Выпускной вечер в начальной школе "Сау бул, башлангыч!"
методическая разработка (4 класс) по теме

Сценарий выпускного вечера на татарском языке "Сау бул, башлангыч"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon chygarylysh_scenariy.doc32.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Сау бул, башлангыч !”

Буадан ерак түгел бардыр бер авыл – Черкен диләр

Бу авылның уртасында шәп бер мәктәп бар диләр.

Ул мәктәпнең, - һич онытмам, -рәхәт тәнәфесләрен,

Ашханәсен, бәйрәмнәрен һәм авыр дәресләрен.

Зурмы? –дисәң, ике катлы, бик матур һәм уңайлы

Шулай ук белем чыганагы кечкенә түгелдер һич кенә.

Монда һәр ел белем ала бик сәләтле балалар,

Һәр көз саен олы юлга кузгала бу балалар.

Бервакыт чыңлый кыңгырау дәресләргә чакырып,

Коридорлар бушап кала, мәктәп тә кала тынып.

Без бик күңелле яшибез, бәйрәмнәр яратабыз,

Барлык күңелсез уйларны без җырлап таратабыз.

Җыр “Яшь алмашлар”

   - Үткәннәрне сезнең алда

               Төшерик әле искә.

               Ничек килдек һәм укыдык

               4 ел буе мәктәптә.

Без, 8 укучы,

Килдек беренчегә.

Тиктормаслар, шуклар идек,

Сикердек тә, уйнадык та, Кайсы чакта еладык та...

Яраткан апаларыбыз

Түзде хәтта шул чакта.

   - Мин язганда дәфтәре дә

               Дөрес ятмый партада.

               Ә инде сүзләр язганда

               Хәреф тыңламый бер дә:

               Я кыек басалар шунда,

               Я гел төшеп калалар.

               Нишләргә соң? Аңламыйм

- Укытучы апа безгә

Бирә барсын аңлатып.

Ул аңлаткан аңлашыла,

Булмый кулны тыңлатып.

               - Менә шулай кыен булды

               Хәрефләрне кушуы.

               Ләкин дуслаштык бит тәки,

               Әлифба юлдаш булды.

Җыр “Әлифба”

4 ел гомер сиздермичә үтеп киткән,

Бу класста без хуҗалар түгел бүтән

Бу класста булырбыз тик кунак кына

Шачрмабыз, утырырбыз тыйнак кына

                ҖЫР “Укытучыларга”

- Инглиз теле - бик авыр фән,

Ә без аны сизмәдек.

Динә апаны яратып

Олы җанга тиңләдек.

                       - Рәхмәт Сезгә,   Рәис абый,

Без сезне онытмабыз.

 Физкультура дәресенә

Күңелне суытмабыз.

Динә апа! Рәхмәт Сезгә!

Биюләр биеттегез

Күп җырлар өйрәттегез.         

Матур җыр җырлатып,

Күңелдәй дәрт уяттыгыз.

Иң матур җырларның берсен

Сайлап без җырлыйк әле.

Кунаклар тыңлап торсыннар,

Белгәннәр кушылсыннар.

Җыр “Исәнме мәктәп”

                         “Әлифба” укыганда

                Нинди кыен булганын

                Мин беләм дә, Рина апа белә

                 Хәрефләрне куша алмый

 Азап чигеп торганым

Без укыган бу сыйныфка

Башка балалар килер.

Минем яраткан укытучым

Аларга белем бирер.

                        Безгә ныклы белем биргән,

                        Үз балаларыдай күргән

                        Якты йөзле укытучым

                        Безгә дәрес бирми бүтән.

Кайгырганда юатучы

Безнең өчен ут йотучы

Гаделлеккә өйрәтүче

Рәхмәт сиңа укытучы.

                      Әти белән әнинең

                      Без кадерле баласы

                     Туганнарым белән мин

                      Күзләренең карасы

                     Кадерле әти әниләр

                     Рәхмәтебез күп сезгә

                      Шулай гомер буе юлдаш булып,

                      Киңәшчебез булып калыгыз.

Җыр “Әнием гөлләре”

Бию

(сораулар)

           - Бик тырышып укыгач,

Артта калды башлангыч.

Саубул инде дүртенче,

Исәнме, син, бишенче.

        - Көзгә кадәр, мәктәбем,

Хушлашыйм синең белән.

Сентябрьнең береннән

«Исәнме бишенче», диеп

Яңадан сиңа киләм.

Җыр “Дорогою добра”

        - Тәүге мөгаллим,

Тәүге адымнар,

Тәүге бүлмәләр,

Тәүге билгеләр.

Барысы да үтте,

Инде жәй җитте.

Укытучыма: «Сау бул апа!»

 Әйтер чак җитте.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выпускной вечер в начальной школе "Сау бул, башлангыч!"

Сценарий выпускного вечера на татарском языке "Сау бул, башлангыч"...

Методическая разработка сценария выпускного вечера в начальной школе "Расстаёмся, друзья!".Из опыта работы учителя начальных классов ГБОУ прогимназии № 675 "Талант" Крыловой Т.В.

Данная разработка включает в себя сценарий выпускного праздника в начальной школе. Использовано много различного материала : стихи, сценки, песни, песни-переделки, инсценировки, миниатюры. Работа пред...

выпускной вечер в начальной школе "До свидания, начальная школа!"

Предлагаю вам сценарий выпускного в 4 классе «До свидания, начальная школа!». Данный материал будет полезен учителям начальных классов. На празднике дети пели много песен, показывали сценки из школьно...

Сценарий выпускного вечера в начальной школе «Прощай, начальная школа!»

Сценарий разработан для прзднования выпускного вечера из начальной школы....

Сценарий выпускного вечера в начальной школе «Прощай, начальная школа!»

Цель: создать условия для развития творческих способностей у детей через активную деятельность при подготовке и проведении праздника.Задачи:- развитие творческих способностей;-воспитание ответств...

Сценарий выпускного вечера в начальной школе " Выпускной экспресс 2019"

Интересная разработка выпускного  в начальной школе....