"Әнием - иң якын кешем"
план-конспект урока (3 класс)

3нче сыйныфта "Әнием - иң якын кешем" темасына дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon niem_-_in_kaderle_keshem.doc48 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Әнием – иң якын кешем.

Дәрес тибы: Лексик – грамматик күнекмәләрне формалаштыру.

Дәрес максаты: Шигырьләрне дөрес һәм сәнгатьле уку,әниләрнең уңай сыйфатларын күрсәтә белү,гомумиләштереп нәтиҗә ясый алу,төркемнәрдә эшләү,тиешле мәгълүматны табу өчен электрон ресурслар куллану. Әниләргә карата хөрмәт хисен уяту.

Җиһазлау: дәрескә әзерләнгән шигырьләр ,презентацион  материаллар, электрон ресурслар.

                                                  Дәрес барышы:

I Оештыру. 1) уңай - психологик халәт тудыру;

- Исәнмесез, укучылар!  Хәлләрегез ничек?

- Исәнмесез!

- Хәерле көн!

 - Хәлләрегез ничек?

- Рәхмәт,яхшы!

- Ә сезнеке ничек?

- Рәхмәт,яхшы.

II Актуальләштерү.

- Укучылар, әйдәгез җыр тыңлап алабызмы?

Җыр. “Әниләр бәйрәме” (Саҗидә Бикчәнтәева сүзләре)  

  • Кояш көлә, мин елмаям,

           8 нче Март бүген.

Бүген Әниләр бәйрәме,

Шуңа күңелем шат минем.

    Куш.

Бәйрәм бүген, бәйрәм, диеп,

Бар дөнья көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнен                        

Әти дә белеп торсын.

III Яңа төшенчәләр формалаштыру.

      - Укучылар,Сезгә җыр ошадымы?.

  • Әйе,ошады.
  • Укучылар җыр кем турында?
  • Җыр- әниләр турында.
  • Әйе,балалар,бу җыр иң кадерле кешеләребез,әниләребез турында.
  • Укучылар,тиздән нинди бәйрәм була?
  • Әниләр бәйрәме.
  • Димәк,без бүген кемнәр турында сөйләшәбез?
  • Без бүген әниләр турында сөйләшәбез.
  • Сезнең алдыгызда шигырьләр .
  • Сүзлек эше:.Аларны аңларга  сезгә тактада язылган  сүзләр ярдәм итәр.      

      (түбәндәге тәртиптә оештырыла)укытучы укый, күмәк уку,аерым укучылар укыйлар.

 сылу – красивый(-ая),
прекрасный(-ая), изящный(-ая)
чибәр – красивый(-ая)
сөйкемле – привлекательный(-ая), симпатичный(-ая),
кадерле – дорогой(-ая)
батыр – храбрый(-ая),смелый(-ая)
якты – светлый(-ая), яркий(-ая)

  • Укучылар,ә хәзер шигырьләрне  матур итеп укып китик. 

( 1нче төркемгә  )  

 ИҢ МАТУР ӘНИ
Минем әни бу дөньяның
Иң чибәре, сылуы,
Нинди бәхет –
Һәр баланың
Үз әнисе булуы!
Минем әни, һич бәхәссез,
Иң сөйкемле әни  ул!
Әйткән сүзе,
Кылган эше-
Һәммәбезгә туры юл.
Борчыйсым килми әнине,
Елмаеп,
Көлеп йөрсен,
Иң матур әни икәнен
Бөтен дусларым күрсен!
                              Эльмира Шәрифуллина

( 2нче төркемгә  )  

УЛЫ БЕЛӘН ӘНИСЕ
-Син бик матур, әнием!
-Юк, син матуррак, улым!
-Син
бик батыр, әнием!
-Юк, син батыррак, улым!
-Син
бик яхшы, әнием!
-Юк, син яхшырак, улым!
-Син
бик якты, әнием!
-Юк, син яктырак, улым!
-Әнием, озак тордың,
Сагындым сине бигрәк!
-Юк, улым, мин барыбер
Сагындым сине күбрәк!
                                 Роберт Миңнуллин

( 3нче төркемгә  )

      Көләч, ачык, якты йөзле,
     
Тәмле, йомшак, җылы сүзле
     Әнием –
иң якын кешем,
     Бик остасы һәрбер эшнең.
                          Наҗия Саттарова.
 

- Әниләребез безнең нинди икән, шигырьләрдән шул юлларны табыйк әле.

  • Бик яхшы,шулай итеп,безнең әниләребез нинди инде,яле,

 Данил,әйт әле.

  • Әни- матур,акыллы,чибәр...
  • Без бераз арыдык,

Ял итәргә уйладык...

  • Укучылар, биеп алабызмы?

 IV Материалны ныгыту.

1.

  • 8нче март- әниләр бәйрәме дип әйттек. Бәйрәм бүләксез булмый.Әниләргә нинди бүләкләр бирәбез? Экранга карагыз әле.

(электрон ресурс куллану)

  • Регина,малай әнисенә нәрсә бүләк итә?
  • Малай әнисенә чәчәк бүләк итә.
  • Әйе,дөрес.Регина,ә син әниеңә нәрсә бүләк итәсең?
  • Мин әниемә открытка бүләк итәм.
  • Укучылар,әйдәгез бергәләп открытка язабыз.
  • (төркемнәрдә эш :кисмә сүзләрдән җөмлә төзиләр).
  • Әнием!Мин сине 8нче март белән котлыйм.

(Электрон ресурс куллану) Укучылар шушы җөмләләрне дөрес урнаштырырга тиеш.Открытка язу.

2.Ситуатив күнегүләр.

Спроси у друга:

  • любит ли он маму;
  • что он подарил на праздник;
  • помогает ли он маме;
  • что он делает на празднике?

    3.Диалогны тыңлагыз,сорауларга җавап бирегез.

- Аня,бүген 8 нче Март.

- Әйе,бүген әниләр бәйрәме.

- Син әниеңә нәрсә бүләк итәсең?

- Мин котлау яздым.Әниемә сәламәтлек,шатлык һәм бәхет телим.

- Ә мин өй җыештырдым.

Сораулар: - Нинди бәйрәм турында сүз бара?

  • Балалар әниләренә нинди бүләк әзерли?
  • Әйе,укучылар:Энә дә бүләк,дөя дә бүләк,диләр.

Әниләрегезгә һәрвакыт ярдәм итегез!

V Йомгаклау.(синквейн төзү)

 

                                                                ӘНИ

 МАТУР, КАДЕРЛЕ

 ЯРАТА, ЭШЛИ, ТӘРБИЯЛИ

МИНЕМ ӘНИЕМ БИК МАТУР

КАДЕРЛЕМ

    Дәресебезне Р.Миңнуллинның”Әни кирәк” шигыре белән тәмамлыйсым килә.

Укучылар, һәрберегезгә әти-әниле булып яшәргә язсын!

Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк!

Йокы татлы булсын өчен, әни кирәк!

Җил-яңгырдан саклар өчен, әни кирәк!

Ашлар тәмле булсын өчен, әни кирәк!

Дөнья ямьле булсын өчен, әни кирәк!

Гөлләр чәчәк атсын өчен, әни кирәк!

 Бәхет, шатлык артсын өчен, әни кирәк!

 Иң кадерле кеше җирдә, ӘНИ димәк!

VI Өй эше.    1.Әниләр турында кечкенә хикәя төзү.

                     2.Әниләрегезнең рәсемнәрен ясарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әйләнә-тирә дөнья. Тема: Якын дустым светофор.

Максаты: Юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам иттерү. Балаларда игътибарлылык тәрбияләү. Җәяүлегә  урамда үзен ничек тотарга тиешлеген аңлату....

Муса абый — балаларның якын дусты.

    Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышлана....

Әбиле кеше-бәхетле кеше

Беренче октябрь көнне "Өлкәннәр көне"үткәрелә.Балачакның иң якты истәлеге әбиләр белән бәйләнгән."Әбиле кеше-бәхетле кеше",ул өйдә иман нуры балкый.Әбиләрне хөрмәт итеп балалар белән кичә үкәрергә бул...

Әбиле кеше- бәхетле кеше.

Мәктәптә өлкәннәр көне үткәрү өчен класстан тыш чараның конспекты....

“Дәү әнием минем, дәү әнием...”

ldquo;Дәү әнием минем, дәү әнием...”Дәү әни диеп әйтер кешесе булган кеше дөньяда иң бәхетлеседер. Бәхетле кешеләрнең берсе – без. Чөнки безнең дәү әниебез бар һәм бердән-бер....

“Әнием, дәү әнием – сез безнең кадерлеләребез”

(3 нче, 4 нче сыйныфлар өчен әдәби- музыкаль кичә)Максат: балаларда әбиләргә, әниләргә мәхәббәт хисләре тәрбияләү, аларны олылау һәм кадерләү.               Исә...

«Самая любимая- мамочка моя! Әнием, алтыным-минем иң якыным!»

Мероприятие, посвященное Дню Матери. Сценарий праздника составлен на русском и татарском языке, чтобы можно было использовать при работе  в национальном классе....