[п]авазы һәм П,п хәрефләре
методическая разработка (1 класс)
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 24.88 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема | [п]авазы һәм П,п хәрефләре |
Дәреснең максаты | П п хәрефләре, [п] авазы белән таныштыру, П п хәрефләре кергән сүзләрне укырга өйрәтү. |
Дәреснең бурычлары | [п] авазын сүзнең аваз моделендәге урынына карап дөрес әйтергә өйрәтү; п хәрефе турында авазның тышкы билгесе, ягъни “киеме” буларак образлы күзаллау булдыру; хикәяне ишетеп төшенә, аңлый һәм образлы күз алдына китерү күнекмәсе формалаштыру; уку, сөйләм күнекмәләре булдыру. |
Дәреснең тибы | Яңа материалны үзләштерү. |
Планлаштырылган нәтиҗәләр | Предмет нәтиҗәләре: аваз белән хәрефнең төп аермасын (авазны әйтәбез, ишетәбез, авазлардан сүзләр төзен сөйлибез; хәрефне күрәбез, таныйбыз, хәрефләрдән сүзләр төзеп укыйбыз, язабыз) практик аңлауга ирешү; [п] авазларын укылышта аера белү; сүзләрне авазларга таркату, авазларны сүздәге тәртиптә әйтү; сузык һәм тартык авазларны һәм аларның хәрефләрен аерып таный белү; тыныш билгеләренә карап җөмләне дөрес интонация белән уку; Метапредмет нәтиҗәләр: - танып-белү универсаль уку гамәлләре: дәреснең максатын һәм кагыйдәләр формалаштыру, бирелгән алгоритм буенча эшне башкару, мәгълүмат җиткерүче символларны “уку”. - регулятив универсаль уку гамәлләре: күрсәтмәләрне истә тотып авазларны дөрес әйтү, үз эшчәнлегеңне контрольдә тоту, укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү. - коммуникатив универсаль уку гамәлләре: иптәшеңне тыңлый белергә өйрәнү, җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү. Шәхсиятле нәтиҗәләр: үз фикереңне әйтә белү, белем алу ни өчен кирәк соравына җавап табу, үз уңышларың-уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү. |
Предметара бәйләнеш | Әйләнә-тирә дөнья, татар теле |
Эш формалары | Индивидуаль, парларда, группаларда |
Ресурслар | Әдәбият: И.Х.Мияссарова, Ф.Ш. Гарифуллина, Р.Р. Шәмсетдинова “Әлифба”, 68-69 бит; И.Х.Мияссарова, Ф.Ш. Гарифуллина, Р.Р. Шәмсетдинова “Әлифба. Методик кулланма”. Электрон ресурслар: презентация. Җиһазлау: проектор, П хәрефе һәм шул хәрефтән башланган рәсемнәр төшерелгән карточка |
Дәресне оештыру структурасы | |||
Дәреснең этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре |
I.Оештыру өлеше, мотивация. | Матур итеп, тигез итеп, Парта янына басыйк. Бер-беребезгә елмаеп, Исәнләшеп карашыйк. | Басып, бер-берләренә хәерле көн телиләр, елмаялар. | КУУГ: классташ-лар һәм укытучы белән уку эшчән-леген оештыруда хезмәттәшлек итү. |
II.Белемнәрне актуальләштерү. |
|
Кулчабу, аяк шапылдату күнегү-ләрен башкаралар. | ШУУГ: үз фике-реңне әйтә белү. РУУГ: күрсәтмә-ләрне истә тотып биремнәрне баш-кару. |
III.Уку максатын кую. |
- Укучылар , бу сүздә сезгә нинди аваз таныш түгел? | Чыпчык, ала карга, песнәк, саескан, карабүрек, тукран, үрмәләч, сызгырак чыпчык, миләш чыпчыгы.
- Песнәк. - [п] авазы. укучылар [п] авазы кергән сүзләр әйтәләр. | ТБУУГ: дәреснең максатын форма-лаштыру. |
IV.Яңа белемнәр ачу. | Бүген без нинди яңа аваз өйрәнәчәкбез? 2. [п] авазына характеристика бирү. - Хәзер уң кулыгызны авызыгызга куеп, [п] авазын кабатлагыз һәм тартыкмы, сузыкмы икәнен билгеләгез. Бу авазны әйткәндә, авызда һава тоткарлана. Ул сузыклар янында гына укыла. Димәк, П тартык аваз. [П] авазы саңгыраумы, яңгырау тартыкмы? Саңгырау тартык. Таблицага карыйк әле парлымы яки парсызмы? Парлы. Димәк, [П] авазы саңгырау, парлы тартык аваз. 3. П, п хәрефләре белән таныштыру, хәрефне төзетү. - Әлеге хәрефнең исеме “пэ” дип атала. 4. «Икедәрәҗәле» сүз модельләре ярдәмендә пумала, керпе, поши сүзләренә анализ ясату. |
- па-па-па- пар Авазга анализ ясау (тартыкмы-сузыкмы, яңгыраумы-саңгырау-мы, парлымы-парсызмы, авазның исеме) Өлгеләрдән хәрефләрне төзиләр, “ачкыч” ярдәмендә тикшерү. Пумала, керпе, поши сүзләренә хәреф-аваз анализы ясыйлар. | ТБУУГ: П, п хәрефләренең гра-фик формасын үзләштерү, аваз белән аны белде-рүче хәреф ара-сындагы бәйлә-нешне аңлау. ТБУУГ:чагыштыру, анализлау алымна-рын куллана белү. |
V. Ял минуты. | Туп кебек сикерәбез, Төп кебек утырабыз. Кул-аякларны язып, Укырга тотынабыз. | Күнегүләр эшлиләр. | |
VI. Өйрәнгәннәрне ныгыту. | 1.Дәреслектә бирелгән рәсем буенча предмет исемнәрен атау, шул сүзләр белән җөмләләр төзү. 2. Хор белән “ачык” һәм “йомык” иҗекләр-не укыту. 3. Баганалап бирелгән сүзләрне “чылбыр” тәртибендә укыту. “Ипле” сүзенең мәгънә-сен аңлату. - Ал турыпочмаклык урынына нинди сүз куеп укырбыз. | Пумала, керпе, песнәк, поши сүзләре белән җөмләләр төзиләр. Хор белән “ачык” һәм “йомык” иҗекләрне укыйлар. Баганалап бирелгән сүзләрне “чылбыр” тәртибендә укыйлар. - Предметны белдергән сүз куябыз. Мәсәлән, ипле кеше. - Бар-пар, бот-пот, арба-арпа, бәке-пәке. - 1 хәреф, б-п хәрефләре алышынып яңа сүзләр ясалган. | РУУГ: үз эшчән-легеңне контрольдә тоту, укучылар та-рафыннан белгән яки әлегәчә белмә-гән күнекмәләрне үзара бәйләү. |
VII. Укучыларның белемнәрен тикшерү | Экранда җимлеккә килгән кошлар рәсеме - Укучылар, җимлеккә килгән кошлар ара-сында исемендә п хәрефе булган кошларны әйтегез әле. Хәзер сезнең белән песнәкләр турында бер текст укып алырбыз. Игътибар белән тыңлагыз һәм түбәндәге сорауга җавап әзерләгез: Нәтиҗә: Әсәр безне нәрсәгә өйрәтә? | - Песнәк, чыпчык. Текстны чылбырлап уку. Без кошларның дуслары, аларга ярдәм итәргә, җимлекләр куярга, җимнәр салырга тиешбез. Безнең бурыч - табигатебезне, кошларны, әйләнә-тирәбезне саклау. | ТБУУГ: дәреслектә ориентлашу; текст белән эшләү. КУУГ: укытучыны ишетә һәм тыңлый белү, үз фикереңне әйтә белү. РУУГ: үз эшчән-легеңне контрольгә алу. |
VIII. Дәресне йомгаклау. Рефлексия. | -Укучыларым, бүген дәрестә үзегезгә нинди яңа белемнәр тупладыгыз? - Әти-әниләрегезне дә бүген алган белемнәрегез белән таныштырырга онытмагыз. | Укучылар дәрестә нинди белем алулары турында иптәшләренә сөйлиләр. Бер-берләренең фикер-ләрен тулыландыралар. | ШУУГ: үз мөмкин-лекләреңнең чик-ләрен чамалау. КУУГ: иптәшеңне тыңлый белү, җит-мәгән мәгълүматны башкалардан белү. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
[з] авазы, З, з хәрефләре
I сыйныфта әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе...
[Э] авазы, Э, э (е) хәрефләре.
План-конспект урока по татарскому языку в 1 классе по ФГОС...
Без дәрестә. Үзенең һәм иптәшенең ничек укыганын әйтү. [р] авазы һәм Р р хәрефләре белән танышу һәм язу.
Сингапур технологиясе буенча дәрес планы. Тема " Без дәрестә. Үзенең һәм иптәшенең ничек укыганын әйтү. [р] авазы һәм Р р хәрефләре белән танышу һәм язу." 1 класс. ...



