"Хәреф - авазның тамгасы"
план-конспект урока (1 класс)

Галиева Фарида Фаимовна

Урок по обучению грамоте по родному языку На тему:"Хәреф- авазның тамгасы"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon lifbadan_achyk_dres.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

Әлифбадан ачык дәрес.

Тема: Хәреф авазның тамгасы.

Максат: хәреф турында төшенчә чыгару, эзлекле фикерләү формалаштыру, иҗади фикерләүче шәхесләр тәрбияләү.

 Дәрес барышы.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

  1. Оештыру өлеше

1.Укучылар, бер-беребезгә карап елмайдык, кәефләребез күтәренке булсын.

1. Укучылар елмаялар, кунаклар белән исәнләшәләр.

2.Актуальләштерү.

2. Без “Авазлар” иленә сәяхәткә киттек.

Әйдәгез, авазларның модельләрен искә төшерик.

-Укучылар, тартык авазлар нинди ике төркемгә бүленәләр?

-Сузык авазлар нинди төркемнәргә бүленәләр?

2.

Бу- тартык аваз моделе.

Бу –сузык аваз моделе.

-Яңгырау тартыклар һәм саңгырау тартыклар (модельләрен тактада язалар),

- тартык авазлар каты һәм йомшак әйтеләләр (модельләрен тактада язалар)

-Калын  һәм нечкә сузыклар. (тактада модельләрен язалар)

3.Яңа темага әзерлек этабы

3. -Дәреслекнең 34нче битен ачабыз, рәсемнәрне карыйбыз. Бу рәсемнәргә нинди уртак исем биреп була?

-Интерактив тактада рәсемнәрне аваз моделе белән тоташтырабыз

-Кайсы рәсемнең моделен тапмадык?

-Әйдәгез, үзебез ул сүзнең аваз моделен тактада төзибез.

-Укучылар, карагыз әле, кайсы сүзләрнең аваз моделе бертөсле?

-Тактада әни , әби сүзләренең моделен дә төзеп карагыз әле.

-Игътибар итегез әле, модельләр турында нәрсә әйтә аласыз?

-Бу модельләрне бездән башка кеше укый алачакмы?

-Укучылар безнең язганны бөтен кеше дә аңласын өчен авазларның тамгасын табарга кирәк. Нинди тамгалар тәкдим итәсез?

-Дөрес, авазларны язуда хәреф белән тамгалыйбыз.Һәр авазның үз хәрефе бар.

3. -Яшелчәләр.

(Укучылар башта парларда эшлиләр, аннары тактада рәсемнәрне шул сүзнең  аваз модельләре белән тоташтыралар)

-Кишернекен.

(Укучылар кишер сүзенең моделен интерактив тактада төзиләр)

-Суган-кыяр

-(Әни , әби сүзләренең модельләре төзелә.)

-Алар бертөсле.

-Юк, чөнки аларны төрлечә укып була.

-Тамга вариантлары. 1 укучы:”Хәреф белән тамгаларга кирәк “,-дигән фикерне әйтә.

4.Яңа тема.

-Тактада рәсемнәр бирелгән. Сүзләрнең беренче авазын тотып алабыз һәм аларны бирелгән 2 өйгә урнаштырабыз

 

  • 1нче өйдә нинди хәреф яши?
  • 2нче өйдә нинди хәреф яши?

(1нче өйгә а авазыннан башланган сүзләрнең рәсемнәрен тартып китерәбез, ә 2нче өйгә ә авазыннан башлаган ....)

5.Ныгыту.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Технологическая карта по предмету "Математика" в 1 классе на тему: "Кушу гамәле,"плюс" тамгасы".

Бу дәрес 1нче сыйныфта математика фәне буенча үткәрелә. УМК "Перспективная начальная школа", дәреслек авторы А.Л.Чекин....