Презентация Замана балалары язучысы-Ләбиб Лерон
презентация к уроку на тему

Галәветдинова Гөлшат Илшатовна

Презентация  Замана балалары язучысы-Ләбиб Лерон 

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon lbib_leron.ppt968 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Замана балалары язучысы-Ләбиб Лерон

Слайд 2

Ләбиб Лерон, чын исеме Лемон Лерон улы Леронов —татар язучысы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләре, Муса Җәлил премиясе лауреаты .

Слайд 3

Ул 1961 нче елның 11 нче ноябрендә Татарстанның Мөслим районы Түреш авылында дөньяга килә. Бала чагы Актаныш районының Олы Имән авылында уза. Ләбиб шул авылның эшчән, күркәм кешеләренә, гүзәл табигатенә — Ташлытауга, Шәүлегән болынына, Асаба, Таллык, Умарталык әрәмәләренә, Кызыл Төбәк җиләклегенә, Атнаш чишмәсенә сокланып үсә.

Слайд 4

Балалар әдәбияты өчен җан атучы - “Транзистор үч ала” (1989) - “Яңгырның ял көне” (1988) - “Күрше тавыгы” (1990) - “Тәгәрмәчле чана”(1993) - “Таһир маҗаралары”(2000) - “Кояшны кочкан малай” (2004) - “Җил көймәсе” (2009) - “Борчак шыттырам” (2006)

Слайд 5

Безнең төп максатыбыз - Ләбиб Леронның җыентыкларын барлау, һәм иҗатына анализ бирү. Әлеге максатка ирешү юлында түбәндәге бурычларны чишәргә кирәк дип табылды: 1.Автор хакында белешмә туплау, алар белән танышу. 2.Иҗатына күз салу, анализлау. 3.Әдип иҗатындагы үзенчәлекләргә игътибар бирү.

Слайд 7

Сынландыру Соклангыч та соң бу дөнья- Кояшы бар, ае бар... Чәчәк җыеп йөри сыман Аланлыкта каеннар ... (“Соклангыч дөнья)

Слайд 8

Чагыштыру Бөтерчектәй бөтерелә, Әй, тирбәлә ак карлар... Кыш – буяучы, табигатьне Буяп чыккан акшарлап. (“Кыш-буяучы”)

Слайд 9

Инверсия Чүл өстендә йөзеп бара кәгазь көймә ... Сары дулкын, сары эзләр, Суырылып арттан килә. Йөзә көймә , куркып куям: “ Җилләр күккә чөймәсме?” (“Җил көймәсе”)

Слайд 10

Кабатлау Урман шаулый икән , Кошлар сайрый икән , Нурлар сибеп, кояш Җиргә карый икән . Ай да бага икән , Чишмә ага икән , Елгаларда дулкын Ярга кага икән . (“Яшәү”)

Слайд 11

Айсылу да уянган, Күр, Бәхтияр да уянган! Бишектәге Ләйләгөл дә Уянганга куанган! (“Әни бәйрәме”) Айсылу аптырады: Җыр да җырлап карады, Сөйләде әкияттә, Биеп күрсәтте хәтта! (“Үзенә охшаган”)

Слайд 12

Кышкы иртә. Авыл.Тынлык. Җил әле уянмаган Иртә шул: бала-чага да Чыкмаган урамнарга. (“Кышкы иртә”)

Слайд 13

Неологизмнар Бияләйгә көя төшкән, Бияләйне көя тишкән... Карап торам бияләйгә. Әверелгән көяләйгә .

Слайд 14

Ләбиб Лерон балалар әдәбияты өчен җан атучы шагыйрь, җитди шәхес. Шунысы әһәмиятле: шагыйрь балалар белән нәкъ аларча сөйләшә, дустанә аралаша. Ләбибнең әсәрләрендә бала үз дөньясын күрә, шатлана яисә үзенчә борчыла...


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)

Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

әхлаклы балалар тәрбиялик

Духовное и нравственное воспитание не разделимы друг от друга.Средства и приёмы духовно - нравственного воспитания в современной школе....

Доклад "Ата-аналар балалары өчен җаваплы"

Балаларыгызны мәрхәмәтле итеп тәрбияләгез - бары тик мәрхәмәтлек кенә аларны бәхетле итә ала...

Ләбиб Лерон- халкыбыз горурлыгы

Ләбиб Леронның балалар өчен язган әсәрләренә күзәтү....

Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүче балалар белән эшләү план- прграммасы

Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүче балалар белән эшләү план- программасы 4 класс укучыларын белән эшләү өчен төзелгән. Класста 6 укучы.Башка милләт балалары булганлыктан, татар теле һәм әдәбия...

Замана балалары язучысы-Ләбиб Лерон

Замана балалары язучысы-Ләбиб Лерон...

Л.Лерон “Шукбай балык тота”,”Хат”.

Тема: Хыялсыз кеше-канатсыз кош. Л.Лерон “Шукбай балык тота”,”Хат”. (Әсәр геройларына карата үз фикереңне белдерү. Л.Лерон “Шукбай балык тота”,”Хат”)Мак...