Иң кадерле кеше -әни
методическая разработка по теме

Мәктәп күләмендә аналар көнен билгеләп үтү өчен сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nilr_byrm1.doc46 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль  районы

   

                                                           Яңа Әлем төп гомуми белем бирү

                                                                 мәктәбенең татар теле укытучысы

                                                                 Гыйлфанова Гөльяр Ринат кызының

                                                                 касстан тыш чара эшкәртмәсе

                                             Әниләр бәйрәме.

Музыка уйный. Чәчәкләр уяналар, бииләр. Күбәләкләр  чәчәкләргә куналар, очалар, уйныйлар. Кояш чыга.

1егет.  Бар күңеллелек бөтен дөньяда,

             Бар бер ямь бүген!

1кыз.    Нәрсәдән бу? Мин беләм.

             Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

1егет . Тыңладым әкрен генә искәндә

            Бәйрәм көн җилен.

1кыз.    Анысы да сөйли тагын:

             “ Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген”

2егет. Әйе, бүген бәйрәм – әниләрнең бәйрәме.

            Бүләк итәрбез- чәчәк бәйрәме.

2 кыз. Ә кайдан  алырга соң

           Җирләр туңдырды хәзер?

2егет.  Без беләбез, чәчәчкне

            Ясарга кәгазъләр бар ич!

1егет. Җыр күтәрә күңелне

            Бар да көләч, шат бүген!

1кыз.    Бүген аналар бәйрәме

             Бөтен дөнья бәйрәме!

1егет.  Җырлый 3 нче класс укучысы Айгизә Галләмова

1 укучы. Әниләрдән газиз кем бар җирдә?

               Алар күңелендә – изгелек.

               Әниләрне, зинһар, саклый белик,

               Авыр сүзләр әйтеп рәнҗетмик.

2 укучы. “ Балам”- диеп ана гомер буе

                 Яши бары бала хакына

                 Телик аңа бәхет шатлыкларны,

                 Рәхмәт әйтеп барсы- барсына.  

1кыз. Җырлый 3 класс укучысы Сәрвәрова Айгизә.

1егет. Җырлый 7 класс укучысы Насипова Илсөя.

3 укучы. Тормышыма ямь бирүче

               Иң шәфкатьле кеше син.

               Бер елмайсаң йөзләреңнән

               Бар өйгә нур бөркелә.

4 укучы. Син аем да, кояшым да

               Синсез миңа таң атмый.

               Син дип типкән йөрәгем дә

              “ Әни сүзен кабатлый.    

1егет. Сезнең өчен бииләр 5 класс укучылары Миннәхмәтова Алия                        һәм Гыйлмуллина Фәнзилә   . Мари биюен карагыз.

Музыка уйный, бии-бии  ике чегән керә.

1чегән. Исәнмесез, әниләр.

2 чегән. Без дә сезнең  бәйрәмгә килдек әле .

1чегән. Без сезне бәйрәм белән котлап, сезнең алдагы тормышыгызны әйтеп бирмәкче булабыз

2 чегән. Безнең кулда кәгазъләр, шуның берсен тартып аласыз да, без сезгә киләчәгегезне әйтеп бирәбез.( кулдан бер кәгазъне алалар, анда төрле сүзләр язылган)

 -Сәдәф.   Сезгә ирегез быел кыйбатлы тун алып бирәчәк.

- Тәгәрмәч. Әгәр дә сез быел лоторея билеты сатып алсагыз, сез һичшиксез                  машина сатып алачаксыз.

- Акча. Сез киләчәктә бик бай кеше булачаксыз.

- Конфет. Сезне  киләчәктә баллы тормыш көтә.

- Йөрәк. Сезне җаваплы мәхәббәт җылытып торачак.

- Чәчәк. Сез тагын да матуррак һәм ягымлырак булырсыз.

1 чегән. Әйдәгез тагын бер уен уйнап алабыз.

2 чегән. Бу ящикны безгә Нәрсә? Кайда? Кайчан? телеетапшыруыннан җибәрделәр.

1 чегән. Бу ящикта бер әйбер бар.Аны әниләр төрле әйберләр пешергәндә кулланалар.

2 чегән. Ул озын, чәчләре дә бар

1 чегән. Ул каты һәм түгәрәк.

2 чегән. Ул кечкенә һәм сары төстә.

1 чегән. Ул басуда үсә.

2 чегән. Аны тозлы суда пешереп була.

1чегән. Мин аннан баллы хлопьялар  яратам.

2чегән. Я,әниләр, сүз нәрсә турында бара?

( кем белә, шуңа кукурузные палочки бирелә)

Икесе бергә: Рәхмәт, әниләр, сау булыгыз. Бәхетле булыгыз.

(бала елаган тавыш ишетелә)

5 укучы. Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп,назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.

6 укучы. Әнием... Бу сүз бары тик биш хәрефтән генә тора, ләкин аның мәгънәсе тирән, дөньядагы иң зур кыйммәтне үз эченә ала ул.

7 укучы. Әнием- минем иң якын, иң яраткан кешем. Аннан башка дөнья буш

8 укучы. Ана бәхет, шатлык өләшүче,

              Ана- безнең сүнмәс маяк ул.

9 укучы. Кайгыда да, һәрчак шатлыкта да,

               Балаларым, дип торучы.

1кыз. Җырлый 8 нче класс кызлары

1 егет. Бии 3 класс егетләре.

А. Б. Ә хәзер, әйдәгез, әниләр белән уйнап алабыз.

Һәр класстан 4әр әни чыга. Уен” Суган утырту” дип атала.

1кыз  Җиңүчеләребезне котлап җырлый 5 клас укучылары. “Кәләпүшем- калфагым”

1егет. Җырлый 1 класс укучысы Мөхәметдинов Тимур. “ Нәни чебиләр”

А. Б .Әниләр белән уеныбызны дәвам итәбез. Һәр кдасстан 2шәр әни чыга. Укучылар урындыклар булалар. Әниләр балаларны әйләнеп биеп йөриләр , көй туктагач, әниләргә бер әйбер алып килергә кушыла. Кем азактан килә, шул әни уеннан чыга бара.

-сәгать алып килергә;

-Аяк киеме;

- башлык;

- перчатка;

-күзлек; һ.б.

1егет. Җырлый 4 класс укучысы Данил Сиразов.

1кыз. 8класс кызлары башкаруында татар биюе карагыз.

А. Б. Уеныбызны дәвам итәбез.  Уен “ Кер элү “ дип атала. Һәр команда да 4әр әни. Беренче әни -алъяпкыч бәйли, йөгереп бара, 4 кулъяулыкны элә, кер каптыргычлары белән. Ә икенче әни - керләрне җыя. Шулай дәвам итә.

1егет. Җырлый Сәләхова Лиза һәм Ахияров Денис.

1кыз. Җырлый 2 класс укучысы Рим Нуриахметов.

1 егет. 9класс укучыларының татар биюен карагыз.

10 укучы. Кем дөньяга кеше бүләк итә.

                  Ә кешегә – якты дөньяны.

                  Тойгылары кояш кебек кайнар

                   Эретерлек гранит кыяны.

11 укучы. Кем елмая җәйге таҗ атканда

                 Балкып китә шундук тирә –як.

                 Нәфислеге гөлләр сокланырлык

                 Көләчлектә аңа тиңнәр юк.

12 укучы.   Кем күңеле тулган айдан серле

                 Язлар сыман назлы, ягымлы?

                 Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

                 Кайгыларга түзем, сабырлы?

13 укукчы. Кем куллры өйне, җирне ямьли

                   Изгелеге үлчәү, талкысыз.

                   Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы

Бергә: Тормыш яме- әнкәйләребез!

А. Б. Шуның белән безнең әзерләнгән кичәбез тәмам. Сезне кабат барыгызны да аналар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә саулык, бәхет, шатлыклар телибез.

                           Тәмам.

               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әнием - кадерлем!

Әнием - кадерлем!сценариесендә кадерле кешеләребез- әниләребезгә багышланган шигырьләр, җырлар урын алды. Бу сценариины класс сәгатьләрендә, 8 нче март көнендә, ноябрь аенда әниләр көнендә куярга була...

Әнием-кадерлем

8 Март бәйрәменә эшкәртмә...

Әбиле кеше-бәхетле кеше

Беренче октябрь көнне "Өлкәннәр көне"үткәрелә.Балачакның иң якты истәлеге әбиләр белән бәйләнгән."Әбиле кеше-бәхетле кеше",ул өйдә иман нуры балкый.Әбиләрне хөрмәт итеп балалар белән кичә үкәрергә бул...

Әнием - кадерлем...

башлангыч сыйныфлар белән 8 Март бәйрәмендә бәйрәм сценарие язганда ярдәмлек буларак тәкъдим ителә....

ӘНИЕМ, ИҢ КАДЕРЛЕМ СИН МИНЕМ!

Бәйрәмгә әниләр, әбиләр чакырыла. Класс матур итеп бизәлә. «Кояш гомере телибез, әниләр, сезгә!» дигән плакат эленә. Укучы­лар ярымтүгәрәк ясап басалар....

"Әнием - кадерлем минем!""

«День матери» является сценарием  праздника, посвящённого Дню матери. Данное мероприятие проведено в марте 2014 года. Данная работа может оказать методическую помощь классным руководителям,...

Әбиле кеше- бәхетле кеше.

Мәктәптә өлкәннәр көне үткәрү өчен класстан тыш чараның конспекты....