Татар теленнән эш программасы
рабочая программа (4 класс)

Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр.

Программа белән эшләүнең төп максаты – 4 нче сыйныф ахырына планлаштырылган (яки көтелгән) нәтиҗәләргә ирешү.   Башлангыч мәктәптә татар телен өйрәнүгә нигез салына. Татар теленнән гомуми башлангыч белем бирү (1–4 сыйныфлар) баскычында укучылар телне аралашу чарасы һәм милли мәдәниятнең чагылышы буларак аңларга өйрәнәләр, татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшенәләр. Татар теле укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү өчен нигез булып тора. Татар телен өйрәнү вакытында укучылар телдән һәм язма аралашу мөмкинлегенә ия булалар һәм телне, уку биремнәрен үтәү максатыннан чыгып, кирәкле мәгълүматны төрле чыганаклардан эзләп табу өчен кулланырга өйрәнәләр.

       Башлангыч мәктәпнең гомуми белем бирү программасын үзләштерүче укучыларда телдән һәм язма сөйләмгә карата, кешенең гомуми культурасы күрсәткече буларак, уңай караш формалаша. Укучылар татар әдәби теленең төрле нормалары (орфоэпик, лексик һәм грамматик), сөйләм әдәбе кагыйдәләре турында башлангыч белем алалар, аралашу вакытында куелган максат, бурыч һәм чаралардан чыгып, өйрәнгән материалны кулланырга өйрәнәләр, бу, катлаулы булмаган монологик сөйләм һәм язма текстлар төзегәндә, коммуникатив бурычларны уңышлы үтәү өчен, туры килгән тел чараларын сайлау өчен нигез булып тора.

        Балаларда кара-каршы сөйләшүдә уңышлы катнашу өчен кирәк булган дәрәҗәдә эш күнекмәләре формалаша: әңгәмәдәшең фикерен искә алу, аралашканда төрле фикерләрне һәм үз фикереңне, үз карашыңны төгәл белдерергә омтылу, сораулар бирә белү.        Башлангыч белем бирү баскычында укучылар:      хатасыз язу культура дәрәҗәсенең бер күрсәткече булуын аңлый;         татар теленең авазларын һәм хәрефләрен, аларның әйтелеш һәм язылыш үзенчәлеләрен өйрәнә;   үзе төзегән һәм тәкъдим ителгән текстларны язганда, орфография һәм тыныш билгеләрен дөрес кую кагыйдәләрен өйрәнелгән күләмдә куллана һәм язылганнарны тикшерә ала;   татар теленең системасы һәм төзелеше турында башлангыч мәгълүмат ала: тел белеме бүлекләре – фонетика, графика, лексикология, сүз төзелеше һәм сүз ясалышы, морфология һәм синтаксис белән таныша, курс эчтәлеге күләмендә аваз, хәреф, сүз кисәге, җөмлә кисәге, сүз төркеме һәм гади җөмлә кебек тел берәмлекләрен таба белергә, аларны үзара чагыштырырга, үзенчәлекле билгеләрен табарга өйрәнә.     Башлангыч белем алу нәтиҗәсендә укучыларда яңа материал белән кызыксыну уяна, танып-белү эшчәнлеге телне өйрәнүнең алдагы яңа баскычына нигез сала.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele_4_kl_fatihova.doc294.5 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Кунгерская средняя общеобразовательная школа»

 Атнинского муниципального района Республики Татарстан

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘТНӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

 “КҮҢГӘР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ”

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ БЕЛЕМ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

 «РАCCМОТРЕНО»

    Руководитель МО

  _________ /Сабирова Л.И./

    Протокол № 1

    «26» августа  2022 г.

«СОГЛАСОВАНО»

  Заместитель директора по УР

    МБОУ “ Кунгерская СОШ”

    __________/Ахметова Л.К./

«27» августа  2022 г.

« УТВЕРЖДАЮ»                                                                                                                               Директор  МБОУ “Кунгерская СОШ”

 __________/Р.Ф.Сибагатуллин/                                                                                                                                                    

приказ  № 70 о/д   от                                                                                                                                                      

«29» августа  2022 г.

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА

По родному (татарскому) языку для 4 класса

учителя начальных классов высшей квалификационной категории

Фатиховой Фариды Харисовны

Югары квалификацион категорияле укытучы

Фатыйхова Фәридә Харис кызының

4 нче  сыйныф өчен ТУГАН ТЕЛ фәненнән (ТАТАР ТЕЛЕ) 

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

2022-2023 нче уку елы

Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр.

Программа белән эшләүнең төп максаты – 4 нче сыйныф ахырына планлаштырылган (яки көтелгән) нәтиҗәләргә ирешү.   Башлангыч мәктәптә татар телен өйрәнүгә нигез салына. Татар теленнән гомуми башлангыч белем бирү (1–4 сыйныфлар) баскычында укучылар телне аралашу чарасы һәм милли мәдәниятнең чагылышы буларак аңларга өйрәнәләр, татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшенәләр. Татар теле укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү өчен нигез булып тора. Татар телен өйрәнү вакытында укучылар телдән һәм язма аралашу мөмкинлегенә ия булалар һәм телне, уку биремнәрен үтәү максатыннан чыгып, кирәкле мәгълүматны төрле чыганаклардан эзләп табу өчен кулланырга өйрәнәләр.

       Башлангыч мәктәпнең гомуми белем бирү программасын үзләштерүче укучыларда телдән һәм язма сөйләмгә карата, кешенең гомуми культурасы күрсәткече буларак, уңай караш формалаша. Укучылар татар әдәби теленең төрле нормалары (орфоэпик, лексик һәм грамматик), сөйләм әдәбе кагыйдәләре турында башлангыч белем алалар, аралашу вакытында куелган максат, бурыч һәм чаралардан чыгып, өйрәнгән материалны кулланырга өйрәнәләр, бу, катлаулы булмаган монологик сөйләм һәм язма текстлар төзегәндә, коммуникатив бурычларны уңышлы үтәү өчен, туры килгән тел чараларын сайлау өчен нигез булып тора.

        Балаларда кара-каршы сөйләшүдә уңышлы катнашу өчен кирәк булган дәрәҗәдә эш күнекмәләре формалаша: әңгәмәдәшең фикерен искә алу, аралашканда төрле фикерләрне һәм үз фикереңне, үз карашыңны төгәл белдерергә омтылу, сораулар бирә белү.        Башлангыч белем бирү баскычында укучылар:      хатасыз язу культура дәрәҗәсенең бер күрсәткече булуын аңлый;         татар теленең авазларын һәм хәрефләрен, аларның әйтелеш һәм язылыш үзенчәлеләрен өйрәнә;   үзе төзегән һәм тәкъдим ителгән текстларны язганда, орфография һәм тыныш билгеләрен дөрес кую кагыйдәләрен өйрәнелгән күләмдә куллана һәм язылганнарны тикшерә ала;   татар теленең системасы һәм төзелеше турында башлангыч мәгълүмат ала: тел белеме бүлекләре – фонетика, графика, лексикология, сүз төзелеше һәм сүз ясалышы, морфология һәм синтаксис белән таныша, курс эчтәлеге күләмендә аваз, хәреф, сүз кисәге, җөмлә кисәге, сүз төркеме һәм гади җөмлә кебек тел берәмлекләрен таба белергә, аларны үзара чагыштырырга, үзенчәлекле билгеләрен табарга өйрәнә.     Башлангыч белем алу нәтиҗәсендә укучыларда яңа материал белән кызыксыну уяна, танып-белү эшчәнлеге телне өйрәнүнең алдагы яңа баскычына нигез сала. 

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак

*кушма һәм парлы сүз; тамыр һәм ясалма сүзләр;

* өйрәнелгән сүз төркемнәрен һәм аларның билгеләрен: исем, сыйфат, фигыль, зат алмашлыклары,кисәкчә;

* Җөмләнең баш кисәкләре; ия һәм хәбәр;

* Җөмлә кисәкләренең тиңдәшләнеп килүе.

Укучылар өйрәнәләр:

* Үтелгән орфограммаларны (калын һәм нечкә сузыклар, яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парсыз тартыклар, нечкәлек һәм аеру, калынлык һәм аеру билгеләре, кушма һәм парлы сүзләр, тамырда авазлар чиратлашуы, кисәкчәләр) таба һәм аларның язылышын кагыйдәләргә нигезләнеп аңлата белү;

* Үтелгән орфограммалар кергән 75-80 сүзле текстны, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп язу; текстларны грамоталы һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп язу;тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрен дөрес кую;

* дөнья, болыт тибындагы сүзләргә фонетик анализ ясау;

* Сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү (тамыр һәм кушымчаларны аеру; кушымчаларның төрен билгеләү; тамыр, ясалма, кушма һәм парлы сүзләрне аерып күрсәтү);

* Сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик билгеләрен тану, аеру (исемнең санын, килешен, фигыльнең затын, заманын): исемнәрнең сан, килеш кушымчасын билгеләү, сыйфатның дәрәҗәләрен аеру, фигыльнең зат-санын. Заманын күрсәтү;

* Тиңдәш кисәкле җөмләгә синтаксик анализ ясау, тиңдәш кисәкле җөмләләрне сөйләмдә куллану;

* Текстның темасын, төп фикерен билгеләү;

* темага һәм төп фикергә таянып, текстка исем бирүне

                                                                                                           Укытуның  эчтәлеге.

           1. 1-3 сыйныфларда үткәннәрне кабатлау.    

Аваз һәм хәреф. Сузык һәм тартык авазлар .Иҗек. Сүзләрне юлдан юлга күчерү. ь,ъ хәрефләре  кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу. Янәшә килгән бертөрле аваз  хәрефләре булган сүзләр. Алфавит. Алфавитның әһәмияте. Сүзлекләр белән эш. Сингармонизм законы турында беренче күзаллау.

2.Сүз. Телнең сүзлек байлыгы.Сүзнең лексик мәгънәсе .

   Җәмгыятьтә телнең роле. Татар теле, аның башка телләр арасында тоткан урыны.    

   Татар теле турында галимнәр, язучылар һәм шагыйрьләр әйткән фикерләр; туган тел турында мәкаль һәм әйтемнәр.

   Тел белеме – тел турындагы фән. Күренекле тел галимнәре. Тел белеме фәненең төп бүлекләре.( 

   Сүз. Сүзнең фикер формалаштыру һәм хис-тойгы белдерү вазифасы.

   Татар теленең сүзлек составы. Сүз байлыгын тулыландыру һәм баету юллары. Диалектлар һәм диалектизмнар.Туган телнең үз сүзләре һәм алынмалар. Сөйләм стильләре.

   Фразеологик берәмлекләр; аларның лексик мәгънәсе, төрле сөйләм стильләрендә кулланылышы һәм сөйләмдәге төп вазифалары.Төрле типтагы сүзлекләр, алардан файдалану.

Сүзнең төп һәм күчерелмә мәгънәләре. Сүзнең күпмәгънәлелеге .

Синонимнар. Антонимнар. Омонимнар. Телнең сүзлек байлыгы.Тотрыклы сүзтезмәләр, омоним, синоним антоним,фрозеологик әйтелмәләр сүзлеге белән эш. Күп мәгънәле сүзләр. Бер һәм күп мәгънәле, туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне табу.

   Сөйләмдә синоним һәм антонимнарның кулланылышына игътибар итү. Искергән һәм яңа сүзләр.

    3. Сүз төзелеше.

     Кушымча. Кушымчаларның төрләре. Кушымчаларның ясагыч һәм төрләндергеч буенча ясалышы (кушма, парлы сүзләр) Тамырдаш сүзләр турында төшенчә булдыру. Тамырдаш сүзләрне бер сүзнең төрле формаларыннан аеру. Тамырдаш сүзләрне омонимнардан аеру. Сүзләрдә тамыр һәм кушымчаны аерып күрсәтү. Сүз ясагыч кушымчалар турында төшенчә бирү. Тамырдаш сүзләрнең сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә ясалуы. Сүз төзелешен тикшерү күнегүләрен үтәү. 

   Мәгънәле кисәкләренә нигезләнеп, сүзнең лексик һәм грамматик мәгънәләрен ачыклау.

4. Сүз төркемнәре. Исем.

   Морфологиянең өйрәнү предметы. Исем. Мәгънәсе, сораулары. Җөмләдәге роле  Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр  Ялгызлык исемнәрдә баш хәреф.

Берлек һәм күплек сан  формалары. Килеш сораулары.  Исемнең тартым белән төрләнеше. Исемнең килеш белән төрләнеше. Исемнәргә морфологик анализ ясау. Исемнең җөмләдә кулланылышы. Исемнәргә морфологик-синтаксик анализ ясау. Исемнең төзелешен тикшерү. Антоним, синоним, омоним исемнәр.

5. Фигыль.

   Мәгънәсе. Сораулары.   Барлык, юклык формалары    Зат-сан белән төрләнүе. Хәзерге, үткән, киләчәк заманнар.  Фигыльләрнең күп мәгънәлеге.

   Боерык фигыль. Фигыльнең нигезе дифтонгка тәмамлануы. (сау-савыйм, савыйк, савыгыз) Фигыльләргә морфологик анализ ясау. Фигыль. Фигыльнең төрчемчәләре (боерык, хикәя) инфинитив фигыльләр. Фигыльнең барлык, юклык формалары. Синоним, антоним фигыльләр.

6. Сыйфат .

    Мәгънәсе, сораулары. Сөйләмдә  әһәмияте. Сыйфат дәрәҗәләре, сыйфатның җөмләдәге роле. (аергыч, хәбәр) Сыйфат, аның мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы. Сыйфатның сораулары. Сыйфатның төс, тәм, форма, күләм, характер һ.б. билгеләрне белдерүе. Сыйфатның исемгә бәйләнеп килүе. Сыйфатка морфологик анализ ясау. Сыйфатның җөмләдә кулланылышы. Сыйфатларга морфологик-синтаксик анализ ясау. Сыйфатның исемләшүе. Исемләшкән сыйфатка морфологик һәм морфологик-синтаксик анализ ясау. Сыйфатның төзелешен тикшерү.

7. Алмашлык. 

   Зат алмашлыклары, аларның мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы. I, II, III зат алмашлыклары, аларның берлек һәм күплек сан формалары. Алмашлык төркемчәләре (зат, алмашлыклары). Алмашлыкка морфологик анализ ясау. Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы.Синоним, антоним алмашлыклар.

 Җөмләдәге һәм текстагы роле. Сорау алмашлыклары. Килеш белән төрләнеше, дөрес язылышы. 

8. Сан  

   Санның билгеләмәсе, сораулары микъдар саны, тәртип саны.. Сан. Гарәп һәм рим цифрлары. Санның ясалышы буенча төрләре (тамыр, кушма, парлы, тезмә саннар). Сан төркемчәләре (микъдар, тәртип, бүлем, җыю, чама саннары). Санга морфологик анализ ясау. Санның җөмләдә кулланылышы. Саннарга морфологик-синтаксик анализ ясау. Санның төзелешен тикшерү.

9. Рәвеш  

  Лексик-грамматик яктан эш-хәлнең билгесен белдерүе. Аның төрләнмәве.Төп синтаксик функциясе – хәл. Рәвеш, аның мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы. Рәвешләрнең җөмләдә кулланылышы. Рәвешнең ясалышы буенча төрләре (тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә рәвешләр).. Синоним, антоним рәвешләр.

10. Кисәкчәләр.

   Да. дә. гына , генә. Та, тә, ук, үк, кына ,кенә кисәкчәләре. Сөйләмдәге роле. Аларның  җөмләгә төрле төсмер өстәве. Аларның дөрес язылышы.

11. Бәйлекләр

   Төрле килешләрдә исемнәрнең һәм зат алмашлыкларының бәйлекләр белән килүенә йомгак ясау, системалаштыру. Бәйләгеч сүз төркемнәре (теркәгеч, бәйлек). Теркәгеч һәм бәйлекләрнең җөмләдә кулланылышы. Сүзләр бәйләнеше. Тезүле һәм ияртүле бәйләнешләр. Ияртүле бәйләнешнең төрләре, аларның сөйләм оештырудагы роле.

12. Җөмлә. Сүзтезмә

   Гади һәм кушма җөмләләрне аеру. Сүзтезмә һәм тезмә сүзләр арасындагы аерманы аңлату, сүзтезмәдәге иярүче һәм ияртүче сүз турында белемнәрне тирәнәйтү.  Сүзтезмә, сүзләр бәйләнеше. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре, алар янында тыныш билгеләре. Сүзтезмә. Сүзтезмәнең номинатив функциясе, төзелеше, төрләре һәм мәгънәләре. Сүзтезмәдә бәйләүче чаралар.

13. Җөмләнең баш кисәкләре.  Ия һәм хәбәр.  

Җөмләнең баш кисәкләре.

14. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне аеру.

15. Җөмләнең иярчен кисәкләре Аергыч

 Аергычка билгеләмәне һәм аның белдерүен аңлату.

16. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре.  

   Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Җөмләнең тиңдәш кисәкләрен һәм тиңдәш кисәкләрнең узара санау интонациясен, теркәгечләр ярдәмендә бәйләнеше.Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.Теркәгечле (һәм, ә, ләкин) һәм теркәгечсез тиңдәш кисәкле җөмләләрне табу һәм мөстәкыйль рәвештә төзү. Тиңдәш кисәкле җөмләләрдә санау интонациясе. Синтаксик күренешләргә хас (гади һәм кушма җөмләләр ахырында, тиңдәш кисәкләр, тыныш билгеләре, аларның рольләре.

17 .Эндәш сүзләр.

   Эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

18. Гади һәм кушма җөмлә.  

 Тезмә кушма җөмләләрдә һәм, ә, ләкин,  әмма теркәгечләре, алар янында тыныш билгеләре.

19. Текст. Текстагы  җөмләләрне бер исемгә берләштерүгә күнегүләр башкару. 

   Процесс буларак сөйләм – сөйләм эшчәнлеге, аның нәтиҗәсе буларак текст. Сөйләм эшчәнлегенең төрләре – тыңлау, аңлау, сөйләү, уку һәм язу;  фазаларын аралашу шартларын һәм сөйләм предметын белү, фикерне әйтү программасын төзү, шул программаны тормышка ашыру; нәтиҗәсен тикшерү.

   Сөйләм культурасы: орфоэпик нормаларны саклап, мөмкин кадәр җыйнак һәм образлы итеп сөйләү, бер тема эчендә читкә китмичә сөйли алу осталыгы, диалогик сөйләмнән актив файдалану (игътибар белән тыңлау һәм дөрес җавап кайтару...).

   Сөйләм типлары – хикәяләү, тасвирлау (сыйфатлама), фикер йөртү һәм аларның үзенчәлекләре, телдә кулланылышы.    Билгеле бер темага караган төрле (сурәтләү, хикәяләү характерындагы) сөйләм текстлары кулланып, телдән монологик сөйләмне гамәли яктан үзләштерү. Текст. Текст билгеләре. Тексттагы җөмләләрнең мәгънәви бердәмлеге. Текстка исем бирү. Сурәтләү һәм хикәяләү характерындагы текстлар, аларның үзенчәлекләре. Текстның планын төзү. Бирелгән план буенча үз текстыңны төзү.

                                                                                                             

                                                                                           

                                     

  Төп бүлекләр

Бүлек

Сәгать саны

1 нче кисәк

1

1-3 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

 7

2

Сүз. Телнең сүзлек байлыгы

11

3

Сүз төзелеше

 9

4

Сүз төркемнәре. Исем.

11

5

Фигыль

16

2 нче кисәк

6

Сыйфат

7

7

Алмашлык

7

8

Сан

3

9

Рәвеш

6

10

Кисәкчәләр

3

11

Бәйлекләр

5

12

Җөмлә

9

13

Текст. Бәйләнешле сөйләм. Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту

8

Барлыгы

102 с.

   Контроль эшләр:

                                 Диктант -        7 (3+4)

                                 Күчереп язу – 2 (1+1)

                                 Изложение –   2 (1+1)

                                                                       

                               Календарно-тематический план               

п/п

                 Тема эчтәлеге

                                                      Үткәрү вакыты

Искәр-

мә

Кален.

фактик

1-3 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау  (7сәг.)

1

1

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү “1 нче сентябрь – Белем бәйрәме.

 Җәмгыятьтә телнең роле. Татар теле, аның башка телләр арасында тоткан урыны.

Авазларга характеристика бирә,хикәяләү тибындагы текст төзи белү

1.09

2

1

Сингармонизм законы. Иҗек – әйтелешнең иң кечкенә берәмлеге. Дифтонг.

Татар телендә сингармонизм законын куллана белү  Сүзләрне дөрес итеп иҗекләргә бүлә, тамырда авазлар чиратлашуын белү.

2.09

3

1

Авазлар һәм хәрефләр.  Авазлар кушылмасыннан торучы  я, ю, е, ё хәрефләре һәм аларның дөрес язылышы. Калын һәм нечкә сузыклар. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары. Татар һәм рус телләрендә бу сүзыкларның әйтелеш үзенчәлекләре.Я. Ю, е, ё хәрефләре кергән сүзләрне дөрес яза белү, фонетик анализ ясауны искә төшерү.

7.09

4

1

Грамматик биремле кереш контроль диктант.  Алфавит.

Алфавитны кабатлау.

8.09

5

1

Кушымчалар. Хаталар өстендә эш

Төрләндергеч һәм ясагыч кушымчалар турында белемнәрне яңарту.

9.09

6

1

Ике төрле аваз белдерүче в, к, г хәрефләре.  Сүз басымы. Басым, интонация. Сүзләрдә басымлы һәм басымсыз сузык авазларны табу.Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Татар теленең үзенчәлекле тартыклары, аларның дөрес язылышы. [w], [гъ], [къ], [к], [г] тартыкларын дөрес әйтү, аларны белдерә торган хәрефләрнең язылышы

14.09

7

1

Сүз төркемнәре.    Сүз төркемнәрен кабатлау.

15.09

Сүз. Телнең сүзлек байлыгы ( 11 сәг )

8

1

Сүзнең лексик мәгънәсе.  Җәмгыятьтә телнең роле. Татар теле, аның башка телләр арасында тоткан урыны.Татар теле турында галимнәр, язучылар һәм шагыйрьләр әйткән фикерләр; туган тел турында мәкаль һәм әйтемнәр.

Сүзләр бәйләнеше. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлату“телнең лексик составы” төшенчәсен, сүзләрнең мәгънәләрен аңлата белү

16.09

9

1

Алынма сүзләр Сүз. Сүзнең фикер формалаштыру һәм хис-тойгы белдерү вазифасы.

   Татар теленең сүзлек составы. Сүз байлыгын тулыландыру һәм баету юллары. Диалектлар һәм диалектизмнар.Туган телнең үз сүзләре һәм алынмалар. Сөйләм стильләре.

 .Туган телнең үз сүзләре һәм алынмалар.

Сүзлекләрнең төрен, алар  белән эшләү тәртибенә өйрәнү.

21.09

10

1

Бер мәгънәле сүзләр.  Бер һәм күп мәгънәле, туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне табу.

Сөйләмдә синоним һәм антонимнарның кулланылышына игътибар итү.Сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау    Күп мәгънәле сүзләрне сөйләмдә дөрес куллана белү

22.09

11

1

Күп  мәгънәле сүзләр.Сүзнең төп һәм күчерелмә мәгънәләре. Сүзнең күпмәгънәлелеге. Синонимнар. Антонимнар. Омонимнар.

Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсен аера белү, сөйләмдә дөрес куллану

23.09

12

1

 Тотрыклы сүзтезмәләр.   Фразеологик берәмлекләр; аларның лексик мәгънәсе, төрле сөйләм стильләрендә кулланылышы һәм сөйләмдәге төп вазифалары.Төрле типтагы сүзлекләр, алардан файдалану.  

28.09

13

1

Омонимнар. Сүзнең төп һәм күчерелмә мәгънәләре. Сүзнең күпмәгънәлелеге .

Синонимнар. Антонимнар. Омонимнар.

Синоним, антоним һәм омонимнар танып-белү, куллана белү, аера, сөйләмдә куллана белү

29.09

14

1

Синонимнар.

Синоним, антоним һәм омонимнар танып-белү, куллана белү, аера, сөйләмдә куллана белү

30.09

15

1

Антонимнар.   Бер һәм күп мәгънәле, туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне табу.

   Сөйләмдә синоним һәм антонимнарның кулланылышына игътибар итү.

Синоним, антоним һәм омонимнар танып-белү, куллана белү, аера, сөйләмдә куллана белү

5.10

16

1

Сүз.Телнең сүз байлыгы бүлеген кабатлау.

Төрле типтагы сүзлекләр, алардан файдалану.Мәгънәле кисәкләренә нигезләнеп, сүзнең лексик һәм грамматик мәгънәләрен ачыклау.Сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау            Аңлатмалы сүзлек ярдәмендә сүзләрнең мәгънәләрен ачыклый белү

6.10

17

1

 Грамматик биремле контроль диктант№ 1. Лексика.

Дөрес язу күнекмәләре булдыруөйрәнелгән орфограммалар кергән текстны хатасыз итеп яза белү

Кагыйдәләргә нигезләнеп сүзләрнең дөрес язылышын аңлата белү

7.10

18

1

 Хаталар өстендә эш. Тамыр һәм кушымча. Тамыр һәм кушымча турында төшенчә бирү.

12.10

Сүз төзелеше (9 сәг)

19

1

Тамыр һәм кушымча. Тамырдаш сүзләр турында төшенчә булдыру. Тамырдаш сүзләрне бер сүзнең төрле формаларыннан аеру. Тамырдаш сүзләрне омонимнардан аеру. Сүзләрдә тамыр һәм кушымчаны аерып күрсәтү. Сүз ясагыч кушымчалар турында төшенчә бирү. Тамырдаш сүзләрнең сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә ясалуы. Сүз төзелешен тикшерү күнегүләрен үтәү.Татар телендә кушымча ялгау тәртибе һәм үзенчәлекләре. Рус һәм татар телләре грамматикасын чагыштыра белү .Тамыр һәм кушымчаны аеру Тамыр һәм ясалма сүзләрне аеру.

13.10

20

1

Сүз ясагыч кушымчалар.   Мәгънәле кисәкләренә нигезләнеп, сүзнең лексик һәм грамматик мәгънәләрен ачыклау.

Ясагыч һәм мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар (исем-күплек, килеш; фигыль – юклык, заман, зат- сан).

Кушымчаларның төрен билгеләү

14.10

21

1

Төрләндергеч кушымчалар

Тамырдаш сүзләрне аера белү.   Сүз төзелешен тикшерү тәртибен белү

19.10

22

1

Кушма сүзләр .

Кушма сүзләрне танып-белү, бер мәгънәгә ия булуларын искә төшерү. Кушма сүзләрнең ясалышын, дөрес язылышын белү

20.10

23

1

Парлы сүзләр. Парлы сүзләрне танып-белү, Парлы сүзләрнең ясалышын, дөрес язылышын белү

21.10

24

1

Тезмә сүзләр. Тезмә сүзләрнең ясалышы, язылышы.  

26.10

25

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Козге матурлык” темасына хикәя төзү.

Кагыйдәләргә нигезләнеп сүзләрнең дөрес язылышын аңлата белү

27.10

26

1

Грамматик биремле контроль диктант. №2 “ Сүз”

Дөрес язу күнекмәләре булдыру, өйрәнелгән орфограммалар кергән текстны хатасыз итеп яза белү 

28.10

27

1

 Хаталар өстендә эш . Сүз төркемнәре.  Сүз төркемнәрен беренчел кабатлау.

28.10

Сүз төркемнәре. Исем. (11 сәг)

28

1

Исем. Исемнең лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре. Морфологиянең өйрәнү предметы.  Исемнәрнең сан формалары.  Исемнең төзелешен тикшерү. Антоним, синоним, омоним исемнәр.

9.11

29

1

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрен аера, ялгызлык исемнәрен дөрес яза белү.

10.11

30

1

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр. Грамматик биремле контроль күчереп язу. №1 

Исемнәрне берлек һәм күплек санда куллану.

11.11

31

1

Хаталар өстендә эш. Исемнәрнең килеш , сан,  тартым  белән төрләнеше.  Исемнең тартым белән төрләнеше.. Килеш сораулары.  Исемнең тартым белән төрләнеше. Исемнең килеш белән төрләнеше..

16.11

32

1

Исемнәрнең тартым белән торләнеше. Сузык авазга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Исемнәрнең һәр килештә  нинди кушымча ялгануын, һәр килештәге исемнең нинди җөмлә кисәге булып килүен белергә, җөмләдә дөрес куллана белү.

17.11

33

1

 БСҮ.  Өйрәтү характерындагы изложение.  Эчтәлекне аңлау, язу күнекмәләре булдыру,диалогик сөйләмнәрен үстерү.

18.11

34

1

Яңгырау тартык  авазга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Исемнәрнең һәр килештә  нинди кушымча ялгануын, һәр килештәге исемнең нинди җөмлә кисәге булып килүен белергә, җөмләдә дөрес куллана белү.

23.11

35

1

Саңгырау тартыкка беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Сүзләрне килештә төрләндерү Исемнәрнең берлектә һәм күплектә килеш белән төрләнешен, һәр килештә  нинди кушымча ялгануын, һәр килештәге исемнең нинди җөмлә кисәге булып килүен белергә, җөмләдә  дөрес куллана белү.

24.11

36

1

Борын авазына беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Дөрес язу  һәм төрләндерү күнекмәләре булдыру Исемнәрнең берлектә һәм күплектә килеш белән төрләнешен, һәр килештә  нинди кушымча ялгануын, һәр килештәге исемнең нинди җөмлә кисәге булып килүен белергә, җөмләдә  дөрес куллана белү.

25.11

37

1

Исем сүз төркеменең килеш белән төрләнешен кабатлау.

Сүзләрне килештә төрләндерү Исемнәрнең берлектә һәм күплектә килеш белән төрләнешен, һәр килештә  нинди кушымча ялгануын, һәр килештәге исемнең нинди җөмлә кисәге булып килүен белергә, җөмләдә  дөрес куллана белү .

30.11

38

1

Тартым белән төрләнеш темасын кабатлау. Тест биремнәрен үтәү. Исемнәргә морфологик анализ ясау. Исемнең җөмләдә кулланылышы. Исемнәргә морфологик-синтаксик анализ ясау.

1.12

Фигыль (16 с.)

39

1

Фигыль.  Фигыль. Мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы. Нишли? Нишләде? Нишләр? сорауларына җавап биргән фигыльләрне аеру. Фигыльнең зат-сан белән төрләнүе, төрле заман формалары (хәзерге, үткән, киләчәк заманнар). Фигыльләргә морфологик анализ ясау.

2.12

40

1

БСҮ. Контроль  изложение. №1

План төзү, язу күнекмәләрен камиллштерү Бирелгән план буенча текстның эчтәлеген яза белү.

7.12

41

1

Хаталар өстендә эш. Фигыль.  

  Рус теле аша кергән сүзләрнең төрләнеш үзенчәлеген белү

8.12

42

1

Хәзерге заман хикәя  фигыль.  Фигыльнең зат-сан белән төрләнүе, төрле заман формалары (хәзерге, үткән, киләчәк заманнар).Хәзерге заман хикәя  фигыльне тану

9.12

43

Хәзерге заман хикәя фигыльнең ясалышы. Хикәя фигыль ясалышының биш кагыйдәсен белү.

14.12

44

1

Хәзерге заман хикәя  фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Хикәя фигыльне зат-сан белән төрләндерү.

15.12

45

1

Грамматик биремле контроль диктант. №3 Хәзерге заман хикәя  фигыль.

Дөрес язу күнекмәләре булдыру өйрәнелгән орфограммалар кергән текстны хатасыз итеп яза белү 

16.12

46

1

Хаталар өстендә эш. Үткән заман хикәя фигыль .

Фигыльне тексттан табу, сөйләмдә куллану; Фигыль төркемнәрен аера белү

21.12

47

1

Үткән заман хикәя фигыльнең ясалышы. Үткән заман хикәя фигыльнең зат – сан белән төрләнеше.  Үткән заман хикәя фигыльне зат-санда һәм барлыкта-юклыкта төрләндерә белү, сөйләмдә дөрес куллану. Үткән  заман хикәя фигыль формаларын аера белү;  сөйләмдә дөрес куллану

22.12

48

Үткән заман хикәя фигыльнең төрләре. Билгеле һәм нәтиҗәле  үткән заман.

23.12

49

1

Киләчәк заман хикәя фигыль.

Киләчәк заман хикәя фигыль формаларын аера белү; зат-сан белән төрләнүе, сөйләмдә дөрес куллану.

11.01

50

1

Киләчәк заман хикәя фигыльнең ясалу төрләре.   Киләчәк заман хикәя фигыль ике төрен таный һәм куллана  белү.

12.01

51

1

Фигыль төркемнәре. Инфинитив. Боерык фигыль.Фигыльнең төркемчәләре (боерык, хикәя) инфинитив фигыльләр.  

13.01

52

1

Боерык фигыльнең төрләнеше.

Фигыль төркемчәләрен, боерык фигыльне аерырга өйрәнү белү. Боерык фигыльләр, мәгънәләре, зат-сан белән төрләнеше, текстан табу, сөйләмдә тиешле интонация белән куллану;

18.01

53

1

Синоним һәм антоним фигыльләр.  Синоним, антоним фигыльләр

Хикәя фигыль формаларын аера белү; зат-сан белән төрләнүе, сөйләмдә дөрес куллану

19.01

54

1

Грамматик биремле контроль диктант. №4 “Фигыль” темасын кабатлау.

Фигыль формаларын аера белү; зат-сан белән төрләнүе, сөйләмдә дөрес куллану

20.01

2 нче кисәк       Сыйфат (7 с.)

55

1

Хаталар өстендә эш .  Сыйфат һәм аның җөмләдәге роле. Сыйфат, аның мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы. Сыйфатның сораулары. Сыйфатның төс, тәм, форма, күләм, характер һ.б. билгеләрне белдерүе. Сыйфат дәрәҗәләре. Сыйфатның исемгә бәйләнеп килүе. Сыйфатка морфологик анализ ясау.

Сыйфатларны танып белү. Сыйфатланмыш турында искә төшерү. Җөмләдә сый -фатларны дөрес язу һәм  сөйләмдә дөрес куллану.

25.01

56

1

Сыйфат дәрәҗәләре. Гади дәрәҗәдәге сыйфатлар. Сыйфатның исемләшүе. Исемләшкән сыйфатка морфологик һәм морфологик-синтаксик анализ ясау. Сыйфатның төзелешен тикшерү.

С-тның дәрәҗә формалары, аларның дөрес язылышы. Рус телендәге сыйфат дәрәҗәләренең аермасы.Төп дәрәҗәдәге сыйфатларны аеру.

26.01

27/01

57

1

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар.

Чагыштыру  дәрәҗәсендәге сыйфатларны аеруа, дөрес язу.

58

1

Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар.

Мөстәкыйль эшли белү, сорауга тулы җавап язу, үрнәкләрдән файдалану

Артыклык  дәрәҗәсендәге сыйфатларны аера, дөрес яза белү.

1.02

59

1

Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар.Синоним һәм антоним сыйфатлар

Телдән һәм язма биремнәрдә укытучы күрсәткән рациональ ысуллар белән эшләү

Кимлек  дәрәҗәсендәге сыйфатларны аера, дөрес язу.

2.02

60

1

 . Сыйфатны җөмләдә табу, сыйфат дәрәҗәләрен аера белү, синоним һәм антоним сыйфатларны сөйләмдә куллана белү.

3.02

61

1

Сыйфат темасын кабатлау.Тест.

Мөстәкыйль эшли белү, сорауга тулы җавап язу, үрнәкләрдән файдалану.

8.02

                                                                                    Алмашлык (7 с.)

62

1

Зат алмашлыклары турында төшенчә. .Алмашлык. Зат алмашлыклары, аларның мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы. I, II, III зат алмашлыклары, аларның берлек һәм күплек сан формалары, килеш белән төрләнеше.Уку мәсьәләсен куярга, аны үтәүнең төп этапларын билгеләргә өйрәнү.

9.02

63

1

Берлек һәм күплек сандагы зат алмашлыклары.  Зат алмашлыкларының сөйләмдәге роле. Алмашлык төркемчәләре (зат, алмашлыклары). Берлек һәм күплек сандагы зат алмашлыкларын аерырга өйрәнү Зат алмашлыкларын таный, килешләр белән төрләндерә, җөмләдә дөрес куллана белү.

10.02

64

1

Зат, сорау, күрсәтү алмашлыклары

Сөйләмдә куллану,аера белү. Зат алмашлыкларын таный, килешләр белән төрләндерә, җөмләдә дөрес куллана белү.

15.02

65

1

Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнеше.

Таблицалар ясау, белемнәрне сис-темалаштыра белү Зат алмашлыкларын таный, килешләр белән төрләндерә, җөмләдә дөрес куллана белү .

16.02

66

1

Зат алмашлыкларының җөмләдәге функциясе. Синоним, антоним алмашлыклар. Алмашлыкка морфологик анализ ясау. Алмашлыкларның җөмләдә кулланылыш.

Мөстәкыйль эшли белү, сорауга тулы җавап язу, үрнәкләрдән файдалану. Зат алмашлыкларын таный, килешләр белән төрләндерә, җөмләдә дөрес  куллана белү .

17.02

67

1

Грамматик биремле контроль күчереп язу. №2 Зат алмашлыклары турында белемнәрне ныгыту. Бирелгән текстны грамоталы һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп яза белергә тиеш.

Язма эш төрләрен үзләштерү.  

22.02

68

1

  Хаталар өстендә эш.  Сан.   Сан сүз торкеме белән танышу.Игътибарны үстерү.

24.02

Сан (3 с.)

69

1

Сан.  Сан төркемчәләре (микъдар, тәртип,  җыю саннары). Санның җөмләдә кулланылышы.

Эшне үтәгәндә дәреслекне дөрес куллана белү.

1.03

70

1

Микъдар саннары.  Санның ясалышы буенча төрләре (тамыр, кушма, парлы, тезмә саннар). Сан төркемчәләре (микъдар, тәртип, бүлем, җыю, чама саннары). Санга морфологик анализ ясау.

Баш, юнәлеш,чыгыш килешләрен таләп итә торган бәйлекләрне табарга өйрәнү

2.03

71

1

Тәртип саннары.  Санның җөмләдә кулланылышы. Саннарга морфологик-синтаксик анализ ясау. Санның төзелешен тикшерү.

3.03

Рәвеш (6 с)

72

1

Рәвеш.  Рәвеш, аның мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылыш. Рәвешнең ясалышы буенча төрләре (тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә рәвешләр).

Эшне үтәгәндә дәреслекне дөрес куллана белү.

9.03

73

1

Рәвешләргә сорау кую һәм җөмләдә таба белү.  Рәвешнең фигыль билгесен белдерүен төшендерү.

10.03

74

1

Капма-каршы мәгънәле рәвешләр. Синоним, антоним рәвешләр.

Кагыйдәләргә нигезләнеп, сүзләрнең дөрес язылышын аңлата белү.

15.03

75

1

Рәсем буенча хикәя төзү

Игътибарны үстерү.  Өйрәнелгән орфографик һәм пунктацион кагыйдәләрне кулланып, хатасыз яза белергә тиеш

16.03

76

1

Кабатлау. Рәвеш.  Рәвешләрнең сөйләмдәге роле, язылышы

17.03

77

1

Грамматик биремле контроль диктант №5 Сүз төркемнәре.

22.03

Кисәкчәләр (3 с.)

78

1

Хаталар өстендә эш.  Кисәкчәләр (да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк, ич, бит). Аларның дөрес язылышы.Телдән һәм язма биремнәрдә укытучы күрсәткән ысуллар белән эшләү, сөйләм телен үстерү.

23.03

79

1

Кисәкчәләр язылышы. Кисәкчәләрнең мәгънә төсмерләрен һәм дорес язылышын өйрәнү.

24.03

80

1

БСҮ. Кисәкчәләр кулланып изложение “Рәхмәт өчен түгел”.

Уку мәсьәләсен куярга, аны үтәүнең төп этапларын билгеләргә өйрәнү

5.04

Бәйлекләр (5.с)

81

1

Бәйлекләр.   Бәйләгеч сүз төркемнәре (теркәгеч, бәйлек).       

6.04

82

1

Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр. Теркәгечләр.

Теркәгеч һәм бәйлекләрнең җөмләдә кулланылышы. Сүзләр бәйләнеше. Тезүле һәм ияртүле бәйләнешләр. Ияртүле бәйләнешнең төрләре, аларның сөйләм оештырудагы роле

7.04

83

1

Бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең җөмләдә кулланылышы.

Теркәгечле (һәм, ә, ләкин) һәм теркәгечсез тиңдәш кисәкле җөмләләрне табу һәм мөстәкыйль рәвештә төзү. Тиңдәш кисәкле җөмләләрдә санау интонациясе.

12.04

84

1

Контроль изложение. №2

Белем күнекмәләрен тикшерү, бәйләнешле язма сөйләмне үстерү.

13.04

85.

1

Хаталар өстендә эш..  Җөмлә.

Телдән һәм язма биремнәрдә укытучы күрсәткән рациональ ысуллар белән эшләү. Тиңдәш кисәкләр арасында килүче сүзләрне һәм куелучы тыныш билгеләрен белү.

14.04

Җөмлә (9 с.)

86

1

Сүзтезмә. Сүзтезмә һәм тезмә сүзләр арасындагы аерманы аңлату, сүзтезмәдәге иярүче һәм ияртүче сүз турында белемнәрне тирәнәйтү.  

19.04

,

87

1

Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше. Сүзтезмәнең номинатив функциясе, төзелеше, төрләре һәм мәгънәләре. Сүзтезмәдә бәйләүче чаралар. Сүзтезмәдәге сүзләр бәйләнешен билгели белү

20.04

88

1

Җөмләнең баш кисәкләре.  Ия белән хәбәр.

21.04

89

1

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

26.04

90

1

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч. Аларның җөмләдә кулланылышы.

27.04

91

1

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре, алар янында тыныш билгеләре.

28.04

92

1

Эндәш сүзләр.Сөйләмдә һәм язуда эндәш сүзләрне дөрес куллану.

4.05

93

1

Гади һәм кушма җөмлә. Гади һәм кушма җөмләләрне аеру. Синтаксик күренешләргә хас (гади һәм кушма җөмләләр ахырында, тиңдәш кисәкләр

5.05

94

1

Грамматик биремле контроль диктант.№6. Җөмлә.

Үтелгән орфограммалар кергән текстны хатасыз һәм каллиграфик дөрес итеп, тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрен дөрес куеп язу.

10.05

Текст. Бәйләнешле сөйләм. Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту (8 с.)

28.05

95

1

Хаталар өстендә эш. Текст.  Текст. Текст билгеләре. Тексттагы җөмләләрнең мәгънәви бердәмлеге. Текстка исем бирү. Уку мәсьәләсен куярга, аны үтәүнең төп этапларын билгеләргә өйрәнү. Текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү. шуларга таянып, текстка исем кую.

11.05

96

1

Сөйләм этикасы. Процесс буларак сөйләм – сөйләм эшчәнлеге, аның нәтиҗәсе буларак текст. Сөйләм эшчәнлегенең төрләре – тыңлау, аңлау, сөйләү, уку һәм язу;  фазаларын аралашу шартларын һәм сөйләм предметын белү, фикерне әйтү программасын төзү, шул программаны тормышка ашыру; нәтиҗәсен тикшерү.

12.05

97

1

Текст төрләре. Сөйләм типлары – хикәяләү, тасвирлау (сыйфатлама), фикер йөртү һәм аларның үзенчәлекләре, телдә кулланылышы.    Билгеле бер темага караган төрле (сурәтләү, хикәяләү характерындагы) сөйләм текстлары кулланып, телдән монологик сөйләмне гамәли яктан үзләштерү. Сурәтләү һәм хикәяләү характерындагы текстлар, аларның үзенчәлекләре. Текстның планын төзү. Бирелгән план буенча үз текстыңны төзү.

17.05

98

1

Грамматик биремле йомгаклау контроль диктанты.

Үтелгән орфограммалар кергән текстны хатасыз һәм каллиграфик дөрес итеп, тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрен дөрес куеп язу.

18.05

99

1

Хаталар өстендә эш Текстның планы.  Текстның планын төзү. Бирелгән план буенча үз текстыңны төзү.Сөйләм культурасы: орфоэпик нормаларны саклап, мөмкин кадәр җыйнак һәм образлы итеп сөйләү, бер тема эчендә читкә китмичә сөйли алу осталыгы, диалогик сөйләмнән актив файдалану (игътибар белән тыңлау һәм дөрес җавап кайтару...).

19.05

100

1

Кабатлау. Сүз төркемнәре. Сүз төркемнәре турындагы белемнәрне гомумиләштерү.

24.05

101

1

Кабатлау. Җөмлә.  Җөмлә турындагы белемнәрне гомумиләштерү.

24.05

102

1

Кабатлау.Текст. Бәйләнешле сөйләм. Текст турындагы белемнәрне гомумиләштерү.

25.05


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

Татар теленнән эш программасы. 3 нче сыйныф

Авторы А.Х.Нуриева, 3 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы. "Школа России"...

1 сыйныфта татар теленнән эш программасы

Белем бирү оешмасының гомуми башлангыч белем бирү буенча икенче буын гомуми белем бирү  федераль дәүләт  стандартлары таләпләренә туры килгән төп үрнәк программасына нигезләнеп төзелде....

1 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

1 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы ( ФГОС " Перспектив башлангыч мәктәп" )...

Хайдарова Р. Х. дәреслеге буенча татар теленнән эш программасы

Р. Х. Хайдарова буенча 1 нче сыйныфлар өчен эш программасы...

2 сыйныф татар теленнән эш программасы ПНШ

2 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы ПНШ...

2 сыйныф татар теленнән эш программасы ПНШ

2 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы ПНШ...