Рабочая программа по обучению грамоте (тат.) для 1 класса. УМК "Перспективная начальная школа"
рабочая программа по русскому языку (1 класс) по теме

 

1 нче класс өчен Грамотага өйрәтү: уку һәм язудан эш программасы Федераль дәүләт стандартларына туры китерелеп, үстерелешле укыту принциплары белән традицион ныклы белем үзләштерү принциплары үзара тыгыз бәйләнештә торган “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнеп төзелде

Скачать:


Предварительный просмотр:

Дәрес темасы

Сәгать саны

Дәрес тибы

Контроль, тикшерү төрләре

Укучылар эшчәнлеге

Материал үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

Үтәлү вакыты

План буенча

Факт




1.

 I чирек – 36 сәгать

Грамотага әзерлек чоры – 8 сәгать

 Дәреслек белән танышу. Сөйләм һәм җөмлә. Сүз. 2 -3 сүзле җөмлә

1

Яңа матер. үзләштерү

Сорауларга җавап

җөмләләр төзү

Фикер йөртеп сорауларга җавап бирү

 

Сөйләм һәм җөмлә турында белү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү

4.09

2

Пространствода ориентлашу. Озын туры сызык. (Язарга өйрәнү дәфтәре №1)

1

Яңа матер. үзләштерү

Сорауларга җавап, агымдагы

Пространствода ориентлашу, озын туры сызык сызу

Пространствода ориентлашырга,  озын туры сызыклар язарга өйрәнү

5

3

Озын туры һәм кыска сызыклар

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

Озын туры һәм кыска сызыклар

Озын туры һәм кыска сызыклар язарга өйрәнү

6

4

Бер яктан ыргаклы туры сызык

1

Яңа матер. үзләштерү

катнаш

Агымдагы

Бер яктан ыргаклы туры сызык язу

Бер яктан ыргаклы туры сызык язарга өйрәнү

7

5

Сөйләм. Предметны, хәрәкәтне, билгене белдерүче сүзләр

       

 

1

катнаш

Фронталь

Бәйләнешле сөйләм төзү

Сүз турында белү, предметны, хәрәкәтне, билгене белдерүче сүзләр кулланып сөйли белү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү

11

6

Ике яктан ыргаклы туры сызык язу

1

Яңа матер. үзләштерү

катнаш

Фронталь,

агымдагы

Ике яктан ыргаклы туры сызык язу

Ике яктан ыргаклы туры сызык язарга өйрәнү

12

7

Астан һәм өстән элмәкле туры сызыклар язу

1

Яңа материалны аңлату

Агымдагы

Астан һәм өстән элмәкле туры сызыклар язу

Астан һәм өстән элмәкле туры сызыклар язарга өйрәнү

13

8

  Өстән элмәкле һәм астан элмәкле  ыргаклы сызыклар язу

1

Яңа материалны аңлату

Фронталь,

агымдагы

Өстән элмәкле һәм астан элмәкле  ыргаклы сызыклар язу

Өстән элмәкле һәм астан элмәкле  ыргаклы сызыклар язарга өйрәнү


14

9

Әлифба чоры  -  72 сәг.

( а),(ә) һәм ( ы) авазлары

Аа, Уу, Ыы хәрефләре

1

Яңа материалны аңлату

Фронталь

 (а) , (ә), (ы) авазлары белән сүзләр уку

( а),(ә) һәм ( ы) авазлары һәм

Аа, Уу, Ыы хәрефләре

б/н танышу, иҗек, сүзләр укырга өйрәнү

18

10

Сулга  һәм уңга түгәрәкләнгән авыш сызыклар язу

1

Яңа материалны аңлату

Агымдагы

Сулга  һәм уңга түгәрәкләнгән авыш сызыклар язу

Сулга  һәм уңга түгәрәкләнгән авыш сызыклар язарга өйрәнү


19

11

Зур һәм кечкенә оваллар язу

1

Яңа материалны аңлату

Агымдагы

Зур һәм кечкенә оваллар язу

Зур һәм кечкенә оваллар язарга өйрәнү

20

12

Зур һәм кечкенә ярымоваллар язу

1

Яңа материалны аңлату

Агымдагы

Зур һәм кечкенә ярымоваллар язу

Зур һәм кечкенә ярымоваллар язарга өйрәнү

21

13

(э) , (и), (у) авазлары.  Ээ, Ии, Уу хәрефләре.  

1

Яңа материалны аңлату

Иҗекләр укыту

(э) , (и), (у) авазлары белән сүзләр уку

(э) , (и), (у) авазлары һәм   Ээ, Ии, Уу хәрефләре б/н танышу, иҗек, сүзләр укырга өйрәнү.  

25

14

Ярымоваллы кыска туры сызык язу

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

Ярымоваллы кыска туры сызык язу

Ярымоваллы кыска туры сызык язарга өйрәнү

26

15

Юл а хәрефен язу

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

а  хәрефен язу

а хәрефен язарга өйрәнү

27

16

Баш А хәрефен язу

1

Яңа матер. үзләштерү

Иҗекләр укы

А  хәрефен язу

А хәрефен язарга өйрәнү

28

17

(ү), (о), (ө)  авазлары. Үү, Оо,Өө хәрефләре

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

(ү) , (о), (ө) авазлары белән сүзләр уку

(ү) , (о), (ө) авазлары һәм   Үү, Оо, Өө хәрефләре белән танышу, иҗек, сүзләр укырга өйрәнү.  



2.10

18

Юл ә хәрефен язу

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

ә  хәрефен язу

ә хәрефен язарга өйрәнү

3

19

Баш Ә хәрефен язу

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

Ә  хәрефен язу

Ә хәрефен язарга өйрәнү

4

20

Юл ы хәрефен язу

1

Яңа матер. үзләштерү

Әңгәмә   , агымдагы

ы  хәрефен язу

ы хәрефен язарга өйрәнү

5

21

Сузык авазлар: (а), (ә), (ы), (э), (и),(у), (ү), (о), (ө).

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

Сорауга җавап бирү, сүзләргә аваз-хәреф анализы ясау

Сузык авазлар: (а), (ә), (ы), (э), (и),(у), (ү), (о), (ө) не белдергән хәрефләрне тану, иҗек, сүзләр укырга өйрәнү .

9

22

Юл э хәрефен язу

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

э  хәрефен язу

э хәрефен , иҗекләр язарга өйрәнү

10

23

Баш Э хәрефен язу

1

Яңа матер. үзләштерү

Әңгәмә  

Э  хәрефен язу

Э хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү

11

24

Юл һәм баш И,и хәрефләрен язу

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

И и хәрефләрен , иҗекләр язу

И и  хәрефләрен , иҗекләр язарга өйрәнү

12

25

( н) авазы. Н,н хәрефләре

(л) авазы. Л, л хәрефләре

1

Яңа матер. үзләштерү

Әңгәмә

Л,л, Н,н  аваз-хәрефе б/н иҗек, сүзләр уку

( н), (л) авазы, Н,н, Л, л хәрефләре б/н танышу, иҗек, сүзләр укырга өйрәнү

16

26

Юл һәм баш У, у хәрефләрен язу

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

У у хәрефләрен , иҗекләр, сүзләр язу

У у  хәрефләрен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү

17

27

Юл һәм баш Ү, ү хәрефләрен язу

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

Ү ү хәрефләрен , иҗекләр, сүзләр язу

Ү ү хәрефләрен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү

18

28

Юл һәм баш О, о хәрефләрен язу

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

О о хәрефләрен , иҗекләр, сүзләр язу

О о хәрефләрен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү

19

29

(м) авазы.   М,м хәрефләре

( р ) авазы.   Р, р хәрефләре

1

Яңа матер. үзләштерү

Әңгәмә

 М м, Р р аваз-хәрефе б/н иҗек, сүзләр уку

 М м, Р р аваз-хәрефе б/н танышу, иҗек, сүзләр укырга өйрәнү

23

30

Юл һәм баш Ө,ө хәрефләрен язу

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

Ө ө хәрефләрен , иҗекләр язу

Ө ө хәрефләрен , иҗекләр язарга өйрәнү

24

31

Юл һәм баш н, Н хәрефләрен язу.

(№2 язарга өйрәнү дәфтәре)

1

Яңа матер. үзләштерү

Тематик тикшерү

Н н хәрефләрен , иҗекләр, сүзләр язу

Н,н хәрефләрен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү

25

32

Юл һәм баш л, Л хәрефләрен язу

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

л, Л хәрефләрен , иҗекләр, сүзләр язу

Л, Л хәрефләрен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү

26

33

( й) авазы.  Й, й хәрефләре (ң) авазы, ң хәрефе.

1

Яңа матер. үзләштерү

Сүзлек диктанты

Й й, ң  аваз-хәрефе белән сүзләр уку

Й й, ң  аваз-хәрефе б/н танышу, иҗек, сүзләр укырга өйрәнү

30

34

Юл һәм баш м, М хәрефләрен язу

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

М м хәрефләре белән иҗек, сүзләр язу

М м хәрефләре белән танышу, иҗек, сүзләр язарга өйрәнү

31.10

35

Юл һәм баш р,Р хәрефләрен язу

1

Яңа матер. үзләштерү

Сүзлек диктанты

Р р хәрефләре белән иҗек, сүзләр уку

Р р хәрефләре белән танышу, иҗек, сүзләр язарга өйрәнү

1.11

36

Юл ң хәрефен язу

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

 ң хәрефен , иҗекләр, сүзләр язу

ң хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү

2.11

1.

II чирек – 28 сәгать

(йа),(йә); (йу),(йү);(йы),(й)  авазлары.  Я, я; Ю,ю; Ее хәрефләре

1

Яңа матер. үзләштерү

Тематик тикшерү.

Кроссворд

Яя, Ю ю, Е е аваз-хәрефе белән иҗек, сүзләр уку

(йа),(йә); (йу),(йү);(йы),(йэ)  авазлары,  Я, я; Ю,ю; Ее хәрефләре белән сүзләр укырга өйрәнү

2.

Юл һәм баш й,Й хәрефләрен язу

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

 Й й хәрефләрен , иҗекләр, сүзләр язу

Й й хәрефләрен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү

3

Юл я хәрефен язу. Күчереп язу

1

Яңа матер. үзләштерү

Сүзлек диктанты

 я хәрефен , иҗекләр, сүзләр язу

я хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү

4

Баш  Я хәрефен язу. Ишетеп язу

1

Яңа матер. үзләштерү



Агымдагы

 Я хәрефен , иҗекләр, сүзләр язу

Я хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү

5

( д ),(т)  авазлары. Д, д; Т,т хәрефләре.      

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

Укуга диагностика

Д д,, Тт аваз-хәрефе белән иҗек, сүзләр уку

юл к хәрефен язу

Д д, Т т аваз-хәрефе белән таныштыру, иҗек, сүзләр укырга өйрәнү

6

Юл ю хәрефен язу. Күчереп язу

1      

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

 ю хәрефен , иҗекләр, сүзләр язу

ю хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү

7

Баш  Ю хәрефен язу. Ишетеп язу

1

Яңа матер. үзләштерү

Ишетеп язу

баш Ю хәрефен язу

баш Ю хәрефен язарга өйрәнү

8

Юл е хәрефен язу. Күчереп язу

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

 е хәрефен , иҗекләр, сүзләр язу

е хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү

9

(з),(с)  авазларыы. З, з; С,с хәрефләре.

1

Яңа матер. үзләштерү

Тема тикшерү,

табышмаклар

З з, С с  аваз-хәрефе белән  иҗек, сүзләр уку

З з, С с аваз-хәрефе белән таныштыру, иҗек, сүзләр укырга өйрәнү,  бәйләнешле сөйләм телен үстерү

10

Баш  Е хәрефен язу. Ишетеп язу

1

Яңа матер. үзләштерү

Сүзлек диктанты

 Е хәрефен , иҗекләр, сүзләр язу

Е хәрефен, иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү

11

Юл д хәрефен язу. Күчереп язу

1

Яңа матер. үзләштерү

Сүзлек диктанты

 д хәрефен , иҗекләр, сүзләр язу

д хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү

12

Баш  Д хәрефен язу. Диктант язу

1

Яңа матер. үзләштерү

Сүзлек диктанты

Д хәрефен , иҗекләр, сүзләр язу, ишетеп язу

Д хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү, әйтеп-ишетеп яза белү

13

(г), (к) авазлары.  Гг, Кк хәрефләре

1

Яңа матер. үзләштерү

Тематик  тикшерү

Г г, К к хәрефләре белән сүзләр уку

(г), (к)   авазлары һәм Гг, Кк хәрефләре белән таныштыру, сүзләр укырга өйрәтү

14

Юл т хәрефен язу. Күчереп язу

1

Яңа матер. үзләштерү

Табышмаклар

Күчереп язу

т хәрефен , иҗекләр, сүзләр язу, ишетеп язу

т хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү, күчереп яза белү

15

Баш  Т хәрефен язу. Диктант язу

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

Т хәрефен , иҗекләр, сүзләр язу, ишетеп язу

Т хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү, ишетеп яза белү

16

Юл з хәрефен язу. Күчереп язу

1

Яңа матер. үзләштерү

Табышмаклар

Күчереп язу

з хәрефен , иҗекләр, сүзләр язу, ишетеп язу

з хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү, күчереп яза белү

17

(в), (w),(ф) авазлары.   В в, Ф ф хәрефләре.

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

 

(в), (w),(ф)  аваз-хәрефе б/н иҗек, сүзләр уку

(в), (w),(ф) аваз-хәрефе б/н таныштыру, иҗек, сүзләр укырга өйрәтү,  бәйләнешле сөйләм телен үстерү

18

Баш  З хәрефен язу. Әйтеп яздыру

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

З хәрефен , иҗекләр, сүзләр язу, ишетеп язу

З хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү, ишетеп яза белү

19

Юл с хәрефен язу. Күчереп язу

1

Яңа матер. үзләштерү

Табышмаклар

Күчереп язу

с хәрефен , иҗекләр, сүзләр язу, ишетеп язу

с хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү, күчереп яза белү

20

Баш  С хәрефен язу. Диктант язу

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

С хәрефен , иҗекләр, сүзләр язу, ишетеп язу

С хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү, ишетеп яза белү

21

(б), (п) авазлары.  

Б б, П п  хәрефләре

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

 (б), (п) авазы һәм Б б, П п  хәрефе белән сүзләр уку

(б), (п) авазы һәм Б б, П п  хәрефе белән сүзләр укырга өйрәнү

22

Юл һәм баш г,Г хәрефләре

1

Яңа матер. үзләштерү

Тематик  тикшерү

Г,г хәреф

ләрен язу

Г,г хәрефләрен язарга өйрәнү

23

Юл һәм баш к, К  хәрефләре ( №3 нче язарга өйрәнү дәфтәре)

1

Яңа матер. үзләштерү

 Агымдагы

 К,к хәрефләрен , иҗекләр, сүзләр язу

К к хәрефләрен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү

24

Юл һәм баш в, В хәрефләре

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

 В в хәрефләрен , иҗекләр, сүзләр язу

В в  хәрефләрен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү

25

(ж) , (ш) авазлары.

  Ж ж, Ш ш хәрефләре


1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

  (ж) , (ш)   авазы; Ж ж, Ш ш хәрефләре белән у сүзләр уку

(ж) , (ш)   авазлары; Ж ж, Ш ш хәрефләре белән танышу, сүзләр укырга өйрәнү

26

Юл һәм баш ф, Ф хәрефләре

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

 Ф ф  хәрефләрен , иҗекләр, сүзләр язу

Ф ф  хәрефләрен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү

27

Юл һәм баш б, Б хәрефләре

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

 Б б хәрефләрен , иҗекләр, сүзләр язу

Б б хәрефләрен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү

28

Юл һәм баш п, П хәрефләре

1

Яңа матер. үзләштерү

Әйтеп яздыру

 П п хәрефләрен , иҗекләр, сүзләр язу

П п  хәрефләрен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү

1.

III чирек – 36сәгать

(җ), (ч)  авазлары.   Җ  җ, Ч ч хәрефләре

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

Җ  җ, Ч ч хәрефле сүзләр уку

Җ  җ, Ч ч хәрефләре, аларның аваз мәгънәләре белән танышу, сүзләр укырга өйрәнү

2.

Юл һәм баш ж, Ж хәрефләре

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

 Ж ж хәрефләрен , иҗекләр, сүзләр язу

Ж ж  хәрефләрен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү

3

Юл ш хәрефен язу. Күчереп язу

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

ш хәрефен , иҗекләр, сүзләр язу, ишетеп язу

ш хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү, күчереп яза белү

4

Баш Ш хәрефен язу. Диктант язу.

1

Яңа матер. үзләштерү

Табышмаклар,

агымдагы

Ш хәрефен , иҗекләр, сүзләр язу, ишетеп язу

Ш хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү, ишетеп яза белү

5

(х), (һ) авазлары. Х х, Һ һ  хәрефләре.

1

Яңа матер. үзләштерү

Әңгәмә

(х), (һ) аваз-хәрефе б/н иҗек, сүзләр уку

Х х, Һ һ  хәрефләре белән сүзләр укырга өйрәнү

6

Юл җ хәрефен язу. Күчереп язу

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

җ хәрефен , иҗекләр, сүзләр язу, ишетеп язу

җ хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү, күчереп яза белү

7

Баш Җ хәрефен язу. Диктант язу.

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

Җ хәрефен , иҗекләр, сүзләр язу, ишетеп язу

Җ хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү, ишетеп яза белү

8

Юл һәм баш ч, Ч хәрефләре

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

 Ч ч  хәрефләрен , иҗекләр, сүзләр язу

Ч ч   хәрефләрен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү

9

(йо), (щ) , (ц) авазлары.   Ёё, Щ щ, Ц ц хәрефләр

1

Яңа матер. үзләштерү

Табышмаклар,

әңгәмә

Ёё, Щ щ, Ц ц аваз-хәрефе б/н иҗек, сүзләр уку

Ёё, Щ щ, Ц ц аваз-хәрефе б/н танышу, иҗек, сүзләр укырга өйрәнү

10

Юл х хәрефен язу. Күчереп язу

1

Яңа матер. үзләштерү

Сүлек диктанты

 х хәрефен , иҗекләр, сүзләр язу

х хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү

11

Баш Х хәрефен язу. Диктант язу.

1

Яңа матер. үзләштерү

Тематик  тикшерү,

агымдагы

 Х хәрефен , иҗекләр, сүзләр язу

Х хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү, ишетеп яза белү

12

Юл һ хәрефен язу. Күчереп язу

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

 һ хәрефен , иҗекләр, сүзләр язу

һ хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү

13

Нечкәлек (ь) һәм калынлык (ъ) билгеләре, (къ), (гъ) авазлары  булган сүзләр уку  

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

Ь һәм ъ билгесе б/н сүзләр уку.

Ь һәм ъ билгесе белән танышу, сүзләр укырга өйрәнү

14

Баш Һ хәрефен язу. Диктант язу.

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

 Һ хәрефен , иҗекләр, сүзләр язу

Һ хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү, ишетеп яза белү

15

Юл һәм баш щ, Щ хәрефләре

1

Яңа матер. үзләштерү

Агым дагы

 Щ щ  хәрефләрен , иҗекләр, сүзләр язу

Щ щ хәрефләрен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү

16

Юл һәм баш ц, Ц хәрефләре

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

 Ц ц хәрефләрен , иҗекләр, сүзләр язу

Ц ц хәрефләрен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү

17

Әлифбадан соңгы чор -12 сәг.

Г.Тукай. Туган тел.. Р.Бәшәр. Туган җир.

Ш.Галиев. Телевизор булды баш.

1

Яңа матер. үзләштерү

Агым дагы

Язучылар иҗаты турында башлангыч белем

Г.Тукай., Р.Бәшәр,

Ш.Галиев иҗатлары белән танышу, шигырьләрен укырга өйрәнү

18

Юл һәм баш щ, Щ; ц, Ц хәрефләрен язуны ныгыту. Күчереп язу һәм диктант язу күнегүләре

1

Алган белем һәм күнекмә-ләрне куллану

Текст күчерү

Басмачадан күчереп язу.

Ишетеп  грамоталы язу

Басмачадан күчереп язарга,.

ишетеп  грамоталы язарга өйрәнү

19

Нечкәлек  бипгесе (ь) булган сүзләр   язу          

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

ь билгесе булган сүзләр язу

ь билгесе булган сүзләр язарга өйрәнү

20

Калынлык   билгесе (ъ) булган сүзләр  язу

1

Яңа матер. үзләштерү

Агымдагы

ъ билгесе булган сүзләр язу

Ъ билгесе булган сүзләр язарга өйрәнү

21

Универсиада авылы.

Й.Шәрәпова. Батыр

1

Алган белем һәм күнекмә-ләрне куллану

Әңгәмә, сорау-җавап

Эчтәлек сөйләү


Аңлап йөзмә уку

Универсиада авылы турында аңлау,

Й.Шәрәпова шигырен укырга өйрәнү

22

Барлык өйрәнгән хәрефләр белән сүз

һәм җөмләләр язу

1

Алган белем һәм күнекмә-ләрне куллану

Агымдагы

Ишетеп язу


Күчереп язарга өйрәнү

23

Күрмә-ишетмә диктант

1

Алган белем һәм күнекмә-ләрне куллану

Диктант

Аңлап ишетеп язу

Диктант яза белү

24

Алфавитны кү-

череп язу

1

Алган белем һәм күнекмә-ләрне куллану

Күчереп язу

Алфавитны күчереп язу

Алфавитны күчереп язарга өйрәнү

25

А.Хәлим. Биктырыш җыры. Р.Вәлиева. Иң матур җир. Р.Миңнуллин. Татарлар

1

Алган белем һәм күнекмә-ләрне куллану

Сорауларга җавап

Аңлап йөзмә уку

А.Хәлим, Р.Вәлиева, Р.Миңнуллин иҗаты белән танышу.

26

Өзек күчереп язу

1

Алган белем һәм күнекмә-ләрне куллану

Күчереп язу

Сүз һәм җөмләләр язу

Сүз һәм җөмләләр язарга өйрәнү

27

Сөйләм авазларын язуда хәрефләр белән күрсәтә белүгә диктант

1

Алган белем һәм күнекмә-ләрне куллану

Диктант

Ишетеп  грамоталы язу

Ишетеп  грамоталы язу күнекмәләренә өйрәнү

28

 Әлифба бәйрәме.

1

Алган белем һәм күнекмә-ләрне куллану

Яттан шигырь сөйләү

Сәнгатьле итеп яттан шигырьләр сөйләү,

Сәнгатьле итеп яттан шигырьләр сөйләргә өйрәнү

Аңлатма язуы

1 нче класс өчен Грамотага өйрәтү: уку һәм язу  буенча эш программасы Федераль дәүләт стандартларына туры китерелеп, үстерелешле укыту принциплары белән традицион ныклы белем үзләштерү принциплары үзара тыгыз бәйләнештә торган “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнеп, түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. РФ ның «Мәгариф турында» Законы

2. ТР ның «Мәгариф турында» Законы

3. “Башлангыч гомуми белем бирү программалары. Татар һәм рус телләре. 1-4 класслар”, Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2010

4. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы

5. МБГБУ “Иске Кишет башлангыч гомуми белем мәктәбе”нең  2012-2013 нче уку елына укыту планы

Грамотага өйрәтү: уку һәм язу курсының максаты – укучыларны татар теленең график системасы төзелеше закончалыклары белән таныштыру нигезендә башлангыч уку һәм язуга өйрәтү. Бу үз чиратында укучыларда тел турында белем һәм күнекмәләрнең формалашуына нигез булып тора.

Грамотага өйрәтүнең (уку һәм язу) нигезен традицион аналитик-синтетик аваз принцибының заманча чагылышы тәшкил итә. Уку процессында бу принцип – катлаулы фонема-хәреф табигатьле һәм ишетеп кабул ителгән, әйтелгән сүзләрнең аваз анализы; язу процессында аларның аваз формасын график формага һәм, уку процессында, киресенчә, график форманы аваз формасына үзгәртү, шулай ук әйтелә торган тел берәмлекләре – сүз, сүзләр тезмәсе, җөмлә һәм текстның мәгънәсен аңлау кебек график эшчәнлек аша тормышка ашырыла. Грамотага өйрәтү үзара тыгыз бәйләнгән укый һәм яза белергә өйрәтүнең башлангыч процессыннан гыйбәрәт аналитик – синтетик аваз – хәреф методы белән тормышка ашырыла; авазлар һәм хәрефләр, иҗекләр һәм сүзләр, җөмләләр һәм бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү күнегүләре аша ныгытыла.

Грамотага өйрәнү чорында график эшчәнлекне үзләштерү – беренче сыйныф укучысының төп бурычы. Чөнки бу эшчәнлек нәтиҗәсендә балаларда уку һәм язу күнекмәләре формалаша.

Грамотага өйрәтү: уку һәм язу дәресе  түбәндәге бурычларны хәл итә:

укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү;

аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү;

балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына йөрәтү;

коммуникатив сөйләм осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеш булдыру;

укучыларның образлы, логик фикерләүләрен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләрен тәрбияләү.

Грамотага өйрәтү: уку һәм язу курсы өч этаптан тора.

Грамотага әзерлек чоры  ике төп максатка ия:

- укучыларны гомумән уку процессын аңлап үзләштерүгә һәм аеруча уку техникасына (басма сүзне авазландыра белүгә) хәзерләү;

- язу процессын (сөйләмне язма билгеләр белән күрсәтүне) аңлап үзләштерүгә әзерләү.

Әлифба чоры түбәндәге максатларга ия:

балаларны укырга һәм язарга өйрәтү;

дөрес язу күнекмәләрен үзләштерүгә нигез салу;

элементар орфографик мәгълүматлар бирү;

Әлифбадан соңгы чор максатлары:

нәниләр өчен басылган китаплар белән таныштыру, мөстәкыйль укуга омтылыш булдыру;

рәсемнәргә карап хикәянең эчтәлеген сөйләү;

дәрестән тыш укыганны тыңларга гадәтләндерү;

күчереп язу, ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту.

Грамотага өйрәнү чорында график эшчәнлекне үзләштерү — I сыйныф укучысының төп бурычы. Чөнки бу эшчәнлек нәтиҗәсендә балаларда уку һәм язу күнекмәләре формалаша.

 Грамотага өйрәнү процессында балаларда татар теле системасының төп тел берәмлекләре (аваз, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст) турында күзаллау туа, фонематик ишетү һәм авазны әйтү культурасы үсә. Алар, беренчедән, төрле шартлы модельләр (квадрат, түгәрәк) һәм махсус транскрипция билгеләре системасы нигезендә сүзнең аваз формасын күз алдына китереп әйтә алу; икенчедән, сөйләмнең фонетик язуын тиешле басма яки язма хәрефләргә күчерү; өченчедән, сүзнең хәреф моделе буенча аваз формасын төзү эшчәнлеген, ягъни уку күнекмәләрен үзләштерәләр. Шул ук вакытта укучылар язма хәрефләрне, аларны иҗекләргә, сүзләргә тоташтырып язу технологиясен дә үзләштерәләр.

«Әлифба» һәм шулай ук «Язу дәфтәре»ндә аваз һәм хәрефләрне өйрәнү эзлеклелеге татар графикасының позицион (иҗек) принцибына нигезләнгән.

Сузык авазлар һәм аларга билге булып килгән хәрефләр беренче чиратта өйрәнелә, чөнки алар иҗек төзи, шуның нигезендә укучылар уку технологиясе белән таныша.

Сузыклардан соң сонор тартыклар өйрәнелә. Бу аларның яңгырау һәм саңгырау парларының булмавы, яңгырашы ягыннан сузык авазларга якын торуына бәйле. Нәкъ менә шушы тартык аваз төркемнәре аша графиканың позицион принцибы төшенчәсе кертелә, ә бу үз чиратында хәрефнең үзенчәлеген янындагы хәрефләр йогынтысында гына белергә мөмкинлекне аңлата. Моны алда өйрәнелгән сузык аваз

хәрефләре ярдәмендә күрсәтергә мөмкин: а, ы, у, о хәрефләре — тартык авазның калынлыгын; ә, э, и, ү, ө, е хәрефләре нечкәлеген белдерә. Калын сузык аваз хәрефләре янында тартыкларның — калын, нечкә сузык аваз хәрефләре янында нечкә әйтелүен төшендерү аеруча мөһим.

Моннан тыш, кыска [й] авазын өйрәнү е, ю, я хәрефләре ике аваз кушылмасына, ягъни [й] һәм тиешле сузыкка билге булып килүе белән дә танышырга ярдәм итә.

Алга таба тартыкларның яңгырау һәм саңгырау парларын өйрәнгәндә, мисалларга таянып, балалар язуда тартыкларның калынлык һәм нечкәлекләрен белдерү кагыйдәләрен ныгыталар.

Соңыннан алар аеру билгеләре [ь,ъ] булган сүзләргә аваз анализы ясарга һәм ул сүзләрне укырга өйрәнәләр, шуннан соң гына парсыз шаулы тартыклар белән танышалар, аларның язылыш үзенчәлекләрен үзләштерәләр.

I сыйныф укучысы кыска гына вакыт эчендә өйрәнелә торган аваз еш кулланылган сүзләрне, текстларны укырга өйрәнә, нәтиҗәдә хәрефләрне тиешле авазларга күчерә.

«Әлифба»да уку өчен махсус төзелгән текстлардан тыш, балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән һәм балаларда танып белү эшчәнлеген формалаштырырга ярдәм итә торган башка жанрдагы әсәрләр: шигырь, табышмак, мәкаль, әйтем, тизәйткеч, санамышлар да урын алган. Грамотага өйрәтү дәресләрендә балаларның фонематик ишетеп аңлау һәм аваз культурасы үсешенә сүзләрне «үстерү» һәм сүзләрне үзгәртеп төзү алымнарын куллану нәтиҗәсендә ирешелә. Сүзләрне «үстерү»нең асылы сүзнең авазлар санын акрынлап үстерә баруда, бу башлангыч сүзнең үзгәрүенә һәм яңа сүзләр ясауга китерә. Мәсәлән: бал — бала — балан — баланлы — баланлык. Бу дәреслектәге лексик материалны баетып кына калмый, ә укучыларда күзәтүчәнлекне үстерүгә һәм аңлап уку техникасын формалаштыруга җирлек тудыра. Мондый чылбырдагы сүзләрне уку берьюлы ике дәрәҗәдә башкарыла: а) иҗекләп (җырлап, йөзмә, салмак) уку; ә) авазларны дөрес әйтеп (орфоэпик), басымнарны дөрес куеп уку.

 Шулай ук сүзләрне үзгәртеп төзү алымы да кулланыла, бу укучыларга сүзгә бер аваз өстәү яки аның бер авазын үзгәртү нәтиҗәсендә сүзнең мәгънәсе тулысынча үзгәрүне күзәтергә мөмкинлек бирә, мәсәлән: көн — төн, бала — балан һ.б.

Бу этапта җиде яшьлек балалар алдында торган төп бурыч булып, басма һәм язма хәреф билгеләренең формаларын үзләштерү тора. Басма һәм язма хәрефләр системасына структур-системалы якын килү нәтиҗәсендә, хәрефләрне төзү максатыннан, аларның элемент-өлгеләре эшләнде. Аларны кулланып, укучы үз куллары белән өйрәнелә торган хәреф формасын мөстәкыйль төзи алуга ирешә.

I сыйныфта балалар укырга өйрәнү белән параллель язарга да өйрәнә. Укудан аермалы буларак, язу кул хәрәкәте компоненты булып тора. Язуның график күнекмәләре (хәрефләрнең рәвешләрен, тоташ язу, язу тизлеген үзләштерү) — хәрәкәт күнекмәләренең бер төре. Язу процессында һәр авазның язма хәрефен күңелдә тудырырга, бу очракта шул аваз нинди хәреф билгесе белән белдерелүен искә төшерергә һәм кул чугы мускулларын хәрәкәтләндереп, шул хәрефне дөрес язарга кирәк. Катлаулы кул хәрәкәте эшчәнлеге буларак, язуны автоматлашу дәрәҗәсенә җиткерү нәтиҗәсендә график күнекмә барлыкка килә.

Язарга өйрәтү, уку кебек үк, өч (әзерлек, төп (аваз-хәреф) һәм йомгаклау) этаптан тора.

Әзерлек этабында I сыйныф укучылары график системаның структур берәмлекләре, яки татар алфавитының язма хәрефләре элементлары белән таныша. Язарга өйрәнүнең төп этабында (ул әлифба чорына туры килә) балалар барлык язма хәрефләрне иҗекләрдә, сүзләрдә, җөмләләрдә кушып (тоташ) язу күнекмәләрен алалар.

Йомгаклау этабында балаларның язуларындагы график һәм каллиграфик хаталар төзәтелә, график күнекмәләр ныгытыла.

Программа эчтәлеге

Әзерлек чоры (8 сәгать)

Уку 

Әкият текстын тыңлау. Иллюстрацияләрнең (рәсемнәрнең) текст өлешләре белән бәйләнешен (мөнәсәбәтен) ачыклау. Әкият эчтәлеген сөйләү.

Балаларда текст турында, беренчедән, мәгънә ягыннан үзара бәйләнгән һәм хәбәр итү интонациясе белән әйтелә торган, якынча тәмамланган фикерне белдерүче, билгеле бер эзлеклелектә килгән сүз һәм җөмләләр җыелмасы буларак, икенчендән, нәрсә турында да булса хәбәр итүче һәм ишетеп, күреп зиһенгә алына торган мәгълүмат буларак башлангыч күзаллау булдыру. Иллюстрация темасы буенча җөмләләр төзү. Конкрет җөмләләр белән текстның график моделе арасындагы мөнәсәбәтне ачыклау. Рәсем белән бирелгән хикәяне исемләү (исем кушу). Текст төзү элементлары. Тәкъдим ителгән график моделе буенча хикәя эчтәлеген сөйләү.

Укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән укытучы сорауларына җавап бирү. Текст эчтәлеген сайлап алып сөйләү, шигырь ятлау.

Телнең структур берәмлеге буларак сүз турында башлангыч күзаллау булдыру. Басма хәрефләрнең элемент-өлгеләре белән танышу.

Язу 

Язганда дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану кагыйдәләре белән танышу. Дәфтәр битләрендә ориентлашу, андагы сызыклар белән танышу. Вертикаль, горизонталь һәм авыш сызыклар турында белешмә.

Татар алфавиты хәрефләре график системасының структур берәмлеге буларак кулланылган элемент-сызыклар. Алгоритм буенча элемент-сызыкларны язу. Язма хәрефләрнең өлге формалары белән танышу. Бордюр-бизәкләр ясау процессында язма хәреф элементлары турында күзаллау тудыру.

График системаның структур берәмлеге булган язма хәреф элементларын чагыштыру, төркемләү һәм йомгаклау, гомуми нәтиҗә ясауга корылган логик күнегүләр үтәү.

Әзерлек чоры ахырына балалар:

1. Элементар образлы күзаллау дәрәҗәсендә тел берәмлекләре: сүз, җөмлә, текстны аңлый, шулай ук татар алфавитының басма һәм язма хәрефләр системасын атый һәм формалары буенча аера белергә;.

2. Рәсем, график модель яки тиешле фишкалар кулланып, беренчедән, дәрестә тудырылган тел ситуацияләре буенча 2 — 4 сүздән торган җөмләләр һәм 3 — 4 җөмләдән торган хикәя төзи; икенчедән, парта артында дөрес утыра һәм язма әсбаплардан дөрес файдалана, алгоритм буенча яки тактлап язма хәрефләрнең барлык элементларын да дөрес яза белергә тиешләр.

Әлифба чоры (72 сәгать)

Уку 

Сузык [а, ә, ы, э, и, у, ү, о, ө] авазларының сүздә төрле позициядә килгән һәм аерым кулланылган очрактагы артикуляцияләрен ныгыту. Сузык авазларны аеру күнегүләре. Иҗек ясау процессында сузыкларның роле. Сүз кисәге буларак иҗек турында белешмә. График схема буенча сузык авазны әйткәндә, сузыкка басым куеп әйтү. Сүзнең график схемалары буенча сүзне көйләп,иҗекләргә бүлеп салмак һәм орфоэпик дөрес уку. Сүзнең иҗекләргә бүленешен дуга ярдәмендә билгеләү.

Схемада сузык авазны башта түгәрәк, соңыннан транскрипция билгесе белән билгеләү. Ишетелгән һәм әйтелгән сүзләр арасыннан өйрәнелә торган аваз кергән сүзне таный һәм аера белергә өйрәнү. Өйрәнелгән сузык аваз кергән сүзләр сайлау.

Элемент-өлге ярдәме белән басма хәрефләр төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. Хәреф турында авазның тышкы билгесе, ягъни «киеме» буларак образлы күзаллау булдыру.

Укытучы укыган текстны тыңлау, эчтәлеген аңлау, куелган сорауларга җавап табу, ишетеп кабул ителгән текстның эчтәлеген тулысынча яки сайлап сөйләү.

Парсыз сонор тартык авазлар

[м, н, л, р, й, ң] сонор тартык авазлары. Бирелгән авазларның артикуляциясе : үпкәдән килә торган һава агымы бер сөйләм органында, мәсәлән иреннәрдә, тешләрдә, тел алдында, тел уртасында, тел артында киртәгә яки тоткарлыкка очрый, бу авазларны әйткәндә тон өстенлек итә, шау катнаша гына. Шуңа күрә ул авазларны ярым сузыклар дип тә йөртәләр.

Калын һәм нечкә яңгырашлы сүзләрдә сонор тартык авазлар әйтелешен чагыштыру; язуда аларның калын яңгырашын калын сузык аваз хәрефләре (а, у, о, ы) белән (ма, му), нечкә яңгырашын нечкә сузык аваз хәрефләре (ә, и, ө, ү, э) белән белдерү. Сүздә һәр авазны аерып әйтү алымы. Рәсем һәм схема белән бирелгән сүзләргә аваз анализы. Анализлана торган сүз составына кергән аерым аваз артикуляциясе. Тартык авазларның яңгыраулыгын белдерүче билге — уртасында нокта булган квадрат белән билгеләү.

Чагыштыру өчен бирелгән сүзләрдәге (мал-мәл) авазларның аермалы билгеләренең мәгънә функциясенә ия булуын билгеләү.

Сонор авазларны белдерүче басма баш һәм юл хәрефләрнең формаларын үзләштерү. Ябык иҗекләрне (ай) һәм калын һәм нечкә яңгырашлы кушылмаларны (ма, мә, му, мү һ.б.), шулай ук парсыз тартык авазлар уртада һәм ахырда булган сүзләрне (май, малай) уку. Сүзләрне иҗекләп уку белән чагыштырып, орфоэпик уку һәм әйтү алымы.

Сүз башында һәм сүз уртасында |й] авазы

Я, е, ю хәрефләренең ике авазга [йа], [йә], [йы], [йә], [йу], [йү] билге булып килүләре: яра, ял, юл, куян, баян.

Аваз-хәреф схемаларын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп уку. Шартлы билгеләр һәм басма хәрефләр нигезендә сүзнең аваз формасын график формага күчерү процессын күзәтү.

Я, е, ю хәрефләрен куллану кагыйдәләрен үзләштерү. Бу хәрефләр кергән сүзләрне һәм иҗекләрне уку. Баш һәм юл басма хәреф формаларын төзү.

Яңгырау һәм саңгырау парлары булган тартыклар

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны  калын һәм нечкә яңгырашын билгеләү:  нечкәлек яңгырау, саңгырау ([д-т],[з-с],[г-к],[гъ-къ] һ.б.) парларның  үзара мөнәсәбәтен ачыклау. Мәсәлән бар-бар, бар-пap һ.б. Өйрәнү тәртибендә басма хәреф формаларын үзләштерү.

Авазларында аерма булган сүзләрне, яңгырау һәм саңгырау тартык авазлардан башланган сүзләрне әйтеп карау, чагыштыру күнегүләре (бар-пар).

Аваз-хәреф схемалары нигезендә авазларны аеру, иҗекләр, сүзләр, текстлар уку.

Башлангыч сүзне һәм сүзнең авазын алмаштыру яки аваз өстәү юлы белән ясалган яңа сүзләрне (бур-бура-буран), шулай ук ике яктан да бертөрле укыла торган (ана) сүзләрне уку. Табышмаклар уку һәм аларның җавабын табу. Тизәйткечләр, санамышлар, үртәвечләр, өйрәнелә торган аваз булган халык мәкальләрен уку, истә калдыру һәм хәтер буенча сөйләү.

Аваз. иҗек.сүз.җөмлә һәм текст турында образлы күзаллау формалаштыру.

Аеру билгеләре булып торган  ь  һәм  ъ  тан соң [й] авазы

Язуда аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ һәм сузык аваз хәрефләре ярдәмендә [й] авазының язуда бирелешен (ь+е, я, ю; ъ+е, ю, я) аңлату. (Я, е, ю хәрефләре алдындагы иҗек калын сүзләргә (алъяпкыч)  ъ билгесе, алдагы иҗек нечкә сүзләргә (дөнья)  ь билгесе куелуын аңлатыла).

Аеру билгеләре һәм сузык аваз хәрефләре белән белдерелгән [й] авазлы сүзләрнең аваз анализы. [Й] авазы кергән сүзләрнең аваз схемасын уку. аны хәреф формасына үзгәртү, соңыннан башта иҗекләп, аннан соң орфоэпик дөрес итеп уку.

Ь, ъ билгеләренең басма хәрефләрен төзү һәм аларның формаларын үзләштерү.

(Бу билгеләрнең [гъ], [къ] авазларының калынлыгын белдерү өчен дә кулланылуын аңлату (игътибар, тәкъдим). Калын [гъ] һәм [къ] авазлары булган сүзләрнең калынлыгын белдерү өчен язуда калын сузык аваз хәрефләре куланылуын, әйткәндә, иҗек нечкәлеген белдерү өчен, ахырдан ь билгесе куелуын ассызыклан үтәргә кирәк. Мәсәлән мәкаль сүзендә [къ] калын кече тел тартыгы, аның калынлыгын белдерү өчен к дан соң а язабыз, укыганда [мәкъәл] дип укыйбыз, икенче иҗекне нечкә итеп уку өчен сүз ахырына ь билгесе куябыз.)

Парсыз тарлык авазлар

Парсыз [х, һ, щ, ц] тартыклар артикуляциясе. Бу авазларның характеристикасы. Парсыз тартык авазлар кергән иҗекләр һәм сүзләр, текстлар уку. Текстның эчтәлеген үзләштерү. Эчтәлеген сөйләү. Басма хәрефләрнең формаларын үзләштерү.

Язу

Дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану кагыйдәләре.Дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану күнекмәләрен камилләштерү.

Уку дәресләрендә элемент-өлгеләр ярдәмендә басма хәрефләрне төзү күнегүләре. Балалар хәтерендә барлык басма хәрефләрнең күрмә образларын формалаштыру.

Язу дәресләрендә элемент-өлгеләрдән язма хәрефләр төзү һәм анализлау. Гомуми уртак элемент формалары буенча хәрефләрне төркемләү һәм чагыштыру буенча логик биремнәр үтәү.

Балалар хәтерендә язма баш һәм юл хәрефләренең төгәл күрмә-хәрәкәтле образларын формалаштыру. Бу хәрефләрне алгоритм һәм тактлап (санап) язу технологиясен камилләштерү.

Язуда оч төрле (өске, урта-йөзмә, аскы) тоташтыру алымы белән танышу.Дәрестә өйрәнелә торган хәрефне элек өйрәнелгән хәрефләр белән тоташтыру алгоритмнарын үзләштерү.

Тактлап язу алымы нигезендә кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшарту (киметү) белән ритмик чиратлаштыру күнегүләре.

Сүзнең аваз схемасын график формага үзгәртү һәм алга таба язма хәрефләр белән язу. Язма хәрефләр белән бирелгән иҗек, сүз, җөмлә үрнәкләрен уку. үрнәк буенча язу. укучыларның үз язуларының нәтиҗәләрен тикшерүләре.

Әлифба чорының ахырына балалар:

1. Татар теленең авазларының сузык (ачык авыз символы белән бирелгән), ягъни җырлана торган аваз һәм тартык, ягъни җырланмый торган; әйткәндә, сөйләм органнарында киртә ясала/ясалмый торган авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә- калын яңгырашын сузык аваз хәрефләре белдерүен;

- сүзнең яңгыраш һәм мәгънә бөтенлегенә ия булуын;

- сүзнең иҗекләргә бүленүен, бер иҗекнең көчлерәк һәм озынрак әйтелүен;

- сөйләм авазлары язуда шартлы график символлар (түгәрәк, квадрат) яки хәрефләр белән белдерелүен;

- сүзләр предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен, ярдәмче сүзләр сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү өчен хезмәт итүләрен, аларның график символларын;

- әйтмә сөйләмнең текст һәм җөмләләргә бүленүен, аларны график сурәтләп булу мөмкинлеген;

элемент-сызыклар һәм элемент-өлгеләрнең басма һәм язма хәрефләрнең график системасының структур (төзелеш) берәмлекләре булуын;

- һәр басма һәм язма хәреф формасының тиешле урын-сан мөнәсәбәтендә урнашкан элементлардан торуын аңлый белергә тиеш.

2. Укучылар сүз башыннан башлап, андагы һәр авазны көчлерәк итеп билгели бара, берсен аерып алып аңа характеристика бирә;

- анализ вакытында тартыкларның яңгырау-саңгыраулыгын билгеләү алымнарын куллана;

- сүзне иҗекләргә бүлә;

- схемалардан сүзнең аваз язылышын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;

- схемалардагы һәм «Әлифба» текстларында бирелгән хәреф язуын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;

- сүзнең аваз формасын шартлы график формадан хәреф формасына һәм киресенчә үзгәртә;

- элемент-шаблоннар нигезендә басма һәм язма хәрефләрне төзи һәм анализлый;

- аерым график биремне үтәү дәвамында дөрес итеп утыра һәм язма әсбаплардан файдалана ала;

- билгеле бер алгоритм буенча хәрәкәт элементлары нигезендә хәрефләр яза;

- иҗекләрдә һәм сүзләрдә тоташтыруның өч алымын үти;

- тактлап язганда кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшарта;

- күчереп язганда һәм диктант вакытларында җөмләләрне һәм үз исемнәрен дөрес яза;

- бизәк-бордюрлар ясый ала белергә тиешләр.

Әлифбадан соңгы чор(12 сәгать)

Төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен формалаштыру. Текстагы «авыр» (озын һәм таныш булмаган) сүзләрне укыганда иҗекләп укырга мөмкин. Җөмләнең тыныш билгеләренә карап җөмләләр арасында тукталыш (пауза) ясау. Хикәяләү, сорау, тойгылы җөмләләрнең интонациясен бирү. Укылган текст буенча бирелгән сорауларга тулы җавап бирү. сайлап алып эчтәлеген сөйләү, текстның башын, ахырын үзгәртү, аңа яңа исем бирә белү күнекмәләренә ия булу.

Текстның 1) башлам (вакыйга нәрсәдән башалана). 2) төп өлеш (катнашучы-геройлар белән нәрсә була), 3) йомгаклауга (нәрсә ничек төгәлләнә) туры килә торган кисәкләрен табу һәм уку. Текста сурәтләнгән вакыйгаларга укучы баланың һәм авторның мөнәсәбәтен белдерә белү.

Язу

Алгоритм буенча сүзләрдә язма хәрефләрнең һәм аларны тоташтыру сызыкларын язу технологиясен ныгыту.

Тактлап язганда кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшару халәте белән чиратлаштыра белү.

График хаталарны төзәтү һәм каллиграфик язу сыйфатын камилләштерү эшләре. Тизләтелгән темпта язу шартларында график грамоталылыкны һәм каллиграфик сыйфатны формалаштыру.

Язма һәм басма текстлардан сүз һәм җөмләләрне күчереп язу. әйтеп яздыра торган текстны язу.

Грамотага өйрәтүнең йомгаклау чорында беренче сыйныф укучылары:

1. Туган телнең сөйләм төзелешен аңлый, аваз, иҗек, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст кебек тел берәмлекләрен образлы күзаллый;

- татар алфавиты басма һәм язма хәрефләренең график системасын;

- һәр хәрефнең элемент формаларын;

- дөрес утыру һәм язма әсбапларны куллану кагыйдәләрен белергә тиеш.

2. Һәр укучы үзенә генә хас темпта басма һәм язма текстларны офоэпик нормаларга туры китереп укый;

- текстның аерым бер өлешләрен сөйли (2 — 3 җөмлә белән) ;

- укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирә;

- тыңланган текстка исем куша;

- төрле методик шартларда: 1) басма яки язма текстны күчереп язганда, 2) хәтер буенча яки 3) укытучы әйтеп яздырган вакытта, үзләштерелгән алгоритмга туры китереп аерым да, җөмлә эчендә дә сүзләрне өзмичә язу күнекмәләрен үзләштерә һәр укучы, шәхси мөмкинчелеген истә тотып, язу темпын арттыра белү кебек эш төрләрен башкара белергә тиеш.

3. О, ө хәрефләрен беренче иҗектә генә язу;

- әйтмә һәм язма сөйләмне тел берәмлекләренең төзелеше турында беренче сыйныф укучыларында формалашкан күзаллау нигезендә анализлау һәм тиешле символлар белән модельләштерү;

- тыныш билгеләренә игътибар итеп. иҗекләп, орфоэпик, бәйләнешле итеп уку алымнарын куллану;

- хәрефләрне язуда тоташ һәм тиз итеп язу алымнарын тормышка ашыру;

- татар теленең позицион принцибына нигезләнеп, [гь] [кь] авазларын язуда белдерү турында үзләштергән белем һәм күнекмәләрен уку эшчәнлегендә һәм көндәлек тормышта кулланырга өйрәнергә тиешләр.

                                       

Грамотага өйрәтү: уку һәм язудан тематик планлаштыру

                   

       Класс   1 

       Укытучы Ситдыйкова Миләүшә Әсхәдулловна

Сәгать саны 

       Барлыгы   – 92, атнага – 4 сәг ( 3 сәгать татар теле (грамотага өйрәтү: язу), 1 сәгать әдәби укуга (грамотага өйрәтү: уку) каралган).

       Грамотага өйрәтү: уку һәм язу курсы   92  сәгатьне үз эченә алган өч бүлектән тора: 1) Грамотага әзерлек чоры -8 сәг, 2) Әлифба чоры – 72 сәг; 3) Әлифбадан соңгы чор – 12 сәгать.

Грамотага өйрәтү: уку һәм язу курсыннан  тематик планлаштыру Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен методик ярдәмлек кулланма”(Казан, ”Мәгариф-Вакыт” нәшрияты,2011) нигезендә төзелде.

      Дәреслек:  «Әлифба », И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2011

      Өстәмә әдәбият: Язарга өйрәнү дәфтәрләре №1, №2, №3, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012

                            Укытучы өчен методик кулланма, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2011


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по обучению грамоте для 1 класса. Образовательная система "Школа 2100"

Рабочая программа по обучению грамоте для 1 класса составлена в соответствии с требованиями Федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования, авторской программы ...

Рабочая программа по обучению грамоте для 1 класса по программе "Начальная школа XXI века"

В данном файле представлены материалы по обучению грамоте...

Рабочая программа по обучению грамоте ( письмо) 1 класс УМК "Школа России"

Рабочая программа написана в соответствии с ФГОС. В учебно - тематическом планировании указаны основные виды деятельности учащихся.  Программа к УМК "Школа России" 1 класс...

Рабочая программа по обучению грамоте для 1 класса ФГОС,на основе авторской программы по обучению грамоте Горецкого В.Г и др. (УМК «Школа России)

Рабочая программа по обучению грамоте для  1 класса создана на основе Примерных программ начального образования ФГОС, авторской программы по обучению грамоте Горецкого В.Г и др. (УМК «Школа ...

Рабочая программа по Обучению грамоте (Чтению) 1 класс "Школа России" 2015-2016

Рабочая программа по Обучению грамоте (Чтению) 1 класс "Школа России"...