План-конспект урока "В.Хәйруллинаның Табын кагыйдәләре" шигырен өйрәнү"
план-конспект урока (3 класс)

Хафизова Алсу Камиловна

3 сыйныфның татар төркеме өчен  дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tehnologik_karta_uku_tabyn_kagyydlre.doc67.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                     Дәреснең технологик картасы

             

                  Укытучы:Хафизова  Алсу Камиловна. Зеленодол  шәһәренең  А.С.Пушкин исемендәге  9 нчы лицее.

                Дәреслек:Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, А.К Җәләлиева

Предмет:        әдәби уку

Класс: 3

Темада дәреснең номеры: 20

Үткәрү вакыты:        13.02.2019

11.00

Дәреснең темасы:

Вәсимә Хәйруллинаның “Табын кагыйдәләре” шигырен өйрәнү

Белем бирү максаты:

1) укучыларны В.Хәйруллина белән таныштыру

Үстерелешле максат:

2) шагыйрьнең “Табын кагыйдәләре”  шигыре белән таныштыру һәм сәнгатьле  уку күнекмәләре булдыру

Тәрбияви максат:

3) өстәл янында үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәтү

Дәрес төре:

Яңа материал аңлату дәресе.

Предметара бәйләнеш:

Музыка, технология

Танып-белү универсаль уку гамәлләре:

Аңлап уку, мәгълүматны аеру,  фикерләрне логик чылбырга салу.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

үзеңнең уйларыңны коммуникация шартлары һәм бурычларына тәңгәл китереп белдерү, бердәмлекне булдыру

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

гомумиләштерелгән анализ ясый белү.

Шәхси универсаль уку гамәлләре:

Уку барышында үз фикереңне төгәл әйтә белү.

 Дәрес этабы

Үткәрү формасы

Укытучы эшчәнлеге

 

Укучы эшчәнлеге

Ресурс

1.Оештыру-мотивлаштыру

Психологик уңай халәт тудыру.

-Исәнмесез, укучылар!

-Хәлләрегез ничек?

Минем исемем Алсу Камиловна. Бүген мин сезнең укытучыгыз булырмын!

- Укучылар, хәзер бер-берегезгә карап елмаеп, хәерле көннәр теләгез әле?

-Исәнмесез!

- Яхшы!

 

(Бер-берсенә хәерле көннәр телиләр)

2.Актуальләштерү

Сораштыру

  • Балалар үткән дәрестә сез әдәп турында сөйләнкәнсездер. Әйтегез әле нәрсә ул әдәп?
  • Нинди кешегә әдәпле дип әйтәләр?

  • Әдәп ул воспитание, приличие.
  • Тәрбияле, юмарт, мәрхәмәтле кешегә.

Тактада “әдәп” сүзе эленеп тора.

3.Уку мәсьәләсен кую.

Сораштыру

  • Карагыз әле, тактага анда “әдәп” сүзе һәм өстәл рәсеме эленеп тора. Ни өчен өстәл рәсеме икән монда?
  • Әйе, бик дөрес. Өстәл янында нишләргә ярамый?
  •  Әйе. Хәзер без сезнең белән Вәсимә Хәйруллинаның “Табын кагыйдәләре” шигырен укырбыз. Бу шигырьдән” тагын ниди кагыйдәләр белерсез икән.
  • Өстәл янында да әдәпле булырга кирәк.

  • Сөйләшергә, чапылдатырга.

Өстәл рәсеме

Презентация

4. Уку мәсьәләсен чишү.

Презентация

Вәсимә Хәйруллина – ул балалар язучысы, шагыйрәсе. Аның балалар өчен язган бик күп китап җыентыклары бар.

Презентация. В.Хәйруллинаның портреты һәм китап җыентыклары.

Проблеманы чишү юлын эзләү.

Сорау-җавап

Укытучының сәнгатьле укуы. Укучылардан тагын кайбер аңлашылмаган сүзләрне сорау.

  • Укучылар без хәзер В.Хәйруллинаның “Табын кагыйдәләре”шигыре белән танышырбыз. Иң беренче әйтегез әле. Нәрсә ул табын?
  • Ә нәрсә ул кагыйдә?
  • Ә хәзер карыйк әле аңлатмалы сүзлек ничек аңлата икән бу сүзләрне?

  • Шигырьдә аңлашылмаган сүзләр бар. Әйдәгез бергә аларны укып китик әле.

  • Хәзер мин бу шигырьне үзем укып китәм. Ә сез басымнарга игътибар итегез.
  • Әйтегез әле, табынга утыргач, нишләргә ярамый? Шигырьдән тагын нәрсәләр белдегез?
  • Ә табынга утыргач, нинди теләк теләргә кирәк?
  • Ә җөмлә ахырында нинди тыныш билгесе куелган?
  • Димәк, нинди интонация белән укырга кирәк? Тактага карагыз әле.

Балалар җавабы тыңлана.

  • Түкмәскә,чәчмәскә кирәк. Башкаларга бәреп- сугып утырырга ярамый.
  • Ашыгыз тәмле булсын.

  • Өндәү билгесе

  • Күтәренке тавыш белән укырга кирәк.

Презентация

ТАБЫН 1) Бергәләшеп ашау өчен түгәрәкләнеп яки бер өстәл тирәсендә утырышкан кешеләр төркеме.
2) Кунак, сый мәҗлесе 
КАГЫЙДӘ - традициягә кергән тәртип, үз-үзеңне тоту нормасы

Тыйнак- скромный

Җыйнак- аккуратный

Сынала- проверяется

Чәчмә- не высыпай

Комсызланма- не жадничай

Тыныч- спокойный

Күтәренке – повышенный

Моңсу- скучный

Шатлыклы- радостный.

Ныгыту.

Укучылар үзлектән укыйлар. Берничә укучыны укытып карау.

  • Хәзер берничә укучы бу шигырьне укып китсен әле.

Укучылар укыйлар

Ял минуты .Җыр. “Ах тәмле ис кайдан килә...”

6.Яңа белемнәрне үзләштерү, кабатлау

Төркемнәрдә эш.

  • Ә хәзер төркемнәрдә эшләрбез. Сезнең белән әдәп агачы ясыйбыз. Сезнең алда агач рәсеме сезгә аңа әдәпле сүзләр язып алмаларны ябыштырырга кирәк булачак

Төркемнәрдә эшлиләр.

Ватман, кайчы, клей, ручка, төсле карандашлар.

7. Рефлексия.

Бәяләү.

Өй эшен бирү.

Алдагы дәрескә кызыксыну уяту.

 Сорау-җавап

  • Укучылар без сезнең белән нинди шигырь укыдык?
  • Нинди табын кагыйдәләрен без белдек?

  • Кәефләрегез ничек?  

  • Бүгенге дәрестә кемне мактарга була?

  • Кем бүген барысын да аңладым “5”лелек беләм дип уйлый?

  • Кем “4”лелек беләм дип уйлый?

  • Өй эше 3 төрле була, кайсысын эшлисегез килз, шунысын эшләгез
  1. Шигырьгә рәсем ясарга
  2. Сәнгатьле укырга
  3. Әдәп турында 1 куплетлы шигырь язарга.
  • Сау булыгыз укучылар. Рәхмәт сезгә
  • Без В.Хәйруллинаның “Табын кагыйдәләре” шигырен укыдык.
  • Сөйләшмәскә, түкми, чәчми генә ашарга, чапылдатмаска.
  • Смайликлар күрсәтәләр.

Укучылар басалар.

Укучылар басалар.

  • Рәхмәт Алсу Камиловна.

Смайликлар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект урока по физической культуре для 4 класса. Конспект - урока: Использование современных танцевальных фитнес программ на уроке физической культуры

Цель: Повысить интерес к занятиям физическими упражнениями, через музыкально - двигательную деятельность учащихся, содействовать поддержанию и развитию их активности.Задачи:1.Формировать двигате...

План-конспект урока по чтению (1 класс) по теме: Конспект урока литературного чтения в 1 классе ."Школа 2100"

Урок литературного чтения в 1 классе  «Школа 2100»Тема: Недолгая красота весны.( Николай Иванович Сладков «Бегство цветов» )Цель: формирование читательской компетенции учащихсяЗадачи: - форм...

План-конспект уПлан-конспект урока Математики 4 класс Единицы массы. Тонна. Центнер.

План-конспект урока Математики 4 класс Единицы массы. Тонна. Центнер.Предметные задачи: 1. Организовать деятельность учащихся по планированию изучения темы: « Единицы массы. Тонна. Центнер»...

План - конспект урока музыки по теме: Конспекты уроков музыки в начальной школе

Здесь вы найдете конспекты уроков музыки в начальной школе!...