конспект урока по родному (татарскому) языку
план-конспект урока по русскому языку (3 класс)

Знакомство и использование антонимых на татарском и русском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspet_uroka_antonimy.doc158 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Антонимнар

Максат: Телдәге капма – каршы мәгънәдәге сүзләр һәм аларның кулланышы турында мәгълүмат бирү.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты: сүзләргә антонимнар табарга өйрәтү, тексттан антонимнар таба белү, аларны сөйләмдә кулана белү. Күнегүләр ярдәмендә белемнәрне камилләштерү, дөрес җөмләләр төзү күнекмәләрен булдыру . Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

3.Тәрбияви максат: укучыларны әдәплелеккә, тәрбияле, игътибарлы булырга өйрәтү, аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Ме т а п р е д м е т- антонимик парларны таба белү, сөйләмдә дөрес куллану

 Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; анализлый  белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

-уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне  билгеләү, чагыштырып  нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

Җиһазлау: Дәреслек, проектор, карточкалар,компьютер.

Дәрес тибы: Яңа материал аңлату


Дәрес барышы

I Оештыру ( максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру)

Исәнләшү.

УКЫТУЧЫ: Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн! Кәефләрегез ничек? Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк, бер- беребезгә елмаик, якты теләкләр телик ( укучылар бер-берсенә елмаялар, матур сүзләр әйтәләр, теләкләр телиләр)

- Яңа көн тынычлык алып килсен

- “ 5” леләр генә алып кайтыйк

- Әниләребезне сөйендерик

УКЫТУЧЫ: Тынычкына утырабыз. Узган дәрестә без ни турында сөйләшкән идек. Нәрсә ул синонимнар? Бу сүзләрне кабатлап узыйк. Бар игътибарны экранга юнәлттик , анда сүзләр язылган, шул сүзләр арасыннан синонимнарны сайлап алып әйтергә кирәк булыр.

  1. Ялгыш, начар, икмәк, хата.
  2. Матур, карт, китап, гүзәл.
  3. Зур,  олы, яшел, дәү.
  4. Суык , җылы, көн, төн.

Нидән авыр сындыгыз җапап кайтарырга?

 (Бирдә  синонимнар юк.) Яхшы, без бу сүзләгә кайтачакбыз

 Балалар игътибар белән табышмакны тыңныбыз

“ Суда батмый, ә җирдән сикереп тора”( Нәрсә ул? Туп. Менә минеке ике тубым бар. Алар нинди?(Зур, кечкенә)

Балалар бу сузләр  нәрсә аңлаталар? Зурлыгын, үлчәвен-сыйфат,

Русчага тәрҗимә итеп карагыз. (Большой , маленький)

  Русс тетендә бу сүзләргә ничек  әйтек?(Противоположные слова)

( Укучыларның җаваплары тыңлана.

II. Яңа материал аңлату.

(Антонимы) И бүгенге дәреснең темасы? (Антонимы) Йә дәресебезнең максаты нинди?

(капма – каршы  сүзләр белән танышу )

УКЫТУЧЫ: Дөрес, укучылар. Телдәге капма – каршы мәгънәдәге сүзләр һәм аларның кулланышы турында мәгълүмат бирү. Һәм бүгенге дәреснең темасы Антонимнар.Антонимнар нәрсәне белдерә? капма – каршы мәгънәдәге сүзләр

Әйдәгез әле, дөресме  икәнен экранга карап белербез ( 2. слайдта 2 телдә кагыйдә язылгыан) Әйдәгез китапкада күз салыйк.Хатабыз юкмы дип тикшереп алыйк.Йә, үзебездән мисаллар китерик.

Инде ял итеп алыр вакыт та җитте. Барыбыз да физкультминуткага басабыз.

Су өстендә бакалар, баталар да калкалар

Баталар да калкалар.

Уңга да иеләләр, сулга да иеләләр

Һәм бер урында сикергәләп алалар.

Биредә безнең темага кергән сүзләр юкмы?

III. Күнекмәләр булдыру

УКЫТУЧЫ: Укучылар, дәфтәрләрне ачып, бүгенге число  язып куябыз.  И китапның 33 битендә 71нче күнегүне табабыз. Биремне укыгыз. Ничек эшләрсез? (антонимнарны табырбыз)Барча сүзләрнеме эйтек? (Юк)Мин даңлы сүзенең мәгнәсен аңламым?

Дәрескә эзерләнгәндә үк фикер килде, сорарсыз дип. Шуңа күрә сүзлектән карыйбыз балалар.( Дан- слава)

Балалар эшли

УКЫТУЧЫ:  тыныч кына утырдык. Хәзер инде тырышып группаларда(төркемнәрдә) эшләргә туры килер.

 Сезнең  өстәлләрегездә карточкалар бар. Аларны укып чыгыгыз һәм арасыннан антоним сүзләрне сайлап әйтегез .Бер кеше укый, икенче антонмнарны таба Калган  төркемнэр тыңлый, дөрес булмаса дөресли..

Балалар әзерме сез?

1 Еракка куйсаң, якыннан алырсың.

2. Иске яңаны саклый.

1. Җәй эшләсәң, кыш ашарсың.

2. Ач дисәң ачыла, яп дисәң ябыла.

1. Утта янмый, суда батмый.

2. Авызы бар - теле юк, тавышы бар - сүзе юк.

1. Бу авыл шәһәрдән ерак урнашкан, ә монысы  шәһәргә якын урнашкан.

2. Айдарга зур футбол тубы, ә Маратка кечкенә туп алдылар.

( укучылар укыйлар, антонимнарны әйтәләр)

Бу сүзләр нинди сүз төркемнәре булалар: сыйфат, исем, фигыль)

Нәтиҗә ясыйк: сүз төркемнәре арасында – антоним сүзләр дә була)

IV. Йомгаклау

УКЫТУЧЫ: Молодцы, укучылар, бу биремне дә уңышлы гына башкарып чыктыгыз. Дәресне төгәлләр вакыт та килеп җитте.

Димәк, укучылар, бүгенге дәрестә нинди сүзләр турында сөйләштек?

Нәрсә ул антонимнар? Игътибар белән  экранга карыйк.Анда төрле  рәсемнәр булыр. Сез рәсемнәрнең нәрсә аңлатуын әйтергә тиеш булырсыз( укучыларның җаваплары тыңлана)

УКЫТУЧЫ: Мин бик шат, укучылар. Җавапларыгыз шатландыра. Теманы яхшы үзләштергәнсез.

 Барлык катнашкан укучыларга да билге куела.

 Дәрестән нинди кәеф белән чыгып китәбез? – Яхшы.

 Кем үзенең дәрестәге эше белән канәгать була смайлик белән күрсәтегез.

Өй эше: 33 нче бит 71 нче күнегү.(2)

-Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин. Саубулыгыз.






























По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка открытого урока по родному (татарскому) языку по теме "Ашханәдә"

Дәрес темасы: «Ашханәдә» хикәясе.Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнүДәрес төре: әңгәмә дәресМетод һәм алымнар: әңгәмә, эзләнү-тикшеренү, әдәби әсәрне анализлау алымы.Дәрес максатлары:Белем б...

Разработка урока по родному татарскому языку

Урок по родному татарскому языку в 1 классе на тему "Учебные принадлежности"...

Конспект урока по родному(татарскому) языку по теме "Рэвеш" 4 кл по УМК "Перспетива"

Тема: Рәвеш. Рәвеш турында төшенчә. Максат: 1.Дидактик-укучыларны рәвеш сүз төркеме белән таныштыру.2.Үстерелешле-бәйләнешле сөйләм телен, грамоталы язу күнекмәләрен, киңәшләшеп эшләү,нәтиҗә ясый...

Конспект урока по родному (татарскому)языку на тему "Ялгызлык исемнэр"

ПредметТуган тел / Родной языкСыйныф / Класс3 Дәреснең темасы / Тема урокаТема:  Ялгызлык исемнәр Дәреснең максаты / Цель урокаялгызлык исемнәр турында аңлатма бирү; исемнәрнең үзенчәле...

Конспект урока по родному (русскому) языку «Кто друг прямой, тот брат родной»

Конспект урока по родному (русскому) языку 3 класс на тему «Кто друг прямой, тот брат родной»...

Конспект урока по родному (татарскому) языку (Русская подгруппа) для 3 класса по теме "Хәзерге заман фикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше"

Конспект урока по родному (татарскому) языку (Русская подгруппа) для 3 класса по теме "Хәзерге заман фикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше"...

Конспект урока по родному русскому языку в 3 классе. Тема: "Какие особенности рода имен существительных есть в русском языке. Специфика грамматических категорий русского языка."

Конспект урока по родному русскому языку в 3 классе. Тема: "Какие особенности рода имен существительных есть в русском языке. Специфика грамматических категорий русского языка."...