Су анасы.
материал по теме

Г.Тукайнын туган көненә багышланган бәйрәм кичәсе. 

( Зурлар төркемендә әдәби-музыкаль кичә.)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon su_anasy._zurlar_torkemende_edebi-muzykal_kiche..doc36 КБ

Предварительный просмотр:

.                             СУ  АНАСЫ.

Әкиятче:

Тукай абый әкиятен-

“Су анасы”н кем белә?

Аның кебек бөек шагыйрь,

Шәп шагыйрь ул бер генә.

 

Тарак урлаучы малайлар

Юкмы сезнең арада?

Хәзер инде әйбәтләрме,

Урлашмыймы балалар?

“Су анасы” әкияте

Ул хәзер болай икән:

Карак малай юк хәзер,

Әкияттә алар беткән.

Елга буе , малайлар кармак белән биеп керәләр һәм балык тоталар.

“Су буенда балыкчы” көе уйнала.

1 малай:

Утырабыз дуслар белән

Яр буенда аулакта.

Ә, бәлки, эләгеп куяр

Алтын балык кармакка.

2 малай:

Су буйлары чиста булса,

Үзебезгә күңелле.

Төрле чүп-чар ташлап ,аны

Пычраталар түгелме?

3 малай:

Таллар һәм чәчәкләр үссен

Ямьле су буйларында.

Алтын балык, чирт, әйдә , чирт,

Син генә уйларымда.

1 малай:

Су астында тирәндә,

Яши, ди, Су анасы.

Шунда яшәгәннәр аның

 Әбисе һәм бабасы.

2 малай:

Су анасының бик матур

Бар, ди, алтын тарагы.

Бәлки, эләктерер аны

Беребезнең кармагы.

3 малай:

Бик күрәсе килә шул

Су анасы тарагын.

Алтын балык, әйтеп бир

Таракның кайдалыгын.

Балыклар керә, бииләр.

“Алтын балык” җыры.  Р. Абдуллин  муз.

1 балык:

Чиста сулар яратабыз,

Күлләрнең зәңгәр төсен.

Куышып зәңгәр күлләрдә,

Уйныйбыз иртә - кичен.

2 балык:

Су буйлары хәтфә үлән,

Чәчәкләр күз кысыша.

Бал кортлары” без –без” килә,

Күбәләкләр ярыша.

3 балык:

Кармак белән дус түгелбез,

Без бит ирекле балык.

Чиста , матур сулыкларны

Сакласын иде халык.

4 балык:

Елга, инеш буйларына

Килсеннәр ял итәргә.

Чүп – чарны җиргә ташлама,

Кирәк җыеп китәргә.

Бии –бии кереп китәләр.

Үрдәкләр керә. “Кайта үрдәк елгадан” җыры башкарыла.

В.Агапов сүз. һәм муз.

1 үрдәк:

Бак- бак диеп тавыш биреп,

Су буенда йөрибез.

Хуҗаларыбыз бик әйбәт,

Авырлыклар күрмибез.

2 үрдәк:

Йөзәбез дә, чумабыз да,

Бик зур үсәрбез көзгә.

Усал малай, явыз кызлар

Ташлар атмасын безгә.

3 үрдәк:

Җир астыннан чишмә чыга,

Суы чиста, сап- салкын.

Су анасын да күргән бар –

Тарагы аның алтын.

4 үрдәк:

Су буйларын пычратмыйлар

Бик тәртипле балалар.

Балыклар да, сезне күргәч,

Рәхмәт әйтеп калалар.

Су анасы чыга. Музыка.

Су анасы:

Яшим мин су төбендә -

Өем бар минем анда.

Бик яратам балыкларның

Уйнаганын карарга.

Тарагым бар, бик затлы

Миңа әбидән калган

Әллә ничә буыннан

Гел шулай күчеп барган.

Шулай бервакыт шук малай

Урлаган бит таракны.

Әби минем батыр булган:

Куа киткән каракны.

Ә әнисе шук малайга

Ай –яй шәп эләктергән.

Шук малайның үкенгәнен

Әбием үзе күргән.

Әкиятче:

Менә шундый хәлләр булган

Су буенда аулакта.

Су анасы чыга икән,

Бик теләсәң, аулакта.

Малай:

Су анасын да күрдек,

Киттек, малайлар, өйгә.

Тарагына да тимик,

Яшәсен үз көенә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукайга ияреп."Су анасы" әкияте

Сыйныфтан тыш чара укучыларда туган телне,әдәбиятны өйрәнүгә кызыксыну уяту,аларда миии горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелә...

Су анасы

Су анасы әкияте...

дәреснең конспекты Тема: Су анасы

Дәреснең конспекты. Тема: Су анасы. Дәрестә презентация, видео “Су анасы”, дәреслек Әдәби уку 3 класс, 2 нче кисәк Ф.Ш.Гарифуллина куллана....

Габдулла Тукайның “Су анасы” әкияте. ( 3 нче сыйныф өчен уку дәсесе эшкәртмәсе)

Дәреслек: Гарифуллина Ф.Ш. Әдәби уку: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 3 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен) 2 кисәктә/ Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2013.Максат: 1)...

Г. Тукайның “Су анасы” әкиятен сәхнәләштерү.

Башлангыч сыйныфларда әдәби чаралар үткәргәндә куллану өчен тәкъдим ителә....