Разработка урока по татарскому языку "Буква Мм" 1 класс
план-конспект урока (1 класс) на тему

Аубакирова Лилия Фагимовна

Урок разработан на татарском языке. В интересной игровой форме  дети знакомятся со звуком и буквой М,м.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл m_herefe_min.docx924.12 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:   [м] авазы һәм М, м  хәрефләре

Максат:   1. [м] авазы  һәм М, м хәрефләре белән таныштыру. Сүз модельләре           нигезендә  бу  авазны аерып алырга,  таный  белергә һәм   дөрес әйтергә өйрәтү;  

      2. укучыларның сөйләмен , логик фикерләвен , фонематик ишетеп таный белүен, игътибарларын үстерү;    

       3. һәр укучының басма текстны орфоэпик нормаларга туры китереп укуына ирешү;

       4.  укуга кызыксыну тәрбияләү һәм үзеңнең сәламәтлегең турында   кайгырта белергә кирәклеген төшендерү;

Җиһазлау:   “Әлифба ” дәреслеге, компьютер, проектор , күрсәтмә материаллар,  алма рэсемнэре..

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

1.Дәресне оештыру моменты.

  1. Психологик уңай хәләт тудыру.
  • Исәнмесез, укучылар!  (Слайд 1. Кояш)

Кәефләрегез ничек соң?

  • Кояшлы иртә кебек,

Тукай телен,анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

   -    Яхшы ниятләрегез өчен рәхмәт сезгә.

2)Артикуляцион гимнастика.

Чакырабыз песине:

  • Пес, пес, пес.

Чакырабыз маэмайны:

-Маһ, маһ, маһ.

Чакырабыз бахбайны:

  • Бах, бах, бах.

Чакырабыз кәҗәне:

-Кәҗ, кәҗ, кәҗ.

Чакырабыз казларны:

- Га, га, га.

3. Белемнәрне актуальләштерү.

Укучылар, игътибарны тактага юнәлтик әле.

-Бу фигуралар турында сез нәрсә әйтә аласыз? (Авазлар)

-Ә нәрсә ул аваз?   (Сүзне ясый торган тавыш);

-Аваз ни өчен кирәк? (Сүзләр килеп чыксын өчен кирәк)

-Ә нинди авазларны өйрәндек? Кем әйтә? (а,ә,ы, и, у, ү,  н, л, т, с, б,д,к, р)

-Укучылар, әйтегез әле, бу авазларны нинди ике төркемгә бүләргә була? (Сузык, тартык)

( наб. полотно)

-Кем бүлеп күрсәтә? (...) Сез килешәсезме                                                                                                                                                                               ?                                                                                                                                           ?

-Сузыкларны тагын нинди ике төркемгә бүлеп карарга була? (калын, нечкә)

-Кем бүлеп күрсәтә? (...) Сез килешәсезме бу җавап белән

3.Уку мәсьәләсен кую.

-Рәхмәт. Әйдәгез әле тапкырлыкларыгызны сынап карыйк. Мин сезгә  табышмаклар укыйм. Игътибар белән тыңлагыз.

1.Иртэн алсу чэчэк ата,

Кич чэчэклэр жиргэ ята...

Сабак башы- комлы шар,-

Хэркем яратып ашар. (мэк)  слайд

2. Кызыл төймәсен аскан,
               Каршыма килеп баскан. (миләш)   слайд

3. Узе сабый- мыеклы,

Йомшак мамык койрыклы. (мэче)

-Табышмакларның җавапларын тагын бер кабатлап алыйк әле.

4.Уку мәсьәләсен чишү.

-Ягез әле, нинди аваз беренче  ишетелде, кайсыгыз әйтер икән? [м]

-Димәк, без бу дәрестә сезнең белән нинди аваз өйрәнербез икән? [м]

-Без дэрестэ нилэр эшлэрбез икэн?

--Әйе, дөрес, [м] авазын өйрәнербез, аның язудагы билгесен – хәрефен дә карап китәрбез. (м хәрефенең басма, язма вариантлары күрсәтелә.)

-  Әйдәгез [м] авазына характеристика биреп китик.

- Ул нинди аваз?(тартык)

-Тартык икәнен исбатлагыз.( Балалар тартык авазларның үзенчәлекләрен әйтәләр.)

-Колакларыгызны каплап әйтеп карагыз әле, яңгыраумы, саңгыраумы?

-Парлымы, парсызмы?

-Ничек ясала? ( иреннәр бер-берсенә тияләр)

 Ул сүзләрнең кайсы өлешләрендә килә ала? (Сүзнең башында, уртасында, азагында)

-Калынмы,  нэзекме? Сузлэр уйлыйк.

 -Әйдәгез,  “Бу сандыкка нәрсәләр салып була “ уенын да уйнап алабыз. Сандыкка бары тик м авазы булган сүзләрне генә салырга . (Җаваплар тыңлана).

 

- Шул сузлэр белэн жомлэлэр тозик.

5. Язма хэреф белэн  танышу

Хәзер сезнең парталарыз өстендә кызыл җепләр бар, әйдәгез м хәрефен ясап карыйк әле. Нинди хэреф элементына охшаган. 

5. Ял итү минуты.

6.Ижеклэр уку (презентация)   слайд

7.Дэреслек буенча эш.(74-75 бит)

- Сузлэр, жомлэлэр  уку, рэсем буенча сойлэу.

5.Уеннар уйнау.( презентация)

“Артык сузне тап”

6.Парлы эш

Ике кешегэ бер биремле карточкалар таратыла.

  1.Серле шакмактан сузлэр табу.(карточкалар.)

2.Ребус чишу(75 б.)

3.Ижеклэрдэн суз тозе.(ал,ма, тур, ур, ман, мык,та)

5.. Йомгаклау.

-Бик яхшы укучылар. Бүгенге дәресебез сезгә ошадымы?  Бигрәк тә нәрсәләр ошады?

-Укучылар, без бүген нинди аваз белән таныштык? Кем ничек эшлэде.

-Дәресебез инде  ахырына килеп җитте, сезнең кәефләрегез ничек икән?  

“Уңыш агачы”бызның нинди җимешләре пеште икән, карыйк әле.

  • Сезнең алдыгызда кечкенә конверт бар, ул конвертта төрле төстә алмалар.
  • Мин бу дәрестә бар нәрсәне дә аңладым,  бер хата да ясамадым,миңа дәрес ошады, дип уйлый икән, кызыл алмаларны агачка чыгып беркетәсез.

  • Кем, мин  аңладым, бераз ялгыштым, дип уйлый икән, яшел алмаларны эләбез.

  • Мин сезнең өчен бик шат. Сез бүген дәрес темасын бөтенегез дә аңлагансыз һәм сезгә дәрес ошаган.
  • Дәрес бетте, чыгарга мөмкин., исән булыгыз.

Физминут

                                                 Әкрен генә басабыз,

Әзрәк уйнап алабыз:

  Тиз-тиз чүгеп алабыз,

    Аннан туктап калабыз.

                                                 Уңга таба бөгелик,

                                                 Сулга таба бөгелик,

   Салмак кына әйләник,

     Җайлап кына утырыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка урока литературного чтения во втором классе по теме: "Как мудрость в жизни помогает (татарская сказка «Мудрый старик»)".

Технологическая карта урокаУрок во 2а классе по ОС «Школа 2100» «Литературное чтение» (1 час), «Маленькая дверь в большой мир» Р.Н.Бунееев, Е.В. Бунеева,  Москва БАЛАСС, Тетрадь по литератур...

Разработка урока по татарскому языку в 3 классе

Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе яңа таләпләр буенча язылды.Кушымча ,сүз ясагыч кушымчаларны бала таба, аера белерлек итеп төзелде.      ...

Разработка урока литературного чтения для 2 класса на тему "Сказки народов России. Татарская сказка "Три сестры"

Урок к УМК под редакцией Виноградовой Н. Ф., автор программы - Л.А.Ефросинина. Урок разработан в соответствиис концепцией технологии развития критического мышления....

Разработка урока по татарскому языку на тему "Саннарны гомумиләштереп кабатлау" (4 класс)

Урок был показан на семинаре директоров татарских гимназий Республики Татарстан....

Методическая разработка урока по татарскому языку в 4 классе на тему “Сыйфат” с применением сингапурской структуры

Аннотация Дәрес информацион  технология кулланып үткәрелә. Дәреснең темасы “Сыйфат”. 4 нче сыйныф укучылары яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча укытыла. Дәрес эшкәртмәсе укучы...

Разработка урока по татарскому языку 4 класс

Конспект урока по татарскому языку 4 класс УМК "Перспектива" по тме:"Сүзясагыч кушымчалар"....

Методическая разработка урока по татарскому языку и литературному чтению для русскоязычных учащихся 4 класса

Методическая разработка урока по татарскому языку и литературному чтению для русскоязычных учащихся 4 класса. Цель деятельности учителя: скорректировать знания учащихся по теме "Хайваннар дөньясында",...