Л.Лерон “Шукбай балык тота”,”Хат”.
план-конспект урока (3 класс)

Тема: Хыялсыз кеше-канатсыз кош. Л.Лерон “Шукбай балык тота”,”Хат”. (Әсәр геройларына карата үз фикереңне белдерү. Л.Лерон “Шукбай балык тота”,”Хат”)

Максат: Л.Леронның “Мәче малае Шукбай” әсәренең үзенчәлеген аңлату, әсәр геройларына карата үз фикереңне белдерергә өйрәтү.

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

РУУГ:  эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.

Бурычлар:

1)Л.Леронның “Мәче малае Шукбай”укып бетереп, әсәр турында тулаем күзаллау булдыру.

2) Хыял һәм чынбарлык турында фикерләү, күзаллауларын үстерү, ныгыту.

3) Кече туганнарыбызга мәрхәмәтле мөнәсәбәт тәрбияләү.

Материал: дәреслек,1 нче кисәк, 79-82 нче бит, 3 нче кисәк. 40 нчы бит.

Җиһазлау: презентация  өчен проектор

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1mche_malae_shukbay.doc68 КБ

Предварительный просмотр:

Туган телдә (татар теле) әдәби уку

3 сыйныф

Тема: Хыялсыз кеше-канатсыз кош. Л.Лерон “Шукбай балык тота”,”Хат”. (Әсәр геройларына карата үз фикереңне белдерү. Л.Лерон “Шукбай балык тота”,”Хат”)

Максат: Л.Леронның “Мәче малае Шукбай” әсәренең үзенчәлеген аңлату, әсәр геройларына карата үз фикереңне белдерергә өйрәтү.

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

РУУГ:  эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.

Бурычлар:

1)Л.Леронның “Мәче малае Шукбай”укып бетереп, әсәр турында тулаем күзаллау булдыру.

2) Хыял һәм чынбарлык турында фикерләү, күзаллауларын үстерү, ныгыту.

3) Кече туганнарыбызга мәрхәмәтле мөнәсәбәт тәрбияләү.

Материал: дәреслек,1 нче кисәк, 79-82 нче бит, 3 нче кисәк. 40 нчы бит.

Җиһазлау: презентация  өчен проектор

Дәрес барышы:

I. Дәресне оештыру.Мотивация.

  • Бик үзенчәлекле серле утрауда яшәүчеләр бер-берләренә һәрчак яхшылык бүләк иткәннәр. Алар кул бирешкәндә, уч төпләре очрашуга, аннан нәни генә очкын – кечкенә кояшчык кабынган. Ул бик нәни булганлыктан кулларын пешермәгән, ә уч төпләрен җылыткан гына. Хәзер сез дә янәшәгездә утырган иптәшегез белән җылылык бүләк итешегез әле. Бер-беребезгә карадык, кулларны кулга алдык, елмайдык. Җылылык тоясызмы? Мин дә сезгә буген шушы экрандагы кояш аша үземнең җылылыгымны өләшәм. Шушы җылылык сезнең һәм безнең арада дәрес буе саклансын.
  • Хәерле иртә,укучылар! Елмаеп,күтәренке күңел белән дәресебезне башлыйбыз.
  • II Актуальләштерү.

1. Узган дәрес материалын искә төшерү.

Тактада “Мәче малае Шукбай” хикәясенә иллюстрацияләр.

-Укучылар, тактадагы рәсемнәргә игътибар итегез әле. Бу рәсемнәр сезгә танышмы? Бу рәсемнәр кайсы әсәрдән? Авторы кем? (Ләбиб Лерон “Мәче малае Шуктуган”)

Без укыган  бүлекләргә туры килгән рәсемнәрне табыйк әле. Бу рәсемнәрдә әсәрнең кайсы өзеге сурәтләнгән?

2. Өй эшен тикшерү

”Мәче малае Шукбай”ның авылдагы тормышын искә төшерү.

-Әйе, узган дәрестә без сезнең Л.Леронның “Мәче малае Шукбай” хикәясенең беренче һәм икенче бүлекләрен укыган идек. Өй эшенә шушы ике бүлек эчтәлеге буенча сораулар әзерләргә кушылган иде. Әйдәгез, сыйныфташларыгызга сораулар бирегез.

(Балаларның эше, җавабы)

III Дәрес темасын  билгеләү, максат кую

-Буген без сезнен белән Шукбай маҗаралары белән танышуны дәвам итәрбез. Мәче малаеның бугенге маҗаралары нинди булыр икән. Моны ачыклау өчен тактага карагыз әле.

1. Тактада кармак,  балыклар, чиләк

Балалар, бугенге дәресебезнең темасы белән бу предметларның арасында нинди уртаклык бар икән? (балаларның фикерләре тынлана)  

Дәреслекнең 79 битендә укыласы бүлекнең исемен уку

-Без бүген дәрестә нишләрбез икән? (әсәр белән танышуны дәвам итәрбез, укырбыз, сорауларга җавап эзләрбез, төрле биремнәр утәрбез)

ФИЗКУЛЬТМИНУТ

Сазлыктагы бакалар
Бик иртә уяндылар.
Бата-калка, бата-калка
Битләрен дә юдылар.
Аннан ары зарядкага
Тезелешеп бастылар:
Уңга-сулга, уңга-сулга
Алга-артка, алга-артка
Утырдылар, тордылар.
Сузылып киерелделәр,
Дәрескә тотындылар.

         - Ә сез балыкка барганыгыз бармы? Кем белән? Балык эләктеме?

- Миндә хәзер бер сорау бар: Балыкчы ни турында уйлый, хыяллана икән?

- Ә балык?

-Бүлекне укый башлаганчы, фонетик күнегү эшләп алыйк.

Фонетик күнегү

Тизәйткечне өстендә эш. Тизәйткечне укытучы укый. Балалардан укыту.

Мич башында биш мәче

Биш мәченең биш башы

Биш мәченең биш башына

Ишелмәсен мич ташы.

-Ә мәчеләр балыкка барганда нәрсә дип уйлый икән? Белмисезме?Хәзер белербез.

-Өзекне укый башлаганчы, берничә  сүз белән танышыйк.

Калкавыч - поплавок

Шыртлака-ёрш

Маймыч-вак балык, малёк

“Шукбай балык тота” дигән бүлекне чылбырлап уку.

Әсәрнең эчтәлеген иллюстрация белән чагыштыру. (Тактадагы иллюстрацияләрдән өзеккә туры килгәнен табу, әсәрнең кайсы өлеше сурәтләнүен ачыклау. Әсәрдә исеме аталмаган мәче барлыгын әйтү. Бу мәчегә исем сайлау)

-81 нче биттәге сорауларга җавап бирү.

-Ни өчен мәче малайлары балык каптыра алмаган?

Музыкаль физкультминут “Су буенда балыкчы”

IV.Беренчел белемнәрне ныгыту.

-Балалар Ә хәзер мин сезгә парларда эшләп алырга тәкъдим итәм. Сезнең алдыгызда таблицалар бар. Бу таблицаларда безнең әсәр геройларына хас булган билгеләрне язып чыгарга кирәк.

Парларда эш. Мәче малайларына характеристика(таблицаны тутыру)

Шукбай

Майлай

Сармай

Сорауларга чатнатып җавап бирә, акыллы, кызыксынучан, тәрбияле, гадел, ярдәмчел, үз сүзендә торучан

Акыллы, сабыр, дөресен сөйли

Мактанчык, шыттырырга ярата,

Таблицаны бергәләп тикшерү, өстәп язу.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                  

VI. Өйрәнгәнне ныгыту күнегүләре.

  • Инде дәрестә алган белемнәребезне йомгаклап, тест эше башкарыйк.

Тест

1.Шукбай кайда яши?

а)авылда

ә)калада

б)урманда

2. Мәче малайларының кайсы иң мактанчыгы

а)Шукбай

ә)Майлай

б)Сармай

3. Мәче малайлары балык тотарга кайчан барган?

а)кич белән

ә)кондез

б)төнлә

4. Мәче балалары кая балыкка бара

а)елгага

ә) күлгә

б)буага

5. Мәче балалары күпме балык тоткан?

а)берне

ә)икене

б)берне дә тотмаган

VII.Дәрескә йомгак, рефлексия.

3-2-1 структурасы

3- Җиңүгә ирешү өчен кирәк булган 3 сыйфатны языгыз

2- Дәрестә тырышып эшләгән 2 сыйныфташыгызның исемен языгыз

1- Сез бүгенге дәрестә үзегезгә нинди бәя бирерсез икән?

VIII. Өй эше.

 “3” ле билгесенә-Үзеңә ошаган бер бүлекнең эчтәлеген сөйләргә.

 “4” ле билгесенә- Нәни мәче малайларына хат язарга, анда үзең белән булган бер кызыклы вакыйганы тасвирларга.

”5”ле билгесенә -”Мырау балык тота” дигән хыялый хикәя язып кара.

-Балалар, бүген дәресебезне бер-беребезгә җылылык бүләк итешеп башлаган идек. Дәрес дәвамында үзегезнең матур җавапларыгыз, бер-берегезгә булган игътибарыгыз,  ярдәм итешеп эшләвегез белән  сез бу җылылыкны тагы да  арттырдыгыз, минемчә. Шушы салкын кышкы көндә бу җылылык Сезне көн дәвамында җылытып торсын дигән теләктә мин буген дәресне тәмамлыйм.

3-2-1 структурасы

3._____________________________________________________

2._____________________________________________________

1.______________________________________________________

Файдалану өчен сүләр: сорауларга чатнатып җавап бирә, мактанчык,  акыллы, сабыр, кызыксынучан, тәрбияле, гадел, ярдәмчел, дөресен сөйли, шыттырырга ярата, арттырып сөйли.

Шукбай

Майлай

Сармай

Файдалану өчен сүләр: сорауларга чатнатып җавап бирә, мактанчык,  акыллы, сабыр, кызыксынучан, тәрбияле, гадел, ярдәмчел, дөресен сөйли, шыттырырга ярата, арттырып сөйли.

Шукбай

Майлай

Сармай

Файдалану өчен сүләр: сорауларга чатнатып җавап бирә, мактанчык,  акыллы, сабыр, кызыксынучан, тәрбияле, гадел, ярдәмчел, дөресен сөйли, шыттырырга ярата, арттырып сөйли.

Тест

Тест

1.Шукбай кайда яши?

а)авылда

ә)калада

б)урманда

2. Мәче малайларының кайсы иң мактанчыгы

а)Шукбай

ә)Майлай

б)Сармай

3. Мәче малайлары балык тотарга кайчан барган?

а)кич белән

ә)кондез

б)төнлә

4. Мәче балалары кая балыкка бара

а)елгага

ә) күлгә

б)буага

5. Мәче балалары күпме балык тоткан?

а)берне

ә)икене

б)берне дә тотмаган

Тест

Тест

1.Шукбай кайда яши?

а)авылда

ә)калада

б)урманда

2. Мәче малайларының кайсы иң мактанчыгы

а)Шукбай

ә)Майлай

б)Сармай

3. Мәче малайлары балык тотарга кайчан барган?

а)кич белән

ә)кондез

б)төнлә

4. Мәче балалары кая балыкка бара

а)елгага

ә) күлгә

б)буага

5. Мәче балалары күпме балык тоткан?

а)берне

ә)икене

б)берне дә тотмаган

Хыялсыз кеше -канатсыз кош

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ләбиб Лерон- халкыбыз горурлыгы

Ләбиб Леронның балалар өчен язган әсәрләренә күзәтү....

Әкият һәм чынбарлык бергәлеге. Э. Шәрифуллина “Алтын балык” 2нче сыйныфта әдәби уку дәресе

2нче сыйныфта әдәби уку дәресе. 2нче сыйныфта әдәби уку дәресе. Максатым : балаларны эстетик һәм әхлакый ситуацияләрне үзләре кичергән сыман күзаллап бәяләргә, текстта, төсле маркировкага таянып, орие...

Замана балалары язучысы-Ләбиб Лерон

Замана балалары язучысы-Ләбиб Лерон...

Презентация Замана балалары язучысы-Ләбиб Лерон

Презентация  Замана балалары язучысы-Ләбиб Лерон...

Ашханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. Дәрес планы

Ашханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре темасына дәрес планы. 3 нче сыйныф...