"Мәктәбебезгә нур иңгән,чөнки өлкәннәр килгән".
методическая разработка (3 класс) по теме

Арсаева Лилия Равиловна

Өлкәннәр көненә кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mktbebezg_nur_ingn-1.docx17.9 КБ

Предварительный просмотр:

 «Мәктәбебезгә нур иңгән, чөнки өлкәннәр килгән»      

            Таң ата да ,кояш чыга.

                   Кояшны сәламли көн.

                   Саумы,кояш,сүнмәс учак,

                   Әссәлаамүгаләйкүм!

                   Ата-баба гадәтләрен

                  Без бит дәвам итәбез.

                  Безгә кунакка килегез,

                  Сагынып сезне көтәбез!

                  Милли ризык чәк-чәктән

                  Зинһар, авыз итегез.

                  Хуш киләсез, кунаклар,

                  Түрдән рәхим итегез!

-Хөрмәтле кунаклар,дуслар,кадерле әби-бабайларыбыз!Барыгызны да чәй табыны артына чакырабыз.

                              1 нче укучы. 

                     Кояш көлеп карады да

                     Нурларын сипте мулдан.

                     Өлкәннәр килде мәктәпкә

                     Без йөри торган юлдан.

2 нче укучы. 

                      Бүген гади көн түгел

                      Моны балалар белә.

                      Елмаеп исәнләшәләр

                      Алар өлкәннәр белән .

 3 нче укучы. 

                     Һәр җирдә бер хикмәт көтә:

                     Бүген гади көн түгел.

                         Бүген өлкәннәр  бәйрәме

                     Шуңа шатлана күңел.

         

Бәйрәм бүген”җыры. 

  4 нче укучы.  Әби!Бабай! Нинди матур яңгырый бу сүзләр!Бу сүзләр “әни”,

“әти” дигән сүзләр кебек үк кадерле һәм якын.

  5 нче укучы. Аларны хөрмәт итәргә,яратырга ,кадерләргә ,хөрмәт итәргә кирәк.Алар булмаса ,өйдә,тормышта ямь

калмас иде.

 6 нчы укучы.Хөрмәтле өлкәннәр сез- тыйнак та,сөйкемле дә,сез –эшчән дә,түземле дә.Сез өйләребезнең яме,

ашларыбызның тәме.

 7 нче укучы.  Рәхмәт сезгә,киң күңелле әбиләр,бабайлар!

             “Кәләпүшем –кәләпүш” җыры.

1 нче алып баручы.Халкыбыз элек-электән җырга моңга ,иҗатка сәләтле булган.Аның искеткеч бай хәзинәсе буыннан буынга күчеп килгән.

Халкыбызның “Әйтем –сүзнең бизәге,мәкаль сүзнең җиләге”

дигән әйтеме бар.

 2 нче алып баручы.”Амбар төбендә икмәк бар,картлар сүзендә хикмәт бар”дип юкка гына әйтмиләр.

Хәзер дусларыбызны да тыңлап китик.

Өлкәннәр турында алар нинди мәкальләр беләләр икән.

-Өлкән кеше җилгә сүз сөйләми.

-Өлкәннәр барда өйнең китабы бар.

-Олыларга хөрмәт кыл, кечеләргә шәфкать кыл.

-Олылар сүзен тотмаган-орылган да,сугылган.

-Олыласаң олыны ,олыларлар үзеңне.

-Әби укый белгәнен,бабай сөйли күргәнен.

1 нче алып баручы.Рәхмәт дуслар,бик күп мәкальләр беләсез икән.

Хәтердән уела күп нәрсә

Онытыла иң гүзәл яз,кышлар.

Онытылмый үзенең иңендә

Ил данын күтәргән язмышлар.

Вакытлар үтүгә сүрелеп,

Сүнәләр иң якты балкышлар.

Сүнмиләр, яктылык сибәләр

Көрәштә кабынган язмышлар!

Әбиләр кичергән язмышлар.

Быел Бөек Җиңүгә 67 ел булды.Әби-бабайларыбызның балачагы,яшьлекләре сугыш чорына туры килде.

Әле алараныңйөрәк түрләрендә газиз әтиләрен сугышка озату ачысы да,шул чордагытормыш авырлыклары даята

торгандыр.

Еллар үткән саен бу ачы михнәтне үзе күргән,үзе татыган кешеләр кими бара.Ләкин менә бүгенге матур тыныч

тормышның шушы бабалары батырлыгына,әбиләре түземлелегенә

Тырышлыгына бәйле икәнен хәзерге буын балаларына аңлатасы,оныкларның күңеленә сеңдерәсе иде.

                    “Кирәкми сугыш”җыры. 

1.Минем әбием бик уңган

Бар эшкә дә өлгерә.

Юа,җыя,тегә,бәйли

Тәмле ашлар пешерә.

2.Тор ,бәбкәм,уян дип

Дәү әнием уята .

Көләч йөзле әбиемне

Һәммәбез дә ярата.

3.Өйгә кайтсам,өй балкыган,

  Өйгә нур иңгән.

  Ерак җирне якын итеп

  Әбием килгән.

4.Ышаныгыз,без мәктәптә

Бик тырышып укырбыз.

Кайгы хәсрәтләр китерми

Таянычыгыз булырбыз.

5.Яшәгез сез мәңге яшь булып,

Туган йортыбызга ямь булып.

Сез булсагыз сау-сәламәт

Оныкларга булыр бик рәхәт.

6.Оныкларга терәк булып

  Яшәгез сез шатлыкта.

  Сәламәтлек,ак бәхетләр

   Юлдаш булсын картлыкта.

7.Картаймыйча шулай кояш кебек

Балкып торыгыз иртә-кич.

Яхшылыкны җирдә ятмый диләр

Онытмабыз сезне һич тә без.

Хөрмәтле өлкәннәр!Сез тыйнак та,сөйкемле дә,сез эшчән дә,түземле дә,иманлы да,дәрманлы да.Сез өйләребезнең яме,ашларыбызның тәме.

Дөнья йөген сез күтәргәнсез,гаилә учагын сүндермичә,сүрелдермичә сез дөрләтеп торасыз.

             Сез барында ямь бар җирдә

             Сез булганга тәм дә бар.

             Сез булганга дәрт бар җанда          

             Көч-куәт тә тәндә бар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты