"Тукай әкиятләренә ияреп" әкият кичәсе
материал по теме

Габдрахманова Гульназ Ингиловна

 

Безнең шәһәребездә күп еллар “Мирас” ветераннар клубы эшләп килә. Без, 2 нче лицей укытучылары һәм укучылары, алар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Сезгә “Мирас”лылар белән берлектә үткәрелгән бер кичәбезнең сценариен җибәрәбез.  Бөгелмә шәһәреннән 2 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Габдрахманова Гөлназ Ингиловна һәм Ризванова Алина Наилевна.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_kiyatlren_iyarep.docx26.16 КБ

Предварительный просмотр:

Тукай әкиятләренә ияреп

Сәхнә бизәлеше: Тукай портреты,бишек эленгән, арткы планда зәңгәр материал җәелгән,аның кырыенда урындык куелган. Бүрәнә. Өй тәрәзәсе.

Ана бишек тирбәтә. “Бишек җыры” (1909)

А.б.: - Бу җырның сүзләрен Тукай язган. Кечкенәдән ятим калып,йорттан-йортка йөреп,үзенә сыеныр урын эзләгәндә дә,үсеп шагыйрь  булгач та ана назын татырга өлгермәгән. Тукай үзенең күңелендә әнисенең бишек җырын йөрткәндер, сабый чакларын искә төшереп язгандыр. Ул балалар дөньясын тирәнтен белеп, аларны якын итеп, кешелекле, эшчән,тәрбияле булып үсеннәр өчен, без үскәндә безгә, ә менә хәзер сезгә сабак бирә. Авыл табигатен, аның кешеләрен бик матур тасвирлый. Авыл картларының әкиятләрен, җырларын тыңларга ярата. Шагыйрь булгач, ул әкиятләрне сезнең өчен дә язып калдыра.

-Балалар, нинди әкиятләрен беләсез?

Авт.: “Шүрәледән ” өзек

_ Нәкъ Казан артында.....(Чүгәләп, сөйли башлый)

Кыз чыга, җиләк җыя.

Кыз:

-Җиләк җыям, как коям,

Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән

Аю-бүре юк икән.

Күбәләк очып үтә.

Кыз:- Нинди матур күбәләк!

“Бала белән күбәләк” (1909)(Ике укучы сөйли)

А.б.:-“Шүрәле әкиятен кем укыды ? Нәрсә турында?

Ав.:-“Бик матур бер айлы” ....кычкыра. (Ул укыганда егет керә,кулында балта,утын кисү хәрәкәтләрен ясый. Автор” кычкыра” дигәч, егет туктап кала,күрә бер ят хайван керә. Бераз карашып торалар). Балаларга карап:

Егет:-Нәрсә соң бу,качкынмы,җенме,өрәкме нәрсә бу? Сиңа миннән ни кирәк?

Шүр.:- Шикләнмә, егет, мин карак түгел, ләкин бик тугры да түгел,ялгыз кешеләрне кытыклап ,көлдереп үтерергә яратам.Әле сине күргәч ,бик шатландым,күптән кеше көлдергәнем юк. Бармакларым кети-кети уйнарга ашкынып торалар.Әйдә,егет.уйныйк әле.

Егет бераз уйланып тора.

Е.:-Ярар,уйнасак уйнарбыз.Тик бер шартым бар.

Ш.: - Нәрсә егет әйт шартың, бик теләп үтәрмен.

Е.: - Эш беткәч уйнарга ярый. Менә шушы бүрәнәне арбага салырга булыш.

Ш.: - Була ул, кай җиреннән тотыйм?

Е.: - Тотарга байлы булсын өчен менә бу ярыктан тот, менә монда.

(Шүрәле кулын ярыкка тыга.Күтәрмәкче була, егет җөйне бәреп чыгара. Моны көтмәгән Шүрәле аптырап егеткә карый, егетнең китәргә җыенганын күргәч, хәйләгә төшенә).

Ш.: - Нишләдең син, егет, кулымны кыстырдың бит,бик авырта кулым,ычкындырсана!

Е.: - Кешеләр кытыклап, явызланып йөрмәсең, сиңа шул кирәк.

Ш.: - Егет,кызган мине. Моннан соң үзеңә дә, углыңа да тимәм, башкалардан да тидертмәм. Рәнҗетмә мине, зинһар...У-у-у-у-

      -Исемең ничек синең?

Е.: - Мин Былтыр исемле булам, урман сарыгы, белеп тор шуны. Хуш!

Ш.: - Кысты, Былтыр, кысты, харап итте, үләм бит! Коткарыгыз! У-у-у-у....

(Улый-улый хәле бетеп йоклап китә. Су анасы карана-карана керә. Җырлый, йөзү хәрәкәтләре ясый.)

  1. Суларга карыйм әле,

Чәчемне тарыйм әле.                       (“Арыш кыры,киндер кыры” көенә)

Бака балалары кебек,

Бер уйнап алыйм әле

Чумып бакалар белән

Бер уйнап алыйм әле.

Су ан.: - Бик матур җыр беләм, авыл кешеләреннән өйрәндем. (Чума да чыга, утыра, чәчен алтын тарак белән тарый. Тукай сүзләре “Туган авыл” 1,5 куплет җырлагач, Шүрәле уяна, үкереп куя. Су анасы сикереп тора, ялт-йолт каранып суга чума. Малай чумганны күрә, керә).

М.:  - Бу кем булды соң? Җенме,карачкымы, әллә авыл кызымы? Әтттә , тарагын оныткан, алтын икән. Алыйм әле.  (Чыга. Су анасы судан башын күтәреп кычкыра).

Су ан.: - Качма, качма, карак син, ул бит минем алтын тарак. (Этләр тавышы. Су анасы туктала).

Су ан.: - Ярар, караңгы төшкәч барырмын авылга. (Борыла. Шүрәлене күрә).

Ш.: - У-у-у... үләм, кулым авырта, коткарыгыз.

Су ан.: - Син нигә үкерәсең, мине куркыттың. Нишлисең монда? Шүрәлеләр хәзер юк диләр бит.   Нишләп кулың кысылды?

Ш.: - Коткар мине, зинһар. Былтыр кулымны кыстырды. У-у-у-у....

Су ан.: - Былтыр кысканга быел үкермиләр инде. (Су анасы җөй тыга, ярык киңәя, Шүрәле кулларын чыгара. Шүрәле бармакларын үбә-үбә елый).

Ш.: - Рәхмәт сиңа, мәрхәмәтле су кызы. Мин Тукай әкиятеннән, мәктәпкә бәйрәмгә бара идем. Миңа 104 яшь. Хәзер кеше көлдермим инде, картайдым. Егет белән дә шаярдым гына. Хәзер Шүрәлеләр урманда яшәмиләр, шәһәр урамнарында йөриләр, мөгезләре генә юк.

Су ан.: - Синең бармакларыңны кысканнар, минем таракны урладылар, явызлык кешеләрдә хәзер. Әйдә, кайгырмыйк әле. Мәктәпкә барыйк, балаларга сабак бирик, шигырьләр сөйләтик.

Ш.: - Әйе, менә тылсымлы агач ботагы да бар.

Ал. б.: - Әйдәгез әле, боларның күңелләрен күтәрик. (Балалар шигырь сөйлиләр. Призга - конфетлар).

Су ан.:  - Мин дә бер шигырь беләм, мин мәктәптә укымадым, үзем өйрәндем.

Ал. б.: - Әйдә, су кызын тыңлыйк әле, дөрес сөйлиме, бик яхшы тыңлагыз. (Су анасы “Гали белән Кәҗә”не сөйли).

Ал.б.: - Дөрес сөйләдеме? Хатасын кем әйтә? (Балаларга призга - конфет)

Табышмаклар.

Ш.: - Нәрсә эшлибез инде? Кәҗәне печән белән сыйлыйлар, ә безне сыйлаучы юк.

Су ан.: - Мин бер табышмак беләм, Шүрәле дус.

        Туннарга киендерә,

        Җылыта, сөендерә.

        Тоягы була ярык,

Исеме аның ....? (Сарык) (Балалар әйтәләр)

Ал.б.: - Бу кайсы әкияттән? (Балалар хор белән әйтәләр. Кәҗә белән Сарык керәләр, капчык асканнар).

Сарык: -Кәҗә дус, безгә кычкырдылар бит. Әби белән бабай куып чыгарганнар иде, әллә жәлләп кире чакыралар инде. Ә-ә-әә, сез дә монда мени. Исәнмесез! (Борыла. Су анасы белән Шүрәлене күрә. Кул биреп күрешәләр).

Кәҗә: - Исәнмесез, безне чакырдыгызмы, килдек әле. Әби белән бабай куып чыгаргач, адашып йөрибез, кая барганыбызны да белеп булмый. Бүреләрдән котылдык, хәзер бергә булырбыз инде,ботка пешереп ашарбыз.

Сарык: - Әби белән бабай бездән башка ничек яшәрләр инде, пинсәләре аз, сөтләре юк, балалары юк.

Кәҗә: - Теләсә ничек яшәсеннәр. Менә безгә ничек яшәргә? Кунарга урын юк. Бүреләрдән котылдык. Баегач, әби белән бабайны үзебезнең янга алырбыз. (Ничек баерга?)

Ал.б.: - Менә 2 нче лицей укучылары “Сарык белән Кәҗә” әкиятен дәвам итеп, Кәҗә белән Сарыкка ничек яшәргә, ничек баерга – шул юлларны өйрәткәннәр. Без аларны “Бөгелмә авазы” гәҗитенә бирербез. (Балаларга алдан“Кәҗә белән сарык” әкиятенең дәвамын язарга әйтелә, хәзер шуларның иң яхшылары укыла.)

Сарык: - Кәҗә, капчыкта бүре башы бар бит.

Кәҗә: - Бүре башы капчыкта, микки-ки, миккики. Бүре башы бер түгел, уникки, - дип, Шүрәлене куркытырбыз.

Сарык: - Шүрәле, сиңа ни булды, ник сөмсерең коелды? Су анасы, әллә тарагың суга төштеме,бик кайгылы күренәсең.

Су ан.: - Минем таракны авыл малае урлады.

Ш.: - Минем кулларымны Былтыр кысты, хәзер кытыклагач, көлдерә алмыйм.

Сарык: -  Мин ул баланы беләм. Әнә өйләре. (Су анасы тәрәзә кага).

Ана: - Ни кирәк? Караңгы төндә кем вакытсыз йөри?

Су ан.: - Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак. Бир! Бая көндез алып качты, синең улың карак!

Ана: - Мә, кит.(Таракны тәрәзәдән ыргыта). Ә син, оятсыз малай.

Ал.б.: - Әйдәгез, Шүрәленең күңелен күтәрик әле. Җырлыйк.

“Шүрәле” җыры.

(Шүрәле дәртләнә, бии,сикерә. Малай керә).

М.: - Мине гафу итегез инде. Су анасыннан котылгач, тынычлангач, әни и орышты, и орышты, и орышты мине.  Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым. “Йә, иясе юк!” – дип, әйберләргә тими башладым. Мине дә уйнатыгыз әле.

(Малай, күбәләк, кыз, әкият геройлары).

Ал.б.: - Тукай бәләкәй чакта “Ачык авыз” уенын уйнарга яраткан. Әйдәгез уйныйк әле.

Без, без, без идек,

Без унике җан идек.

Барыбызга бер шатлык

Кем тели уйнап карый

Кагыйдәсе бик гади:

“Әйе - ыһы”- димәскә,

Сөйләшмәскә, көлмәскә,

Авызыбызны яптык,

Әйтерсең лә су каптык.

(Шүрәле көлдерә, авызын ачкан кешегә җәза (2 тапкыр). Шигырь, җыр, бию.)

Ш.: - Кара инде боларны

        Чыкмый хәтта тыннары

        Сөйләшмиләр, көлмиләр

        “Әйе - ыһы”, - димиләр.

(Шүрәле көлдерә.)

Ал.б.: - Әкиятләр укып үстек. Тагын нинди әкиятләр беләсез?  (“Алтын әтәч”, ...)

Ал.б.: - Тукай әкиятләрен, шигырьләрен, җырларын яратабыз. Барлык халыкларның яраткан шагыйре, ләкин ул бу дөньяда 27 ел гына яшәп калган.

“Тукай вафатыннан соң” М. Гафури.

Көтмәгәндә   кайгы салды

Безгә бу көндә фәләкъ.

Әй, сөекле яшь шагыйрькәй,

Син югалдың иртәрәк.

Үлмәдең син, чөнки бу көн

Һәр татар күңелендә син,

Бетмәдең син: һәр кеше

Сүзендә син, телендә син.

Һичвакытта чыкмас истән

Монда кылган эшләрең.

Һәрвакыт сөелеп укылыр

Бар “күңел җимешләрең”.

Ал.б.: - Газиз халкың сиңа атап бәет чыгарган.

(Тукай блогы: бәет “Китте шагыйрь”, Илсур Хөснетдин “Теләк”, җырлар: “Пар ат”, “Туган тел”).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әкиятләр илендә

КВН. Татар һәм рус телендәге әкиятләр турында белемнәрен тикшерү....

Әкиятләр темасына презентация

Әкиятләр темасына презентация. Ярдәме тими калмас....

Яшәгән ди, булган ди..(Әкиятләрне йомгаклау)

Әкиятләрне йомгаклау, укучыларның белемнәрен йомгаклау...

Бурычлар һәм хокукларны әкиятләр аша таныйбыз

Максат:балаларны “хокук”,  “бурыч”,“закон”төшенчәләре белән таныштыру;хокуклар һәм бурычларны аерырга өйрәтү; законга хөрмәт хисе тәрбияләү...

Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре буенча дәрес эшкәртмәсе....

: Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре . презентация....

Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы

ldquo;Белдекле Керпедә кунакта” бүлеге буенча татар мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен “Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы “ темасына дәрес эшкәртмәсе....