Белем бәйрәме
методическая разработка (1 класс) по теме

Беренче класслар өчен "Белем бәйрәме" сценариясы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon belem_byrme.doc39.5 КБ

Предварительный просмотр:

Белем бәйрәме .

(1 класс укучыларының чыгышы).

Укытучы. -  Исәнмесез  хөрмәтле укучылар, укытучылар, әти-әниләр һәм бәйрәмебез кунаклары! Менә кояшлы 1нче сентябрь  таңы безне кабат бергә җыйды. Яңа уку елы һәркемгә шатлык - сөенечләр, бары тик “4”, ”5”  леләр генә алып килсен, Бәйрәм белән сезне! Балачакның иң матур мизгелләре нәкъ менә бүгенге  бәйрәм белән бәйле. Безнең иң кечкенәләребез - 1 нче класс укучылары бүген кешенең гомерендә 1 генә була торган мизгелләрне кичерә, алар бүгенннән укучы булачак. (Укучылар сөйли)

                                  1

Атлыйлар малайлар, кызлар

Бөтен урам букетлы,

Күңел хисен сөйләп күзләр

Балкый икән бу тикле.

              2

Исәнме, саумы, сентябрь,

Безнең яңа ел.

Синнән башлана тормышка                                                                   Якты яңа юл.

              3

Без бит әле быел гына

Мәктәпкә диеп килдек.

Аңарчы көннәр буена                                                                     Бакчада йөри идек.

              4

Кичә әни белән бергә,

Әзерләдек сумканы.

Пеналыма тезеп куйдым,                                                                   Карандаш һәм ручкамны.

             5

Әтием дә, әнием дә,

Бу көнне бик көттеләр.

Балалардай дулкынланып,

Мине озата килделәр.

            6

Мәктәпкә озаткан чакта

Әбием кочып сөйде:

  1. Алдынгы булырга тырыш,

Бәбекәчем, берүк,- диде.

           7  

Өлкән дуслар шаярталар,

Ә без ачуланмыйбыз.

--Чәчәкләр артыннан ,- диләр,

Күренми бит буегыз.

               8

Бик күңелле сөйләшеп,

Шаулашып та гөрләшеп.

Иң беренче мәртәбә

Җыйналдык без мәктәпкә.

Җыр.  “Мәктәп ул ямьле”  (1)

              9

Без килгәч, бүгеннән

Күңелле булачак.

Класслар моннан соң,

Гөр килеп торачак.

             10

Шат күңел белән мәктәпкә керәм,

Сабак укырга, белем алырга.

Мин хәрефләрне әлегә белмим

Мине өйрәтер дустым, Әлифба.

Җыр “Әлифба”   (2)

Зур доктормы ул,

Укытучымы,

Яки төзелештә

Бер инженермы?

Космонавтмы ул,

Әллә галимме?

Агроном яисә

Гади эшчеме?

Үтәргә эшнең

Кечесен, зурын,

Әлифбадан ул

Башлаган юлын.

             11

Хәрефләр өйрәнербез дә,

Сүзләр тезеп уйнарбыз,

Сагынып көткән мәктәптән без

Беркайчан да туймабыз.

                       12

Язарга да өйрәнербез,

Ручка тотып кулларга.

Хәрефләрне тезәрбез без

Тигез, туры юлларга.

                       13

Аннары мисал, мәсьәләне

Чишү юлын эзләрбез.

Дәфтәрләрне, көндәлекне

Бишле белән бизәрбез.

Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”  (3)

                  14

Алда мәктәп, кулда чәчәк,

Ашыгабыз барчабыз,

Киләчәккә керер өчен

Ишекләрне ачабыз.

Җыр “Яңгыра,  көмеш кыңгырау” (4)

Ачкыч биргәч: Белем сараен                    

        Керергә ачып,

        Безнең кулларда

        Хәзер бар ачкыч.

             Җ  Ы Р Л А Р

1җыр.  Мәктәп ул ямьле, бик күңелле бит,

             Һичкемнең  аннан кайтасы килми.

                    Белемле итәр мине ул мәктәп,

                    Әлифба  дигән кадерле китап.

2җыр.  И, Әлифбам, син кулымда

             Балкыйсың нәкъ нур булып,

             Һәр баланы зур бәхеткә

             Илтүче ак юл булып.

                     Укырга да өйрәт син,

                     Язарга да өйрәт син.

                     Син кадерле, син туган,

                     Телемнең алтын ачкычы.

3җыр. Шатланып ачып керәм мин

             Мәктәп  ишеген

              Белемнең зур көч икәнен

              Белгән кеше мин.

                          Яңгыра көмеш кыңгырау,

                          Безне каршыла.

                          Кушыл син дә

                          Һәм куәт бир белем маршына.

4җыр. Каләм тотып кулларга.

            Хәрефләрне язарга,

            Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

                          Бишкә  бишне кушарга,

                          Иҗектән сүз ясарга,

                          Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

                           

                   

 

                                                                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок литературного чтения "Тема семьи в русской народной сказке "Белая уточка"

Представлен конспект урока чтения во 2 классе по программе «Начальная школа ХХIвека». Целью урока является анализ сказки, раскрытие темы семьи, добра и зла, воспитание нравственных качеств: дружбы, чу...

Урок литературного чтения В.Белов "Малька провинилась"3 класс УМК "Школа России"

Урок литературногочтения по теме В.Белов "Малька провинилась"составлен с целенаправленным и систематическим использованием приема антиципации для усиления субъектной позиции младших школьников....

тест по сказке Джанни Родари "Приезжает дядюшка Белый Медведь"

Тест по сказке Джанни Родари "Приезжает дядюшка Белый Медведь" для учащихся 2 класса по УМК"Перспективная начальная школа" можно провести с целью проверки осознанности прочитанного....

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш эшчәнлекнең роле

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында    белем   һәм тәрбия бирүдә  дәрестән тыш эшчәнлекнең роле...

Белое на белом

Белое на белом...