Әкиятләр илендә
материал по теме

Хашимова Ляля Фоатовна

КВН. Татар һәм рус телендәге әкиятләр турында белемнәрен тикшерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kvn.doc46 КБ

Предварительный просмотр:

                                                            Квн  

Тема: Әкиятләр илендә

Максат:

--китап уку, белем алуга кызыксыну уяту, ике телдә дә әкиятләрне белүнең әһәмиятенә төшендерү;

-халкыбызның гореф-гадәтләрен искә төшерү

Аңлатма:

ике командага бүленеп, башлангыч сыйныф укучылары катнаша. Алар үзләре катнашучыларны сайлап алалар.

Ике команда үзенең исеме белән таныштыра (исем сайлауда укытучы да

катнаша). Эмблемаларын күрсәтәләр. Теләкләрен белдерәләр.

 Кичәне   Шүрәле кызы   башлап җибәрә

Мин –Шүрәле кызы Шүрәлинә,

Әкият алып килдем урманнан.

Әкият сөйләмәгәннәр гомер буе

Тормышында нидер югалткан.

Укучылар! Ә сез китаплар укырга яратасызмы? Минем дөнЬям сезгә танышмы? Әкиятләр иле -бик күңелле ил ул. Анда бер керсәң, һич тиз генә чыгам димә. Сезнең мәктәпкә мине әкиятләр иле патшасы җибәрде. Ул укучыларның әкият геройлары белән танышмы икәнен күзәтергә җибәрде. Ә хәзер әйдәгез, мин сезнең яныгызда утырып торыйм әле. Ничек барыр микән ярышыгыз.

 1 укучы Э. Шәрифуллинаның шигырен укып үтә.

 Әкиятләр нинди була?

Әкиятләр батырлар:

Бар бит анда ак аюлар,

Көчле Камыр батырлар

Йөгерештә Җилаяклар,

Чакмый торган Чаяннар

Серле, кызык әкиятләрне

Тыңларга бик яратам.

Әкият сөйләгәннәрен

 Көн саен көтеп алам

                      1 тур.  Рус халык әкиятләре

Сорау: А.С.Пушкин әкиятләре буенча

Бирелгән иллюстрацияләр буенча  нинди әкият икәнен-исемен әйттерү

Җавап: «Сказка о царе Салтане», «Сказка о попе и его работнике Балде»

«Золотой петушок», «Сказка о рыбаке и рыбке»

Сорау: Какими словами начинается  «Сказка о рыбаке и рыбке?»

Җавап: «Жил старик со своею старухой

               У самого синего моря.»

 Сорау: Угадайте, из каких  сказок эти фрагменты:

Җавап:  «Сказка о золотой рыбке»   «Сказка о царе Салтане»

 Сорау: Карт алтын балыкны тотканчы  ятьмәне  ничә тапкыр суга ташлый?

Карчык картны алтын балыкка йомышка ничә тапкыр җибәрә?

Җавап:  3 тапкыр, 5 тапкыр

                               Капитаннар ярышы

Яшелчә бакчасында бабай, әби, онык, эт , мәче, тычкан шалкан тарталар.

Бакчада ничә кеше бар

Җавап: 3

           Залда утыручылар өчен . Шаян тур

Сорау: 1.Мәктәпнең президенты дип кемне саныйсыз?

 2. Баланың суыра торган таягы ?  

3.Чүп-чар тартмасы

4. Һәрчак ялгышып тәрәзәгә килеп тия торган түгәрәк әйбер  

 5.Рәсем ясау өчен агач дәфтәр

Җавап: 1.Мәктәп директоры   2.  Ручка  3. Сумка  4.туп   5. Парта

                                 2тур. Бу кайсы әкияттән?

1.Сорау:Бирелгән иллюстрацияләр. Нинди әкияттән икәнен ачыклыйсы

Җавап: «Шүрәле»,  «Су анасы»,  «Шүрәле»

                  3 тур. Бирелгән өзекләр нинди әкияттән?

 Сорау:  «Әбидән дә качтым, бабайдан да качтым, синнән дә качам»

Сорау: «Тиен бик ачуланган да әйткән:

             -Алайса, син гомер буе киндер сугып кына тор, дигән... »

Сорау: «Уйладылар да камырдан бер сын ясап куйдылар. Әби чыгып китте сыер саварга, бабай чыгып китте утын  ярырга. Ә камыр сыны кәҗә бәтиләре белән   уйнап йөри»

  Сорау:«Яктыра башлагач, карт сискәнеп уяна да, чәчәк эзләп килүе исенә төшеп, коймадан бакчага төшә. Шушы агачлар арасында карт эзләп килгән матур               чәчәк үсеп утыра »

Җавап:  «Түгәрәк ипи», «Өч кыз », «Камыр батыр »,  « Каракош» 

                                    4 тур. Рәссамчы

Күз йомып әкият ясарга

                                   5 тур. Кайсы артык?

Сорау: 1.Шалкан  2. Саламторхан 3. Балыкчы һәм балык турында әкият 4. Карт белән төлке 5. Аерылганны аю ашар

Җавап: 4. Карт белән төлке                         

                                6 тур. Кайсы әкият А.Алиш әкияте түгел?

1.Сертотмас үрдәк

2.Чукмар белән Тукмар

3. Нечкәбил

4.Койрыклар

 5 . Төлке белән Каз

        7 тур. 1.Әкият эчтәлегенә туры килгән мәкальләрне әйтегез

 Сорау: 1   Шалкан

2.Саламторхан

3. Балыкчы һәм балык турында әкият

4.Карт белән төлке

 5. Аерылганны аю ашар

Булыр булмас эшне алдан шаулап йөрү кирәкмәс

-Авыр эшне күмәк кул җиңә

  1. Яман белән юлдаш булма,
  2. Надан белән сердәш булма!

Җавап: 4 ,1,5

                        2.Әкият эчтәлегенә туры килгән мәкальләрне әйтегез

Сорау: 1.Сертотмас үрдәк2.Чукмар белән Тукмар3. Нечкәбил 4.Койрыклар 5 . Төлке белән Каз

Миндә авыз бар диеп бертуктаусыз сөйләмә

- Дустың булса-югалтма!

Җавап: 1 , 2

                  8 тур. Кайсы язучы?

Бирелгән: 1-Роберт Миңнуллин  2. Рәзил Вәлиев  3.Шәүкәт Галиев 4. Фәнис Яруллин

Сорау: Шәвәли кайсы авторның герое

“Күчтәнәч китабының авторы?”

Җавап:

2-Шәүкәт Галиев

1-Роберт Миңнуллин

              9 тур. Бу сүзләр кайсы әкиятләргә туры килә?

Сорау: Чана, балыклар, төлке, тун, боз, бүре

-Куян, йолдыз, кояш, итек, дару, Доктор Айболит

Урман, бүре, кыз, пәрәмәчләр, әби, аучылар

Кәҗә, кәҗә бәтиләре, бүре

Җавап: « Төлке белән бабай» , « Куян кызы »,   «Кызыл Калфак »,   « Кәҗә һәм кәҗә бәтиләре»

          10 тур. Казан мәчете  исемнәрен тап

Сорау: бролга

разаман

мәнәди

Лок фирәш

  Җавап: Болгар Рамазан Мәдинә Кол Шәриф

Йомгак. Шүрәлинә  барлык җавапларны тыңлаганнан соң йомгак ясый.