Технологическая карта по предмету "Математика" в 1 классе на тему: "Кушу гамәле,"плюс" тамгасы".
план-конспект урока по математике (1 класс) по теме

Бу дәрес 1нче сыйныфта математика фәне буенча үткәрелә. УМК "Перспективная начальная школа", дәреслек авторы А.Л.Чекин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon matematika_kushu_gamleplyus_tamgasy.doc108.5 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес темасы

Кушу гамәле, тамгасы 

Дәреснең максаты һәм бурычлары

1.Укучыларга кушу гамәленең теоретик- күплек асылын аңлату; кушу гамәле, аның язылышы, “плюс” тамгасы  белән таныштыру;

2 .Анализлау һәм ситуация моделен төзү нигезендә  гомумиләштерү осталыгы формалаштыру; диаграмма моделе асылына төшендерү, рәсем буенча мәгълүмат туплый һәм аны төгәл тапшыру күнекмәләре булдыру;

3. Мөстәкыйльлек , игътибарлылык, эшлекле мөнәсәбәт тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр

1.“Кушу”, “алдагы сан”, төшенчәләрен кулланып математик язмаларны уку.

        2. 5 эчендәге теләсә нинди санга 1 не кушу.

3. Чагыштырырга һәм нәтиҗә ясау.

4. Дәреслектә һәм мөстәкыйль эш  дәфтәрендә ориентлашу, алардагы шартлы билгеләрне табу һәм аңлап биремнәрне үтәү.

Төп  төшенчәләр

“Кушу гамәле” “плюс” тамгасы

Предметара бәйләнешләр

Әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку

Ресурслар:

- төп

- өстәмә

“Математика” дәреслеге, 1класс, 52-53битләр ; мөстәкыйль. эшләр дәфтәре №1, 57- бит

Ноутбук,  «балыклар» жетоннар, смайликлар,саннар

Эш төре

Фронталь, индивидуаль, парлап

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру мөмкинлекләре (УУГ)

Шәхси: күршеңә ярдәм итүдә танып- белү инициативасы күрсәтү.

Регулятив  гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау 

Танып-белү универсаль уку гамәлләре:проблеманы кую һәм аны чишү, рәсемне математик телгә күчерү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру, , тәкъдим ителгән план буенча телдән аңлатма төзү, билгеләрне табу максатыннан чыгып анализлау һәм нәтиҗә чыгару.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: күршең белән хезмәттәшлек итү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү, үз фикереңне тулы  әйтә белү.

Дәрес этаплары

Укучы эшчәнлеге

Укытучы эшчәнлеге

Укыту һәм үстерү технологиясе

Һәр этапның диагностик биремнәре.

I этап. Оештыру өлеше (2мин)

Максат:

Укучыларны уку хезмәтенә хәзерләү.

Уңай психологик халәт булдыру

Балаларның игътибарларын туплау.

Дәрестә утыру кагыйдәләрен искә төшерү.

.

Укучыларны эшкә хәзерләү.

  КЛАСС! ( ХАЙ ФАЙВ)

- Балалар, сез бүгенге дәресебезгә нинди кәеф белән килдегез икән? Әйдәгез, минем белән кәефләрегезне уртаклашыгыз әле

  • Кәефләрегез ничек, укучылар?
  • Кояшлы иртә кебек

Тукай телен, туган телне

Өйрәнергә дип килдек.

Ә хәзер бер-беребезгә елмайыйк та урыннарыбызга утырыйк.

. ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН  (“утырырга – басарга”)

1. Балалар,карагыз әле,безгә бүген кунаклар килгән.Әйдәгез,үзебезне кунаклар белән таныштырыйк.

-Гаиләдәге 2 нче балалар баса.(Мансур,Алинә,Мәрьям)

-Гаиләдәге төпчек балалар баса.(Мансур,Гүзәл, Мәрьям,Алинә, Г.Ислам,Ш.Ислам)

-Гаиләдәге 3 нче балалар баса.(Гүзәл, Ш.Ислам)

-Гаиләдәге 4 нче балалар баса.(Г.Ислам)

-  Гаиләдәге 1 нче балалар баса(Айназ,Раил)

- Рәхмәт!

Кайсыгызның математика серләренә төшенәсе,тагын да күбрәк беләсе килә? (Кул күтәреп җавап бирәләр)

Бүген дәрестә без яңа белемнәр алырбыз. Бер – беребезгә булышырбыз.

 Кәефләрне билгеләү. 

-  Балалар!  Сез дәрес башындагы кәефегезне күрсәтегез әле миңа.

(Сыр уабыз)ОТЛИЧНО!!!

                                                       

2.Дәрескә Әмир белән Әминә килгән. Алар безгә биремнәр алып килгән..

I этап. Оештыру өлеше.

Шәхси универсаль уку гамәлләре. Безнең тырышып эшләвебез нәрсәдән тора?

Шәхес буларак универсаль уку гамәлләре:  укуның дәлилләре

II. Актуальләштерү.5-6мин

Максат: 5 эчендә саннар рәтен,санның алдыннан һәм артыннан торган санны искә төшерү

Яңа тема өйрәнүгә хәзерләнү

Уенда катнашу, сорауларга җавап бирү.

Укучыларга тиешле юнәлеш бирү

1. Саннарны тәртип буенча урнаштыру.(Дөрес җаваплар өчен укучыларга «смайлк» жетоннары бирелә.)

- Әмир ялгыш цифрларны  чәчкән.Әйдәгез, аларны дөрес итеп урнаштырыйк.Төркемнәрдә эшләү(ТИМ-ЧИР-фейерверк ясап әзер икәннәрен күрсәтәләр)

Тактада эшлибез: Нинди сан төшеп калган?

 5 санының алдында нинди сан тора?

 3 санының артында нинди сан тора?

 2 саны нинди саннар арасында урнашкан?

1 һәм 5 саннары арасында яткан саннар күплеген әйтегез.

2. Телдән исәпләүгә күнегүләр эшләү.

- 1 дән 10 гә кадәр сана. (иң озын чәчле кыз җавап бирә һ.б)

10 нан 1гә кадәр сана.

3 алдыннан, 5 алдыннан нинди сан килә?

3 һәм 5 саннары арасында нинди сан тора?

2 һәм 4 саннары арасында, 3 һәм5  саннары арасында нинди сан килә?

4 саны артында, 3 саны артында нинди сан килә?

Шәхес буларак универсаль уку гамәлләре: ,күршеңә ярдәм итүдә танып- белү инициативасы күрсәтү

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:, үз фикереңне

тулы  әйтә белү 

Максат. Проблемаларны формалаштыру һәм кую.

 Дәреснең темасын ачыклыйлар

Дәреснең темасын ачыклаганда юнәлеш бирү

– Тактадагы язма ничек атала?

-Бу санлы кисемтә.

-Аның безгә нинди ярдәме бар?

-Санлы кисемтә ярдәмендә без саннарны чагыштыра алабыз,

Аннан соңгы сан алда торганнан ничегрәк? (1 гә зур,1гә кечкенә)

Танып-белү универсаль уку гамәлләре: проблеманы кую һәм аны чишү

III. Яңа белемнәр ачу

Максат: Кушу тамгасы белән таныштыру.

Укучылар гөмбәләр һәм кәрзин ярдәмендә язмалар төзиләр.

 

Балалар сезнең парталарыгызда гөмбәләр.

– Ничә икән саныйк әле?1нче партада 3гөмбә, икенче партада 2гөмбә. Ә минем кулымда кәрҗин.

-Ничек уйлыйсыз, бу гөмбәләр белән кәрзинне нәрсә бәйли икән? (гөмбәләрне кәрзингә салырга кирәк) ----Димәк без.........( 1нче төркем  б-н 2нче төркемнең гөмбәләрен куштык)

- 1нче төркем ничә гөмбә салды?(2) Икенче төркем?(3)Кәрзиндә ничә гөмбә булды?(5)тактага һәрбер  санны   яза барабыз.3+2=5

Бу кушу гамәле була, ягъни плюс тамгасы дип атала.Димәк плюс тамгасы нәрсә өчен кирәк инде?(Кушу гамәлен башкару өчен)

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА Сингапур структурасы – МИКС-ФРИЗ-ГРУП( Музыка астында бииләр,музыка беткәч катып калалар)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: укучылар тарафыннан  белгән яки әлегә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү

Танып-белү универсаль уку гамәлләре: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру, билгеләрне табу максатыннан чыгып анализлау һәм нәтиҗә чыгару.

IV. Өйрәнү объектлары арасындагы бәйләнешләрне  беренчел ныгыту

Проблема чишкәндә үз фикерләрен дәлилли белү

.

Фронталь эшне оештыру, 1гә  арттыру төшенчәсен ныгытуга ярдәм итү.

-Ә менә кушу гамәле безгә тормышта кирәк булыр микән?(җаваплар)

Кемнәр  кушу гамәле безгә тормышта кирәк булыр дип уйлый шулар баса.Кемнәр кирәк дип уйлый басалар.(акчалар белән эш)

ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН  (“утырырга – басарга”)

    Санлы кисемтәдә кушып карау.

1не кушкач нинди сан килеп чыга? Нәтиҗә ясагыз.

Нәтиҗә: Бирелгән санга 1не кушсаң бу саннан соңгы сан килеп чыга.

Танып-белү универсаль уку гамәлләре:

фикер алышуда катнашу,

җавапларны дәлилли белү.

V. Яңа белемнәрне һәм эш алымнарын куллану

Максат. Дәрестә эшнең эзлеклелеген билгеләү

Максат: сумманы мөстәкыйль исәпләү

Дәреснең планын бергәләп төзү

Төрле мисаллар арасыннан өйрәнгән мисалларны аеру.

Укучылар парлап эшлиләр, бер-берсенә аңлаталар

 Дәреснең планын төзү өчен күрсәтмә бирү

Төрле мисаллар арасыннан өйрәнгән мисалларны аерып алырга ярдәм итү, күрсәтмәләр бирү.

Укучыларның эшләрен күзәтә

1.Дәреслек белән эш

  1. бит, №3 (Куып керттеләр,җыеп алдылар,алып кайттылар,куштылар)

2.Карточкада мисаллар эшләү:

 1 не кушуга мисалларны чишү. (Бер-берсенекен тикшерә. ) РЕЛЛИ РОБИН

1+1=         3+1=

2+1=          4+1=

3+1=         2+1=

Регулятив универсаль уку гамәлләре: план төзү һәм эшнең эзлеклелеген билгеләү

Танып- белү универсаль уку гамәлләре: проблемалы сорауларга җавап табу һәм аларны дәлилли белү.

Танып-белү универсаль уку гамәлләре:,төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру,

Танып-белү универсаль уку гамәлләре: фишкалар кулланып биремнәр үтәү

Танып-белү универсаль уку гамәлләре: рәсемне математик телгә күчерү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.

VI..Үзләштергән белемнәрне йомгаклау һәм элегрәк үзләштергән белемнәр системасына кертү

Дәфтәрләрене алмашу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү

Укучыларны проблемалы сорауларга җавап бирергә этәрү.

1. Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә эшләү , 57 бит  

№ 3. Кушу гамәлен рәсемнәр ярдәмендә эшләү

№ 1,2.кушу гамәлен схемалар ярдәмендә эшләү.

№ 5 . схемаларга карата математик язмаларны тулыландыру.(Эйлер-Венн диаграммасы)

- Күршегез белән битләрегезне  алмашыгыз, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерегез, эшкә бәя бирегез

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: күршең белән хезмәттәшлек итү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү.

VII. Дәресне йомгаклау. Рефлексия

Максат: дәрестә башкарган  эшләргә нәтиҗә ясау.

Мин      белдем,

истә калдырдым,

өйрәндем,

яңалык ачтым.

Дәрестә сез нәрсәгә өйрәндегез?

    -Санга берне кушу кагыйдәсен әйтегез.

- Җыйган смайлкларыгызны  санап бирегез.

Иң күп смайлк җыючыга ЗУР смайлк бирелә.

VI.  Рефлексия

      МИН  БЕЛӘМ                                

       МИН  ИСТӘ КАЛДЫРДЫМ                                      

       БУЛДЫРА АЛДЫМ

Регулятив универсаль уку гамәлләре: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

технологическая карта 4 класс

Дидактический план-конспект урока по русскому языку 4 класс на тему "Три склонения имен существительных"...

Технологическая картапо ИЗО "Мир полон украшений"

Разработка предназначена для учащихся  класса, где основной целью является создание рисунка - «Волшебного дерева» с помощью цветных карандашей....

Технологическая карта мастер-класса в 3 классе"Внедрение метода пластического интонирования в урок музыки".

Целью данного мастер- класса является освоение учащимися младшего школьного возраста  метода пластического  интонирования с элементами ритмических движений и жестов для превращения процесса ...

Технологическая карта мастер-класса "Состав слова. Приставка. Суффикс". 3-й класс

Цель: создать условия для формирования представления учащихся о суффиксе и приставке как значимых частей слова, умения находить в слове морфемы; способствовать обогащению словарного запаса обучаю...

Технологическая карта урока "Класс миллионов. Класс миллиардов"

Технологическая карта урока  "Класс миллионов. Класс миллиардов"...

Технологическая карта урока классе окружающего мира во 2 классе " Заглянем в кладовые Земли"

урок окружающего мира во 2 классе " Заглянем в кладовые Земли"...