Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы
план-конспект урока по чтению (2 класс)

Зиятдинова Чулпан Хайдаровна

“Белдекле Керпедә кунакта” бүлеге буенча татар мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен “Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы “ темасына дәрес эшкәртмәсе.

                                                                                                       (дистанцион укыту өчен)

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Апас муниципаль районы

Каратун урта мәктәбе

“Белдекле Керпедә кунакта” бүлеге буенча татар мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен “Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы “ темасына дәрес эшкәртмәсе.

                                 (дистанцион укыту өчен)

                                                                 

                                                                                  Төзеделәр: Татарстан Республикасы,

                                                Апас муниципаль районы

                                                             Каратун урта гомуми белем бирү

                                                                  мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты

                                                                      укытучысы Шиһабетдинова Гөлнур

                                                                Фазыл кызы, башлангыч сыйныф

                                                            укытучысы Зиятдинова Чулпан

                            Хәйдәр кызы.

                                                           Каратун, 2020.

 Дәрес темасы: Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы  (Ш. Галиев “Җизни әкияте”, “Аю белән  төлке” әкиятен өйрәнү аша)

                                                     ( дистанцион укыту өчен)

Максатлар: 1. Ш. Галиевнең “Җизни әкияте” һәм “Аю белән  төлке” әкиятен өйрәнү;

2. Шигырьне анализлау аша укучыларның фикерләвен, диалогик һәм монологик сөйләмен үстерү.

3. Ш.Галиев иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Бурычлар:

- Әкиятләрнең эчтәлеген укучы аңына җиткерү.

- Ишетеп, аңлау күнекмәләрен үстерү.

- “Идея”төшенчәсен кулланырга өйрәтү.

- Яхшы күңелле, матур фикерле булырга өндәү.

Кулланылган  материал: төп: “Әдәби уку” дәреслеге, 2 сыйныф, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова,   Өстәмә: дәреслек  - хрестоматия, 2 сыйныф, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова, методик кулланма.

 Җиһазлау:

1. Дәрескә (Ш.Галиев иҗатын да кертеп) презентация

2. “Әкиятләр дөньясында” китап күргәзмәсе.

          3. Zoom  платформасы.

Көтелгән нәтиҗә:  (обратная связь) Укучыларда мөстәкыйль фикерләүне үстерү, әсәрнең мәгънәсенә төшендерү, аларның сорауларга әсәр эчтәлегенә генә түгел, үз тормыш тәҗрибәсенә таянып җавап бирүләренә ирешү.

 Универсаль уку гамәлләре:

  • шәхси: үз фикереңне башкаларга җиткерә белү, башкаларны игътибар белән тыңлау;
  • регулятив: эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;
  • коммуникатив: үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү;
  • танып белү : сөйләмне аңлап төзи белү, логик фикерләү.

                                              Дәрес барышы

I.Оештыру өлеше.

Исәнләшү. (2-3нче слайдлар.Экранда смайлик чыга.)

  • Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек? Бер-беребезгә карап матур итеп елмаешыйк та, һәркайсыбызга уңышлар теләп дәресебезне башлап җибәрик.

ІІ.Актуальләштерү.

Укытучы: - Укучылар, Белдекле керпегә кунакка барып, Әмир һәм Әминә белән сәяхәтебезне дәвам итәсегез киләме?

Укучылар: - Әйе! (4нче слайд)

Укытучы: - Укучылар, без бүген дәрестә якташыбыз Шәүкәт абый Галиевнең “Җизни әкияте” дигән шигыре белән танышырбыз. Шулай ук дәреслекнең 3 нче кисәгеннән бер әкият укырбыз. Анысы әлегә сер булып торсын. Экран демонстрациягә куела ( 15 секунд) (5нче слайд)

1. Китап күргәзмәсе күрсәтелә.

2. “Җизни әкияте” шигыре ачыла.( 6-8слайдлар)

ІІІ.Төп өлеш.

              1. Укытучы: -Укучылар, әкиятнең авторы кем?

  • Шәүкәт Галиев.

Укытучы: - Сез аның турында ишеткәнегез бармы?

  • Әйе, без аны балалар бакчасыннан ук беләбез. Ул - безнең якташыбыз. Олы Бакырчы авылында туган.

Укытучы: - Әйдәгез,балалар, хәзер “Җизни әкияте”н чылбыр буенча укып чыгыйк. (Укыйлар)

Укытучы: -Төп герой кем?

  • Бәдәр.

Укытучы:- Ул нинди?

  • Ул барысын да аптырата. Озын әкият сөйләгез, дия.

Укытучы: -Әмир нинди фикер әйтә?

  • Аптыраткыч- йөдәткеч әкият ич бу, без 1 нче сыйныфта да укыган идек, ди.
  • Килешәсезме?
  • Әйе, килешәбез.Бәдәр бөтен кешене йөдәтеп бетерә.

2. Дәфтәрдә эш.

Укытучы: Әйдәгез, хәзер дәфтәрләрдә әкиятне өлешләргә бүлик һәм исем кушыйк.(5 мин)

Укытучы: -Кем әзер?

(Җаваплар ZOOM платформасындагы тактага языла). (9нчы слайд)

  • 1. Бәдәр әкият тыңлый.
  • 2. Бәдәр тыңлаган әкиятләр.
  • 3. Апалар кунакка килде.
  • 4. Җизни әкияте. (12 минут)

Укытучы:- Бик яхшы! Бәдәр нинди әкиятләр тыңлаган?

  • “Шүрәле”, “Шомбай”, “Кәҗә белән сарык”, “Бүре белән кәҗә”,”Төлке белән торна”

Укытучы:- Ә сез кайсыларын беләсез?

  • Барысын да!

Укытучы:- Бәдәр тыңлаган әкиятнең берсен бүген тагын бер кат укып китәрбез.

3. Ял минуты. ( Экранда рәсем чыга, балалар шигырь юлларын сөйләп, хәрәкәтләнәләр) (10-11нче слайдлар)

Әкрен генә басабыз,

Әзрәк уйнап алабыз.

Тиз-тиз чүгеп алабыз,

Аннан туктап калабыз.

Уңга таба бөгелик,

Сулга таба бөгелик

Салмак кына әйләник,

Җайлап кына утырыйк. (3 минут)

4. (3 нче кисәктәге “Аю белән төлке” әкияте ачыла) (12нче слайд)

(Чылбыр буенча укып чыгабыз.)

Укытучы:- Укучылар, ике әкиятне чагыштырыгыз әле, нинди аерма бар?

  • Берсен Ш.Галиев язган, икенчесе - татар халык әкияте.

Укытучы: -Дөрес, балалар. Ләкин аларның охшаш яклары да бар. Бергәләп эзлик әле.

  • Икесендә дә хәйләкәрлек бар.
  • Беренчесендә, җизнәсе акыллы хәйләкәр, икенчесендә төлке начар хәйләкәр, ул аюны койрыксыз калдыра.

Укытучы: -Әйе, балалар, “Җизни әкияте”н автор язган, “Аю белән төлке”не халык иҗат иткән. Шулай булса да, уртак яклары бар, ягъни идеясе охшаш. Нәрсә соң ул ИДЕЯ? Сүзлеккә язып куйыйк әле. Экран демонстрациягә куела: (13нче слайд)

Идея - Әсәрдәге конкрет вакыйгалар һәм җанлы образлар аша сурәтләнешендә бирелгән төп фикер.

Нәтиҗә: Укытучы: Кыскача әйткәндә, автор әйтергә теләгән төп фикер. Ике әкияттә дә нәрсә әйтергә телиләр? (14нче слайд)

  • Яхшы булырга, хәйләне белеп,кирәкле урында кулланырга.

Укытучы: - Шуның белән дәрес тәмам.

Балалар, сезгә дәрес ошадымы? (15нче слайд) ZOOMда “реакции” бүлегенә кереп, кул куегыз әле.(Укучыларның дәрестә катнашуларыннан чыгып, билгеләр куела.) ( 5 минут)

Экран демонстрациягә куела:

Өй эше: Сорауларга җавап әзерләргә: (16нчы слайд)

     1 төркем: -Хрестоматиядәге 23 нче биттәге 1 нче соруга җавап әзерли.

2 төркем: - 24 нче биттәге 2 нче сорауга җавап әзерли.

3 төркем:- “Бәладан качып котылганнан соң , Аюга Төлке очраган булса, нинди хәлләр булыр иде?” Шул турыда кыскача хикәя язарга. (5минут)

Укытучы:  Дәресебез тәмам, балалар! Дәрес өчен зур рәхмәт! (17нче слайд)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әкиятләр илендә

КВН. Татар һәм рус телендәге әкиятләр турында белемнәрен тикшерү....

"Тукай әкиятләренә ияреп" әкият кичәсе

Безнең шәһәребездә күп еллар “Мирас” ветераннар клубы эшләп килә. Без, 2 нче лицей укытучылары һәм укучылары, алар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Сезгә “Мирас”лылар белән берлектә үткәрелгән бер ...

Гаиләдә ата –ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары

Нәрсә соң ул конфликт ?  Конфликт- ике кешенең яки социаль төркемнең бер үк дәрәҗәдә югары бәяләнгән әйбергә ия булу өчен бәхәсләшүе, бәрелеше . Конфликт ул-бәхәс, ызгыш, бер-береңә үпкә , бер-бе...

Әйләнә тирә-дөнья. 1 кл Үләннәр, куаклар һәм агачларның уртаклыгы нәрсәдә?

Планлаштырылган нәтиҗә:-үсемлекләрнең өлешләрен табарга     үсемлекләрне аера, таный белергә  үсемлекләрне күзәтә белергә, үсемлекләрнең өлешләрен, уртак якларын таб...

"Борынгы соборлар. Болгар дәүләте – татар халкының борынгы архитектура үзәге." темасына дәрес эшкәртмәсе.

Тема:       Борынгы   соборлар.    Болгар  дәүләте – татар  халкының  борынгы      архи-...

Балалар бакчасы һәм лицей арасындагы дәвамчанлык.

Безнең "Йолдыз" балалар бакчасы белән лицей арасында ныклы элемтә урнашкан. Ел башында  һәм балалар бакчасы лицей арасында дәвамчанлык планы төзелә. План педколлектив киңәшмәсендә тикше...