эш программасы 1 класс
рабочая программа (1 класс) на тему

1 нче сыйныфның татар төркеме өчен эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1_kl_tatar_tele_tat_gr.docx61.99 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы.

Атнага 3 сәг. Барлыгы 99 сәг.

Эш   программасы статусы. 

1. Россия, Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан расланган  рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты

2.Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан расланган “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы”(татар балалары өчен)1-4нче сыйныфлар  өчен Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В.А.Гариповалар авторлыгында,К а з а н  , 2011нче елда чыгарылган  программа

3.135 нче мәктәпнең  белем бирү программасы;

Укыту фәненең планында тоткан урыны

Укыту планында каралганча, әдәби уку дәресләре өчен эш программасы атнага 3 сәгать исәбеннән елга 99 сәгатькә төзелде.

Эш   программасы структурасы.

        Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укытуның планлаштырылган нәтиҗәләреннән.

 Эш  программасының эчтәлеге.

Эш программасының һәм  белем бирүнең  максатлары:

  1. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнүгә  теләк уяту, үз милләтеңә, татар теленә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.
  2. Балаларда татар теленнән мәгълүматлылык булдыру:
  • татар телендә аралашу күнекмәләре формалаштыру;
  • тел чараларын аралашу эчтәлегеннән чыгып сайлый белергә өйрәтү;
  • тел белеменең фонетика, лексика, грамматика бүлекләре буенча башлангыч  белем бирү, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә һәм куллана белү күнекмәләрен булдыру;
  • сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру;
  • укучыларда татар теленә карата хөрмәт хисе һәм ихтирам тәрбияләү,телнең чисталыгын,дөреслеген саклап, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту.
  1. Укучыларда аралашу өлкәсенә караган мәгълүмат булдыру.Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча әйткәнне аңларга, аңлаганны тыңлаучыга җиткерергә, дөрес һәм матур итеп укырга, укыганның эчтәлеген сөйләргә ,аерым темаларга әңгәмәләр кора белергә,аралашканда , тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.
  2. Сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре формалаштыру.
  3. Укучыларда татар этнокультура  мәгълүматлылыгын үстерү.

Төп бурычлар:

  • Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш  уяту.
  • Балаларда татар теленең барлык тармаклары буенча компетенцияне булдыру.
  • Укучыларда аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылыкны булдыру.
  • Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

1 нче сыйныфта укучылар аваз һәм хәрефне аерырга өйрәнәләр, сүз басымы, исем, сыйфат, фигыль кебек сүз төркемнәре турында башлангыч мәгълүмат алалар. Сөйләм берәмлеге буларак җөмлә, аларны төрле интонация белән әйтү, сүзләрдән җөмләләр, җөмләләрдән хикәяләр төзи белү күнекмәләре дә бирү әһәмиятле. Укучыларның татар телен белү дәрәҗәсен исәпкә алып, укытучы дәресләрдә татар һәм рус теле үзенчәлекләренә тукталырга, тәрҗемә өлкәсенә караган биремнәр дә тәкъдим итәргә тиеш.

Программада һәр сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү өчен, аерым эш төрләре һәм темалар тәкъдим ителә. Сөйләм телен үстерү уку дәресләрендә дә дәвам иттерелә. Татар теле дәресләрендә укытучы халык авыз иҗаты үрнәкләреннән дә файдалана. Табышмаклар, әйтемнәр, санамышлар ятлау, аларны дәфтәрләргә матур язу да балаларны әдәби нормаларга туры килердәй итеп сөйләргә өйрәтүдә зур әһәмияткә ия булып тора.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы 

1 нче сыйныфта укучылар аваз белән хәрефне аерырга өйрәнәләр, сүз басымы, исем, сыйфат, фигыль кебек сүз төркемнәре турында башлангыч мәгълүмат алалар. Сөйләм берәмлеге буларак җөмлә, аларны төрле интонация белән әйтү, сүзләрдән – җөмләләр, җөмләләрдән кечкенә хикәяләр төзи белү күнекмәләре бирү дә әһәмиятле. Укучыларның татар телен белү дәрәҗәсен исәпкә алып, укытучы дәресләрдә татар һәм рус теле үзенчәлекләренә тукталырга, тәрҗемә өлкәсенә караган биремнәр дә тәкъдим итәргә тиеш.

Сөйләү. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү. Укуга һәм көндәлек тормышка кагылышлы темалар буенча әңгәмә кору.Укылган текстка сорау кую, аның эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү. Укучыларга якынрак булган темалар буенча сөйләшү. Гадирәк җөмләләрдән төзелгән төрле темаларга кагылышлы монологик сөйләм оештыра белү.  Сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану.

Уку. Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, дәреслектәге текстларны аңлап, дөрес, йөгерек итеп укый белү.

Язу. Язма сөйләм белән телдән сөйләмнең аермасы. Аерым темалар буенча өйрәнгөн сүзләрне, сүзтезмә һәм җөмләләрне диктант итеп язу күнекмәләрен булдыру өстендә даими эшләү. Матур язу күнегүләрен үтәү.  Бирелгән тексттан сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне дөрес итеп күчереп язу. Аларны укытучы әйтүе буенча язу, ул тәкъдим иткән сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзеп язу.

Укучының монологик сөйләме

        Тәкъдим ителгән тема (рәсем, ситуация) буенча хикәя төзи белергә; дөрес интонация белән, тулы, эзлекле итеп, текстка бәя биреп,  мөнәсәбәтен күрсәтеп сөйли алырга, тупас булмаган пауза хаталары җибәрмәскә тиеш. 1нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм  5—6 җөмлә тәшкил итә,

Укучының диалогик сөйләме

Тиешле темпта дөрес интонация белән сорау куярга, әңгәмәдәшенең сорауларына тулы җавап кайтара белергә тиеш.

Укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре

Татар теле  буенча төзелгән эш программасы 1 нче  сыйныф укучыларының шәхси үсеш-үзгәреш, предметара һәм предмет нәтиҗәләрен үзләштерүне күз алдында тота.

Шәхси үсеш-үзгәреш нәтиҗәләре:

1.Уңай мотив тудыру. Уку теләге булдыру,  мәктәп һәм уку эшчәнлеге турында уңай күзаллау булдыру.Мәктәпкә уңай мөнәсәбәтле укучы карашы формалаштыру..

2.Яхшы укучы образын кабул итү, яхшы укучы булу теләге тудыру.

3.Үз фикереңне җиткерү.Үз фикереңне яклый, дәлилли белү. башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшү. Кеше фикеренә карата ихтирамлы караш булдыру. Кеше чыгышына игътибарлы булу.

4.Үз гаиләңә карата уңай караш, ихтирам тәрбияләү. Туганлык кыйммәте формалаштыру.

4.Тәрбияле бала образын кабул итү.Әхлак нормаларын үзләштерү.Әхлакый сыйфатлр формалаштыру.

5. Туган якка мәхәббәт хисе формалашу. Үзеңнең этник катламга мөнәсәбәтле булуыңны аңлау. Милләтнең, Ватанның бер вәкиле булуың белән горурлану.Милли үзаң булдыру. Толерантлык хисе булдыру.Горурлык һәм гражданлык хисләре формалаштыру.

6.Сәламәт яшәү рәвешен, ярдәмчел бала образын кабул итү.

7. Үзбәяләү.Уңышлы уку эшчәнлеге нәтиҗәсендә үзбәя.

Предметара нәтиҗәләр булып универсаль уку гамәлләре формалашу  санала. Грамотага өйрәтү курсын үзләштергәндә формалашучы универсаль уку  гамәлләре: регулятив универсаль уку гамәлләре , танып-белү универсаль уку гамәлләре, коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Предметара нәтиҗәләр:

1.Дәреслек битләрендә ориентлашу. Уку мәсьәләсен куя белү,аңлау һәм үтәү.Уку хезмәтенә максат кабул итү, аңа ирешү өчен этапара бурычлар кую. Укытучы бәяләвен уңай кабул итү,үзэшчәнлекне планлаштыру. Төрле ситуациядән чыгу юлларын табу.Уку эшчәнлеген оештыру.

2.Эстетик һәм рухи кыйммәтләр тупларга омтылу. Тиешле мәгълүматны таба белү.Тамга-символлик уку гамәлләрен үзләштерү.

3.Сорау кую һәм аларга җавап бирү; аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар белән аралашу ысулларын үзләштерү, иптәшләрең  белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү.Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү. Мәгълүмат белән эшләү культурасын формалаштыру.Дөрес һәм аңлап уку күнекмәләре булдыру.

Регулятив универсаль уку гамәлләрен  формалаштыру чарасы булып, продуктив уку технологиясе; , танып-белү универсаль уку гамәлләрен  формалаштыру чарасы булып, дәреслектәге текстлар, беренчел мәгълүмат белән эшләү күнекмәләрен тәэмин итүче методик аппарат; коммуникатив универсаль уку гамәлләрен  формалаштыру чарасы булып, продуктив уку технологиясе һәм эшне парлап, кечкенә төркемнәрдә оештыру тора.

Предмет нәтиҗәләре:

1.Дәреслек белән дөрес эшләргә , укыганда дөрес утыру кагыйдәләрен үтәргә өйрәнү.”Әйтмә” һәм “язма” сөйләмне аерырга, сөйләм этикеты нормаларына өйрәнү.

2.Сүз һәм җөмлә, аваз һәм хәреф аермасын аңларга өйрәнү.Авазларны дөрес әйтергә, хәрефләрне дөрес язарга өйрәнү. Орфоэпик дөрес, аңлап һәм сәнгатьле итеп укырга , куелган тема буенча үз фикереңне әйтергә өйрәнү.

3.Калын һәм нечкә сузыкларны, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны чагыштыра һәм аера белергә, сүзгә фонетик анализ ясарга өйрәнү.

4.Предметны , предметның билгесен һәм хәрәкәтен белдерүче сүзләрне аерып таный белү  һәм сөйләмдә дөрес куллану.

Мәгълүмат һәм белем  бирү чыганаклары

УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

1. Программа: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт  ителгән  “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар”1-11 нче сыйныфлар. – Казан: Татарстан, 2011.

2.  Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, “Мәгариф” нәшрияты, Казан, 2008.

3. Дәреслек:

1) Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова .Әлифба: Рус телендә башлангыч гомуми  белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек( татар телендә сөйләшүче балалар өчен) . – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2012.

 2) Ф.Ф.Харисов, Г.Д.Сираҗиева.Татар теле:  Рус телендә башлангыч гомуми  белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек( татар телендә сөйләшүче балалар өчен) . – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2012.

4. Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова .Язу дәфтәре: Рус телендә башлангыч гомуми  белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен язу дәфтәре( татар телендә сөйләшүче балалар өчен) 2 киcәктә.. – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2012.

1. Исмәгыйлева С. Г. Рус мәктәпләрендә белем алучы татар балаларына ана телен һәм әдәбиятын укыту. – Казан: Мәгариф, 1993.

2. Ягъфәров Р. Г. Кәҗә-мәкәрҗә. – Казан: Мәгариф, 1994.

3.Ягъфәров Р. Г. Татар балалар фольклоры. – Казан: Раннур, 1999.

4.Харисов Ф. Ф., Харисова Л. А. Уен – милли тәрбия чарасы. – Чаллы: КамАз, 1994.

5.Гөлбакча, балалар өчен хрестоматия. -  Казан: Татарстан китап нәшрияты,1990;      

6. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф»  журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары

7. http://www.tatmedia.com

8. http://www.tatar.ru

9. http://www.selet.biz/

10. http://www.tatar.com.ru

11.Вәгыйзов С. Г., Вәлитова Р. Г.  Башлангыч мәктәптә татар телен укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2001.

12.Сафиуллина Ф. С., Ибраһимов Г. Б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. – Казан: Мәгариф, 998.

13.Багаева Җ. З. Татар теленнән грамматик биремнәр (башлангыч мәктәп өчен). – Яр Чаллы, 2002.

14.Татар теленнән диктантлар. – 1-4 сыйныфлар өчен. – Казан: Мәгариф, 2006.

1. Дәреслек

1) Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова   Әлифба: Рус телендә башлангыч гомуми  белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек( татар телендә сөйләшүче балалар өчен) . – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2012.

 2) Ф.Ф.Харисов, Г.Д.Сираҗиева.Татар теле:  Рус телендә башлангыч гомуми  белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек( татар телендә сөйләшүче балалар өчен) . – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2012.

2. Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова .Язу дәфтәре: Рус телендә башлангыч гомуми  белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен язу дәфтәре( татар телендә сөйләшүче балалар өчен)2 кисәктә.. – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2012.

3. Ягъфәров Р. Г. Кәҗә-мәкәрҗә. – Казан: Мәгариф, 1994.

4.“Көмеш кыңгырау”,“Сабантуй” газеталары

5. Нәниләргә бүләккә. Җыентык. Табышмаклар, такмаклар, әкиятләр, шигырьләр, кыска хикәяләр. – Казан: Тат. кит. нәшр..

6.Орфографик, орфоэпик һәм башка төр сүзлекләр.

ПРОГРАММА материалының  ТЕМАТИК ЭЧТӘЛЕГЕ

Әзерлек чоры 10  сәгать

Дәфтәр битләрендә ориентлашу. Туры сызык  язу. Вертикаль, горизонталь һәм авыш сызыклар турында белешмә.Кыска һәм озын туры сызык язу.Бер яктан ыргаклы туры сызык  язу.Ике яктан ыргаклы туры сызык  язу.Өстән һәм астан элмәкле сызык язу. Элмәкле ярым озынча түгәрәк язу.Сулдан өстән  һәм уңнан астан ыргаклы йөзмә сызык язу.Озынча  һәм ярым озынча түгәрәк язу.Ярты озынча  түгәрәкле сызык язу. Чирек озынча  түгәрәкле кыска туры сызык язу

Әлифба чоры – 51 сәгать

Дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану кагыйдәләре. Баш   һәм   юл     А,а   хәрефләрен  язу. Баш   һәм   юл    Ә ,ә  хәрефләрен  язу. Баш   һәм   юл   ы, Ы   хәрефләрен  язу.Юл   э(е)   хәрефен  язу.Баш Э хәрефен  язу.Баш  һәм   юл И,и хәрефләрен  язу. Баш   һәм   юл   У,у   хәрефләрен  язу.Баш   һәм   юл  Ү,ү хәрефләрен  язу.Баш   һәм   юл   о, О   хәрефләрен  язу.Баш   һәм   юл   ө, Ө  хәрефләрен  язу.Барлык өйрәнгән сузык авазларны кабатлау.Баш   һәм   юл   н, Н   хәрефләрен  язу.Баш   һәм   юл   л, Л  хәрефләрен  язу.Юл   һәм   баш   м, М   хәрефләрен  язу.Юл   һәм   баш   р, Р  хәрефләрен  язу.Юл   һәм   баш   й, Й   хәрефләрен  язу.Юл ң хәрефен  язу.Й, й, ң хәрефләре кергән  сүзләр  язу. Юл   һәм   баш я, Я   хәрефләрен  язу.Й, я хәрефләре кергән сүзләрне ныгыту. Сүзлек диктанты.Юл   һәм   баш ю, Ю   хәрефләрен  язу.Юл   һәм   баш е, Е   хәрефләрен  язу.Е, е хәрефләре кергән  сүзләр  язу.  

Юл   һәм   баш д, Д   хәрефләрен  язу.Юл   һәм   баш т, Т  хәрефләрен  язу.Д, т хәрефләре кергән  сүзләр  язу. Сүзлек диктанты.Юл   һәм   баш з, З  хәрефләрен  язу.Юл   һәм   баш с, С  хәрефләрен  язу.З, с хәрефләре кергән  сүзләр  язу. Сүзлек диктанты.Юл   һәм   баш г, Г хәрефләрен  язу.Юл   һәм   баш к, К  хәрефләрен  язу.Г, к хәрефләре кергән  сүзләр  язу. Сүзлек диктанты.Юл   һәм   баш в, В хәрефләрен  язу.Юл   һәм   баш ф, Ф хәрефләрен  язу.

В, ф хәрефләре кергән  сүзләр  язу. Сүзлек диктанты.Юл   һәм   баш б, Б хәрефләрен  язу.

Юл   һәм   баш п, П  хәрефләрен  язу.Б, п хәрефләре кергән  сүзләр  язуны ныгыту.Юл   һәм   баш ж, Ж хәрефләрен  язу.Юл   һәм   баш ш, Ш хәрефләрен  язу.Ж, ш хәрефләре кергән  сүзләр  язу. Сүзлек диктанты.Юл   һәм   баш җ, Җ хәрефләрен  язу.Юл   һәм   баш ч, Ч хәрефләрен  язу.Җ, ч хәрефләре кергән  сүзләр  язу. Сүзлек диктанты.Юл   һәм   баш х, Х хәрефләрен  язу.Юл   һәм   баш һ, Һ хәрефләрен  язу.Х, һ хәрефләре кергән  сүзләр  язу. Сүзлек диктанты.Юл   һәм   баш ё, Ё хәрефләрен  язу.Юл   һәм   баш щ, Щ хәрефләрен  язу.

Юл   һәм   баш ц, Ц хәрефләрен  язу. Юл ь, ъ хәрефләрен  язу.

Әлифбадан соңгы чор  - 2 сәгать

Басмачадан   текстны  күчерү.

Алфавит -  2сәгать.

“Татар теле ” дәреслеге белән таныштыру. Алфавит.Хәрефләрне дөрес итеп уку (әйтү). Алфавиттагы хәрефләрнең урынын белү. Алфавит Китапларны киштәләргә авторларының баш хәрефләренә карап урнаштыра белү. Сүзлекләр төзүдә алфавитның әһәмияте.Алфавит турындагы белемнәрне ныгыту.

Авзлар һәм хәрефләр – 20 сәгать

Сузыклар. Калын һәм нечкә сузыклар. Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Парлы һәм парсыз тарык авазлар.Э – е хәрефләре.Ө – е хәрефләре.О – ы хәрефләре.Я хәрефе.Ю хәрефе.Е, е хәрефләре.Й хәрефе.В хәрефе.К,г хәрефләре.М, н, ң хәрефләре.

Сүз төркемнәре– 7 сәгать

Предмет атамасын белдергән сүзләр — исемнәр белән таныштыру. Аларның мәгънәләрен аңлату, сорауларын әйтү; уртаклык һәм ялгызлык исемнәр һәм аларның язылышы.Исем, фамилия. Елга, күл, шәһәр, хайван кушаматларында баш хәрефләр. Исемнәр янында кулланыла торган ярдәмче сүзләр — бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр , өстәмә сүзләр белән таныштыру.Предметның билгесен белдергән сүзләр белән таныштыру.Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр — фигыльләр белән таныштыру.

Телдән һәм язма сөйләм -  7 сәг.

Телдән һәм язма сөйләм. Басым. Телдән сөйләмнең үзенчәлекләре (интонация, сүз басымы). Язма сөйләм үзенчәлекләре (җөмлә башында, ялгызлык исемнәрдә баш хәреф). Анда сүзнең кем? яки нәрсә? турында баруын һәм алар хакында нинди яңалык хәбәр ителүен белдерә торган кисәкләр. Аерым сүзләрдән җөмләләр төзү. Төрле интонация белән әйтелгән җөмләләрдән соң куелган тыныш билгеләре.

Әзер тексттан сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне дөрес итеп күчереп язу. Аннан соң аларны укытучы әйтүе буенча язу, ул тәкъдим иткән сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү.Аерым темалар буенча өйрәнгән сүзләрне, сүзтезмә һәм җөмләләрне диктант итеп язу. Матур язу күнегүләрен үтәү. Сөйләм күнекмәләре булдыру өстендә даими эшләү.

Программа материалының бүленеше.

1чирек

2чирек

3чирек

4чирек

Барысы

Дәресләр саны

27

21

27

24

99

п/п

Дәреснең темасы

  Көтелгән  нәтиҗәләр

Сәг. саны

Үткәрү вакыты

Регулятив нәтиҗәләр

Предмет нәтиҗәләре

Метапредмет нәтиҗәләре

Шәхси нәтиҗәләр

План

Факт

ӘЗЕРЛЕК ЧОРЫ 10сәгать

1.

Танышу.

Язу юлы белән танышу.

Җөмләләрнең мәгънәләрен аңлап, Син кем? Исемең ничек? Аның исеме ничек? Кебек сорауларга җавап бирү

Кул  чукларын  хәрефләр  язарга  әзерләү.

   Язганда,рәсем ясаганда дөрес утырырга, гәүдәне дөрес тотарга, парта өстенә дәфтәрне сулга авыш итеп куярга, карандаш һәм ручканы дөрес тотарга гадәтләндерү,

Ишетеп җөмлә  чикләрен билгеләү,җөмлә моделен төзи белү

Тирә-юньне танып белүдә кызыксынучанлык, игътибарлы

лык булдыру

1

4.09

4.09

2

Әйе, юк, түгел сүзләре.

Хәреф  элементлары язу.

Әйе, юк, түгел сүзләре белән раслау һәм инкяр җөмләләр төзү күнекмәләре  тәрбияләү Кул  чукларын  хәрефләр  язарга  әзерләү.

Дөрес утыруның,дәфтәрне дөрес кую һәм ручканы дөрес тотуның мөһимлеген анализлау,аңлату.

Язганда –сызганда дөрес координацияләү өчен әзерлек күнегүләре: овал һәм ярымоваллардан торган хәреф элементлары язу, кулны дәфтәрдән алмыйча хәрәкәтләндерү

Әңгәмәдәш

ләреңне тыңлый һәм ишетә белү

1

5.09

5.09

3

Мәктәп темасына караган сүзләр.

Хәреф  элементлары

Мәктәп, сыйныф укучылары һәм укытучылары турында сөйләшү.Кул  чукларын  хәрефләр  язарга  әзерләү.

Элементларны язганда укытучы әйткәннәрне үти белү.

Бирелгән нокталардан тиешле   юнәлештә  авыш  һәм туры сызыклар язу.

Үз фикереңне  әйтә  белү

1

7.09

7.09

4

Хәреф  элементлары: астан, өстән ыргаклы кыска авыш сызыклар язу.

Озын һәм туры сызык, астан элмәкле туры сызык язарга , аларны тоташтырырга өйрәтү, хезмәт тәрбиясе бирү

Элементларны язганда укытучы әйткәннәрне үти белү.

Язганда –сызганда дөрес координацияләү өчен әзерлек күнегүләре: овал һәм ярымоваллардан торган хәреф элементлары язу, кулны дәфтәрдән алмыйча хәрәкәтләндерү

Тирә –юньдәге

ләргә хөрмәт булдыру

1

11.09

11.09

5

Язу элемент-

лары: ярым-

түгәрәкләр  язу.

Овал һәм ярым-

оваллардан торган хәреф элементлары язуны өйрәтү, хезмәт тәрбиясе бирү

Язганда,рәсем ясаганда дөрес утырырга, гәүдәне дөрес тотарга, парта өстенә дәфтәрне сулга авыш итеп куярга, карандаш һәм ручканы дөрес тотарга гадәтләндерү.

Язганда –сызганда дөрес координацияләү өчен әзерлек күнегүләре: овал һәм ярымоваллардан торган хәреф элементлары язу, кулны дәфтәрдән алмыйча хәрәкәтләндерү

Тирә-юньне танып белүдә кызыксынучанлык, игътибарлы

лык булдыру.Бер-береңә хөрмәт булдыру

1

12.09

12.09

6

Дулкынлы сызыклар, хәреф элементлары язу.

Кул  чукларын  хәрефләр  язарга

  әзерләү.

Язганда,рәсем ясаганда дөрес утырырга, гәүдәне дөрес тотарга, парта өстенә дәфтәрне сулга авыш итеп куярга, карандаш һәм ручканы дөрес тотарга гадәтләндерү.

Язганда –сызганда дөрес координацияләү өчен әзерлек күнегүләре: овал һәм ярымоваллардан торган хәреф элементлары язу, кулны дәфтәрдән алмыйча хәрәкәтләндерү

Тирә-юньне танып белүдә кызыксынучанлык, игътибарлы

лык булдыру.Бер-береңә хөрмәт булдыру

1

14.09

14.09

7

Хәреф  элементлары: астан, өстән элмәкле  сызыклар .

Кул  чукларын  хәрефләр  язарга  әзерләү.

Язганда,рәсем ясаганда дөрес утырырга, гәүдәне дөрес тотарга, парта өстенә дәфтәрне сулга авыш итеп куярга, карандаш һәм ручканы дөрес тотарга гадәтләндерү.

Язганда –сызганда дөрес координацияләү өчен әзерлек күнегүләре: овал һәм ярымоваллардан торган хәреф элементлары язу, кулны дәфтәрдән алмыйча хәрәкәтләндерү

Тирә-юньне танып белүдә кызыксынучанлык, игътибарлы

лык булдыру.Бер-береңә хөрмәт булдыру

1

18.09

18.09

8.

Озынча  һәм ярым озынча түгәрәк язу.

Кул  чукларын  хәрефләр  язарга  әзерләү.

Язганда,рәсем ясаганда дөрес утырырга, гәүдәне дөрес тотарга, парта өстенә дәфтәрне сулга авыш итеп куярга, карандаш һәм ручканы дөрес тотарга гадәтләндерү.

Кулны дәфтәрдән алмыйча хәрәкәтләндерү

Тирә-юньне танып белүдә кызыксынучанлык, игътибарлы

лык булдыру.Бер-береңә хөрмәт булдыру

1

19.09

19.09

9.

Ярты озынча  түгәрәкле сызык язу.

Кул  чукларын  хәрефләр  язарга  әзерләү.

Язганда,рәсем ясаганда дөрес утырырга, гәүдәне дөрес тотарга, парта өстенә дәфтәрне сулга авыш итеп куярга, карандаш һәм ручканы дөрес тотарга гадәтләндерү.

кулны дәфтәрдән алмыйча хәрәкәтләндерү

Тирә-юньне танып белүдә кызыксынучанлык, игътибарлы

лык булдыру.Бер-береңә хөрмәт булдыру

1

21.09

21.09

10.

Чирек ,озынча,  түгәрәкле, кыска, туры сызык язу.

Кул  чукларын  хәрефләр  язарга  әзерләү.

Язганда,рәсем ясаганда дөрес утырырга, гәүдәне дөрес тотарга, парта өстенә дәфтәрне сулга авыш итеп куярга, карандаш һәм ручканы дөрес тотарга гадәтләндерү.

кулны дәфтәрдән алмыйча хәрәкәтләндерү

Тирә-юньне танып белүдә кызыксынучанлык, игътибарлы

лык булдыру.Бер-береңә хөрмәт булдыру

1

25.09

25.09

ӘЛИФБА ЧОРЫ 51 сәгать 

11

Бу кем? Бу нәрсә?  соравына җавап бирә торган сүзләр.А,а     Ә,ә хәрефләрен язу.

Бу кем? Бу нәрсә? соравына җавап бирү.А,а  аваз,хәрефе белән таныштыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү; А,а  хәрефен язарга өйрәтү

Авазларның хәрефләр белән белдерелүен аңлату.

Авазны дөрес әйтү, хәрефләрен яза белү.

Схема белән эшли белү.

1

26.09

26.09

12

[а],[ә] авазлары һәм Аа,Әә  хәрефләрен язу, ныгыту.

Сузык [ә] авазы һәм аның хәрефләре.

[ә] авазын ишетеп тану һәм авазны дөрес әйтү

Ручканы дөрес тота белү.

1

28.09

28.09

13

Кемнең?  соравына җавап бирә торган сүзләрне кабатлау.

Сузык [ы]авазы

һәм ы,Ы   (э) авазы э(е) хәрефләре.

Предметның билгесен белдерү һәм предметның кемгә караганлыгын белдерү А ,а, Ә, ә Ы,ы хәрефләрен язуны ныгыту,көзге табигатькә мәхәббәт тәрбияләү

Сузык [ы] авазы һәм аның хәрефләре. Татар телендәге үзенчәлекләре. Калын һәм нечкә сузыклар.

Авазны дөрес әйтү. Хәрефләрне дөрес яза белү.

Уку, язу таләпләрен аңлау.

1

2.10

2.10

14

Сузык [э] авазы. Э, э –е хәрефләре.

Э-е хәрефләре белән таныштыру.

[э] авазының дөрес әйтелеше. Рус телендә киң әйтелүе.

Калын һәм нечкә сузыкларны аера белү.

Язганда дөрес утыру.

1

3.10

3.10

15

Сузык [э] авазы. Э, э –е хәрефләре.

Э-е хәрефләрен язарга өйрәтү.

[э] авазының дөрес әйтелеше. Рус телендә киң әйтелүе.

Калын һәм нечкә сузыкларны аера белү.

Матур һәм дөрес язу.

1

5.10

5.10

16

Сузык  (и)  авазы

И,и  хәрефләре.

И,и аваз,хәрефе б/н таныштыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү; И,и хәрефен язарга өйрәтү.

Белемнәрне практикада куллану.

1

9.10

9.10

17

У,у    хәрефләрен язу.

У.у аваз,хәрефе б/н таныштыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү; У,у хәрефен язарга өйрәтү

Сузык [у] авазы  һәм аның хәрефләре.

Сөйләмнән сузык авазларны аера белеп, аларның хәрефләрен дөрес куя белү.

Кисмә хәрефләр белән эшли белү.

1

10.10

10.10

18

 Ү,ү  хәрефләрен  язу.

Ү,ү аваз,хәрефе б/н таныштыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү; У,у-Ү,ү  хәрефен язарга өйрәтү

Сузык [ү] авазы һәм аның хәрефләре.

Дөрес әйтү һәм язуда дөрес куллану.

Рәсемнәр белән эшли белү.

1

12.10

12.10

19

Нинди? Кайсы?соравына җавап бирә торган сүзләр.Сузык [о,ө]  авазы һәм о,О Ө,ө хәрефләре.

О,о  хәрефләрен язарга өйрәтү, әдәби китаплар белән таныштыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Әйбернең билгесен белдерү

Сузык [о] авазының әйтелеш үзенчәлекләре,о хәрефенең сүз башында яки беренче иҗектә генә язылуы.

Тар һәм киң әйтелешле авазларны дөрес әйтү.

Язганда дөрес утыру.

1

16.10

16.10

20

Сузык [ө] авазы һәм ө,Ө хәрефләре. (о)-о,ы.  (ө) –ө,е кагыйдәсе.

Ө,ө хәрефен язарга өйрәтү

Сузык [ө] авазының әйтелеш үзенчәлекләре,

ө хәрефенең сүз башында яки беренче иҗектә генә язылуы.

Сузык [ө] авазы кергән сүләрне дөрес әйтү.

Классификацияләү.

1

17.10

17.10

21

Сузык [ө] авазы һәм ө,Ө хәрефләре. (о)-о,ы.  (ө) –ө,е кагыйдәсе.

Ө,ө хәрефен язарга өйрәтү

Сузык [ө] ,[о]

авазларының әйтелеш үзен

чәлекләре,ө,о  хәрефләренең сүз башында яки беренче иҗектә генә язылуы.

Сузык [ө] авазы кергән сүләрне дөрес әйтү.

Классификацияләү.

1

19.10

19.10

22

Тартык,яңгырау  [н] авазы . н,Н хәрефләре.

Баш  Н юл н  хәрефен  язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту кушылмалар язу

На,нә,ни, ну, нү,но,нө.

Тартык [н] авазы һәм аның хәрефләре.

Хәрефләрне яза белү.

Язганда дөрес утыру.

1

23.10

23.10

23

Тартык,яңгырау  [л] авазы , л,Л хәрефләре.

Л,л хәрефен язарга өйрәтү,кушылма-

лар язу

Тартык [л] авазы һәм аның хәрефләре.

Сузык һәм  тартык

авазларны  аера белү. Сүзләрне    дөрес уку.

Дәреслек белән эшли белү.

1

24.10

24.10

24

Тартык, яңгырау [м]авазы, м,М хәрефләре.

Юл м һәм баш М хәрефен язарга өйрәтү

Язылышы бертөрле,ләкин лексик мәгънәләре төрле  булган сүзләр.

Сүзләргә фонетик анализ ясый белү.

Анализлый белү.

1

26.10

26.10

25

Тартык, яңгырау  [р] авазы ,

Р ,р хәрефләре.

Баш Р, юл р  хәрефен  язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту.

Авазның дөрес әйтелеше һәм язылышы.

Сүзләрне дөрес уку.

Сәнгатьле уку.

1

26

Нишли? соравына җавап бирә торган сүзләр.

Яңгырау, тартык  [ң] авазы һәм ң хәрефе.

Нишли? соравына җавап биреп,предметның(затның) эше турында хәбәр итү.ң  хәрефен  язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту

ң хәрефенә башланган сүзләрнең булмавы.

[ң] авазы кергән сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне дөрес уку, язу.

Уку, язу таләпләрен аңлау.

1

27

Тартык, яңгырау [й] авазы һәм Й, й хәрефе.

Безнең гаилә темасына караган сүзләр

Й,й хәрефен язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту. Гаилә кешеләре, аларның исемнәре турында хәбәр итү

Тартык [й] авазы һәм аның хәрефләре.

Сузык һәм тартык авазларны аера белү. Сүзләрне дөрес уку.

Дәреслек белән эшли белү.

1

1

(28)

Тартык, яңгырау [й] авазы һәм Й, й хәрефе.

Й,й хәрефен язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту

[йө], [йо] кушылмаларының сүз башында гына язылышы

[йө], [йо] кушылмалары кергән сүзләрне дөрес уку,язу.

Дөрес һәм матур яза белү.

1

2(29)

Сузык Я,я хәрефләре.

Эш-хәрәкәтнең үтәлү вакытына караган сүзләр.

Я  хәрефен  язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту

(йа)  (йә)

Эш-хәрәкәтнең үтәлү вакыты һәм урыны тур.хәбәр итү.

Я хәрефенең ике аваз белдерүе.

Я хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм дөрес язу.

Текст белән эшли белү.

1

3(30)

Баш һәм юл хәрефләрен дөрес язу күнегүләре.

Баш һәм юл хәрефләрен дөрес язу күнегүләрен ныгыту

Дөрес һәм матур яза белү.

1

4(31)

Сузык Ю,ю хәрефләрен язу. 

Гаилә кешеләренең һөнәре, белгечлеге.

Ю  хәрефен  язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнек-

мәләрен ныгыту (йу) (йү) . Гаилә кеше-

ләре турында хәбәр итү. Гаилә кеше-

ләренең һөнәре, белгечлеге турында хәбәр итү.

Ю хәрефенең ике аваз белдерүе.

Ю хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм дөрес язу.

Сөйләм телен үстерү.

1

5

(32)

Сузык Е е хәрефенең [йы]  [йэ] авазын белдерүе.

Е,е хәрефен  язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнек-

мәләрен ныгыту

(йы) (йэ)

Е хәрефенең 2 аваз белдерүе.

Сүзләрне дөрес уку.

Классифика-цияләү.

1

6(33)

Сузык Е е хәрефенең [йы]  [йэ] авазын белдерүе.

Е,е хәрефен  язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту

(йы) (йэ)

Е хәрефенең 2 аваз белдерүе.

Cүзләрне дөрес язу

Группаларда эш.

1

7(34)

Я,ю,е хәрефләрен язу.Сүзләр  язу.

Я,я,е хәрефен  язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту

(йа) (йу)

Сүзләрне дөрес уку.

Классифика-цияләү.

1

8(35)

Яңгырау тартык [д]авазы

һәм Д , д хәрефләре.

Белән бәйлеге+ фигыль тезмәсе

Д,д хәрефен  язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту

Белән+фигыль тезмәсен дөрес куллану

[д] авазының әйтелеше.

Авазны дөрес әйтү, хәрефләрне дөрес язу.

Группаларда эшли белү.

1

9(36)

Саңгырау тартык [т] авазы

 һәм Т,т хәрефләре.

Т,т  хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту.

Тартык [т] авазы һәм аның хәрефләре. Саңгырау тартыклар.

Авазны дөрес әйтү. Хәрефләрне тану һәм дөрес язу.

Таблица белән эшли белү.

1

10(37)

Яңгырау тартык [з] авазы һәм һәм,З,з хәрефләрен язу.

 З,з хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга уйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту

Тартык авазларны яңгырау һәм саңгырау тартыкларга аеру.

Басма хәрефләр белән бирелгән текстны күчереп яза белү.

Дөрес һәм чиста язуны камилләштерү.

1

11(38)

Саңгырау тартык [с]авазы һәм һәм С,с  хәрефләре.

С,с хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту

[c] авазының әйтелеше.

Авазны дөрес әйтү, хәрефләрне дөрес язу.Сүзләр һәм җөмләләр төзү, уку.

Дәреслек белән эшли белү.

1

12(39)

Кеше, тән төзелешенә караган ата-

малар.Яңгырау тартык [гъ],[г] авазлары Г,г хәрефе

Г.г хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту. Кеше, тән төзелешенә караган атамаларны әйтә белү.

Кече тел тартыгы [гъ] авазының әйтелеше . [г] авазының әйтелешеннән аермасы.

[гъ], [г] авазларын дөрес әйтү, сүзләрне дөрес уку.

Чагыштыра белү.

1

13(40)

Саңгырау тартык [къ],[к] авазлары,К,к хәрефләрен язу.

К,к хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту

Тартык [къ], [к] авазларының дөрес әйтелеше.

Авазларны бер-берсеннән әйтелеш буенча аеру.

Кроссвордлар белән эшли белү.

1

14(41)

Ирен-ирен [w] һәм ирен-ирен [в] авазлары һәм В,в хәрефләре

В ,в хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту

Ирен- ирен [w] авазының әйтелеш үзенчәлекләре. [в] авазы һәм аның хәрефләре

В хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм дөрес язу.

Чагыштыра белү.

1

15(42)

[в], [w]  авазлары һәм Вв хәрефен язу һәм ныгыту.

Әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту

В хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм дөрес язу.

1

16(43)

Саңгырау тартык [ф] авазы,һәм Ф, ф  хәрефләре.

Шәхси гигиена

Ф,ф  хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту.Шәхси гигиенага караган эш-хәрәкәт турында хәбәр итү

[ф] авазының әйтелеше һәм язылышы.

Сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Дөрес һәм чиста язуны камилләштерү

1

17(44)

Яңгырау тартык [б] авазы һәм Б,б

Хәрефләрен язу.

Б,б  хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту

[б] авазының әйтелеше һәм язылышы.

Б хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм дөрес язу.

Текст белән эшли белү.

1

18(45)

Саңгырау тартык [п] авазы,

П ,п хәрефләре

П,п хәрефләре, аларның аваз мәгънәләре белән таныштыру, сүзләр укырга өйрәтү,

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларның әйтелеш үзенчәлекләре

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны ишетеп тану

Классификацияләү һәм гомуми нәтиҗә чыгару.

1

19(46)

Яңгырау  тартык [ж] авазы , һәм Ж, ж  хәрефләре.

Җ  хәрефләрен язу

[ж] авазының кулланылыш үзенчәлеге.

Шул аваз кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Парлап эшли белү.

1

20(47)

Саңгырау тартык [ш] авазы ,

Ш , ш хәрефләре.

 Әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту, грамоталы язу күнекмәләре булдыру

[ш] авазының әйтелеше һәм язылышы.

Ш хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм дөрес язу.

Текст белән эшли белү

1

21(48)

Яңгырау тартык [җ] авазы һәм җ,Җ хәрефләре.

Кайсы? соравы

 Җ хәрефен , сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту, грамоталы язу күнекмәләре булдыра башлау

Татар теленә генә хас булган тартык [җ] авазы. Аның әйтелеше.

Шул аваз кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Классификацияләү.

1

1(49)

Яңгырау тартык [җ] авазы һәм җ,Җ хәрефләре.

 Җ хәрефен , сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту,

грамоталы язу күнекмәләре булдыра башлау

Татар теленә генә хас булган тартык [җ] авазы. Аның әйтелеше.

Шул аваз кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Классификацияләү.

1

2(50)

Саңгырау тартык [ч] авазы, Ч ,ч

хәрефләре.

Өс-баш һәм аяк киемнәренә караган

атамалар

 Ч,ч  хәрефен , сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту, грамоталы язу күнек-

мәләре булдыра башлау.

Өс-баш һәм аяк киемнәренә караган атамаларны әйтә белү

[ч] авазының кулланылыш үзенчәлеге.

[ч] авазын язуда дөрес күрсәтү,авазны ишетеп  тану.

Чагыштыра белү.

1

3(51)

Саңгырау тартык [х] авазы

Х,х  хәрефләре.

Х хәрефен , сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнек-

мәләрен ныгыту, грамоталы язу күнек-

мәләре булдыра башлау

[х] авазының әйтелеш үзенчәлеге.

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аера белү.

Рәсем белән эшли белү.

1

4(52)

Саңгырау тартык [һ] авазы

 һ,Һ хәрефләре.

Һ хәрефен , сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту, грамоталы язу күнек-

мәләре булдыра башлау

Татар теленә генә хас булган тартык [һ] авазы. Аның әйтелеше.

[х] һәм [һ] авазларын аера белү.

Дәреслек белән эшли белү.

1

5(53)

Х,х;Һ,һ хәрефләрен язу.Кемнеке? соравына җавап бирүче сүзләр

Һ,һ;Х,х хәрефләрен , сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту.

Татар теленә генә хас булган тартык [һ] авазы. Аның әйтелеше.

[х] һәм [һ] авазларын аера белү.

Дәреслек белән эшли белү.

1

6(54)

Х,х;Һ,һ хәрефләрен язу.Кемнеке? Соравына җавап бирүче сүзләр

Грамоталы язу күнекмәләре булдыра башлау

Предметның кемнеке икәнлеге турында хәбәр итү.

Татар теленә генә хас булган тартык [һ] авазы. Аның әйтелеше.

[х] һәм [һ] авазларын аера белү.

Дәреслек белән эшли белү.

1

7(55)

Күчереп язу

Татар алфавитындагы хәрефләрнең дөрес язылышы.

Текстны аңлап,дөрес итеп күчереп яза белү.

Дөрес һәм чиста язуны камилләштерү.

1

8(56)

Сузык (йо) авазы, Ё, ё хәрефләре.

Уеннар һәм уенчык атамалары.

Сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту, грамоталы язу күнекмәләре булдыра башлау

[ё] авазының рус теленнән кергән сүзләрдә генә кулланылуы.

Шул аваз кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Чагыштыра белү.

1

9(57)

Саңгырау тартык (щ) авазы  һәм Щ,щ хәрефләре.  

Щ  хәрефен , сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту, грамоталы язу күнекмәләре булдыра башлау

[щ] авазының рус теленнән кергән сүзләрдә генә кулланылуы.

Сүзләрне дөрес әйтү һәм дөрес язу.

Белемнәрне практикада куллану.

 1

10(58)

Ц, ц хәрефләрен язу.

Ц авазы һәм Цц хәрефләре белән таныштыру, сүзләр укырга өйрәтү. Ц,ц хәрефләрен язарга өйрәтү, грамоталы язу күнекмәләрен булдыруны дәвам итү

Ц хәрефенең рус теленнән кергән сүзләрдә генә кулланылуы.

Янәшә тартык булган сүзләрне дөрес уку һәм дөрес язу.

Рәсем белән эшли белү.

1

11(59)

Ь билгесе булган сүзләр язу.

Ь  хәрефләре белән таныштыру, сүзләр укырга өйрәтү. Ь хәрефләрен язарга өйрәтү, грамоталы язу күнекмәләрен булдыруны дәвам итү

Нечкәлек һәм аеру билгесенең функцияләре белән танышу.

Ь билгесе булган сүзләрне дөрес язу һәм уку.

Кагыйдәләрне аңлап кабул итү.

1

12(60)

ъ билгесе булган сүзләр язу.

йөгерек  уку күнекмәләрен ныгыту; ъ элементлары язуны ныгыту

Калынлык һәм аеру билгесенең функцияләре белән танышу.

Ъ билгесе булган сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Чагыштыра белү.

1

  13(61)

Юл ь,ъ хәрефләрен язу.

йөгерек уку күнекмәләрен ныгыту; ъ элементлары язуны ныгыту

Текстны аңлап,дөрес итеп күчереп яза белү

Дөрес һәм чиста язуны камилләштерү.

1

Үткәннәрне кабатлау

Әлифбадан соңгы чор 2 сәгать

14(62)

Басмачадан текстны күчерү.

Татар алфавитындагы хәрефләрнең дөрес язылышы.

Текстны аңлап,дөрес итеп күчереп яза белү.

Дөрес һәм чиста язуны камилләштерү.

1

15(63)

Татар алфавитын кабатлау.

Сүзләр язу.

Хәрефләр турында алган белемнәрен гомумиләштерү.

Татар алфавитын белү.

Хәтерен үстерү.

1

ТАТАР ТЕЛЕ

п/п

Дәреснең темасы

  Көтелгән  нәтиҗәләр

Сәг. саны

Үткәрү вакыты

регулятив

Предмет нәтиҗәләре

Метапредмет нәтиҗәләре

Шәхси нәтиҗәләр

План буенча

Факт

16(64)

Авазлар һәм хәрефләр.

Авазлар һәм хәрефләр турында булган белемнәрен ныгыту.

Кешеләрнең әйтеп һәм язып сөйләшүләрен гомуми күзаллау.

Язма һәм телдән сөйләм төзү,аларны аера белү.

Сөйләм телен үстерү.

Тирә-юньдәге

ләргә игътибарлы булу

1

17(65)

Сузык авазлар.

Сузык авазлар турында булган белемнәрен ныгыту.

Калын һәм нечкә сузыклар.

Сузыкларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы.

Классификацияли белү

1

18(66)

Сүз һәм иҗек.

Сүз һәм иҗек турында булган белемнәрен ныгыту

 Иҗек. Сүзләрнең иҗекләргә бүленеше.

Иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес итеп әйтү һәм язу.

Белемнәрне практикада куллану.

1

19(67)

Басым.

Татар телендә басымны дөрес билгеләргә өйрәнү.

Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Басымны дөрес кую.

Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Басымны дөрес кую.

Кагыйдәләрне аңлап, дөрес кабул итү күнекмәсен үстерү.

1

20(68)

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.

Сүзләрне юлдан-юлга күчерергә өйрәнү.

Юлдан-юлга күчерү кыгыйдәләре.

Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

Кагыйдәләрне аңлап, гамәлдә куллану.

1

21(69)

Сүзләрне юлдан-юлга күчерүне ныгыту дәресе.

Сүзләрне юлдан-юлга күчерергә өйрәнү.

Юлдан-юлга күчерү кыгыйдәләре.

Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

Кагыйдәләрне аңлап, гамәлдә куллану.

1

22(70)

Тартык авазлар.        

Тартык авазлар турында булган белемнәрен ныгыту.

Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.

Чагыштыру һәм нәтиҗә чыгару.

1

23(71)

Тартык авазлар.        

Тартык авазлар турында булган белемнәрен ныгыту.

Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.

Тартыкларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы

1

24(72)

Алфавит

Авазлар һәм хәрефләр турында булган белемнәрне ныгыту.

Аваз һәм хәреф аермасы. Алфавитны белү.

Хәрефнең исемен, аның авазын дөрес атау.

Дәреслек белән эшли белү.

1

25(73)

Сузык һәм тартык аваз хәрефләрен дөрес язу.

Кайбер сузык һәм тартык аваз хәрефләрен дөрес язу кагыйдәләрен белү.

Э-э хәрефләренең дөрес язылышы.

Э-э(е), хәрефләре кергән сүзләрне дөрес язу.

Сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын чагыштыру.

1

   26

  (74)

Ө,е хәрефләре

Ө,е хәрефләре язы-лышына кагыйдә белән таныштыру, кагыйдәне прак

тик кул. Өйрәтү

Э-э,ө-е, о-ы хәрефләренең дөрес язылышы.

Э-э(е),ө-е, о-ы хәрефләре кергән сүзләрне дөрес язу.

Сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын чагыштыру.

1

 27 (75)

Ө,е хәрефләре

Ө,е хәрефләре язы-лышына кагыйдә белән таныштыру, кагыйдәне прак

тик кул. Өйрәтү

Э-э,ө-е, о-ы хәрефләренең дөрес язылышы.

Э-э(е),ө-е, о-ы хәрефләре кергән сүзләрне дөрес язу.

Сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын чагыштыру.

1

1

(76)

О,ы хәрефләре

О,ы хәрефләре язылышына кагыйдә белән таныштыру.

о-ы хәрефләренең дөрес язылышы.

Сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын чагыштыру.

1

  2(77)

О,ы хәрефләре

О,ы хәрефләре язылышына кагыйдә белән таныштыру.

о-ы хәрефләренең дөрес язылышы.

Сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын чагыштыру.

1

3(78)

Я хәрефе

Хәрефләрнең дөрес язылу кагыйдәләре.

Я ,ю,е хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

1

4(79)

ю хәрефе

Хәрефләрнең дөрес язылу кагыйдәләре.

Я ,ю,е хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Калын һәм нечкә укылышлы Ю хәрефен  язу күнекмәләре

1

5(80)

Е хәрефе

Хәрефләрнең дөрес язылу кагыйдәләре.

Я ,ю,е хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Калын һәм нечкә укылышлы Е хәрефен язу күнекмәләре

1

6

(81)

Й хәрефе

[йө], [йо]кушылмаларының сүз башында гына язылышы

Й хәрефенең дөрес язылышы.

Кагыйдәләрне аңлап, дөрес кабул итү күнекмәсен үстерү.

1

7

(82)

В хәрефе

Ирен- ирен [w] авазының әйтелеш үзенчәлекләре. [в] авазы һәм аның хәрефләре

В хәрефенең дөрес язылышы.

В хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм дөрес язу.

Чагыштыра белү.

1

8(83)

В хәрефе

Ирен- ирен [w] авазының әйтелеш үзенчәлекләре. [в] авазы һәм аның хәрефләре

В хәрефенең дөрес язылышы.

В хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм дөрес язу.

Группаларда эшләү

1

 

9(84)

К-Г хәрефләре

Кече тел тартыгы [гъ] авазының әйтелеше. [г] авазының әйтелешеннән аермасы

К,г хәрефләренең дөрес язылышы.

Бирелгән хәрефләр белән сүзләр төзи белү,парлап эшләү.

1

10(85)

К-Г хәрефләре.

Кече тел тартыгы [гъ] авазының әйтелеше. [г] авазының әйтелешеннән аемасы

К,г хәрефләренең дөрес язылышы.

Бирелгән хәрефләр белән сүзләр төзи белү,парлап эшләү.

1

11(86)

Исем.

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәренең дөрес язылышы.

1

12(87)

Исем темасын ныгыту дәресе.

Исем сүз төркеме белән танышу.

Әңгәмәдәшеңне тыңлый белү

1

13

(88)

Баш хәрефтән башлап языла торган сүзләр.

Баш хәрефтән башлап языла торган сүзләр белән танышу.

Баш хәрефтән язылучы сүзләр.

Кеше исемнәрен, хайван куша-

матларын, елга, авыл,шәһәр исем

нәрен дөрес язу.

Матур һәм дөрес яза белү.

1

14(89)

Баш хәрефтән башлап языла торган сүзләр.

Баш хәрефтән башлап языла торган сүзләр белән танышу.

Баш хәрефтән язылучы сүзләр.

Кеше исемнәрен, хайван куша-

матларын, елга, авыл, шәһәр

исемнәрен

дөрес язу.

Матур һәм дөрес яза белү.

1

15

(90)

Сыйфат.

Сыйфат сүз төркеме белән танышу.

Сыйфат, аның мәгънәсе, сораулары.

Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирә белү.

Матур һәм дөрес яза белү.

1

16(91)

Сыйфат.

Сыйфат, аның мәгънәсе, сораулары.

Нинди ? Кайсы? Соравына җавап бирүче сүзләрне аера белү.

Матур һәм дөрес яза белү.

1

17(92)

Фигыль.

Фигыль сүз төркеме белән танышу.

Фигыльнең барлык-юклык формалары турында төшенчә бирү. Сораулары.

Нишли?нишлиләр? нишләми? нишләмиләр? сорауларына җавап бирә белү.

Кагыйдәләрне аңлап, гамәлдә куллану.Группаларда эшләү.

1

18(93)

Фигыль  темасын ныгыту.

Фигыль сүз төркеме белән танышу.

Фигыльнең барлык-юклык формалары турында төшенчә бирү. Сораулары.

Нишли?нишлиләр? нишләми? нишләмиләр? сорауларына җавап бирә белү.

Кагыйдәләрне аңлап, гамәлдә куллану.

1

19(94)

Исем,сыйфат,

фигыль темаларын кабатлау.

Татар алфа

витындагы хәрефләрнең дөрес язылышы.

Текстны аңлап,дөрес итеп күчереп яза белү.

Дөрес һәм чиста язуны камилләштерү.

 1

20(95)

Сөйләм, җөмлә, текст. Җөмләләр төзү.

Җөмләләр төзү, сөйләм оештыру.

Җөмлә, вазифасы, функциясе турында белем

нәрне үзләштерү.  Җөмләдә сүзләр арасындагы бәйләнеш.

Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзү.

Сөйләм телен үстерү.Әңгәмәдәшеңне ишетә һәм тыңлый белү.

1

21(96)

Җөмлә һәм сүз.

Кагыйдәне кабатлау, күнегүләр эшләү, җөмләләр төзү.

Сүзләрдән җөмләләр төзи белү.

1

22(97)

Җөмлә ахырында куела торган тыныш билгеләре.

Җөмлә ахырында куела торган тыныш билгеләре белән танышу.

Хикәя, өндәү, сорау җөмләләр.

Тыныш билгеләренә карап, җөмләләрне дөрес интонация белән әйтә белү.

Белемнәрне практикада куллану.

1

23(98)

Ел буена үткәннәрне кабатлап йомгаклау.

Белемнәрне гомумиләштерү, системага салу.

Белемнәрне искә төшерү һәм практикада куллана белү.

Гомуми нәтиҗә чыгара белү.

1

24(99)

Ел буена үткәннәрне кабатлап йомгаклау.

Белемнәрне гомумиләштерү, системага салу.

Белемнәрне искә төшерү һәм практикада куллана белү.

Гомуми нәтиҗә чыгара белү.

1


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1нче класс очен татар теленнэн рус торкеменэ эш программасы хэм тематик план

1нче класс очен татар теленнэн рус торкеменэ эш программасы хэм тематик план...

Математикадан эш программасы 1 класс УМК "Перспективная начальная школа"

Математикадан эш программасы1 классУМК "Перспективная начальная школа"...

Татар теле. Эш программасы. 2 класс

Татар теленә өйрәтүнең төп максаты – гамәли максат : телне аралашу чарасы буларак  үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле ситуацияләре кысаларында белем бирү, күнекмәләр...

уку эш программасы 2 класс

Укуга өйрәткәндә, рус телле балалар татар хәрефләрен танып, алар белдергән авазларны дөрес әйтергә, тартыкны сузыкка ияртеп, кыска сүзләрне бөтен килеш, озын сүзләрне иҗекләп укырга, алга таба сәнгать...

3 класс татар теле эш программасы

Уңышка ирешү өчен тел дәресләрен уку дәресләре белән тыгыз алып бару отышлы. Татар теле дәресләрендә өйрәнгән грамматик структуралар уку дәресләрендә сөйләмдә ныгытыла, лексик материал активлаштырыла....

1 класс өчен татар теленнән эш программасы

1 класс өчен татар теленнән эш программасы. "Перспектив башлангыч мәктәп" УМК нигезләнеп төзелгән....