1 нче сыйныф (рус группасы) " Киемнәр" темасын йомгаклау. Дәрес презентациясе
презентация к уроку (1 класс)

Хайруллина Файруза Салиховна

Бу эштә тулысынча дәрес планы һәм дәрескә презентация бирелгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon дәрес планы 33.5 КБ
Office presentation icon дәрескә презентация2.68 МБ

Предварительный просмотр:

ТЕМА: “Киемнәр” темасын йомгаклау.

                   

Максат:-темага караган лексиканы активлаштыру;

               -укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен ныгыту;

               -кием-салымга сакчыл булуга басым ясау;

               -татар халкының милли киемнәре турында сөйләшү;

Җиһазлау:-өс-баш киемнәре ясалган рәсемнәр, татар халкының милли киемнәре төшерелгән киемнәр,слайдлар

Дәрес барышы:

1.Оештыру өлеше.Исәнләшү.

 -Укучылар,бүген без дәрестә “Киемнәр” темасы буенча алган белемнә-

ребезне ныгытырбыз, татар халкының милли киемнәре турында сөйләшербез.

Фонетик зарядка.

(татар теленә хас үзенчәлекле авазларны кабатлап үтү)

2.Үткәннәрне кабатлау

а) Сүзнең башын әйтү, ахырын укучылар әйтәләр:

мәк-...

сый-...

дәф-...

кур-...

уен-...

ма-...

б)Җөмләләрне русча әйтү,укучылар татарчага тәрҗемә итәләр.

     1.Ученики идут в школу.

     2. Алсу красиво рисует.

     3. Алия читает книгу.

     4. Мама варит суп.

     5. Бабушка вяжет шарф.

     6. Папа пишет письмо.

     7. Дедушка читает газету.

     8 Сестра шьёт платье.

     9. Дима и Андрей друзья.

     10.Марат играет с машиной.

     11.Лена играет с куклой.

     12.Дети играют на улице.

в)- Ә сез уйнарга яратасызмы?

   -***

   -Бүгенге көндә урамга уйнарга чыгар өчен безгә нишләргә кирәк?

   -***

   

Эйдэгез  (такта янына берничә пар укучы чыга)

3.Ял минуты.

Йомшак су,йөгерек су су

Син мине чиста ю.

Битләрем аллансын,

Кулларым агарсын,

Тешләрем тазарсын,

Авызым елмайсын,

Колагым тыңласын,

Йомшак су,йөгерек су,

Һәммәсен чиста ю.

4.”Өс-баш киемнәре” темасы буенча слайдлар күрсәтү.

-Укучылар, игътибар белән карагыз әле, бу рәсемнәрдә нәрсәләр күрәсез?Әйдәгез, бергәләп санап чыгыйк әле.

(киемнәр төшерелгән рәсемнәр күрсәтү)

күлмәк                              тун

чалбар                               киез итекләр

оекбаш                              яулык

итәк                                   башлык

алъяпкыч                          шарф

бүрек                                 бияләй

Сүзләрне күплек санга кую.

Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләргә бүлү.

5.Укытучы-укучы диалогы:

-Оля, бу нәрсә?

-Бу алъяпкыч.

-Андрей,Оля дөрес әйттеме?

-Әйе,дөрес әйтте.

-Дима, мә сиңа чалбар.

-Юк, бу чалбар түгел, бу тун.

-Тун нинди?
-Тун яңа,матур,җылы,калын

(шул тәртиптә дәвам итү)

6.”Монда нәрсә юк?” уены уйнау.

7.”Киемнәр кибетендә” диалогын кабатлау.

-Исәнмесез!

-Исәнмесез!Хәерле көн!

-Сездә чалбар бармы?

-Әйе,бар.

-Бирегез әле миңа.

-Рәхим итегез.

-Рәхмәт.Сау булыгыз.

(диалогны тагын берничә пар укучы кабатлый)

8.-Укучылар,әйдәгез яңа яки бик яратып кия торган киемнәрегез турында сөйләшик әле.

-Минем яңа күлмәгем бар.Ул алсу төстә һәм бик матур.

-Миңа әни яңа кофта алды.Ул миңа бик ошый.

-***

(Киемнәрне саклап кию турында сөйләшү)

-Укучылар, тактаның уң як өлешенә игътибар итегез әле.Бу рәсемнәрдә нинди киемнәр ясалган?

Слайдлар күрсәтү (татар халкының милли киемнәре төшерелгән рәсемнәр).

-Хәзерге вакытта мондый киемнәр кияләрме?

-***

-Тиздән нинди бәйрәм җитә?

-***

9.-Менә Айгөл исемле кыз да Яңа ел бәйрәменә кияргә дип яңа күлмәк алырга кибеткә килгән.Тыңлыйк әле.

-Исәнмесез!

-Исәнмесез!Хәерле көн!

-Сездә күлмәкләр бармы?

-Әйе,бар.Менә бик матур күлмәк.

-Киеп карарга мөмкинме?

-Әйе,мөмкин.

Сиңа бик килешә.

-Мин бу күлмәкне алам.Рәхмәт,сау булыгыз!

(укучылар диалогны тәрҗемә итәләр)

Айгөл күлмәк кия.

Айгөл күлмәк сала-җөмләләрен төзү.

10.Дәресне йомгаклау.

-Укучылар,дәрестә барыгыз да бик матур катнаштыгыз, рәхмәт.Әйдәгез, хәзер туп белән уйнап алыйк.

Укучылар түгәрәккә басалар,туп кулдан-кулга тапшырыла.Тупны алган һәр бала “Киемнәр” темасына караган сүзне әйтә.

12.Дәресне тәмамлау. Дәрестә актив катнашкан балаларга йолдыз бирү.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Киемн әр Оде жда 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Фәйрүзә Сәлих кызы.

Слайд 3

Яулык

Слайд 5

Бүрек

Слайд 7

Итәк

Слайд 9

Күлмәк

Слайд 11

Чалбар

Слайд 13

Кофта

Слайд 15

Бияләй

Слайд 17

Туфли

Слайд 19

Киез итек

Слайд 21

Тун

Слайд 22

Милли киемнәр На циональная одежда

Слайд 25

Рус хал кының милли киеме

Слайд 27

Башкорт халык милли киеме

Слайд 29

Чуваш халыкының милли киеме

Слайд 31

Саубулыгыз


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 татар сыйныфында "Җөмлә. Әйтелү максаты буенча җөмлә төрләре" темасына дәрес презентациясе

3 татар сыйныфында "Җөмлә" (Перспективалы башлангыч мәктәп УМКсы) бүлегенең беренче дәресе. Бу дәрестә җөмлә турында 1-2 сыйныфларда алган белемнәр кабатлана, җөмлә ахырында ни өчен төрле тыныш билгел...

Музыкадан йомгаклау тесты, 4 сыйныф

Әлеге тест ел буена өйрәнгәннәрне кабатлау, укучыларның белемнәрен тикшерү максатыннан алына....

Бердәнберем, газизем-ул минем әнием.Мастер класс презентациясе.

4 нче сыйныф укучылары белән "Бердәнберем, газизем-ул минем әнием" темасына үткәрелгән мастер-классның презентациясе.Презентациядә һәр эшкә нәтиҗә ясала.Әниләргә бүләк- котлау открыткасын ясау элемент...

Тата теле (рус группасы) 3 нче класс

Татар теле дәресенә технологик карта....

Математикадан 2 нче сыйныф өчен дәрес презентациясе.

Математикадан уен - дәрес  "Математик  сабантуй"....

1г сыйныфында үткәрелгән ачык әдәби уку дәресенең презентациясе

Бу презентациядә дәреснең һәр этабы чагылыш таба....