

        Авылда алдынгы комбайнчы Марсель абый бар иде. Сүзгә кесәгә керми торган, җор телле иде ул. Юк кына нәрсәне дә кызык итеп сөйләп, кешеләрне көлдереп тәм таба иде. Тыңлаучылар егылы-егыла көлә, эчләрен тотып бөгелеп төшәләр. Язгы кырау суккан кебек, бөтен кеше егылып көлгәнгә, шундый кушамат тагылгандыр инде. Кырыс табигатьле булганга, бу сүзне үзенә әйтергә куркалар иде. Үзе белдеме икән ул шундый кушаматы булуын.

Бүреләр.

         Бүре Дәүләт

         Бүре Нурмый

         Бүре Нәһия

        Бүре кушаматы иң беренче Дәүләт абзыйга тагылган. Сугыштан соңгы авыр еллар. Дәүләт абзыйның берсеннән-берсе кечкенә 8 баласы бар. Аларның тамакларын туйдырасы, өс-башларына юнәтәсе бар. Колхозчыларның “таякка” эшләгән еллары бу. Бер көн эшлисең – бер таяк сызыла, ике көн эшлисең – ике таяк. Шул рәвешчә ел буе. Икмәк суккач, таякларны саныйлар. Бер таяк башына 200, яки 300 грамм икмәк бүләләр. Менә шулар белән 10 җанны асрарга кирәк. Колхозчыларның эшләсәң дә шул бер таяк, эшләмәсәң дә шул бер таяк дип йөргән заманнары. Күбесе эшләмичә, күренеп кенә китү ягында. Көн буе тәмәке тартып, ял итеп ятсалар да була. Ә Дәүләт абзый алай эшли алмый. Аңа балаларын үстерергә кирәк. Абзыең бригадир әйткән эшкә бара, әйтик, салам эскертләргә ди. Үзенә тиешлесен һич туктамыйча эшли-эшли дә кайтып китә икән бу. Бер ыргытканда эскерт башына бер чүмәлә ( кечерәк бер ат йөге кадәр) саламны ыргыта иде дип сөйли замандашлары. Шундый көчле кеше була ул. Өендә итек баса (ул эшнең дә остасы иде), яки урманга китеп зелпе тамыры җыя. Зелпе агачының тамыр кабыгыннан каучук ясаганнар. Шул кабыкны урманчыга (лесник) тапшырып, азмы-күпме акча алган, яки кемгә дә булса бура бураган, өй салган. Бригадир да, колхоз рәисе дә моның холкын сындыра алмаганнар. Авылда яшәргә момкинлек тә бирмәгәннәр һәм ул Чаллы якларына китеп, бер лесхозга эшкә урнашты. Гаиләсен дә шунда алып китте. Лаеклы ялга чыкканчы шунда эшләп, күрше авылга кайтып төпләнде. 90 яшенә тикле мал асрап яшәде.

            Кече малае сөйләгәннәрдән:

           -Әти белән печән чабарга киттек. Мин бер-ике покос чабам да, ял итеп алам, ә ул һич туктап тормыйча 5 сәгать буе печән чапты. Яше 86 да, күзе дә юньләп күрми югыйсә. Менә шундый үзенчәлекле үҗәт холкы өчен тагылгандыр инде ул кушамат.

        Ә алда телгә алынган Нурмый абый һәм Нәһиягә ул кушамат ни өчен тагылды икән? Бәлки аларның да холыкларында Дәүләт абзый холкы белән аваздаш яклар булгандыр.

Көрәшче Дәүләт.

Хуҗин Дәүләт.

         Бөек Ватан сугышы ветераны Нафиков Дәүләт абзый кечкенә буйлы, чандыр кеше иде. Сугышта күп батырлыклар күрсәтеп, орден – медальләр белән бүләкләнеп кайткан иде ул. Сабантуйларда үзеннән зур гәүдәле егетләрне дә аркасына сала торган булган. Кулы корыч кебек каты, гәүдәсе мускуллардан гына тора иде.Шуның өчен “көрәшче” кушаматы тагылган.                                                                                                                                    

     Хуҗин Дәүләт. Татарлар арасында кешене фамилиясе белән атау бөтенләй юк диярлек. Ә Дәүләт абыйны Хуҗин дип кенә йөртәләр. Ул бик алдынгы тракторчы иде. Башта чылбырлы ,аннан соң тәгәрмәчле тракторда эшләде. Ел азагында иң күп икмәк алучы да Хуҗин, авылда иң мул яшәүчеләр дә Хуҗиннар.

         Бер истәлек. Дәүләт абзыйны Бөгелмәгә ашламага җибәргәннәр. Кыш, җәяүле буран себереп тора икән.Кичкә каршы булса да кайтырга чыккан бу. Төн буе кайткан, буран көчәйгәннән - көчәя икән. Адашкан бу. Бик озак йөргән. Каршыда бер ут күренгән, җәяүләп кенә шул утка таба киткән. Бер бинага килеп кергән, тимер юл сузылып ята ди. Аргы баштан кулына фонарь тоткан бер кеше килеп чыккан.

           -Бәй, Шәмсулла, (үзебезнең авылның ферма каравылчысы) син монда нишләп йөрисең?- ди икән Дәүләт абзый.Тимер юлны күргәч, ул инде кире Бөгелмәгә килеп чыкканмын дип уйлаган. Ул чорларда (1970 нче еллар) сыер торакларыннан тиресне тимер юл белән , вагонеткаларга төяп түгәләр иде.                                                    

                         Чемети Вәли.                                                                                                                                          

                         Пычак Вәли.

                         Тегүче Вәли.

         Чемети Вәли абзыйларның өе Мулла бакчасына терәлеп тора иде.  Сугыштан кайткач , ул үзенең гаиләсе белән Үзбәкстан якларына китеп төпләнде. Озын буйлы, киң  җилкәле, чибәр кеше иде Вәли абзый, әмма бер гадәте бар: ачуы чыкса, дәшми – чеметеп кенә ала.                Кушамат шуның өчен тагылган.                                                                         Пычак Вәли абзыйларның өе, хәзерге Рахманов Әбүзәрләр янында иде. Авылдагы бөтен кешегә Вәли абзый пычак ясый. Кушамат шул һөнәренә нигезләнеп ясалган.        

        Тегүче Вәли. Бу кушамат та һөнәренә бәйле рәвештә тагылган. Ләкин Вәли абзый гади тегүче генә түгел, ул толыплар, туннар, пальтолар тегүче оста иде. Пенсиядәге укытучы Вәлиева галия апаның әтисе инде ул.

Уткапкан Мөдәфис.

Мөдәфиснең үзе сөйләгәннәрдән. “Мин гомер буе шофер булып эшләдем. Елның һәр фасылы йөк ташу белән үтте. Күпчелек Бөгелмәгә йөри идек. Икенче көнне кая барасыңны кичтән үк әйтеп куялар. Мин бөтен кирәкле документларны (путевка) кичтән алып куям. Ә колхоздагы башка шоферлар бу эшне иртәнгә калдыралар. Мин иртүк торам да, Бөгелмәгә чыгып китәм. Йөк төяп, кайтыр юлның яртысына җиткәндә, иптәшләрне очратам. Алар барып кына яталар әле.

     Мине: “Әллә дөньясына ут капкан, шул кадәр ашыкмасаң”, - дип шелтәлиләр. Шуннан “Уткапкан” кушаматы тактылар инде, ә минем исем дә китми, чөнки табигатем шундый. Каядыр   ашыгам, үзем дә белмим.

Ханов Мөдәфис авылда иң ашыгып яшәүчеләрдәндер, мөгаен. Иң беренче печәнгә төшә, иң беренче бәрәңге утырта. Аның умарта кортлары да кышкы йокыдан беренче булып уяналар, чөнки Мөдәфис инде аларны бакчага чыгарып өлгергән була. Ишегалдында кары да башка ихаталарга караганда тизрәк эри. Чөнки ул бик тынгысыз кеше, ихатада кар тотмый, түгеп кенә тора. Авыл кешеләре болай сөйләшә:

     - Умарталарны бакчага чыгарырга иртәрәк түгелме әле ?

     - Юк, Мөдәфис чыгарган инде, бик вакыттыр.

     - Печәнгә кайчанрак төшәрбез икән ?

     - Мөдәфис төшмәгән әле, иртәрәктер.

        Менә шулай башкаларны гомер буе әйдәп яши Мөдәфис. Мөдәфиснең хәтере дә бик яхшы. Авылдагы бөтен кешенең туган елларын дакирәк булган саен Мөдәфистән генә сорыйбыз.        

Яшелчәче Камәрия.

        1950 нче еллар тирәсендә, зират кырындагы басуга буровой вышкасы китереп утырттылар. 20 метр чамасы биеклектәге агач вышка иде ул. “Нефть эзлиләр икән”,-диделәр, авыл картлары. Нефтьчеләр квартираларга урнаштылар. Тирән чокыр аша эшкә йөрү мәшәкатьле булганга, Камәрия чишмәсе буеннан елга аркылы 2 юан торба салып, такта түшәделәр дә, җәяүлеләр йөрү өчен менә дигән күпер салып куйдылар. Нефтьчеләр озак тормадылар, киттеләр, ә теге юан торбалар шул килеш калды.

        Хәзер инде яшелчәче Камәрия турында. Нефтьчеләр киткәннән соң, шул тау итәгенә яшелчә бакчасы ясадылар. Колхоз рәисе Мөхетдинов Сәет абзый иде ул чагында. Бик эшлекле кеше иде, мәрхүм. Яшелчә бакчасы бригадиры итеп Солтанова Камәрия апаны куйдылар. Ул да бик тырыш кеше иде, мәрхүм. Шунда нинди генә яшелчәләр үстермәде шул Камәрия апаның 7 кешелек бригадасы. Җәй көне хезмәт көне хисабына кыяр, помидор өләштеләр, көз җитсә, капчыклап шалкан, кишер,  кызыл чөгендер тараттылар. Авыл халкын яшелчәгә кинәндереп 10 еллап эшләде әле ул бригада. Ә яшелчәгә сибү өчен суны  нефтьчеләр ясап киткән күпер торбалары аша агыздылар. Камәрия  чишмәсенең суын шул торбаларга борып кына керттеләр дә, яшелчә бакчасы суга кинәнде. Бакчадан яшелчәләрне авылга ташу өчен, күпер кирәк булгач, шул турыдан елганы буып, күпер ясадылар. Буа өстеннән ат юлы салынды. Ул елларда бала – чага Камәрия апаны “Кыяр апа”, “Шалкан апа” дип кенә йөрттеләр.

        Сап – сары шалканнарның тәме бүген дә авызда сакланадыр кебек. Колхоз шалкан өләшкән көнне әнкәй шалкан пешерә торган иде. Казанга яртыдан югары итеп шалкан тутыра. Казан төбенә бер чүмеч чамасы су сала, аннан соң шалканнарның өстен печән белән каплый, печәнне берәр иске әйбер белән бастырып куя. Бу инде казанда су кайнаганда пар чыкмасын өчен була. Учакка утын ягарга да ярамый бит әле (аның утыны да булмагандыр инде). Моның өчен басудан кипкән сыер тизәкләре җыеп кайтабыз. Кипкән тизәк казанны акрын гына кайната, суны парга әйләндерми. Шалкан пешкәннән соң ул казанны бер тәүлек ачмыйбыз. Үз парында суынырга тиеш ул. Аннан соң инде өстәл өстенә агач табак тулы сап-сары шалкан килеп утыра. Ул көн чын бәйрәм була иде.

        Менә шундый мәңге онытылмаслык  бәйрәмнәр бүләк итүче иде ул яшелчәче Камәрия апа. 1959-1960 нчы елның көзендә бик көчле яшенле яңгыр яуды  һәм яшелчә бакчасы янындагы буаны алып китте. Яңгыр башланганда бригада эшчеләре кишер җыялар икән. Буа аркылы чыкканда атлары дулап китә дә, бер йөк кишер буага ава. Шул төндә буа китә. Икенче көнне Мөслимгә укырга барганда елга буеннан кишер җыеп йөргәнебез  хәтердә калган.

“......... с ним Ильяс”.

          Авылыбыздагы хөрмәтле кешеләрнең берсе иде ул Ильяс бабай. Хәзер мәрхүм инде. Сугышка кадәр үк өйләнгән төз гәүдәле, җор телле, баһадирдай егет булган ул. Ул заманнарда егетләр димләп өйләнгәннәр бит инде. Ильяс егет тә күрше авылга кыз алырга киткән. Кичкә калганнар болар, авылга караңгыда гына кайтканнар. Икенче көнне киленен күреп әнисе улына әйтә икән:

      -И улым, карабрак алырга караңгы идемени соң? – ди икән, күрәсең киленне ошатып бетермәгәндер инде кайнана булган кеше.  Ильяс абзый:  

       -....... с ним ( алдагысы кәгазь күтәрми торган сүз) әнкәй, бер хатын белән гомер буе тормам әле, - ди икән.

Икесе дә бик тату гомер кичереп, 90 яшьләренә кадәр гомер итеп, вафат булдылар, мәрхүмнәр.                                                                                                                                  

Ильяс абзый турында икенче мәзәк. Гел алда язылган сүзне кабатлап йөргәч , моны колхоз идарәсенә чакырып ачуланганнар. Тыңлап – тыңлап торган да, бер кулын ишек тоткасына куеп, чыгып китәргә әзерләнгән Ильяс абзый : “... с ним, яңадан әйтмәм инде “, - ди икән.                Өченче мәзәк. 1961 нче елгы акча реформасы икән. Ильяс бабай карчыгына өйдәге бөтен акчаны төйнәп, яңа акчага алыштырырга биреп җибәргән. Карчыгы кайткач, акчаны бер саныйлар, ике саныйлар болар.  Акча аз чыга. (100 сум ун сумга калды бит ул елларда) . Шуннан соң Ильяс бабай: “...с ним , карчык, бар, бу акчаларны илт, үзнбезнең акчаларны кире алып кайт”, - ди икән. Ильяс бабайга кушамат шулай ябышып калган.                                         

Биюче Кәримә.

        Гарәпчәне “Су кебек эчүче”, ягьни бик яхшы белүче, латинча укый – яза белүче, кириллица белән дә укый – яза белүче Әзһәм бабай бар иде авылда.

        (Кереш җөмлә урынына. Менә шундый 3 телдә укый – яза белүчеләр шактый булган авылыбызда. Ә без борынгы бабайлар надан булган дип сөйләнгән булабыз).

        Аның берсеннән – берсе чибәр 3 кызы булган. Зурысы – Нурниса, уртанчысы - Фәһимә (Фәһимә апа турында алга таба сүз булыр әле), кечесе Кәримә исемле. Шул кызларның Кәримә исемлесе авылның иң оста биючесе иде. Без ул чакта кечкенә кызлар  бит инде,  5 – 6 нчы классларда укып йөрибез. Зур кызлар “бичер”гә ( вечер сүзе бозып ясалган) йөриләр. Клубта булган уеннарын яшьләр шулай дип атап йөртә иделәр. Безнең ише ыбыр – чыбырны клубка кертмиләр инде, билгеле. Качып керә алсаң, мич артыннан гына яшьләрнең уеннарына кызыгып  карап торасың. Менә бер заман гармунчы әзгә генә тынып кала. Бөтен кешенең күзе ишектә. Ә анда 3-4 кыз белән бергә Кәримә апа кереп килә. Гармунчы шунда ук бию көен уйный башлый. Ә Кәримә апа ишек төбеннән үк бии башлый. Ул башта, канатларын җәеп очарга җыенган аккоштай, клубны бер кат түгәрәк ясап әйләнеп чыга. Аннан соң тотына биергә, тотына биергә. Аякларына күз иярми, гәүдә әйтерсең һавада йөзеп йөри. Аның каршысына биергә егетләр төшә, кызлар кушыла. Аннан соң өчле, сигезле уеннары китә. Гармунчының маңгаеннан тир ага. Тузан күтәрелә. Клуб түшәмендәге унлы лампаның яктысы саргылт кына булып күренә башлый. Менә шулай ут өертеп , тузан туздырып 3- 4 сәгать күңел ача яшьләр. Шул биюләрнең уртасында һәрчак Кәримә апа була иде. Аның ак җирлеккә кара борчак төшкән күлмәгенең, чигүле алъяпкычының, артка каерып бәйләгән алсу яулыгының җилфердәве бүген дә күз алдында тора. Кәримә апа гомер буе сыер савучы булып эшләде. Мехәмәтдин абзый белән 4 бала үстерделәр. Авылыбызның беренче профессиональ (югары белемле) биючесе, композитор, шагыйрь Индира Хафазетдинованың әнисе инде ул Кәримә апа.

Лесник Зәкәрия.

       Вәрәшбаш авылы борынгы авыллардан санала.1816 нчы елгы 7 нче ревизия вакытында Вәрәшбаш авылы телгә алына. “Мөслим төбәге” китабы, 14 нче бит. А.Әхмәтгалиев. Көчләп чукындыру, төрлечә кимсетү, эзәрлекләүләргә дучар булган татар халкы көнчыгышка таба күченә бара. Безнең авыл да шул чорларда формалашкандыр дип уйлыйбыз. 1795 нче елгы 5 нче ревизия вакытында да Вәрәшбаш авылы телгә алына. “Мөслим төбәге” китабы, 14 бит.  А. Әхмәтгалиев. 1858 нче елда Вәрәшбаш авылында 154 ир – ат , 188 хатын – кыз яшәгәнлеге мәгълүм. Авылда Зәйнулла Хөрмәтуллин, Кашаф мулла кебек алпавытлар яшәгән. Халыкка яңадан – яңа чәчүлек җирләр кирәк була һәм алар авылның әйләнәсендәге урманнарны кисеп бетерәләр. Урман уртасындагы аккошлы күл дә сазлыкка әйләнә. Шул сазлыкны киптерү максатыннан, сазлык кырын сука белән ярып, су юлы ясыйлар. Күл, яңгыр, язгы сулар шул юлдан ага башлый. Еллар үтү белән ул ерым тирәнәеп, урыны – урыны  белән 40-50 метр тирәнлектәге ерымнарга әверелә. Авыл тулысы белән шул чокырлар арасында кала, аңа керү – чыгу юллары киселә.

        1963-64 нче еллар тирәсендә авылның Зәкәрия исемле леснигы  шушы чокырлар кырына каен агачлары утырттыра. Һәр эшне үзе башлап йөри, мал – туар таптамасын өчен киртәләр тота һәм ярлар ишелүдән туктый. Зәкәрия абый Кирамов үзе күптән вафат инде, ә исеме безнең авыл өчен мәңгелек.40-50 гектар җир биләгән ул каен урманын Зәкәрия каенлыгы дип йөртәләр.

        “ Эшең калсын үзең үлсәң дә, тарихларда укып ятларлык”,- дип, Зәкәрия абый кебекләрнең хезмәтенә әйтәләрдер инде.

Тракторчы Фәһимә.

        Әзһәм абзыйның икенче кызы турында бу язма. Өченче кызы биюче Кәримә турында алда язып үткән идек инде.

        Фәһимә апа авылның беренче хатын – кыз тракторчысы ул. Лаеклы ялга чыкканчы чылбырлы тракторда эшләде. 2009 нчы елда вафат булды. Бер истәлек. Фәһимә апа, Гыйбадулла абый, Дәүләт абый ерак басуда җир сөрәләр икән. Төшке ашка туктагач, Гыйбадулла абый ипи турый башлаган.Турый дигәч тә, күп түгел инде ул ипекәй, һәркемгә дә тигез итеп көнлек норманы бүлеп бирергә кирәк. Сугыштан соңгы авыр чорлар була бу. Гыйбадулла абый сорый икән:

        -Фәһимә, сиңа ипине ике куллап тотардаен кисимме, бер куллап тотардаенмы?- ди икән.

      Фәһимә апа уйлый инде:

         - Ике куллап тотардай булгач , бик калын буладыр инде ул, -  дип уйлый һәм әйтеп  куя, - миңа ике куллап тотардаен кис. Ә Гыйбадулла абый кәгазь калынлыгы гына итеп кисеп бирә, бер кул белән тотсаң төшеп китә бит ипи, ике куллап тотарга мәҗбүр була инде Фәһимә апа. Гомер буе басу – кырларда икмәк үстерде ул. Хафазетдинова Индира сөйләгән бер истәлек. “Фәһимә апа туганда утырып кына җылы яңгыр яуган. Кендек әбисе әйткән: “Бу бала илне туйдыручы булыр”,- дигән. Әбинең юраганы юш килгән.

 

                        Ятимбикә.

        1911 нче ел. Сабир абзый белән Миңневафа апаны, аларның 3 улын бер атна эчендә кабергә илтеп куйган ачлык ел бу. 6 кешелек гаиләдән 5 яшьлек Миңлебикә генә исән кала. Кайда бала караучы, үсә төшкәч хезмәтче булып, төрле кешеләрдә ялланып үсә Миңлебикә. Тормыш  авырлыкларына бирешмичә, кап – кара озын чәчле, сылу кыз булып үсеп җитә ул. Шәйхетдин абзый улы Гизетдингә кияүгә чыга. Абыйларын гомер буе сагынып яшәгәнгәдер инде, бер – бер артлы 3 улы туа, алардан соң 2 кыз дөньяга килә. Ләкин малайларының гомере кыска була. Өчесе дә кызамык авыруыннан бер атна эчендә вафат булалар. Гизетдин төшеп калганнардан булмый. Колхозлашу еллары башлангач, алар, беренчеләрдән булып, колхозга керәләр. Укый – яза белүче Гизетдин абзыйны колхозның бухгалтеры итеп куялар.Икесе дә тырыш яшьләр нарат бүрәнәләрдән, идән – түшәме нарат такталардан булган яңа йорт салып керәләр. “Иртә уңмаган, кич уңмас; кич уңмаган, һич уңмас”,-ди бит халык. Миңлебикәне дә ятимлек сагалап торган икән. Мөслимгә отчет белән төшкәч, кайту юлында Ыктагы боз астына китә Гизетдин. 8 айык кызы ятим кала. Бу – 1941 нче елның апрель ае була.

        Икенче иреннән дә 2 кызы туа Миңлебикәнең, алар да әтисез үсә. Ятим сүзе Миңлебикәгә гомерлеккә ябышып кала. 5 яшеннән ятим калып үссә дә, 78 яшенә кадәр үз аягында йөреп, 2 генә көн авырып, 1984 нче елда вафат була ул. Гомер буе ятим булган кеше өчен 78 яшь күп гомер бит инде. Минем әнием була инде ул.

Балбабай.

        Гражданнар сугышы ветераны, гаять укымышлы, “Кояш”, “Йолдыз” газеталарын алдырып укучы бабай иде ул Балбабай. Чын исеме – Вәлимехәмәт. Гомер буе умарта тотты. Бал аерткан көннәрне бала-чагаларны җыеп бал белән сыйлый иде. Шуңа күрә урамда очраган һәр бала аңа: “Исәнме, Балбабай”,- дип дәшә иде. Кушамат  шуннан калган. Ишегалды түрендә 15 метр тирәнлектәге коесы бар иде. Капка беркайчан бикләнмәде. Төнге сәгать бердә, икедә керәсеңме суга, сүз әйтүче булмады. Шундый киң күңелле кеше иде, мәрхүм. Яз көннәрендә ишегалдының ике ягы буйлап сузылган алма бакчалары шау чәчәктә утырыр иде. Үзе озак еллар лесник (урман каравылчысы) булып эшләгәнгә, агачлар ярата иде. Аныкыдай алма бакчасы башка ихаталарда юк иде.

Бер истәлек.  Гажданнар сугышыннан контузия алып кайткан Вәлимехәмәт абзыйның колаклары начар ишетә иде. Аның лесник булып эшләгән еллары. Колхоз фермасындагы үлгән бәрән, сарыкларны урмандагы чокырга илтеп түккәннәр бит. Лесник моны күргән. Бер барган колхоз идарәсенә, ике барган бу чистартырга кушып. Теге үләксәләрне һаман алмыйлар икән. Өченче тапкыр барган. Колхоз рәисе дә туеп беткәндер инде күрәсең, моның үҗәтлегеннән. Лесник кергәндә урам тәрәзәсенә карап утыра икән хуҗа кеше. Борылып карамыйча гына:

        - Бу саңгырау монда нишләп йөри инде тагын, - ди икән. Вәлимехәмәт абзый исәнләшеп кереп утырган да, ипләп кенә:

        - Син алай саңгырау дип әйтмә әле, - ди икән. Колхоз рәисенең күзе маңгаена менгән: “Ә-ә?” – дип кенә әйтә алган. Лесник абзыйга кечкенә генә, күзлек  сабына гына урнашкан колак аппараты алып кайтып биргәннәр икән. Шул сөйләшүдән соң рәис урманны чистарттырырга мәҗбүр булган.

        Ихатасы да көлеп тора иде Вәлимехәмәт абзыйның, һәр эш коралы үз урынында, бер аунап яткан нәрсә, бер чүп заты күрмәссең. Менә шундый затлы кеше иде Ахметов Вәлимехәмәт абзый – Балбабай.

Исемсез Шаһиморат.

            Авылда гаҗәп хәлләр аз түгел. Шуларның берседер бу язма. Оста гармунчы,  алдынгы тракторчы, тапкыр сүзле  Моратшин абый бар иде заманында, хәзер мәрхүм инде. Сугыштан соңгы чорларда авылда гармунчылар , авылча итеп әйтсәк, буа буарлык иде. Гармун уйный белмәгән егетне кешегә дә санамыйлар иде. Моратшин абый да уйный иде гармунда, аның энесе Әзһәр дә оста баянчы иде. Моратшин абый турында гармунчы дип сөйләвемнең сәбәбе шунда: уң кулының 3 бармагы юк иде аның. Чәнти һәм баш бармаклары гына бар иде.  Бала чактан ук булмаган. 4-5 яшьләр тирәсендә, балта белән нәрсәдер ясап азапланалар икән болар яшьтәше Әхтәм абзый белән. Моратшин абый агачны тотып торган, Әхтәм абзый балта белән чапкан, балта 3 бармакны кыеп алган. Аңа крап дошманлашып йөрмәделәр, бергә укыдылар, бергә армиягә чакырылдылар  Кызык хәл военкоматта була инде. Моратшин абыйны чакыралар кабинетка:                                                  -            

           -Фамилияң?                                                                                                                                     -Марданшин.                                                                                                                                  -Исемең?                                                                                                                                        -Моратшин.

          - ? ?                                                                                                                                                

   Күзлеген күтәреп, бераз гаҗәпләнеп тора да ак халатлы врач, шул ук сорауны кабат бирә.Җавап шул ук.                                                                                                       ---

           - Исемең ничек дип сорыйм мин синнән. Моратшин абый (Әллә бу врач саңгырау микән дип уйлап).                                                                                                                        - Моратшин, - дип, тагын да кычкырыбрак әйтеп куя.  

           - Кит моннан, 2 фамилияле кеше була мени,- дип аптырый врач. Билгеле инде аны, бармаклары булмагач, кайтарып җибәрәләр. Гомер буе Моратшин абый булып йөрде. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга бөтен кеше килде. Шул чакта гына аның Шаһиморат исемле икәнен белделәр.  

                           Муканет Райхан.  

           Вәрәшбашның мал врачы ул Райхан. Сыерың чирләп китеме, бозавыңның аягы авыртамы, сарыкларыңның күзенә ак төшкәнме, гомүмән, малда нинди авыру бар, бөтенесенә Райхан кирәк. Шуның өчен аларның ишек юлы бер дә ябылып тормый. Капкаларының һәрвакыт ачык булуының сәбәбе дә бар. Райхан бер кешене дә кире какмый. Эш коралларын күтәреп хәзер килеп җитә. Авыл кешесе өчен бик кирәкле һөнәр иясе ул. Әле алай гынамы соң?! Бер карауда малыңның чирен әйтеп бирә, тиешле дәвасын куллана. Шуның өчен авыл халкы бик рәхмәтле Райханга.                                                                                                                               Ә кушаматның тарихы болай. СССР заманнарында булган вакыйга инде бу. Һәр колхозчы башына 2 ц дан артык икмәк бирмиләр. Малларга фураж юк. Бер абзый сыер чирли дип Райханны чакыра. Райхан сыерга бер карау белән :

        - Абзый, сыерыңда муканет чире бит, - ди.

         Бер дә ишетелмәгән сүз булганга күрә абзый аптырап кала.

        - Нинди чир соң ул, аны ничек дәвалыйлар?- ди.

        - Мука нет чире бу, абзый, он юк дигән сүз була,- ди Райхан. Билгеле инде абзый фураж юнәтеп, сыерына тәрбия күрсәтә башлый. Муканет кушаматы Райханга шулай тагыла.

             

Астроном Расих.

       1983 елда Бүратау чокыры янындагы басуда Хуҗин Дәүләт белән Мәһдиев Галимҗан җир эшкәртәләр икән. Шунда культиватор калаклары арасына кара төстәге шактый зур таш килеп кысыла. Галимҗан абзый бу ташны алып ташламакчы була, ләкин нигәдер күңеленә шик төшә, чөнки таш культиватор калагына ябышып тора икән, ягъни магнит кебек. Галимҗан абзый моны өенә алып кайта. Дусты Гарипов Расих бу ташны ватып, Мәскәүгә СССРның Фәннәр Академиясенә җибәрергә тәкъдим иткән һәм шулай эшләгәннәр дә. Ташны посылка итеп салу, Фәннәр Академиясенең адресын табу эшләре артыннан Гарипов Расих йөргән. Озак көттерми Мәскәүдән телеграмма һәм акчалата бүләк килеп төшкән. Бу таш метеорит икән һәм ул СССР Фәннәр Академиясенең метеоритлар бүлегендә “№ 106 Вәрәшбаш” исеме астында теркәлеп тә куелган.

    Ташның ватканнан калган өлеше дә бар бит әле. “Бездә тагын бар әле ул”, - дип телеграмма суккан Расих Мәскәүгә. 2-3 көн дә үтми, Мәскәүдән килеп төшәләр Вәрәшбашка һәм теге кисәкне дә алып китәләр. Шулай итеп икенче метеорит та “№ 163 Вәрәшбаш” исеме астында теркәлә. Галимҗан абзый бу ташны ваткан вакытта өч кисәккә ярылганын әйтә, ләкин өченче кисәкне таба алмыйлар. Соңыннан гына исенә төшә Галимҗан адзыйның. Ул аны яңа йорт салу өчен казыган фундаментына салган икән бит. Моннан берничә ел элек Мәскәү студентлары килеп, ул фундаментны актарып карадылар, ләкин таш табылмады. Галимҗан абзый ул вакытта бик каты авырып, картлар йортында яшти иде инде. Йортын салып керергә насыйп булмады аңа, ә дусты Расих вафат булган иде инде. Шулай итеп өченче кисәк метеорит эзсез югалды. Ә Расихка кушамат шушы вакыйгадан соң тагылды.

    Бездә таш та гади түгел,

    Күктән төшкән метеорит.

    Акчаң бетсә, сер итеп әйтәм,

    Мәскәвенә төяп илт!

                     (И.Хафазетдинова).

   Шундый хикмәтле, талантлы кешеләр яши безнең авылда. Мәктәп музеенда шушы метеоритны тапкан өчен Галимҗан абыйга һәм Расихка җибәрелгән мактау грамотасы саклана.       

Шушы вакыйга буенча уйланулар.

    Авылыбызда хәзерләүче булып эшләүче (заготовщик) Салихҗан абзый бар иде. Ул шушы тирә авыллар: Ташъелга, Каенсаз, Краснояр кебек авыллардан тире, йон кебек әйберләр җыя иде. Шул абзый сөйләгәннәрдән:

      -Төнлә белән Бүратау чокыры юлыннан кайтырга туры килсә, адашмыйча калмыйсың. Үгез чананы тарта алмый, гыжлап чыга (Ул вакытта үгез җигеп йөрү бит инде, сугыштан соңгы чорлар). Ә ул тирәләрне үтеп китсәң, рәхәтләнеп җиңеләеп китә, - дип сөйли иде.

      Әле 1964- 1970 нче еллар тирәсендә дә Минзәләгә бара торган юл шул Бүратау чокыры яныннан үтә иде.Ул чагында чылбырлы трактор белән Минзәләгә барырга чыккан Заһит исемле тракторчы үзенең адашып кире авылга кайтуын сөйли. Тракторы гел бер урында әйләнеп йөри икән.

      Уйланырга фикер туа.  Метеорит шушы басуда табылган бит инде. Әллә аның тагын да зуррак кисәкләре җир астында  ятамы икән?                                                                                                        

                       

Яшел күзлек  Насертдин.

  Насертдин абзыйның кызы Венера белән мин 7ел буе бер партада утырып укыдым. Гел бишлегә генә укыды Венера. Мин дә аннан калмаска тырыштым. Безнең укудан кайтканны капка төбендә көтеп торыр иде Насертдин абзый.

           -Ничәле алдың, кызым?- дияр иде Венерага.

            -Ә син ничәле алдың?- дип сорар иде миннән дә. Аннан соң үзенең юан, эшли-эшли бирчәеп беткән бармаклары белән минем колакны тотар  иде дә:

             -Алдашасың бит, бишле алмагансың, менә колагың  кып- кызыл булды,- дияр иде. Аннан соң, гафу үтенгәндәй, елмаеп:

        -Шаярттым гына, бишле алуыгызга ышанам,- дияр иде. Бик шаян, җор телле

 кеше иде, мәрхүм.

        Икенче класста укып йөргәндә, Венераның кулында өр – яңа такта сумка пәйда булды, әтисе ясап биргән.Үзе җиңел, үзенең кара савытын куяр өчен махсус оясы да бар. И кызыктым да инде. Ә минем кулда киндердән тегелгән букча. Аның инде язу карасы түгелеп, төсе дә беленми башлаган. Акмы ул ,чуармы, шәмәхәме? Белмәссең. Әтиле балаларның һәрберсе шундый сумкадан йөри башлады. Сумка хезмәтен генә үти мени әле ул. Таудан төшкәндә чана ролен үти, малайлар чәчтән тартса–саклану коралы.                                                                                                                               Венера белән мәктәптән кайтып киләбез, Насертдин абзый капка төбендә тора.                                                                                                                                                               -Тагын үрти башламасын бу,- дип уйлап, урамның икенче ягына чыгып киттем. Кул изәп мине чакыра бу.

        -Кил инде, кил, үртәмим,- ди. Әкрен генә барам. Насертдин абзыйның бер кулы артта.                                                                                                                                                -Тагын берәр этлек эшләргә уйлый инде бу ,- дигә шик тә бар күңелдә. Килеп җиткәч, Насертдин абзый минем кулга такта сумка тоттырды. Өр – яңа түгел инде ул, искерә төшкән, ләкин минем теләгәнем бит ул. Хәзер мин 77 гә җитеп киләм, үз гомеремдә күпме бүләкләр алдым мин?!  Иң югары җитәкчеләр кулыннан алган бүләкләрем дә булды, ә монысы онытылмый.

        Ә кушаматның тарихы болай. Дөнья авырлыкларына бирешмичә, үзеннән дә көлеп, авылдашларын да көлдереп яшәде ул. Һаман шул СССР заманнары инде. 1960-1970 нче еллар. Колхозчыга бер сыер асрарга да мөмкинлек булмаган еллар. Бер төркем кешеләр, колхоз идарәсе буенда, зарланышып торалар икән. “Сыерга ашатырга печән бетте, нишләргә инде “, - дип. Шул вакытта Насертдин бабай (ул вакытта бабай иде инде) тыйнак кына әйтеп куйган:

           -Сез, егетләр, сыерларыгызның күзенә яшел күзлек бәйләп куегыз, саламны печән дип белерләр,- ди икән.Бөтенесе рәхәтләнеп, егыла – егыла көлгәннәр. Шуннан яшел күзлек кушаматы тагылып калган.  

        Насертдин бабайның өе һаман исән әле, ул йортта мәдрәсә эшли. Изге күңелле кеше булган, нигезеңдә мәдрәсә булу зур бәхет бит инде ул. Урыны оҗмахта булсын.

                           

                       Олыколак Шамсулла

Сүз 1958 - 1960нчы елларда Мөслим районында бердәнбер булган ир – ат сыер савучы Хәбибуллин Шамсулла абый турында. Кап-кара чәч, тырпаеп торган олы колаклар, киң борын тишекләре, зифа буй. Бу Шамсулла абыйның портреты була инде. Сыер сауды, көтү көтте ул, бик оста җырчы иде. “Камышлар да , басудагы үләннәр дә җырлап утыралар“,- дип сөйли иде, мәрхүм. Үзенә охшап 5 баласы да җырга – моңга битараф түгел иделәр. Күкрәктән чыккан калын тавышы белән бер җырлап җибәрсә, күңелләрнең әллә кай төшләрен айкап ала иде моңы.                                                                                                                 1960 нчы елларда Шамсулла абый бер сыердан 3247 л сөт савып ала. Шушы җиңүе өчен аны Мәскәүгә Авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә ( ВДНХ) җибәрәләр. Аннан кайткач, киндергә зур портретын ясаталар. Аны Мөслимнең үз рәссамы Кузьма Иванов ясый. Портрет әзер булгач, ул вакыттагы партия оешмасы секретаре Искәндәров абый Кузьмага болай ди:                                                                              

-Кузьма, моның колагын азрак бәләкәйләтеп булмыймы соң?  

-Ул вакытта Шамсулла булмый инде, бүтән кеше була,- ди икән рәссам. Олыколак кушаматы шуннан калган. Ул портрет хәзер Вәрәшбаш музеенда саклана. Уйлап куям: ”Әгәр тиешле белем алган булса, Шаляпиннан ким булмас иде Шамсулла абый” ,- дим.                                                                                                                  

                            Җырчы Фаил (Фазлыев).  

Концерт бара. Клубта инә төшәр урын юк. Урын җитмәгәннәр стена буйларына тыгызланып басканнар. Чөнки авыл кешеләреннән тыш монда күрше Краснояр, Иске Вәрәш, Ташъелга, авылларыннан да яшьләр килеп тулган. Безнең авылда 8 нче Март бәйрәменең күңелле булуын беләләр шул алар. Сәхнәдә гел ир-атлар гына. Ара-тирә клуб мөдире Хәмдия генә күренеп киткәли.                                               Сәхнәгә кызларча киенгән Фаил чыгып баса, үзе мыеклы. Әле бер сүз әйтелмәгән, ә халык көлә. Фаил мәзәк сөйләп кешенең күңелен ача. Халык егылып көлә. Аны икенче егет алыштыра, ул да кызлар булып киенгән. Шул рәвешчә концерт бер - ике сәгать дәвам итә. Менә Фаил тагын сәхнәдә. Кара костюм, ак күлмәк, галстуктан, чәчләрен бер якка авыыштырып тараган. Фаил җырлый. Сәхнә түреннән, Фаил күкрәгенән “Сәрвиназ” җыры агыла. Ул моң клуб стеналарына, түшәмнәренә бәрелеп халык күңеленә кереп тула. Әле генә елый-елый көлгән тамашачы хәзер инде әсәрләнеп җыр тыңлый, шылт иткән тавыш юк. Бары “Сәрвиназ” моңы гына бар.  

Татарча концертлар тыңлый башласам, һәр җырчыдан “Сәрвиназ”ны көтәм. Юк, җырламыйлар. Илһам Шакировның бик яшь чакта җырлаган “Сәрвиназ”ын тыңларга насйп булды. И. Шакиров мине гафу итсен, аның таланты алдында баш иям мин, ләкин безнең Фаил матуррак җырлый кебек тоела.( Һәр бака үз күлен мактар ди бит).                                                                                              

Үзе исән чакта тавышын яздырып калып булмады шул. Үтә моңлы иде Фаил. Гомере кыска булганга моңлы булгандыр инде, әллә киресенчәме. Пенсия яшенә дә җитә алмыйча мәңгелеккә күчте Фаилебез, җырчы Фаилебез.

                 

                           Тамгалы  Кумак.

Авылыбызда орденлы тракторчы Гыйбадулла абзый белән аның хатыны Фәһимә апа бик матур гомер кичерделәр.Фәһимә апа үзе дә тракторчы. Икесе дә телгә-сүзгә оста,   җор кешеләр, сүз эзләп кесәгә кермиләр. Көннәрдән бер көнне боларга күршедәге Марсель абыйның (ул да бик җор телле) 4-5 яшьлек малае Сирин килеп керә.  

 Гыйбадулла абзый: “Сирин, син нишләп безнең кумакны һаман кертмисең, бер атна бит инде сездә ята. Биләм (күршегә хәл белегә керүне  безнең якта шулай дип атыйлар) алай күп булмый ул. Әтиеңә әйт, безнең кумакның уң колак очы киселгән”,- ди икән. Сирин чыгып киткән дә әтисенә әйтә икән: “Әти Гыйбадулла абыйларның колак очы киселгән тамгалы кумакларын тотып бир әле, үзләренә кертеп бирәм, тиз кертергә куштылар”,- ди икән.

Шуннан соң байтак вакытлар Гыйбадулла абзыйны тамгалы кумак дип йөрделәр, ләкин бу кушамат аларга ябышып калмады, чөнки безнең якларда  кумак кушаматы комсыз кешеләргә карата  кулланыла.

                         Зур Машина Тымытыкка бара. 

  Һәр сүзне баш хәреф белән язганга аптырамагыз, чөнки алар кеше исемнәренең беренче хәрефләре.

        Ирекле авылында була бу хәл. Заһит белән Биктимер – яшьтәшләр. 6-7 нче класларда укыганда була инде бу вакыйга. Алар кызлар тотмакчы ( кыз озату) булалар. Заһит Мияссәрә исемле кызны, ә Биктимер Тәнзилә исемле кызны озата. 2-3 көн шулай йөргәннән соң, боларга кушамат тагалар. Кешенең талантына ис китмәле бит ул. Зур (Заһит) машина (Мияссәрә) Тымытыкка (Тәнзилә) бара (Биктимер).

Очраганда малайлар:

        -Зур машина Тымытыкка барамы?- дип сорыйлар икән. ”Бара” дигән җавап алынса, барысы да тәртиптә, “Юк” дигән җавап булса, аралар өзелде мәгънәсе була икән.  

                                                                                                                                                                    Кызлар, мин ни исемле әле?  

        1960 нчы еллардан соң колхозларны эреләндерү башланды бит. Шул исәптән авыл Советлары да эреләнергә тиеш булды. Безнең Вәрәшбашны Мөслим, Катмыш, Иске Вәрәш белән кушып бер  авыл Советы ясадылар. Бу вакыйга шул елларга карый. Авыл Советы секретарьларына эш күбәйде, 4 авылга хезмәт күрсәтергә кирәк бит. Секретарь апага (исемен язмыйм, чөнки бу кушаматны язарга аннан рөхсәт алынмады) бер көнне райкомнан шалтыраталар икән, телефоннан инде. Отчет сорыйлар. Ит планы, йомырка планы, йон планы, бәрәңге планы бар иде, чиләкләп диярлек җыеп йөриләр иде бәрәңгене авыл Советы эшчеләре.Тагын әләлә нинди планнарның үтәлешен тикшергән инде телефонның теге башындагы кеше. Апа шыбыр тиргә баткан, каушаган. Иң

 соңыннан сорый икән райком кешесе:

         -Мин кем белән сөйләштем әле?- дип. Секретарь каушавыннан исем – фамилиясен оныткан.Өстәл артында утыручы кызларга таба борылган да:                                     - Кызлар, минем исемем ничек әле?- дип сораган. Шул вакыттан соң без урыны чыккан саен шулай дип көлә идек. Менә шулай, партиянең үз исемеңне оныттырырлык дәрәҗәдә көчле чаклары бар иде. Бу көчнең куәтен белер өчен, шул заманда яшәргә кирәк.

                 Нәдер тау башы Тәбҗидә.

         Минем олы апама бирелгән кушамат бу. Апам 1940 нчы елгы, әтисе ул туып 4-5 ай үткәч тә, суга төшеп үлгән. Бухгалтер булган ул. Яз көне Мөслимгә отчет белән төшкән. Кире кайтканда боз астына киткән. Кушаматның тарихы болай. Апага ничә яшь булгандыр, укырга крмәгән чагы әле. Ачлык еллар бит инде. Май, июнь айларын үткәрү бигрәк тә авыр. Иске ризыклар беткән , ризык дип шул бер бәрәңге инде ул, кычыткан да баш төртмәгән, үләннәр дә юк әле. Шул вакытта бер төркем авыл кешеләренә хәбәр килеп ирешә, имеш, Нәдер авылында (Әлмәт районы) бәрәңге саталар икән, сата дип, аның акчасы да юк бит инде. Барлы – юклы арурак әйберләрен бәрәңгегә алмаштырып кайтучылар булган. Безнең әнкәй дә саклап тоткан бер чуклы шәлен, кыш көне суккан берничә тастымалын (киндер сөлге), ашъяулыгын алып, Нәдергә баручыларга ияргән. Алар арасында Заман абзый да булган. Юлда барганда апа бик алҗаган, елый-елый бара икән.Авыллардан хәер сораша-сораша барганга, тамагы туяр дип алганнардыр инде аны. Шулай итеп Нәдер тау башына менеп җиткәннәр болар. Апа шунда утырган да “Алҗадым-алҗадым” дип елый икән, кешеләр моңа:

         - Алҗасаң шунда утырып кал, кайтканда алып кайтырбыз,- диләр икән һәм китеп барганнар. Апа курка калган, алар артыннан елый-елый йөгерә икән. Шуннан Заман абый апаны очраткан саен:

-Нихәл, Нәдер тау башы,- дип исәнләшә икән.

Быел (2008) апа кунакка кайтты. Зиратка бардык. Заман абзый печән чабып ята.                                                                                                                                                              

           - Заман абзый мине таныйсыңмы ?- ди апа. Заман абзый карап торды – торды да:                                                                                                                                                                   - Туктале, тукта, син теге Нәдер тау башы Тәбҗидә түгелме соң ?- ди . Менә шулай, кушаматның бик озын гомерлеләре дә була икән. Заман абзый 82 яшенә кадәр яшәде. Күп итеп умарта тотты. 2009 нчы елда вафат булды.

 

Мәктәп әбисе Тәзкирә.

   2000 нче еллар тирәсендә мәктәптә Дилә исемле яшь килен укытучы булып эшләде. Инглиз телен укытты. Ул безнең мәктәптә 50 ел буе балаларга биология фәненнән белем биргән  Сәйдел абый Зариповның  килене була инде. Иптәше Зарипов Рамил шулай ук укытучы, математик.

         Балалар бакчасының вакытлыча ябылып торган чагы бу. Кечкенә кызлары бар, 3-4 яшьләр тирәсе үзенә. Әти - әнисенә ияреп  мәктәпкә килә, чөнки баланы калдырыр җир юк. Әниләре дәрестә чакта укытучылар бүлмәсендә рәсем ясап утыра. Шул бала нигәдер якын итте мине. Гел минем тирәдә урала.

      Мәктәптән кайткач, боларга күрше апа кергән. Укытучыларның исемнәрен сораша икән. Теге бала укытучыларын исемнәрен санаган-санаган да, минем исемне әйтә белмәгәч, мәктәп әбисе ди икән. Шуннан калган кушамат. Хәзер дә мәктәпкә барсам, балалар миңа “Исәнме, әби” дип исәнләшәләр. Мин алар өчен чыннан да әби бит инде. Хәзер миңа 67 яшь. Әби булмый кем булсың.                                                                                                              

Абыстакай Нәгыймә.

         Абыстакай әбинең чын исемен авылда кем генә белә икән? Бу кушаматның аңа ничек тагылганын да чамалап кына белеп була.

         1936 елда авылда зур янгын чыга. Авылның бер ягы тау башына кадәр янып бетә. Бер өйне генә ут сикереп үтә, ул Хантимер абзый белән Нәгыймә апаның өе була.Нәгыймә апа безнең авылга Каенсаздан килен булып төшә. Бай кызы булган,  укымышлы булган. Бәлки шушы янгын вакыйгасыннан соң аны абыстакай дип кенә йөртә башлаганнардыр. Йортны кем саклап калган соң? (Уйлан укучым).

        Шушы вакыйгадан соң Хантимер абзый өен хәзерге Ахметшин Зөфәрләр урынына күчереп сала. Сап-сары нараттан биек өй иде ул. Хантимер абзый үзе тимер эше белән шөгыльләнде. Кешеләргә чиләк, комган ише нәрсәләр ясады, тишек самовар, казан төзәтте. Үзе гражданнар сугышы чорында хәбәрсез югалган,ә менә карчыгы яшәвен дәвам итте. Дин эшләре белән ачыктан-ачык шөгыльләнә алмады. Кая инде, самовар-комганнарны да яшерен, төнлә генә төзәтер иде. Тау астында үзенең кечкенә алачыгы, шул алачык янында чишмә бар иде. Ул чишмәне Абыстакай чишмәсе дип йөрттеләр.

Әби кесәсе Нәгыймә.

       Вәрәшбашка Ирекледән күчеп килгән кеше ул Нәгыймә әби. 1972 елда Ирекле авылы тәмам таралып бетте, кеше яшәми башлады. Нәгыймә әби дә соңгы кешеләрдән булып күчте Ирекледән. Табигатьнең бик матур җирендә иде ул авыл. Кечкенә генә инеше (Вәрш елгасы башы), салкын сулы көчле чишмәсе, өстенә авып торган урманы бар иде Ирекленең. Самоварыңны куеп чыгып китәсең дә, Әхсән тавыннан гына бер чәркә (аш тарелкасын бездә шулай диләр) җиләк җыеп керәсең, әле самоварың кайнап та чыкмаган була. Көянтә-чиләкләреңне күтәреп, зирек куаклары арасыннан гына суга дип китәсең, бер савыт шомыртын җыеп кайтасың. Чишмә яры буйлап тезелгән ул шомыртларның уңуын, тәлгәшләренең озынлыгын сөйләп кенә бетерерлек түгел,нәкъ песи койрыгы кебек асылынып торалар, үзләре бал, үзләре эре. Шушындый хозурлыкны,шундый да гүзәл табигатьне ташлап китәсе килмәгәндер инде Нәгыймә әбинең, гомүмән, бик авырлык белән күченделәр кешеләр Ирекледән. Электр линиясе генә сузылган булса да, әле Ирекле бетми иде.

        Табигатьнең шушындый матур җирендә яшәгәнгәдер инде, Нәгыймә әби бик кешелекле һәм ярдәмчел, юмарт кеше иде. Урамда очраган һәр бала аның белән исәнләшмичә китми. Моның сәбәбе дә бар. Әбинең кесәсендә балалар өчен һәрвакыт бер тәмле нәрсә була. Я бер конфет тоттыра ул, яки берәр өре кҗимеше,яки берәр шикәр шакмагы, һич бумаса әби кесәсеннән  5-10 тиен акча булса да чыга иде. Менә шулай үз итә иде ул балаларны. Бер-ике класс белеме булгандыр инде Нәгыймә әбинең, язу таный иде, ә нинди талантлы педагог булган ул.Бөтен авыл баласына изгелек орлыклары чәчкән.

         Вәрәшбашка күченеп килгәч тә, тупсасыннан кеше  өзелмәде Нәгыймә әбинең.  Ялгыз яшәде, бердәнбер кызы яшьли үлеп киткән иде. Гомеренең соңгы көннәрендә генә оныгы Раушания тәрбиясендә яшәде ул. Авыл кешеләренә дини йолаларны үтәргә булышты, күз тигән, авырып киткәнәрне өшкерде. Тыны килешә аның дип Нәгыймә әби янына еш килә иде кешеләр. Килешкәндер. Күңеле чиста булганга килешкәндер. “Изгелек эшлә дә, суга сал. Халык белмәсә, балык белер”,-дигән бит борынгылар. Ике генә көн авырып вафат булды Нәгыймә әби, авырып ятса да ,зарланмады,булганына шөкер итеп яшәде. Үз изгелегең үзеңә кайту шушыдыр инде. Оныгы Раушания да изге күңелле кеше булып чыкты. Ире Әнәс белән 2 ятим баланы үз гаиләләренә сыендырдылыр алар. Урының җәннәттә булсын, Нәгыймә әби.

Тешләк Әзһәр

        Авылыбызның бик эшчән кешесе ул. Тормышы ныклы, балалары тәртипле. Юк-бар сүз сөйләшеп гомерен уздырмас,әле аннан кирәкле сүзне дә тартып кына алып була.Эшләп яши торган гаилә бу. Балалары да эшләп үсте,көннәр буе урамда җил куып йөрмәделәр, шуңа күрә тормышлары да мул. Булган кешедән бар да була бит ул. Моннан бер ел элек  (2006) эшмәкәр Розалия Габдрахманова авылыбызның мәдрәсәсен ачты. Насретдин бабайның өен сатып алды һәм шуңа ремонт ясатты. Менә 5 ел инде авылда мәдрәсә эшли. Авыл халкы, балалар дин гыйлемен өйрәнә. Шул йортның капкасы начар иде. Әзһәр шуңа матур капка ясатты. Тормыш иптәше Нәҗибә белән буяп тырып (буяп тырып –җирле сөйләш,бу эштән бик канәгать булганда, моны эшләүне үз иткәндә,хөрмәтләгәндә әйтелә торган  сүз, бу сүздә кешене үз итү яңгырый) куйдылар. Хәзер урамга ямь өстәп тора ул капка. Яки зәңгәргә буялган зират капкасы, анысы да Җәләловлар хезмәте. Анда да артык мал күренми югыйсә. Ул да байлыгын эшләп таба.  Күңеле изге кеше генә башкара торган эшләр инде болар. Мондый эшләрне көчләп эшләтеп булмый. Башкалар кебек гади шофер ул үзе. Авылыбызда Әзһәр кебек изге күңелле кешеләр бик күп.

Бөртекчел Гайнемехәмәт.

           Авыл  урамнары буйлап узганда, агач өйләргә күз салыгыз әле. Җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп салынган өйләрне күрсәгез,белегез,аларны Гайнемехәмәт абый салган булыр. Ул өйләрнең үз-үзләрен тотышы спай егетләргә охшап торыр. Бүрәнәләре тигез, мүкләре нечкә кыл дилбегәдәй төз, түбәләре текә булыр. Тәрәзә рамнарына карагыз,алары да Гайнемехәмәт абзыйныкы. Өйләренә керәсе итсәгез, ишекләрен игътибардан читтә калдырмагыз. Алары да шул ук оста эше. Нинди кеше икәнен аңлагансыздыр инде. Авылның алтын куллы балта остасы ул Гайнемехәмәт абзый. Үзенең йорты да төзеклклеге, спайлыгы белән аерылып тора. Аны да малайлары Таһир, Назиф, Ринат белән бергә салды ул. Һәр эшен бөртекләп, җиренә җиткереп эшләгәнгә күрә һәркем йортын аннан эшләтергә тырыша торган иде.Әле бит аның колхоз эше дә бар. Гомер буе пилорама (такта яру) аның карамагында булды. Койма такталары, идән- түшәмлекләр Гайнемехәмәт абзый кулыннан үтте. Тормыш иптәше Әнисә апа да үзе кебек бөртекчел кеше иде. Идән сайгаклары, баскыч башлары ак кершән кебек итеп юылган, аунап яткан бер аяк киеме, өстәлдә бер юылмаган савыт-саба күрмәссең. Ә бит өйдә җиде бала бар, югыйсә. Менә шулай хзмәт ярата торган, эшчән кешеләр иде алар. Үзенә ошамаган, ярты юлда калдырылган, җиренә җиткереп эшләнмәгән эшне җене сөйми иде аның. Шуның өчен халык арасында аның “эскәк” дигән кушаматы да йөри.

Гармунчы Данил.

        50-60 нчы елларда авылда гармун шыгырдата белмәгән егет юк иде, һәрберсе бәләкәй генә гармунда берәр бию көен уйный белә.

 Чөнки кирәк. Көн саен клубта “вечер” була, кызларны-егетләрне биетергә кирәк. Берсе арып туктагач (бездә алҗып диләр), икенчесе дәвам итә,шулай итеп төне буе клубта җыр-бию туктап тормый. Ләкин Данил икенче, ул чын гармунчы, оста гармунчы. Аның гармуны да хромка гармун. Ялтырап торган кара гармун иде ул, төймәләре ап-ак. Ул клубка килеп керсә, теге гармунчылар шып туктый. Данил ялындырып тормый, сыздыра бию көйләрен. Менә уртага бер кыз килеп чыга, гармун көенә башта акрын хәрәкәтләр ясый, Данил да хәйләкәр ,гармун телләрен кызурак баса,теге кыз да җитезрәк бии, бервакыт аның аякларына күз дә иярми башлый. Данилның да маңгаена бөртек-бөртек тир бәреп чыга. Кыз да алҗап икенче кызны уртага чакыра (биюдә баса диләр,ягъни Галия биеп туктагач, Әлфиягә басты). Икесе култыклашып әйләнәләр,  икенче кыз бии башлый, ялкауланыпмы, бии белмичәме икенче кешене чакырса, гармун шып туктый, ягъни хәрәмләшмә, бие дигән сүз бу. Ул заманнарда бии белмәгән кызлар да ,егетләр дә юк иде. Данил арыгач, аны дусты Әзһәр алыштыра, анысы да чын гармунчы, баянчы.

       Менә шундый оста гармунчы иде Данил. Гомер буе колхозда шофер булып эшләде. Йөк ташыды. Вәрәшбаштагы агач өйләрнең бүрәнәләрен,идән-түшәмлек такталарын Данил ташыгандыр, мөгаен.Без  бәләкәй чакта аның “Аю” кушаматы да бар иде . Әнисе саҗидә апа анч ялгыз үстерде. Эшкә барырга кирәк. Баланы калдырыр кеше юк. Бик калын итеп киендерә дә Саҗидә апа Данилне , урамга чыгарып куя икән. Туп кебек тәгәрәп  йөри икән Данил. Балачак кушаматы шуннан калган.

Бөкре Сәләх.

        Мондый кушамат турында язуыма Сәләхетдин абзыйның оныкларыннан алдан ук гафу үтенәм. Әби- бабаларыбызның нинди тормышта яшәүләрен белеп торсыннар дигән максаттан язылды бу.

        Әзмәвердәй озын буйлы, татар кешесенә хас булмагангча саргылт чәчле, зәңгәр күзле егет булган Сәләхетдин. Вакыты җиткәч ,Хупҗамал (Хәбибҗамалдыр инде ул)исемле кызга өйләнгән. Колхозлашу еллары башланган.Беренчеләрдән булып колхозга кергәннәр алар. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Колхозның ирләр кирәк булган һәр урынында эшләгән ул. Билдән кар ерып урман да кискән, басудан ат белән салам да , авылдан 15 чакрым ераклыктагы Имәнле болыныннан печән дә ташыган. Сука сукалаган, икмәк чәчкән, урган, суккан, җилгәргән. Бертуктамый авыр эш аның сәламәтлеген шактый какшаткан. Ара –тирә бил тирәсе сызлаштыра башлаган. Баштагы мәлләрдә карчыгы Хупҗамалның дарулары килешсә дә, соңрак арлар да ярдәм итми башлаган, Сәләхетдин абзаң билсез калган һәм бөкре Сәләхкә әйләнгән. Ул заманнарда больница дигән нәрсә юк бит инде ул. Шулай урталай бөгелгән килеш һаман колхоз эшеннән калмаган Сәләхетдин абзый. Өйдә генә ятар иде дә бит, хезмәт көне, ягъни “таяк” кирәк. Көз көне икмәкне шул “таяклар”га  карап бирәләр. Биш җанны туйдырырга шактый “таяк” кирәк.  Һәр “таяк” башына 200-300 грамм икмәк бирәләр иде ул чакта. Пенсиягә чыгу дигән нәрсә юк, үлгәнче эшлисең. Ул чорларда бригадир колхозчыларга эшкә радиодан гына әйтә иде. Кара төстәге тәлинкәгә охшаган иде ул. Колхоз бригадиры бүген дә һәр кешене исемләп нинди эшкә барырга тиешлеген әйтә башлады. Чират Сәләхетдин абзыйга килеп җитә.

   -Сәләх, син кичә дә эшкә чыкмадың, шуның өчен синең өч хезмәт көнеңне кисәбез,- дип кычкыра бригадир. Ә Сәләхетдин абзый бу вакытта үлеп ята икән. Менә шундый заманалар да бар иде.

Сөтче Бибинур.

          Колхозчыга мал асрарга рөхсәт ителмәгән заманнар бу. Әйе,әйе, гаҗәпләнмәгез, шундый законнар да бар иде. Бер гаиләгә бер сыер, ике сарык, ун тавык, умарта тотсаң ,ике баш. Артыгына рөхсәт юк. Гаиләдә ун җанмы син, сигезме - әһәмияте юк. Әле шул сыерның сөтен саттыралар. Сугыш заманнарындагы кебек.(1941-1945) налог итеп алмыйлар, мәҗбүри договор төзеттерәләр, иң киме-200 литр. Биш балаң бармы синең, ун балаңмы.Анысында беркемнең дә эше юк. Урлашып та асрый алмыйсың сарыкны, Авыл Советы кешеләре язга чыгу белән мал исәбе (бездә учуты диләр) алып йөри башлыйлар. Абзарыңа кереп сарыгыңны, сыерыңны, тавыгыңны санап чыгып китәләр.

         Шундый елларда Бибинур апаны сөт җыючы итеп куйдылар. Үзенә махсус ат билгеләделәр. Һәр көнне көтү китү белән  өйдән-өйгә йөреп сөт җыя башлады Бибинур апа.Хәзерге кебек сөт җыючыны урамга чыгып көтеп тору юк. Мәҗбүри булган эшне кем көтеп торсын. Һәр капка төбенә килеп туктый апабыз, сөт үлчәгечен алып ишегалдына үтә.

       - Бүген юк бит, Бибинур апа, -ди килен кеше, кунаклар кайткан иде.

       - Бер литр булса да бир, апаем,-дип бер литр сөтеңне алып чыгып китә. Ул чыгуга бахбай чебен-черки, кигәвенгә чыдый алмыйча әллә кая ук киткән була. Кайбер капкаларны, ул кермәсен дип, юри бикләп куялар. Койма өстеннән төшә. Төшмәс иде, ник бүген аз җыйдың дип, үзен утлы табага бастыралар. Сыерның сөте юк дип тә котыла алмыйсың, икенче көнгә контроль саву өчен Авыл Советы депутаты килеп җитә.

        Озак түзә алмады Бибинур апа бу эшкә, ташлады сөт җыю эшен.Кушаматы гына торып калды. Хәзер мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын.

Умартачы Мирзаян.

         Колхозчыга азмы-күпме җиңеллек килгән, мал асрарга мөмкинлек бирелгән еллар бу.

         Сугыштан бер аягын югалтып кайтты Мирзаян абый. Уң аягы тездән урталай бөкләнеп, артка карап тора иде аның. Шул тезенә агач аяк бәйләп, гомер буе колхоз умарталарын карады ул. Малны күп тоттылар, тырыш кешеләр иде, мәрхүмнәр. Хатыны Ситдика апа “Атказанган колхозчы”исеменә лаек булды. Пенсиягә чыккач (пенсиягә чыгу бар иде инде ул чакта, башта ул 6 сум, аннан 12 сум булды) үз ихатасында кортлар асрады. Умарталары күп иде. Сәламәтлекләре начар булса да (аякларында сугыш яралары төзәлмәде), шул бал белән даруланып, 80 яшенә кадәр яшәде.

        Әнкәй,мәрхүмә, әйтер иде:

       -Ул Мирзаян нишләп чирләсен, ул бит җәй саен бер сарык суеп ашый,-дип. Башкаларның ничек яшәвен шуннан күзалларга була инде.

Сандугач - Флүрә.

     Авылыбызның иң чибәр, иң сөйкемле кызы иде Флүрә апа. Гомере сәхнәдә үтте. Нинди генә күңел ачу чарасы булса да, клубтамы ул, мәктәптәме, фермадамы Флүрә ападан башка узмый. Менә шундый карусыз, кая чакырсалар, шунда йөгереп килеп җитә иде ул. Флүрә апа үзенең җыры белән Мөслим, Казан сәхнәләрен бизәде. Гомере буе сыер савучы булып эшләде ул. Эше дә авыр  бит инде югыйсә, сәхнәдә җырлап йөрерлек мени?! Ә җырлый. Кешенең тумыштан килгән таланты аны шулай алга өндидер инде. Әле хәзер дә сәхнәдә Флүрә апа. Улы Илсур (ул да җырчы, оста баянчы, әнисеннән килгән талант) белән парлап сәхнәгә менеп бассалар, һәркем әсәренеп җыр тыңлый. Сабантуйларда Флүрә апаның җыры бу бәйрәмгә аеруча үзенчәлекле милли ямь өсти. Менә шундый талантлы кешеләр яши инде безнең чокырлар арасына сыенып утырган авылыбызда.

                                   Бакыр Бабай.                                                                                                                                                        Минем әтием, Яхина Ләйсәннең бабасы була инде ул. Тумышы белән Вәрәшбаш кешесе. Аларның өйләре Ахметов Рафисларга чапырыш кына. Каршы якта, Ситдыйк абзыйлар урынында булган. Таш коймалары һаман да исән әле. Чәче кып –кызыл булган аның. Кушаматын шуңа карап биргәннәрдер инде. 1961 нче елда вафат булды әтиебез. Гомер буе авылыбызда атлар карады, атлы эштә йөрде. Һәр эшнең җиренә җиткәнен яратучы төгәл кеше иде, мәрхүм. Аның ясаган чабаталары да кызлар гына киярлек матур булыр иде. Әнинең сүзләре инде болары. Кушылган эш җиренә җиткереп эшләнмәсә, хәзер кызып китә, ачулана башлый торган булган. Шуңа күрә аның кеше арасында “Чүперә” кушаматы да йөргән, ягъни, тиз кызып китүчән була инде. Җигүле ат белән каядыр бара икән бу, моңа бер төркем бала – чагалар очраган. “Исәнме, Бакыр бабай “,- диләр икән тегеләр. Әтинең моңа ачуы чыккан һәм ул аларны  ат белән куа киткән. Билгеле инде балалар бик тиз таралышып беткәннәр. Бу кушаматын ул бер дә яратмаган.Соңрак гел чәчен , сакал – мыекларын кырып йөрергә гадәтләнгән. Кушаматлар тагуда халыкның талантына исең китмәле. Әтиебезнең олы кызы Расима апа (ул 1924 нче елгы) Бөек Ватан сугышында катнашкан. Сугышка киткәндә 17 яшь кенә булган әле аңа. Хәзер Муса Җәлил  шәһәрендә яши. Бер кызы бар . Ул Мәскәүдә яши.

                             Чөгендерче Заһит.  

        Пенсиягә чыкканчы басуда чөгендер үстерде Заһит. Гомере буе тәгәрмәчле тракторда эшләде. Аның хезмәтен хөкүмәтебез дә югары бәяләде. Почет билгесе ордены, Аеруча хезмәт күрсәткән өчен медале, В.И.Ленинның 100 еллыгы медале, бер сандык мактау кәгазьләре, 15 ләп “Кыр батыры” ленталары бар аның. Чөгендерне элек һәр колхоз үстерә иде бит. Колхоздагы һәр хатын – кызның җелегенә төшкән хезмәт иде ул. Рәт арасын яңгыр яуган саен Заһит эшкәртеп чыга. Аның артыннан басуга китмән тоткан хатын – кызлар, бала–чагалар кереп китә. Һәр төптә бер генә чөгендер калырга тиеш. Үзеңә тигән 1 гектар җирне шулай эшкәртеп чыгасың. Гаиләдә 2 колхозчы булса, 2 гектар , 3кеше булса , 3 гектар чөгендер эшкәртәсең. Мәхшәр. 30 градус эсселектә көне буе борының белән җиргә төртелеп, атна-ун көн буе басуда тир түгәсең һәм шул җирне 3 кабат эшкәртәсең. Авыр чаклар иде инде. Шул 70 -80гектар чөгендер җирен Заһит бер җәйдә 8-9 мәртәбә эшкәртеп чыга, көзен шуны ала.Колхозчылар, укытучылар, балалар яфрагын кисеп, кул белән машинага төяп, хөкүмәткә тапшыралар.Менә сиңа шикәр. Нинди авыр хезмәт белән табыла ул. Район чөгендерчеләренең иң алдынгысы булып эшләде Заһит. Кушамат һаман да саклана.

 

Биюче Ләйсән.

       Бу исемдәге кешеләрнең икәү булуыннан килеп чыккандыр инде бу кушамат. Яшь әле ул, 30га да җитмәгән. Авылыбыздагы Дәүләтшин Алмазда кияүдә.Ике малайлары үсеп килә. Ләйсән үзе мәктәптә инглиз теле укыта.Иптәше Алмаз Мөслимдәге бассейн директоры. Ләйсән татарча, русча, инглизчәне “су кебек эчә”, ягъни бик шәп белә. Шуның өстенә бик шәп биюче. Биючеләр күп инде алар, талантлар да күп, белемлеләр дә җитәрлек авылда, ләкин үзеңнең белгәнеңне кешеләрдән кызганмау, үзең белгәнне кешеләргә дә өйрәтергә тырышу таланты күпләргә бирелмәгән. Талант дигән әйберне сандыкка бикләп куюдан ни мәгънә. Табигать аны сиңа кешеләр белән уртаклашыр өчен биргән, ул байлык синең үзеңнеке генә түгел. Менә шул Ләйсән Вәрәшбашның бөтен баласыннан биюче ясап бетерде. Һәр бәйрәмнең төп өлешен бию алып тора бездә, бер концертта бишәр, алтышар бию күрсәтәләр мәктәп балалары. Район конкурсларында катнашып, әллә нинди бүләкләр, мактау кәгазьләре алып бетерделәр инде алар. Ләйсән кырыннан бала – чага бер дә өзелми. Бик яраталар үзен балалар. Шушы урында бер риваять искә төшә.

Җир белән тигезләгез!

        Бер көнне Аллаһ үзенең фәрештәләренә әйткән: “Фәлән авылны җир белән тигезләгез әле, халкы бик бозылды”.  Фәрештәләр: “И  Раббыбыз, анда бик белемле, бик диндар кеше яши, ул көнен дә, төнен дә гыйбадәттә утыра. Аны да җир белән тигезликме?” Аллаһ әйткән: “Аны иң беренче күмегез, ул үзе өчен генә тырышты, авылдашлары яхшы булсын өчен кыл да кыймылдатмады,” - ди икән.

Дию.  ( Язарга  рөхсәт алынды).

            Ирекле авылы кешесе Гарипов Хамидулла абыйга бирелгән кушамат бу. Бик эшчән, озын буйлы, киң җилкәле, чибәр кеше иде Хәмидулла абый. Кушаматны хатыны Икълимә апа тапкан. Физик эшне умырып эшләгәнгә тагылган инде ул. Салам төяргә барса, бер арба саламны ике генә күтәреп салган, эскертләүгә барса, бер чүмәлә печәнне өч чатлы агач сәнәк белән эскерт башына очырган. “Дию пәриеме әллә син, ник шул кадәр күтәрәсең”, - ди икән хатыны Икълимә апа. Шуннан киткән инде ул “Дию”гә әйләнеп. Хәмидулла абыйның кече улы Рафис сөйли: “ Безнең әтинең бер генә кайгысы бар иде. “ Нигә төн була икән ул, күпме эш эшләнмиче кала бит”, - дип уфтана иде”, - ди. Менә шундый эшчән, оста гармунчы иде Хәмидулла абый. Үзенә охшап балалары да эшчән, талантлы булдылар. Алда язылган “Астроном” кушаматлы Расих та аның улы, мәрхүм инде, яшьли китеп барды. Шигырьләр язучы, әллә ничә төрле уен коралында уйный белүче иде. Төп йортта  яшәүче кече улы Рафис та оста гармунчы. Рафисның 5 баласы да талант ияләре. Үзләре шагыйрь, үзләре җырчы, үзләре музыкант алар. Кече кызы Алсу музыка училищесында белем ала, олы кызы Айгөл бассейнда тренер булып эшли. Ике улы да талант ияләре.

     Бер истәлек.

    Тукайның  100 еллыгына сочинениеләр конкурсы игълан иттеләр. Гариповларның икесе дә бу конкурстта катнашып,  призлы урыннар алдылар. Язмалары  Казанда, республика ярышында катнашты, алар грамоталар белән бүләкләнделәр. Шул Гариповларның Рамил  дигәне  сочинениесен болай тәмамлаган.

     - Алай да үлеп котылдың әле, Тукай абый. Бу кадәр әче телең белән сине барыбер атып үтергән булырлар иде”, - дигән. СССР таркалган чорлар бу. Радионы ачасыңмы, телевизорнымы - гел үтереш турында сөйлиләр. Шуңа ишарәләгәндер инде. Язманы төзәтмәдек, шул килеш Казанга китте. Районнан килгән комиссия членнары (сочинениеләргә бәя куючы комиссия инде) гына көлеп: “Теге егетегезне күрсәтегез әле”, - диләр иде. Менә шундый талантлы балалар үстерделәр Рафис белән Фәндәрия. Фәндәрия үзе дә бик талантлы, эшчән килен булды. Кул эшләренә, аш–суга бик оста, турларыннан үтеп китсәң, һәрвакыт чип-чиста итеп юылган дүрт-биш бау кер эленеп торыр ишегалларында.

Гармунчы Мәмдүдә (Мәмүч).

Хатын-кыз булганга аптырамагыз. Без яшь чакта бердән-бер гармунчы кыз

иде ул. Кайчакта гармунчы егетләрне үпкәләтеп ташлыйбыз һәм алар клубта бездә үчләрен алалар. Бөтенесе сүз берләшәләр дә, безгә гармун уйнамыйлар, биетмиләр, җырлатмыйлар. Шундый чакларда безне Мәмдүдә коткара. Гармунын күтәреп килә дә, әй сыздыра башлый иде бию көйләрен. Рәхәтләнеп бии идек тә, аннан урам әйләнергә чыгып китә идек. Мәмдүдә гармун уйный, ә без җырлыйбыз. Безгә Кәшбетдин дә иярә, чөнки ул Мәмдүдәнең сөйгәне. Озакламый алар өйләнештеләр, бик талантлы 5 бала үстерделәр. Олы кызлары Фәйрүзә 6 нчы класста чакта ук, гел “5” легә генә укыганы өчен Артекка путевка (юллама) белән бүләкләнде, дөнья күреп кайтты. Бердәнбер малайлары Фирдәвес - безнең авылда ике югары белем алган егетләрнең беренчесе, (икенчесе Кирамов Рәшит), математик, тарихчы, ягъни “аяклы энциклопедия”, Рус Шуган урта мәктәбе (чиста рус мәктәбе) директоры. Кече кызлары Миләүшә авылда төпләнде. Ул да югары белемле, мәктәптә завуч булып эшли. Иптәше Алмаз белән 2 ул үстереп яталар. Миләүшәнең эчтәлекле, хәзерге заман проблемаларын яктыртып язылган хикәяләре, мәкаләләре газета-журнал битләрендә гел басылып торалар. Кызларының берсе Мөслимдә, икесе Казан янындагы бер поселокта яшиләр.

         Мәмдүдә белән Кәшбетдин икесе дә бик җор телле, кешегә ярдәмчел, гади кешеләр. Гап-гади генә сүзне дә алар кызык итеп сөйли беләләр.

Бер истәлек.  Яңа ел алдыннан  чыршы алып кайталар болар. Ә чыршыларны кисәргә ярамый, күрсәләр шртаф салалар. Күрше малае кергән дә боларга, “Чыршы каян алдыгыз?”- дип сорый икән.

-  Баздан алып чыктык без аны, былтыргы чыршыны ташламыйча, сулы банкага утыртып, базга төшереп куйган идек, шуны алып чыктык та бизәдек, - дигән Кәшбетдин.

Бу малай ышанган инде, үзе дә шулай эшләгән, тик нигәдер аның чыршысы бик тиз корыган.

Тагын бер истәлек. Бервакыт Кәшбетдин Акмалетдин абзыйларга кергән. Аларның карлыганнары бик шәп икән.

-  Безнең карлыганнар кортлап бетте, сезнеке ничек әйбәт соң?- дип сорый икән Кәшбетдин.

  • Бәй без аңа кайнар су сибәбез бит, - ди икән Акмал абзый.

Кәшбетдин дә кайткайткан да, кайнар су сипкән, ә карлыганнарның яфраклары бөтенләй каралып, коелып төшкәннәр. Бу Акмалны ничек кызык итәргә соң инде? - дип, уйланып йөри башлаган бу һәм җае да чыккан. Бервакыт, баз ясау өчен, Акмалетдин абзыйга имән өрлекләр кирәк булган, “Миндә бар ул, төшеп ал,”- дигән бу. Тегесе трактор яллап, төшкән боларга, ә Кәшбетдин берни булмагандай: “Бәй, ул имәннәр киселмәгән бит әле, урманда үсеп утыралар,” – ди икән. Менә шулай итеп ачуын кайтарган ул.

Мәмдүдә дә юктан да кызык табып йөри торганнардан. Терлекчелектә эшләгәндә бер төркем терлекче хатынны Башкортстанга  берничә көнлек ялга  җибәрәләр. Барып төшәләр болар, магазиннарда йөреп, кирәк-яраклар, балаларга өс-башлар алалар. Аларны бер гостиницага урнаштыралар. Икенче көнне иртән-иртүк бер хатын тора да, боларны уятып йөри икән. Имеш: “Торыгыз, бу кадәр ничек йоклый аласыз?”. Шулчак, Мәмдүдә башын калкыткан да: “Ят тизрәк, хәерче тавыгы кебек, таң тишегеннән кеше көлдереп йөрмә!” – дигән. Изрәп йоклап яткан хатыннар да, бу сүзне ишетеп, уянып киткәннәр һәм тыела алмыйча көлә башлаганнар. Шулай итеп, йокылары да ачылып беткән.

Ире дә, хатыны да килешкән, җор телле, булганына шөкер итеп яши белүче кешеләр алар.

Экономист.

       Авылда Нәфиснең исемен белүчеләр бик аздыр. Аны экономист дип кенә йөртәләр.

-Кайсы Алсу?

-Экономист хатыны.

-Кем малае?

-Экономист малае, - дип сөйләшә авыл халкы. Безнең авылга алар моннан 20 еллар элек Бөгелмә якларыннан килеп төпләнделәр. Нәфис үзе колхозга экономист булып  урнашты, хатыны Алсу мәктәптә пешекче булып эшли башлады. Икесе дә бик кешелекле, ярдәмчелләр. Монда килгәч туган уллары Мөхәммәт инде 10 нчыда укый. Бик талантлы бала. 8 дә укыганда ук 9 класслар прграммасы буенча ярышларда катнашып, бөтенесен җиңеп йөрде. Аның алган грамоталарының иге – чиге юктыр. Республикада да танылган егет ул Мөхәммәт.

Косой.

         Бу кушаматны язган өчен  Рәсимнән гафу үтенәм. Бик язасым килде Рәсим турында. Мәктәптә укыганда ук үтә белемле, талантлы бала иде. Сабит тавы башындагы Ягъфәр абый белән Хөршидә апаның алтынчы баласы. Ягъфәр абый гомергә фермада эшләде. Җырчы Ягъфәр иде ул, ат арбасына кырын гына ятып җыр суза иде, мәрхүм. Матур җырлый иде. Ягъфәр абзыйның улы Рәсим мәктәптә төгәл фәннәрне бик яратып укыды. Шахмат, шашка уеннарында да аңа тиңнәр юк иде. Бер кешедән җиңелмәде. Шулай бервакыт, малайлар җыелышып кәрт (карта уены) уйнап утыралар икән. Араларында кунакка кайткан шәһәр малае да була. Кемдер алар янына килеп баскан да:

     -  Хәлләр ничек? – ди икән. Теге кунак  малае:

     -  Рәсим косит всех, - дигән, ягъни чалгы белән печән чапкан кебек бөтенесен җиңеп бара икән Рәсим. Кушамат шуннан калган. Рәсимнең кече апасы Флүсә дә бик талантлы иде.  Метрәй авылына кияүгә чыкты. Газета битләрендә, безне сөендереп, әледән-әле матур – матур шигырьләре басылып тора. Менә шундый талантлы кешеләргә бай безнең авыл.

     

                                 Чәкчәк  Сәвия.                                                                                                                                                                                                     Авылыбызның аш-су остасы ул. Берәрсе туй ясыймы, кунак чакырамы, чәкчәк

кирәк булдымы, бөтен җиргә Сәвия кирәк.Ул ялындырып тормый хәзер килеп җитә. Аш-суга кулы ятып тора, чәкчәкләре авызга кермәс борын эреп китә.Үзләре дә гаиләдә 6 кеше, югыйсә. Бөтенесе ир-ат. Кайнанасы урын өстендә. Ире Рамил көн-төн эштә.Тавык та чүпләп бетерә алмаслык йорт эшләре кайнатасы Вәлихан белән Сәвия өстендә. Мал –туарны күп асрыйлар, мул яшиләр.Сәвия үзе балалар бакчасында пешекче.Ничек бөтенесенә җитешә торгандыр? Кешеләргә игелекле, ярдәмчел булганы өчен, без аны үзара “Чәкчәк Сәвия” дип  йөртәбез.

                           

Мәчет Фәния.

2006 нчы елда эшмәкәр Розалия Габдрахманова авылыбызда мәдрәсә оештырып җибәрде. Насертдин абыйның буш торган өен сатып алды һәм аңа ремонт ясатты. Хәзер шунда 5ел инде мәдрәсә эшли. Балаларга, өлкәннәргә дин гыйлеме өйрәтелә.Ир-атлар җомгага җыела. Дини бәйрәмнәр шунда билгеләп үтелә. Җәй көне балалар өчен ислам лагере эшли. Коръән ашлары үтә. Шушы мәдрәсәне карап-тәртипләп тота Фәния Фазлыева. Авылдашларыма бер изгелегем тисен дип эшли, хезмәт хакы да сорамый. Кушамат шушы изгелеге өчен бирелгән.

        

                              Шәүлегән Рафил                       .

       Сәхбиев Рафилның балалык кушаматы бу. Хәзер онытылган инде, әйтүче кеше юк. Тарихы болай. Балбабайның малайлары Расих һәм Рафис белән уйнап йөри икән бу. Төрле кош тавышларына охшатып сызгыра икән Рафил. Шунда Балбабайның карчыгы Фәрхенур апа әйтеп куйган: “Нәрсә, шәүлегән кебек сызгырып йөрисең, җил чакырып”,- ди икән. Шуннан калган кушамат. Рафил үзе Сарман кызы Ландышка өйләнде. Бик матур яшәделәр. Ландыш медсестра булып эшләде. Көне-төне Вәрәшбаш халкына хезмәт күрсәтте. Авылдашлары бик рәхмәтле Ландышка. 2 бала үстерделәр. Тимурлары авиация институтын бетерде. Хәзер аспирантурада укый. Безнең авылның беренче аспирант егете . Кызлары Алсу да институтта укый.

Эчтәлек

Кушаматлар  тарихы.. 2

Авылым такмаклары..2

Чәүкә Хәмәте..2

Шүкә  Кәшби..4

Борчак Расих..5                

Бай Галимҗан...5

Карпыч – Исрафилов Тәлгать...7

Сакчыл Хәернас...9

Кырау Марсель...9

Бүреләр...10

Көрәшче Дәүләт. Хуҗин Дәүләт...11

Чемети Вәли. Пычак Вәли. Тегүче Вәли...12

Уткапкан Мөдәфис...13

Яшелчәче Камәрия..14

 “......... с ним Ильяс”....16

Биюче Кәримә...17

Лесник Зәкәрия...19

Тракторчы Фәһимә....20

Ятимбикә....21

Балбабай....22

Исемсез Шаһиморат....24

Муканет Райхан...25  

Астроном Расих...26

Яшел күзлек  Насертдин....29    

ОлыколакШамсулла...31

Җырчы Фаил (Фазлыев)...32

Тамгалы Кумак....33

Зур Машина Тымытыкка бара....34

Кызлар, мин ни исемле әле?...34  

Нәдер тау башы Тәбҗидә....35

Мәктәп әбисе Тәзкирә.....37

Абыстакай Нәгыймә....38

Әби кесәсе Нәгыймә.....39

Тешләк Әзһәр....41

Бөртекчел Гайнемехәмәт....41

Гармунчы Данил....43

Бөкре Сәләх.....45

Сөтче Бибинур...45

Умартачы Мирзаян...47

Сандугач - Флүрә....47

Бакыр Бабай.....48

Чөгендерче Заһит ...49                  

Биюче Ләйсән....50

Дию.  ( Язарга  рөхсәт алынды).....51

Гармунчы Мәмдүдә (Мәмүч).....53

Экономист...56

Косой....56

Чәкчәк Сәвия...57

Мәчет Фәния...58

Шәүлегән Рафил... 58


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дэрес-йомгаклау:Ботендонья тарихы сэхифэлэре

Разработка урока для 4 класса по УМК " Школа России" по учебнику Плешакова....

Презентация " Бөтендөнья тарихы сәхифәләре"

Презентация к уроку Окружающий мир, 4 класс по программе "Школа России" по учебнику Плешакова...

Кайбыч районы Кече Кайбыч авылы тарихы

Үткән тарихны белмәгән кешенең бүгенгесе һәм киләчәге юк. Без үзебезнең туган ягыбызны, туган авылыбызны, аның кешеләрен һәм табигатен бик яратабыз. Яратмаслык та түгел, Кече Кайбыч авылы табигатьнең ...

"Авылым тарихы "

Легенда о происхождении моей родной деревни Татарские Суксы Актанышского района.Туган авылым Татар Суыксуы барлыкка килү турында легенда....

Актаныш тарихы

Актаныш тарихы...

"Минем гаиләмнең тарихы- Ватаныбыз тарихының бер бите" эссе

"Минем гаиләмнең тарихы- Ватаныбыз тарихының бер бите" эссе...

Якташларыбыз- Россия тарихы битләрендә

Укучыларда батырларга карата ихтирам, туган илне ярату, патриотизм хисләре  тәрбияләү. ...