Праздник для бабушек (день пожилых)
методическая разработка (4 класс) по теме

Басирова Фирдания Ришатовна

Праздник посвящается нашим любимым бабушкам

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл prazdnik_babaushek.docx26.57 КБ

Предварительный просмотр:

Алыпбаручы. Хәерле көн, кадерле авылдашлар, килгән кунаклар, дуслар!

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.

  Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен  татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.

     Бу кичәбез концерт-конкурс булыр. Хөрмәтле өлкәннәр, сез дә узегезнең күңел көрлеген, зиһен үткенлеген күрсәтегез. Балалар белән бергә уйнап-җырлап утырыгыз.

Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

           Сәлам сезгә безнең буыннан!

           Бар дөньяны бүләк итәр идем

           Әгәр килсә минем кулымнан!

        

            Үтә гомер аккан сулар кебек

  Ә күңел һич туймый яшьлектән.

   Йөзләрегез инде картайса да,

    Ник күңелләр болай яшь икән?

  Сезнең өчен  җыр    “Картая мени соң йөрәк?”

Алып баручы.Хәзерге вакыттагы  карт кешеләрнең ямьле, шатлыклы балачагы булмаган. Аны сугыш тартып алган, ачлык-ялангачлык, ә инде  сугыштан соң хәерчелек.

Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш  һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.

    Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз.

Ярты гасыр аерса да илне

               Утлы, канлы, данлы еллардан.

               Әммә хәтер әле дә йөртә сезне

                Фронтларда – авыр юлларда.

                Сугыш чорындагы хатыннарның

                Исемнәрен ташка нык уеп.

                Кулдан килсә әгәр, бронзадан

                Һәйкәл куяр идем мин коеп.

Яшь вакытның гүзәл мизгелләрен

Искә алып, дуслар, тагын бер

Яңгыратыйк әле бу залларда

Кайтавазын яшьлек таңының.

Үтте инде яшь вакытлар дип

Уфтанырга, дуслар, ашыкмыйк

Сүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән,

Җыр биюгә булган гашыйклык.

Безнең йөрәк әле һаманда яшь

Онытмадык матур көйләрне

Жырлыйк әле өзеп үзәкләрне,

Булсын дуслар сагынып сөйләрлек.

  җыр “Герман көе”

 Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,

      Ә  кешегә  һәрчак җылы сүз кирәк.

 Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.

Назлысүзгәһәркеммохтаҗ, түз, йөрәк!

Әбиләр  каян килә ?

                             “Иң ягымлы кешем шул син,

                             Әбием, бердәнберем!

                             Өйрәт әле, мин дә белим

                             Әби булуның серен”.

                             Әби көлә:”Әби булу

                             Тора бары оныктан.

                                 Мин бит әби булдым, кызым,

                             Нәкъ син туган минуттан”.

Алып баручы. Әбиләргә беренче конкурсны тәкъдим итәбез. Ул ”Бала баласыбалдантатлы”дипатала.

Хөрмәтле әбиләр, сез оныгыгызга  иркәләп  әйткән  ягымлы  сүзләрегезне әйтергә тиеш. Бәлки алар берничәдер, исегезгә төшерә торган арада сезнен өчен шигырь “Әбием”

              Иртән торсам кояш чыгып

              Нурларын сипкән иде.

              Әбиемнең чәе кайнап

              Коймагы пешкән иде. 

                               Без әбинеяратабыз,

                               Ул да безнеярата.

                               Яктыйөзе, йомшаксүзе-

                               Барысыбезгә карата.

              Әбибезгә ”тәмлеашлар-

              Һәммәсенпешерәм”,- ди.

              Балаларым, сездигәндә 

              Барысынаөлгерәм,- ди.

                                 Әбишулкадәрсагынган  

                                  Башлардансыйпап ала

                                  Яныннанузыпкиткәндә

                                       Аркадансөеп кала.

Алып баручы. Ә хәзер оныкларга назлы сүзләр.

Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең

Күге аяз, җире гел чәчәк.

Һәммәбезгә - сезгә, безгә, илгә

     Без телибез якты киләчәк.

Уйныйк әле, җырлыйк әле

Биик әле күп итеп.

Безнең бәйрәм кичәбезне

Сагнып сөйләрлек итеп.

Нинди бәйрәм соң бүген?

                            Һәммәсе көлеп тора

                            Уйныйсы да, биисе,

                            Җырлыйсы килеп тора.

Җыр:” Бәйрәм бүген”

 Күтәренке күңелле

Бар да көләч, шатбүген.

Күктәкояшелмая.

Яшерәалмыйшатлыгын.

              Тып-тыптаматамчылар

                  Җырлап бәйрәм көенә.

              Бәйрәм бүген, бәйрәм!- дип.

              Тамчылар да сөенә.

Җырлыйсыкилепкенә

Тора бүген безнең дә

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.

Күбәләктәй оча яшьлек

Талпына, канатлана.

Өлкәннәрдән үткән ялкын

Яшьләрдә кабатлана.

Аякларга күз иярми

Алар җиргә тимиләр,

Безнең балалар әнә ничек

Очкын чәчеп бииләр.

Дәү әнием.

Һәр иртәне иркәләп

                          Дәү әнием уята.

                          Көләч йөзле әбиемне,

                          Курчагым да ярата.    

                          Курчагым белән без аңа,

                          Матур җырлар җырлыйбыз.

                          Уйнап аргач, дәү әнинең

                          Әкиятләрен тыңлыйбыз.

Алып баручы. Алдагы конкурс “Әбием әкиятләре” дип атала. Сез, әбиләр, оныкларыгызга нинди әкиятләр сөйләдегез икән. Әйдә, искә төшерик әле. Уйларга вакыт бирәбез.

” Кунак әби”.

                   Әбиемне көтеп алам,

               Авылда яши бит ул.  

                   Ул килгән көн бәйрәм

               Аның белән рәхәт шул.

                            Әби килгәч үзебездә    

                            Кунак кебек йөрибез.

                            Тәмле әйберләр пешереп

                            Ашата әбиебез.

                  Гелелмаепкынатора

                     Барыбызны да көйләп.

                     Кичутырганда, җыелып,

                     Көлдерәкызыксөйләп.                

Әбекәм, син, кадерлем,

                             Тагынкайчанкилерсең?

                             Җәй җиткәч, синең яныңа

                                 Үзем барам, күрерсең.

Алып баручы.Ә хәзер әкият исемнәрен әйтеп чыгыйк.

Кояш көлеп уянды да

                   Нурларын сипте мулдан.

                   Өлкәннәр килде мәктәпкә

                   Без йөри торган юлдан.

                   Бүген гади көн түгел бит,

                   Моны балалар белә.

                   Елмаеп сәламлиләр

                   Өлкән кешеләр белән.

Җыр.”Дәү әнием”

Алып баручы. Өченче конкурсны башлап җибәрәбез. “Әбимәктәпбаласы”дипатала ул. Әниләрһәмәтиләрбалаларынадәресәзерләргәбулыша, кайчаксездәбулышасыздыр. Хәзер без сезнеңбелемегезнетикшерәбез.

- Йомык күз белән дә нәрсә күреп була? (төш)

- Америка акчасы. (доллар)

- Көн белән төн нәрсәбелән  бетә?(н хәрефе)

- Нәрсәне ак алтын, нәрсәне кара алтын дип атыйлар? (мамык, нефть)

- Нинди шәһәрдә аш пешереп була? (Казан.)

 - Ниндишәһәрдән аркан ишепбула? (Баулы)

-Кечкенә чагында кайсы шагыйрьне Апуш дип атаганннар? (Г.Тукай)

-Районыбыз башлыгының тулы исем, фамилиясе ничек?

Алып баручы.Безнең әбиләр-алар безнең Ушинский, Сухомлинский, Макаренколар. Алардан тәрбия ысулларын әле безгә өйрәнергә генә. Әбиләрүзләребелгәнтәрбияысулларынбезнеңбеләндәуртаклашсыннардигәнтеләкбелән ”Педагог әби” конкурсынбашлыйбыз.

- Телевизордан кызык кино бара, сезашаргапешердегез. Ашсуына. Аны ничеккинодан аерып ашаргак итерәсез?

- Котырып уйнаган оныкны ничек йокларга яткырырга?

      - Кибеттә йөргәндә оныгыгыз үзенә ошаган уенчыкны сатып алырга куша. Сез нишлисез?

      - Оныгыгыз мәктәптән елап кайта. Сез нишлисез?

      - Оныгыгызның көндәлегендә укытучыдан кисәтү. Нишлисез?

      - Оныгыгызны тәрбиләүдәге тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз.

Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,

Күңелләрдә булган саф хисләр,

Озын гомер, шатлык, ак бәхетләр-

Безнең сезгә әйтер теләкләр.

Бергә.  Дәү әнием, дәү әтием!

                          Сез бит минем йөрәккә иң якыны.

Сөйләр сүзләрегез –Ялкын булсын,

Ерак юлларыгыз- Якын булсын,

Биргән киңәшегез – Алтын булсын,

Тормыш коралыгыз – Акыл булсын!

Күңелегезгә җыйган яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Туар таң алып килсен сезгә

Сәламәтлек, бәхет шатлыклар.

Гади, сабыр , олы җанлы да сез,

Кылганыгыз бары изгелек.

Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнегез,

Бәхетегез булсын гомерлек.

Сәламәтлек-ярты бәхет , диләр,

Сезне уңыш читләп үтмәсен.

Ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен.

Сезнең эшне өлге итеп алып,

Тормыш юлын матур үтәрбез.

Изге уйны, изге гамәлләрне

Үзебезгә маяк итәрбез.

Авырлыклар бер дә кичермәгез,

Кыенлыклар бер дә килмәсен.

Сезнең йөзегездә шатлык нуры

Балкып торсын , мәңге сүнмәсен.

Гомер юлларыгыз озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Гомер юлы якты көннәр бирсен,

Авырлыклар бер дә килмәсен.

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан

Өлеш чыксын сезгә, шул гына.

Без телибез сезгә ак бәхетләр,

Шатлыкларга илткән юл гына.

Гомер үтә диеп, моңсуланмагыз,

Өмет гөлкәегез сүнмәсен.

Алтын төсендәге якты көннәр

Барыр юлыгызны бизәсен.

Әйдә. Әйдә, гомер үтсә үтсен,

Ә йөрәккә кырау төшмәсен.

Килер көнгә сәламәтлек белән

Куанычлар гына өстәлсен.

Бу очрашу торсын җим булып,

Бер алтын бөртек булып!

Ходай бирсен озак еллар

Яшәргә бөркет булып!

Мәңге яшь булыгыз әле,

Килик кабат-яңадан.

Ходай насыйп итсен иде

Очрашырга яңадан!

Бергә. Сәламәтлек, ак бәхетләр

                             Юлдаш булсын картлыкта

Өлкәннәргә балалар бүләкләр тапшыра.

Алып баручы.Хезмәтләре, тырышлыклары өчен, улларына-кызларын , оныкларына күрсәткән игелекләре өчен безнең әбиләр әйтеп бетереп булмаслык хөрмәт-ихтирамга лаек. Сездә әбиләрегезне яратыгыз, уйламыйча әйткән сүзләрегез белән аларның күңелләрен яраламагыз, аларга карата игътибарлы  булыгыз, аларның теләкләрен, гозер-үтенечләрен колак яннарыгыздан уздырып җибәрмәгез.

Ә хәзер, әйдәгез, оныкларыгыз белән бергәләшеп, тәмләп чәй эчеп алыйк.

      - Сабыр, йомшак күңелле әбиләребез, бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Гел шундый якты йөзле, тәмле сүзле булып оныкларыгызны сөендереп, озак яшәгез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника "День пожилого человека"

Сценарий праздника "День пожилого человека" - праздник самых любимых -бабушек и дедушек....

Праздник. День Пожилого человека.

ДЕНЬ ПОЖИЛОГО ЧЕЛОВЕКА!...

Сценарий праздника «ДЕНЬ ПОЖИЛОГО ЧЕЛОВЕКА»

Конспект разработан по всем нормам)...

Сценарий к трём праздникам " День учителя, день дошкольного работника, день пожилого человека"

Один сценарий для трёх праздников, проходящих в течении одной недели, мы отмечали их в один день....

Занятие по внеурочной деятельности "Мир праздника" по теме "День наших бабушек и мам" Волк и семеро козлят"

Цель занятия:   формирование духовно-нравственных и эстетических чувств через семью;   воспитание уважения и любви к женщинам, мамам, бабушкам и сестрам; Задачи:образовательна...

Праздник второй молодости (День пожилых людей))

Праздник второй молодостиУченикЧто сегодня вдруг случилось?Что сегодня вдруг стряслось?Посмотрите, сколько в залеДам и кавалеров красивых собралось! ВедущийДобрый день, дорогие гости, добрый день...

Праздник для бабушек и дедушек "День добра и уважения"

Сценарий праздника, организованного учащимися 4 класса для своих бабушек и дедушек....