Әминә Бикчәнтаева "Тәмле сүз". Дәрес эшкәртмәсе. 3 нче сыйныф.
план-конспект урока (3 класс) на тему

Султанова Гульнара Сереновна

3 нче сыйныфта  әдәби укудан

эшчәнлек технологиясе методы элементлары белән төзелгән заманча дәрес  

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл min_bikchntaeva_tmle_suz_3_klass.docx29.45 КБ

Предварительный просмотр:

3 нче сыйныфта  әдәби укудан 

эшчәнлек технологиясе методы элементлары белән төзелгән заманча дәрес  

Тема: Әминә Бикчәнтаеваның  “Тәмле сүз” хикәясе.

Белем бирү максаты: укучыларны яңа хикәя белән таныштыру һәм аның эчтәлеген аңлап, әсәр өстендә эшли белү,  әсәр исеме буенча, аның ни турында барганын күзаллау, сәнгатьле  уку  күнекмәләрен формалаштыру;

Шәхескә кагылышлы УУГ: әсәр буенча үз фикереңне аңлата,  геройларның гамәлләренә бәя бирә  белү күнекмәләрен үстерү.

Регулятив УУГ: укытучы белән бергә уку максаты кую; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

Танып белү УУГ:әсәрдән тиешле мәгълүматны сайлап алу һәм  төп мәгълүматны аеру; нәтиҗә ясый белү; дәреслек белән эшли белү;

Коммуникатив УУГ: үз фикерләрен төгәл, ачык,аңлаешлы итеп сөйләм телендә  әйтергә, иптәшеңнең сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү; әсәрне сәнгатьле һәм аңлап уку, эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү күнекмәләрен үстерү; парларда һәм төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү.

Җиhазлау:дәреслек Р.Х.Ягъфарова “Уку китабы” (71-73 нче битләр); компьютер, экран, дәрескә презентация ;

Дәрес тибы:яңа белемнәр ачу дәресе.

                                                            Дәрес барышы:

I.Эшчәнлеккә мотивлаштыру. “Хәерле көн” җырын җырлау.

 - Исәнмесез, укучылар!

-Хәерле көн!“Исәнмесез” дигән сүз – тел ачкычы ул. Башта исәнләш, аннары сөйләш, диләр.Тагын сез нинди сәламләү сүзләрен беләсез.

(Хәерле иртә”, “Хәерле көн”,”Ничек яшисез?”, Нихәлләрегез бар?”, “Ялыгыз әйбәт узсын”, “Әссәламәгәләйкүм”)

-Матур итеп исәнләшү нинди сыйфат? Уңаймы, тискәреме?

II. Актуальләштерү.

-Без сезнең белән нинди бүлек буенча эшибез? ( (Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал)

-Укучылар, мин сезгә үткән дәресләрдә үткән уңай һәм тискәре сыйфатларны искә төшерергә тәкъдим итәм.

1. Кластер төзү ( төркемнәрдә эш)

1 нче төркемгә яхшы сыйфатлар һәм  2 нче төркемгә тискәре  сыйфатлар уйлап язарга.

2. -Ә хәзер сезнең өй эше буенча ясаган  рәсемнәрегезгә таянып, укылган әсәрләрдәге геройларга хас сыйфатларны әйтеп узыйк әле.

(Рәсемдә: Лев Толстой “”Алмагачлар”;  Ләбип Лерон “Гөлләр рәхмәте”; Шәүкәт Галиев “Гафу үтендем” әсәрләре буенча рәсемнәр –тактага эленгән).

3.Экраннан мәкаль уку:

Татлы сүз язгы көн кебек рәхәт.

-Укучылар, сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?

-Әйдәгез язгы көнне күз алдына китерик.

-Яз нинди?  

-Язгы көннәрдә кәефләр күтәренкеме?

-Урамда рәхәтме? Димәк, язгы көн нинди? (рәхәт)

-Ә яхшы сүзләр ишетергә рәхәтме? (Яхшы. Матур  сүзләр ишетү язгы көн кебек рәхәт)

-Татар теле дәресендә сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре була дип үттек.Татлы сүз нинди мәгънәдә килгән?  (күчерелмә)

-Татлы сүзенең синонимнары нинди? (баллы, тәмле тел дип әйтергә була)

III. Кыенлык очрагын билгеләү. Уку мәсьәләсен кую.    

-Безнең бүгенге темабыз нәрсә турында булыр икән? Ничек уйлыйсыз?

 -Без бүген Әминә Бикчәнтәеваның “Тәмле сүз” әсәре белән танышырбыз. (тема тактага беркетелә)

-Әсәрнең исеме буенча аның  нәрсә турында булуын, эчтәлеген сөйли  әйтә алырсызмы? (проблема)

- Бу  проблеманы чишәр өчен, безгә  нишләргә кирәк булыр? (Әсәрне укырга, яңа сүзләрне, әсәрнең эчтәлеген аңларга)

-Дәресебезгә нинди максатлар куярбыз? (әсәр өстендә эшләү алгоритмын искә төшерү)

-Мин сезгә  түбәндәге эш планын тәкъдим итәм :

Эш планы: (тактага эленеп куела)

  1. Әсәр белән танышырга.
  2. Аның буенча сорауларга җавап бирергә.

3.   Авторның фикерен табарга.

IV. Яңа белемнәр ачу. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1. Әсәрне чылбырлап уку.

 Әсәрне уку барышында яңа сүзләр белән танышу.Сүзлек өстендә эшләү.

Яңа сүзләр:

  • Кызыкты – позавидовала  (зависть-   кеше әйберенә  кызыгу)
  • Ялт итеп– быстро
  • Оялды – смутилась  (стеснение-  хаталар өчен ояла белү)

-Бу фигыльләр нинди сыйфатка керә? Бу сыйфатларны кластерга өстәп куя  алабызмы?

Хатаңны таный белү

Кеше әйберенә кызыкмау (кластерга өстәп язу)

2. Әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү:

  1.Кыз тәмле сүзненең нинди мәгънәсен белгән? (туры мәгънәсен белгән: тәмле кәнфит, перәнник?

2. Кызның әбисе тәмле сүзен нинди мәгънәдә кулланган? (күчерелмә мәгънәдә)

3.Кунак апа Гөлкәйгә нәрсә бүләк иткән?

4.Курчакны сурәтлә. Тексттан курчакны сурәтләгән җөмләне табып укыгыз.

5.Гөлкәйнең уңай һәм тискәре якларын табыгыз, атагыз, дәлилләгез. Ул нинди кыз? (кластер буенча)

Көтелгән җаваплар:

(Гөлкәй ягымлы кыз, чөнки ул курчакка рәхмәт әйтә;

Гөлкәй тупас кыз, ул Рәйсәгә юләр ди.

 Гөлкәй тәртисез, саран кыз, чөнки ул курчакны тартып ала)

Гөлкәй, әдәпле кыз, ул Рәйсәдән гафу үтенә.

-Димәк, нинди нәтиҗә ясыйбыз? (Гөлкәй яхшы, әдәпле, итагатьле, ягымлы кыз, чөнки ул үз хатасын аңлый.)

-Гөлкәйнең гамәлләренә нинди мәкаль туры килә?

Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал.

Татлыга татлы җавап.

6.Сез ничек уйлыйсыз, автор бу әсәре белән безгә нәрсә әйтергә тели? Аның фикере нинди? (матур итеп сөйләшергә өйрәтә; тәмле телле булырга; дусларга начар сүзләр әйтмәскә)

V. Мөстәкыйль эш. (индивидуаль)

-Әсәрнең эчтәлеген аңладыгызмы? Белемнәрегезне тикшереп карыйсыгыз киләме?

№1. Бирем: Бирелгән җөмләләрне дөрес тәртиптә урнаштыр: җөмләләр  янына номерларын язып чык.

  1. Гөлкәй гафу үтенде.
  2. Беркөнне Гөлкәйләргә  кунак апа килде, аңа курчак бүләк итте.
  3. Кунак апа кызны орышты.
  4. Гөлкәй Рәйсәдән курчакны тартып алды, аңа юләр диде.

Тикшерү эталоны (экранда)

      1. Беркөнне Гөлкәйләргә  кунак апа килде, аңа курчак бүләк итте.

      2. Гөлкәй Рәйсәдән курчакны тартып алды, аңа юләр диде.

      3. Кунак апа кызны орышты. 

      4. Гөлкәй гафу үтенде.

 VI. Белемнәрне ныгыту, яңа белемнәрне системага салу  (парларда эш)

(карточкалар таратыла)

-Әйе, укучылар, тәмле сүзләр белән сөйләшү, тәмле сүзләр әйтү – әдәплелек билгесе.

Сез матур сөйләшә беләсезме икән, әйдәгез тикшереп алыйк әле. Мин сезгә карточкалар өләшәм, шунда язылган биремнәрне үтәргә кирәк булыр.

1нче карточка.Сыйныфташыгызны туган көне белән котлагыз.

2 нче карточка. Сыйныфташыгыздан ручка сорап торыгыз.

3 нче карточка. Сез дәрескә соңга калдыгыз. Ничек керерсез?

4 нче карточка. Ашханәдә ашар алдыннан нинди матур теләк әйтәләр.

-Сез нинди тәмле сүзләр беләсез?

Үскәнем                        Алтыным

Акыллым                        Батырым

Матурым                        Йөрәк маем

Бәләкәчем                Бәбкәм

Кояшым                        Йомшагым

Күз нурым                Уңганым

Сандугачым                Бөркетем

VII. Рефлексия.

-Дәресебезнең максаты нинди иде?

-Максатыбызга ирештекме?

-Нәрсә белдек? (Без яңа әсәр белән таныштык. Тәмле сүзләр турында сөйләштек. Тәмле сүзләр белән сөйләшкән кеше әдәпле була. )

-Балалар , тормышта бер-берегезгә һәрвакыт игътибарлы, мәрхәмәтле булыгыз. Бер-берегезне беркайчан да рәнҗетмәгез.

Укучыларның эшләрен бәяләү.

Өй эше: (укучы үзе сайлап ала)

1.Әсәрнең 1 өлешен рольләргә бүлеп сәнгатьле укырга; (72 нче бит).

2.Әсәр буенча сорауларга язмача җавап бирергә; (73 нче бит).

Мөстәкыйль эш өчен өстәмә бирем:

№2. Тест сораулары:

1.Кунак апа кызга күлмәк алып киде.

1) туры килә                              2) туры килми

2. Гөлкәй курчак өчен рәхмәт әйтмәде.

1) туры килә                              2) туры килми

3 . Курчакның күзләре зәп-зәңгәр.

1) туры килә                              2) туры килми

4. Гөлкәй Рәйсәдән гафу үтенде.

1) туры килә                              2) туры килми

5.Рәйсә белән Гөлкәй бергә уйный башладылар.

 1) туры килә                              2) туры килми

Җаваплар:

1-2

2-2

3-1

4-1

5-1

Билгеләр кую:

“5” – хата юк  (100%)

“4” – 2 хата (80%)

“3” – 3 хата (60%)

“2”- 4 хата  (20%)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)

Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

Татар теленнән з сыйныф өчен дәрес конспекты.

Тема:                   Алмашлыклар. Максатлар:информацион-коммуникатив технологияләр куллану шартларында...

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау. Презентация (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Сыйныф сәгате "Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне"

"Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне" дигән темага сыйныф сәгате тәкъдим итәм....

Сыйныф сәгате. Тема: Сыйныф йолдызы

Тема: Сыйныф йолдызы- Укучылар, әйтегез әле, нәрсә ул йолдыз?- Кемнәргә “йолдыз” диләр? ( Кызларга, күренекле эстрада җырчыларына, атаклы сәнгать эшлекләренә) Ни өчен? Сез нинди йолдызларны беләсез?...