Ашханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. Дәрес планы
план-конспект урока (3 класс) на тему

Гатиятова Люция Ленаровна

Ашханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре темасына дәрес планы. 3 нче сыйныф

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urok_ashhand_po_fgos.docx21.79 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы: Гатиятова Люция Ленар кызы

Сыйныф: 3Б

Төркем: рус төркеме

Дәреслек: Р.З.Хәйдарова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013.

Тема: Ашханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

Дәрес максаты:

диалогик, монологик сөйләм телен үстерү;

сүз байлыгын арттыру;

фикерләү сәләтен үстерү;

кунак белән ягымлы булырга өйрәтү;

кунакта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белүләренә һәм үтәүләренә ирешү;

уен төрләре аша татар теленә кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү.

Дәреснең бурычлары:

1. Рус телле балаларны татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, мәгълүмати технология, тикшеренү-эзләнү методы аша

укучыларның иҗади сәләтләренең ачылышларына этәргеч ясау.

2. Логик фикер йөртүне үстерү; сөйләм телен үстерү; диалогик-монологик сөйләмгә чыгу.

3. Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру.

Дәрес төре: кабатлау

Җиһазлау: аудирование күнегүләре, рәсемнәр, карточкалар, ризык муляжлары.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

1. Исәнләшү.Уңай психологик халәт тудыру

− Хәерле иртә, балалар!

− Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, - диләр. Әйдәгез әле,    бер-беребезгә карап,елмаеп, яңа көн белән котлыйк!

- Хәерле көн, миңа!

- Хәерле көн ,сиңа!

- Хәерле көн, сезгә!

- Хәерле көн безгә!

- Утырыгыз. Укучылар, сез дәрескә әзерме?

- Хәлләрегез ничек?

- Рәхмәт, яхшы.

- Ә, сезнең хәлләрегез ничек?

- Рәхмәт, әйбәт. 

2. Дежур укучы белән әңгәмә.

- Бүген сыйныфта  кем  дежур? (Бүген сыйныфта мин - ... дежур)

- Дәрестә кем юк?

- Бүген ничәнче число?

- Атнаның нинди көне?

- ...,  бүген  көн  нинди?

3.  Укучыларның бер-берсенә комплиментлар әйтүе.

- Әйдәгез бер-беребезгә матур сүзләр (комплиментлар) әйтәбез.

 - ...,синең бантигың(күлмәгең,чәчең һ.б.) шундый матур!

 - Рәхмәт.

II. Актуальләштерү.

Максат: үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү, проблемалы ситуация тудыру.

1. Ишетеп аңлау күнегүләре      

  1. Прослушайте и укажите слова, в которых есть звук [ә]:

Ипи, тәлинкә, икмәк, кисә, башлый, ала, әшли, идән, кайнар, салкын.

  1. Прослушайте слова и поставьте во множественном числе.

Пешекче, ашханә, тәлинкә, чәнечке, икмәк, идән.

  1. Прослушайте и скажите слова в отрицательной форме.

Килә, утыра, куя, уйный, төшә, китә.

  1. Назови лишнее слово в логическом ряду.

Кәбестә ашы, иртәнге аш, кичке аш, көндезге аш.

  1. Спроси друга.

Ходит ли он в столовую?

Вкусно ли варят суп в столовой?

Нравится ли тебе в столовой?

Сколько поваров работает в столовой?

  1. Прослушайте и покажите действия в движениях.

Бара, йөгерә, йоклый, яза, елмая, кулын юа, ашый, йөзә, оча, утыра.

  1. Прослушайте и исправьте, если не согласны.

Әдәпле кеше кулын юмый, чиста ашый, рәхмәт әйтә, сөйләшә-сөйләшә ашый.

2. Өй эшен тикшерү

(рәсемнәр ясап, яраткан ризыгың турында сөйләү).

3. Үткән дәрестәге материалны кабатлау

Командага бүленү (4 команда).

  • Ә хәзер сез үзегез пешекче булып карыйсыз. Сезнең алыдыгызда конвертлар, конверт эчендәге сүзләрдән сез ризык пешерергә тиеш. Нинди ризык икәнен һәр команда әйтеп бирә. (үрдәк ите, бәрәңге, тоз, камыр, суган – өчпочмак), (дөге, йөзем, корт, камыр, песок – гөбәдия), (сыер ите, бәрәңге, тоз, камыр, суган – бәлеш), (бал, камыр, песок, май – чәк-чәк).
  • Бу тәмле ризыклар белән хәзер матур итеп өстәлне бизәп куябыз (ашъяулык, ваза, җиләк-җимешләр, ризыклар).
  • Өстәлебез бик матур булды (“Кунаклар” шигырен сөйләү).
  • Скажите, как правильно вести себя за столом? Перечисление на русском языке (Әдәпле булырга, чиста ашарга, ризык белән уйнамаска, рәхмәт әйтергә, сөйләшмичә ашарга).

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Максат: Мөстәкыйль рәвештә эшләү өчен проблемалы ситуация тудыру.  Матурлыкны яхшылыкны бәяли, күрә белү сыйфатларын тәрбияләү.

Игра. Энергизатор “Алмазлар һәм бриллиантлар”

Һәр укучыга бриллиант рәсеме таратыла.

  • Мы приходим в этот мир, чтобы освещать его, как этот бриллиант и радовать друг друга. Для того чтобы этот камень был светлым и чистым, за ним нужно ухаживать. Перед вами рисунок бриллианта, и мы так же, как и он нуждаемся в заботе, ласке и любви. Давайте каждый из вас подпишет свой листок и напишет комплимент своему другу на гранях бриллианта, поочередно передавая его друг другу. Игра закончится, когда листок дойдет до вас. Я думаю, что прочитав эти пожелания, у вас поднимется настроение.

VI.  Йомгаклау.

  • Балалар, без бүген нәрсә белдек, кем әйтә ала?
  • Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам.

Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тест по тексту «Ашханәдә»(В столовой) по учебнику Хайдаровой Р.З.

Для учеников  2 класса, татарский язык в русской группе, по учебнику Р.З. Хайдаровой,...

3нче б сыйныфы рус төркеме. Тема: Бәйләнешле сәйләм үстерү.“Ашханәдә».

Ныгыту:“Ашханәдә»темасы буенча алган белемнәрне.Үстерү максаты: укытучы куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын, чараларын эзләү, табу, сынап карау, нәти...

План конспект урока.Тема:"Ашханәдә" 3класс(рус.гр.)

План конспект урока на тему "Ашханәдә" для 3класса и презентация ....

План-конспект урока "В.Хәйруллинаның Табын кагыйдәләре" шигырен өйрәнү"

3 сыйныфның татар төркеме өчен  дәрес эшкәртмәсе...

Л.Лерон “Шукбай балык тота”,”Хат”.

Тема: Хыялсыз кеше-канатсыз кош. Л.Лерон “Шукбай балык тота”,”Хат”. (Әсәр геройларына карата үз фикереңне белдерү. Л.Лерон “Шукбай балык тота”,”Хат”)Мак...