Халкыбызның милли бизәкләре
материал по теме

Татар халкының йолалары, бәйрәмнәре, милли киемнәр һәм уен кораллары турында әдәби-музыкаль кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Әдәби- музыкаль кичә42 КБ

Предварительный просмотр:

Алып баручы.       Исәнмесез мөхтәрәм кунаклар, укытучылар, укучылар! Татар халкы элек-электән көзге муллыкны җыеп, амбарларга урнаштырганнан соң, рәхәтләнеп күңел ачкан, ял иткән. Без сезне бүген, татар халкының милли бәйрәмнәре, анда  уйналган уеннар белән таныштырырбыз.

Алып баручы. Татар халкы борын борыннан көз көне төрле-төрле өмәләр үткәргән. Яшьләр мондый өмәләргә бик теләп йөргән, авыр эшләрне дә бәйрәм шикелле бердәм булып башкарып чыга белгән.  Эшне төгәлләгәч, төрле уеннар оештырганнар. Өмәләр зур эшләрне кыска вакытта башкарып чыгарга ярдәм иткән. Татар халкының инде онытыла башлаган бәйрәмнәре арасында каз өмәсе зур урын алып тора.

1 укучы. Минем халкым өмә җанлы булган,

Авыр эшне күмәк күтәргән.

Мал суйса да, казлар йолкыса да,

Өй салса да өмә үткәргән.

2 укучы. Әбиләрдә өмә бүген,

Гөрләп тора өйләре.

Урамга да ишетелә

Матур халык көйләре.

3 укучы. Әби безгә каурый бирде,

Утыртты тезеп безне,

  1. Каз тәбикмәге белән,-ди

Сыйлармын үзегезне.

Һәркайсыбыз каурыйларны

Чиста сыдырып бара,

Бары очларында гына

Нәни күбәләк кала.

4 укучы. Беткәч, су буена чәчтек,

Калдылар җилбер-җилбер,

Ә әниләр каз юдылар,

Берсеннән берсе өлгер.

Сыйланды һәм күңел ачты

Әбиләрдә һәммәсе,

Шулай бик күңелле узды

Каз һәм каурый өмәсе.

Әби. Исән-сау җыелыштыгызмы, оланнар? И-и,сөбханалла-машалла, берегездән-берегез матур икән! Без кечкенә чакта әнкәйләр каз өмәсе көнне баларны каурый өмәсенә җыялар иде, и, кызык була иде безгә! Менә мин дә сезне җырлы уенлы каурый өмәсенә чакырдым. Менә сезгә каурыйлар, сыдырган йонны менә бу савытка җыярсыз, мендәргә булыр. Соңыннан сыдырылган каурыйларны су буена чәчәрсез, бәбкәләр икенче елга тагын да күп чыгар.

Укучылыр. Ярар, әби, ярар.

Алып баручы. Татар халкында “Эшләгәндә йөрәгең җилкенсен, ашаганда колагың селкенсен” дигән мәкаль бар. Әйдәгез әле, җилкенеп эшләп алыйк.

5 укучы. Ай-һай, күп монда каурый, әллә әбинең казлары 100 булган инде.

6 укучы. 100 түгел, 20 генә.

7 укучы. Әле кайчан гына бәбкә иделәр.

8 укучы. Әйе. Тилгән, тилгән

Бәбкә алырга килгән.

Бер аягы камырдан,

Бер аягы тимердән,

Көш-көш, -дип аларны саклый идек.

Алып баручы. Балалар, ә кем тагы тилгәнне икенче төрле куа?

9 укучы. Тилгән, тилгән!

Бәбкә күргәч, тилергән.

Бер бәбкә дә алалмыйча,

Көне буе тилмергән.

Алып баручы. “Күз курка, кул эшли”дигән мәкаль дөрес икән, карагыз, күпме эш эшләп ташладык! Татар халкы борынгыдан үк каз-үрдәк асраган, аларга атап шигырьләр чыгарганнар, җырлар язганнар.

10 укучы. Без дә җырлар беләбез, әйдәгез җырлыйбыз.

Әби. Бигрәк матур җырлыйсыз, балакайларым. Безнең дә бит бар иде яшь чаклар...Без дә шулай аулак өйгә җыела торган идек. Ул уйнаган уеннар, җырлаган җырлар!..

11 укучы.  Әби, үзегез уйнаган уеннарны безгә дә өйрәт әле.

 Әби уеннар уйната.

“Йөзек салыш.”

Уйнаучылар түгәрәкләнеп утыралар. Бер балада йөзек була. Шул бала түгәрәк буенча кулларына йөзек салган кебек әйләнеп чыга. Сиздермичә генә бер балага йөзекне сала, үзе уртага баса һәм: “Кемдә йөзек йөгереп чык!”,-ди. Йөзеге булган бала уртага чыгарга тиеш, ә калганнар аны тотып алырга тырышалар. Тотсалар, аңа җәза бирәләр. Һәм ул, җәзаны үтәгәч, беренче бала кебек, йөзек сала башлый. Уен дәвам итә.

Алып баручы. Балалар, карагыз әле монда бер сандык бар.

Кыз. Ул минем әбиемнең сандыгы.

Укучылар. Әйдә карыйк әле, эчендә ниләр бар микән.

Кыз сандыкны ача.

Алып баручы. Татарларда рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе-халыкның өс киеме. Татар халкы, башка халыклардан үзенә генә хас булган нәфис стильдә, зәвык белән тегелгән, чигелгән милли өс киемнәре белән аерылып торган.

12 укучы. Калфак-татар хатын-кызларының рухи матурлыгын, күңел байлыгын, тегү-чигү эшенә осталыгын чагылдыручы милли баш киеме.

13 укучы. Ак калфагым! Көмеш, ай, ука-чук,

Чын осталар чиккән, беркайда юк!

Җепкә тезгән энҗе ак инәдә,

Энҗе калфак-милли хәзинә лә...

Алып баручы: Түбәтәй-төрки халыкларда ирләрнең төп баш киеме. Түбәтәй һәм кәләпүш бары тик гади тукымадан гына тегелгән, чөнки йон, ефәк тукымалар электрлаша.

14укучы. Балкып тора түбәтәйләр

Энҗе бөртекләр белән.

Алар монда килгән, гүя,

Чын әкият иленнән.

“Кәләпүшем, калфагым” җыры.

15 укучы. Күргәнегез бармы сылу кызлар

Кия торган татар камзулын?

Бизәгенә, гүя, сыйдырган ул

Бар тарихын илнең, бар моңын.

Буыннардан күчә-күчә килгән

Халкымның ул асыл киеме.

Билдәмәсен эләктереп куйсаң,

Бигрәк нечкә итә билеңне. 

Татар биюе

16 укучы. Борынгы бабаларыбыз күн эшкәртүнең чын осталары булган. Алар бигрәк тә сафьяннан читек һәм күн сугыш киемнәре тегү белән дан тотканнар. Читекләрне чигүле, каюлы бизәкләр белән матурлап эшләгәннәр.

 “Бииләр итек, читекләр”җыры

Алып баручы. Икмәк тереклек һәм муллык чыганагы, икмәк-томышыбыз нигезе. Аны тир түгеп, җан җылыңны биреп, зур көч куеп үстерсәң генә, яхшы уңыш җыеп аласың. Ә менә көзге мул уңыштан татар халкы нинди генә тәмле ризыклар пешермәгән. Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез ул ризыкларны белерсез микән?

  1. Юка, юка эчендә ботка. (кыстыбый)
  2. Агач, я пластик булса-

Математикада кирәк.

Ит бәрәңге, суган салсаң,

Өстәлдә-әйбәт бизәк. (өчпочмак)

  1. Әзләп-әзләп камыр алам,

Табадагы майга салам.

Озак тормый бик тиз пешә

Тәлинкәгә килеп төшә. (коймак)

  1. Таралып тора дөгесе,

Йөземе майда йөзә

Тәмле корт та, йомырка да

Була аның эчендә. (гөбәдия)

  1. Тәлинкәгә камыр бастым,

Ваклап майда кыздырдым.

Таралып китмәсен диеп,

Бал белән ябыштырдым. (чәк-чәк)

  1. Камыр җәйдем нәзек итеп,

Өчпочмаклап кисеп чыктым.

Кайнар майга салып алдым,

Я, ни килеп чыкты тагын? (кош теле)

Булдырдыгыз, балалар. Татар халык ашларын яхшы беләсез икән.

17 укучы. Татар халкының милли бәйрәмнәрен, аларда уйнала торган уеннарны бер көндә генә башкарып, күрсәтеп бетереп булмый. Алар безгә гасырлар дәверендә җыелып килгән. Без дә аларны сакларга, түкми чәчми киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Шәҗәрәләрдә милләт язмышы"

Әдәби укудан эшләнгән реферат....

Милли киемгә мәдхия

милли тәрбия бирү...

Халкыбызның милли бизәкләре

Татар халкының милли киемнәре-күлмәк, калфак, түбәтәй,читек Һ.б.Халкыбыз шушы киемнәргә матур-матур бизәкләр чиккән. Аулак өйләрдә татар кызлары җырлый-җырлый сөлге, кулъяулыкка бизәк төшергәннәр....

Классный час на тему: "Халкыбызның күңел җәүһәрләре"

Татар халкының борынгыдан килгән йолалары бар. Максатым: татар халкының йола, гореф-гадәте һәм бәйрәмнәренең Татарстан халыклары тормышындагы ролен ачу ....

"Халкыбызның күңел җәүһәрләре" класс сәгатенә презентация

Татар халкының буыннан-буынга килә торган бәйрәмнәре, йолалары бар. Әбиләрнең күңел сандыгында ниләр бар икән?...

Сыйныфтан тыш чара.Тема: "Милли киемнәр-халкыбызның күңел җәүһәрләре".

quot;Милли киемнәр-халкыбызның күңел җәүһәрләре"....