Мәктәбебезгә - 80 яшь
материал по теме

Гасимова Чулпан Галиевна

Юбилей

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mktbem_80_yash.docx51.97 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәбебезгә 80 яшь

Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән, ике алып баручы чыга.

1 нче алып баручы.

     Таңнар саен хәерле көн телим,

Аяз күкләр телим Җиремә.

Кояшлы көн телим бар кешегә

Һәм иминлек телим илемә.

2 нче алып баручы.

Хәерле көн, димен һәр бөҗәккә,

Хәерле кич телим гөлләргә.

Сөйкемлелек телим яшь кызларга

Һәм сабырлык телим ирләргә.

1 нче алып баручы.

Юлчыларга хәерле юл телим,

Чәчәкләргә карап елмаям.

Һәрбер кеше якын кардәш сыман,

Үз балам күк тоела һәр бала.

2 нче алып баручы.

Таңнар саен хәерле көн телим,

 Аяз күкләр телим Җиремә.

Хәерле кич телим бар кешегә

Һәм иминлек телим илемә.

1 нче алып баручы.

Хәерле кич, хөрмәтле авылдашлар, бәйрәмебез кунаклары! Без бүген зур бәйрәмгә  – Купка авылы башлангыч мәктәбенең 80 еллык юбилей кичәсенә җыелдык. Кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез!

Кыңгырау шалтырый, чыгарылыш сыйныф укучылары сәхнәгә чыгып тезелә. Укучылар чыгышы.

Җыр – “Бәйрәм бүген”. Г. Тукай шигыре, халык көе.

1 нче укучы.

Син –тәүге кат баскан җирем,

Кояшлы таңым минем.

Иң шат булып үскән җирем,

Авылым-даным минем.

2 нче укучы.

Авылым матурлыгына

Таң калам, сокланам мин.

Чөнки аның туфрагына

Тәпи баскан бала мин.

3 нче укучы.

Читтә йөргән чакта сагындырып,

Керер өчен төнлә төшенә

Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле

Туган ягы кирәк кешегә.

4 нче укучы.

Зур уңышлар яулап заманалар,

Матур бәя бирсә эшеңә –

Шатлыкларын ишеттерер өчен

Туган ягы кирәк кешегә.

5 нче укучы.

Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә.

6 нчы укучы.

Йөри-йөри күңеле тупасланса,

Тузан кунса яшьлек хисенә,

Сагыш-кайгыларны таратырга

Туган ягы кирәк кешегә.

Җыр – “Туган авылым”. А. Хәмзин көе.

7 нче укучы.

Бөтен гомерен балаларга биреп,

Таңнан төнгә янып көюче,

Күктә янган якты кояш сыман

Тирә-юньне нурга күмүче

Ул – укытучы!

1 нче укучы.

Һәрбер сүзе, җылы күз карашы

Сабый күңеленә үтүче,

Авырлыклар килсә уртаклашып

Сиздермичә ярдәм итүче

Ул – укытучы!

2 нче укучы.

Гомер буе якты нур өләшеп,

Белем биреп, биреп тәрбия,

Сез яшисез. Шуңа күрә зурлап

Күпме кеше сезгә баш ия.

3 нче укучы.

Сокланырлык гомер кичерәсез,

Балалар дип янып яшисез.

Олы җанлы, киң күңелле, якты,

Фәрештәгә тиңләр кеше Сез!

Җыр – “Иң гүзәл кеше икәнсез”.

4 нче укучы.

Кеше гомере мәктәп юлы аша

Моңлы бер җыр булып сузыла.

Белем сукмакларын яра-яра

Киләчәккә юлы сызыла.

5 нче укучы.

Тормыш дигән олы юллар буйлап,

Адаштырмый бару өчен әйдәп,

Акыл, әхлак, белем нигезләрен –

Барысын туплап бирә мәктәп.

6 нчы укучы.

Мәктәбемнең 80 яше бүген,

Туган көнең белән, мәктәбем!

Купкам минем – гүзәл җирем,

Син дип тибә һәрчак йөрәгем.

Җыр – “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”.

Укучылар кереп китә.

1 нче алып баручы.

80 яшь тулды мәктәбемә –

Зур юбилей! Узган зур гомер.

Ничә буын синдә белем алган,

Чистартылган, агарган күңел.

2 нче алып баручы.

80 еллык матур тарихың бар,

Шәкертләрең синең җитәрлек.

Арасында байтак зур шәхесләр,

Дан казанган – исең китәрлек.

1 нче алып баручы.

Җиз кыңгырау моңы җыйды безне,

Таныш чыңы һаман колакта.

Бер мизгелгә, Вакыт, туктап торчы,

Күпме кеше кайтты яшь чакка.

2 нче алып баручы.

Еллар үткән аккан сулар кебек,

Гомер генә кайтмас кирегә.

Балачак гел чакырып әйдәп торыр

Мәңге серле мәктәп иленә.

1 нче алып баручы.

Шушы яктан, шушы туфрактан сез,

Китсәгез дә үзгә бер якка.

Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап,

Өянкеләр елап озата.

2 нче алып баручы.

Шушы яктан, шушы туфрактан сез,

Читтә йөрсәң, шуңа күрәдер,

Чишмә чыңлап, өянкеләр елап,

Таллар җырлап төшкә керәдер.

1 нче алып баручы.

Шушы яктан, шушы туфрактан сез,

Шушы җиргә дәшеп кайтырга,

Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап,

Өянкеләр зурлап озата.

2 нче алып баручы.

Шушы яктан, шушы туфрактан сез

Мирас булып килер яшьләргә.

Шушы яктан, шушы туфрактан сез,

Шул туфракта язсын яшьнәргә.

1 нче алып баручы.

 “Туган өен белмәгән

Туган авылын белерме?

Туган авылын белмәгән

Туган илен белерме? “ – дигән сүзләр бар.

2 нче алып баручы.

 “Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк,” – дигән гыйбарә дә яши. Әйдәгез, без дә бераз үткәнебезгә күз салыйк әле.

1 нче алып баручы.

Үткән гасырның 20 нче елларында татар авылларында зур үзгәрешләр башлана. Моңа кадәр мәчет булган биналар мәктәп буларак файдалануга күчә. 1930 нчы елда Купка авылында да икенче мәхәллә мәчетендә башлангыч мәктәп оеша. Аның беренче укытучылары Зариф һәм Фатыйма Ибраһимовлар була.

2 нче алып баручы.

1933 нче елдан мәктәптә Габделбәр Һәм Газизҗамал Нурышевлар укыта башлый. Алар лаеклы ялга чыкканчы Купка балаларына армый-талмый белем бирәләр.

1 нче алып баручы.

Авылыбызда Нурышевларда белем алган кешеләр байтак әле. Алар барысы да укытучыларының бик зыялы, белемле кешеләр булуын әйтәләр. Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен Габделбәр абый Ленин ордены, ә Газизҗамал апа Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

2 нче алып баручы.

Нурышевлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә уртанчы кызлары Талия апа Казанда яши. Ул гомере буе Татарстан милли китапханәсендә эшләгән. Талия апа да кешеләргә мәгърифәт нуры чәчүдә үзеннән зур өлеш керткән.

1 нче алып баручы.

Авылыбызда Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы авыр елларда да мәктәп ябылмаган. Купкада Усманова Мөнәвәрә, Кадыйров, Рәхимулла, Мөбәрәкшина Каимә, Гарипова Мәсгудә, Минемуллина Хәтирә, зур Сәрдек кызы Заһидә һәм башка укытучыларның эшләгәннәре мәгълүм. Шулардан Мәсгүдә апа әле бүген дә безнең арабызда, ул күрше Аш-Буҗи авылында яши.

2 нче алып баручы.

1950 нче елда, Купка башлангыч мәктәбе директоры итеп, Түбән Новгород өлкәсе Сергач районыннан Айсин Фатих Ибраһим улы билгеләнә. Ул 1981 нче елга кадәр шушы мәктәптә укыта. Фатих Айсин укыту-тәрбия эшләре белән беррәттән агитатор, пропагандист вазыйфаларын да башкара. Купка башлангыч мәктәбендә озак еллар эшләү дәверендә ул алдынгы тәҗрибәле укытучылар рәтенә баса.

1 нче алып баручы.

Фатих абый хезмәттәге уңышлары өчен күп тапкырлар район мәгариф бүлеге тарафыннан мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Ул 1994 нче елда вафат булды.

2 нче алып баручы.

Кеше җирдә торса торсын,

Эзе калсын тирән булып.

Үзе үлсә, эше калсын,

Мең яшәрлек имән булып.

                                                               

 Әлеге шигырь юллары нәкъ менә ветеран укытучыбыз Фатих Айсинга туры килә.

1 нче алып баручы.

Бүген безнең арабызда  Фатих абыйның улы Хәлим Айсин да бар. Хәлим абый үзе дә гомере буе укытучылык эше белән шөгыльләнгән. Село Чура мәктәбендә 11 ел буе директор булып торган. Әле хәзер дә Зур Сәрдек гимназиясендә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укыта.

2 нче алып баручы.

1958-68 нче елларда Купка мәктәбендә Фатих Айсин белән бергә Мөхәммәтгали Шәрип улы Сабитов эшли. Ул 1935 нче елда Купка авылында туган, шушы мәктәпне тәмамлаган, Купкада беренчеләрдән булып, югары белем алган. Укытучы, клуб мөдире, мәктәп директоры, парторг, район халык комитеты рәисе, колхоз рәисе урынбасары булып эшләгән Мөхәммәтгали ага бүгенге көндә Манзарас авылында яши. Лаеклы ялда булуына карамастан, ул әле һаман сафта: Манзарас авылы җирлеге буенча ветераннар Советы рәисе.

1 нче алып баручы.

Тынгысыз, ару-талуны белмәс Мөхәммәтгали абый –  Халыклар дуслыгы ордены кавалеры, “Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте” өчен медале иясе, Хезмәт ветераны.

2 нче алып баручы.

70-80 нче елларда мәктәбебездә укытучылар еш алмашынып торалар. Авыл халкының абруен казанган, укучыларының мәхәббәтен яулаганнары аеруча әһәмиятле. Шундыйлардан Нәсимә, Равилә, Мәдинә, Ясирә, Газинур, Гөлчәчәк, Гөлсинә, Люция, Фәния, Гүзәлия, Нурия,  Фирдания, Фирая, Гөлзия, Фәнзилә.

1 нче алып баручы.

Укытучым, менә каршыңдамын –

Мең-мең тапкыр Сезгә бурычлы.

Олы тормыш юлларында миңа

Һәрчак Сезнең акыл булышты.

Бер тутырып күзгә карау белән

Уебызны аңлый алдыгыз.

Шуңа күрә күпләр күңелендә

Онытылмаслык булып калдыгыз.

2 нче алып баручы.

Хәзер сәхнәбезгә ветеран укытучыларыбыз Мәсгүдә апаны, Мөхәммәтгали абыйны, Ясирә апаны чакырабыз. Рәхим итегез, хөрмәтле укытучыларыбыз!

  • Купка мәктәбендә эшләгән елларыгыз нинди хатирәләр белән бәйләнгән? Безнең белән дә уртаклашсагыз иде.

Мәктәпнең элеккеге укучысы Илшат Гасимов башкаруында җыр: «Уйларымда мәктәп еллары». Виталий Агапов шигыре һәм көе.

1 нче алып баручы.

1991 нче елда мәктәпкә Зарипова Гөлсинә Галимулла кызы килә. Ул хезмәт юлын Ядегәр урта мәктәбендә башлый, Камышлы балалар бакчасында җитәкче буларак тәҗрибә туплый, Купка мәктәбендә районыбызда иң эшлекле, иҗади эзләнә торган директорларның берсе булып җитешә. Гөлсинә апа эшләгән чорда Купка мәктәбендә бик күп хуҗалык эшләре башкарыла: мәктәпкә газ, су кертелә, канализация чыгарыла, спорт мәйданчыгы, мәктәп яны тәҗрибә участогы булдырыла. Аның Купка башлангыч мәктәбе коллективын җитәкли башлавына да 19 ел булган инде. Оста җитәкченең армый-талмый тырышуы, үз вазыйфасына җаваплы каравы нәтиҗәсендә мәктәбебез ел саен районда төрле чараларда катнаша, бәйгеләрдә җиңеп чыга. Ә укытучы үзе 2003 нче елда «Ел укытучысы» бәйгесендә катнашты.

2 нче алып баручы.

Ил карты да сиңа башын иеп,

Мөгаллим, дип, зурлап эндәшә.

Яшьләр, синнән матур үрнәк алып,

Күркәмлектә сиңа тиңләшә.

Гөлсинә апа – бик күпләрнең тәүге укытучысы. Үз гомерендә күпме малай һәм кызларга хәреф танырга, дәфтәр битенә беренче сызыкларны сызарга өйрәткән ул! Аның укучылары тормышта да апалары кебек юл ярып баралар, язмыш сынауларына бирешмиләр.

1 нче алып баручы.

Гөлсинә Галимулловнаның фидакарь хезмәте җитәкчеләребез тарафыннан да югары бәяләнде: 2008 нче елда ул Кукмара районы мәгълүмати-методик үзәкнең мактау кәгазе белән бүләкләнде, 2009 нчы елда “Мәгарифтәге уңышлары өчен”  билгесенә ия булды.

2 нче алып баручы.

Хөрмәтле җитәкчебез Гөлсинә Галимулловна, Сезне сәхнәгә чакырабыз.

Хәзер Сезнең хөрмәткә укучыгыз  Басыйров Әмирхан шигырь сөйли. С. Хәбибуллина “Укытучыма”.

1 нче алып баручы.

Купка башлангыч мәктәбендә 4 сыйныфта 32 бала укый. Аларга 5 укытучы белем һәм тәрбия бирә, 1 техник хезмәткәр хезмәт күрсәтә.

Кешеләргә шәфкать, көч өләшеп,

Еллар узган, күпме таң аткан.

Туганда ук, табигать үк Сезне,

Ахры, укытучы итеп яраткан!..

2 нче алып баручы.

Венера Фәйзетдин кызы Нәҗипова – Татар Толлысы авылы кызы. Арча педагогия училищесын яхшы гына тәмамлагач, туган авылында эшли. 1990 нчы елда Купка башлангыч мәктәбенә билгеләнә. Ул – коллективыбызның иң өлкән, иң тәҗрибәле мөгаллиме.  Венера  апа – I квалификацион категорияле, 36 ел хезмәт стажы булган педагог.

1 нче алып баручы.

Гөлфия Васыйл кызы Хәмәтдинова – Аш-Буҗи авылы кызы. Педагогик белемне Түбән Кама һәм Казан калаларында ала, хезмәт юлын Ядегәр урта мәктәбендә башлый. 1988 нче елдан Купка мәктәбендә. Ул – үз эшен җиренә җиткереп башкаручы, 26 ел хезмәт стажы булган укытучы.

2 нче алып баручы.

Чулпан Гали кызы Гасимова Балык бистәсе ягыннан. Ул мәгариф өлкәсенә Казан дәүләт университетын һәм татар дәүләт гуманитар-педагогика университетларын тәмамлап килә. Чулпан Гали кызы – тирән белемле, яңалыкка омтылучы, 11 ел хезмәт стажы булган педагог.

1 нче алып баручы.

Асия Рәис кызы Шакирова – әле безнең коллективта яңа кеше. Ул татар балаларын инглиз теленә өйрәтә. Аз вакыт аралыгында да безнең укучылар аны яратырга өлгерде инде. Асия – киң эрудицияле, үз фәнен яхшы белгән укытучы. Быелгы “Ел укытучысы” район бәйгесендә икенче урынны яулады.

2 нче алып баручы.

Зарипова Әлфия Галим кызы  18 ел буе Купка башлангыч мәктәбендә техник хезмәткәр булып эшли. Ул балаларны һәркөн саен кайнар ризык белән сөендереп тора.

Хәзер коллективыбыз хөрмәтенә 4 нче сыйныф укучысы, “Йолдызлык” телевизион конкурсы дипломанты Минемуллин Ильяс башкаруында җыр яңгырый. “Үз телемдә җырыбыз”.

1 нче алып баручы.

Мин һәрвакыт баш хәрефтән язам

Укытучы дигән исемне.

(Һәм һәрвакыт шулай әйтергә дә,

Сакларга да тиеш ил Сине).

Җаваплылык күпме синең өстә,

Кем уйлаган түләү чамасын.

Берөзлексез мине сауган эштә

Ничек җегәр таба аласың?

Каршыңдагы төрле балаларның

Үги түгел сиңа берсе дә.

Хак Тәлагә шундый олы җанны

Бирсә бирә икән кешегә!

2 нче алып баручы.

Тугры юнәлешне син бирәсе,

Сайланмасын берүк ялгышы.

Кулларыңда яшәү дилбегәсе,

Кулларыңда бала язмышы.

Синең дәрес салган тирәнлектән

Килер көнгә күпер сузасы.

(Үз кодрәтен даим сизә микән

Укытучы – дәрес хуҗасы?!)

Укытучы биргән белем аша

Бәя бирә шәкерт барсына.

Кеше җаны шулай формалаша,

Кеше аңы шунда ачыла.

...Шулай карап, шуны аңлый алсын,

Бәяләсен иде ил сине.

Тарих үзе баш хәрефтән язсын

Укытучы дигән исемне.

1 нче алып баручы.

Мәктәбебез коллективы балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур көч куеп эшли. Безнең төп максат – укучыларны урта мәктәптә уңышлы гына укып китәрлек итеп әзерләү, заман шартларына яраклашкан шәхес  тәрбияләү.

2 нче алып баручы.

Максатыбызны тормышка ашыру өчен без берничә юнәлештә эш алып барабыз:

  • үз сәламәтлеген кайгыртучы, сәламәт яшәү рәвешенә омтылучы бала тәрбияләүгә омтылабыз;

1 нче алып баручы.

  • зыялы, иҗади фикерләү сәләтенә ия, тапкыр, кызыксынучан, белемгә омтылучы кыю шәхес үстерегә тырышабыз;

2 нче алып баручы.

  • үз илен, үз җирен яратучы, аның белән горурланучы, милләтебезнең киләчәген кайгыртуы кеше тәрбияләү өстендә эшлибез;

1 нче алып баручы.

  • тәрбия эшен гаилә белән берлектә алып барырга тырышабыз;

2 нче алып баручы.

  • рухи-әхлакый сыйфатларга ия булган, гуманлы, зәвыклы, культуралы шәхес тәрбияләргә омтылабыз.

1 нче алып баручы.

Мәктәп коллективының эш нәтиҗәсе аның укучыларында да чагыла. Зиннәтов Ринас милли көрәш буенча район турнирларында күп мәртәбәләр җиңү яулады. Тренеры – Вәккасов Миннерахман Фәләхетдин улы.

2 нче алып баручы.

Зиннәтов Данис ике ел рәттән әйләнә-тирә буенча фән олимпиадасында куст мәктәпләр арасында 2 нче урынга чыкты. Укытучысы – Гасимова Чулпан Гали кызы.

1 нче алып баручы.

Минемуллин Ильяс бик күп җыр бәйгеләрендә катнашып, җиңүләр яулады. 2009 нчы елда “Йолдызлык” телевизион конкурсында дипломант исеменә лаек булды.

2 нче алып баручы.

Гасимов Илһам ике ел рәттән математика  буенча фән олимпиадасында куст мәктәпләр арасында 1 нче урынны алып, район олимпиадасында катнашты. Укытучысы – Хәмәтдинова Гөлфия Васыйл кызы.

1 нче алып баручы.

Ибраһимова Алия – рус теленнән фән олимпиадасында куст мәктәпләр арасында 3 нче урын алды. Укытучысы – Хәмәтдинова Гөлфия Васыйл кызы.

2 нче алып баручы.

Гаязова Илзирә – әйләнә-тирә буенча фән олимпиадасында куст мәктәпләр арасында 3 нче урын алды. Укытучысы – Хәмәтдинова Гөлфия Васыйл кызы.

1 нче алып баручы.

Басирова Финзия бик күп шахмат ярышларында катнашты, 2009 нчы елда район бәйгесендә 2 нче урынга лаек булды.Шулай ук Басирова Финзия “Минем яраткан шагыйрем” район бәйгесендә призлы урын алды. Укытучысы – Зарипова Гөлсинә Галимулла кызы.

2 нче алып баручы.

Басиров Әмирхан “Минем яраткан шагыйрем” конкурсында куст мәктәпләр арасында 1 нче урынга лаек булды. Укытучысы – Зарипова Гөлсинә Галимулла кызы.

1 нче алып баручы.

Шәрәфиева Резедә  “Минем яраткан шагыйрем” шигырь бәйгесендә куст мәктәпләр арасында 1 нче урын яулады һәм район конкурсында катнашты. Укытучысы – Нәҗипова Венера Фәйзетдин кызы.

2 нче алып баручы.

Ситдиков Әнис шахмат ярышында куст мәктәпләр арасында 1 нче урын яулады.

1 нче алып баручы.

Закирова Зилә шахмат ярышында куст мәктәпләр арасында 2 нче урын алды.

2 нче алып баручы.

Галимуллин Низам “Туган як тургае” фестивалендә җыр һәм нәфис сүз буенча 1 нче урын алды. Укытучысы – Нәҗипова Венера Фәйзетдин кызы.

1 нче алып баручы.

Йосыфҗанова Әдилә “Минем яраткан шагыйрем” бәйгесендә куст мәктәпләр арасында 2 нче урын алды. Укытучысы – Гасимова Чулпан Гали кызы.

2 нче алып баручы.

Фәйзерахманова Илсинә шул ук конкурста 3 нче урын алды. Укытучысы – Гасимова Чулпан Гали кызы.

1 нче алып баручы.

Мәктәбебезне төрле елларда тәмамлаган укучылар арасында да танылган колхозчылар, эшчеләр, зур бүләк ияләре бихисап. Шундыйлардан гомере буе фермада терлекче булып эшләгән Гарипова Наҗия, Галимова Миңзифа, Зарипова Нәкыя, Ризванова Әлфия апалар, Габдрахманов Кәрим абыйлар.

2 нче алып баручы.

Механизатор булып эшләгән Гыйльфанов Мөхәррәм, Минегалиев Фаяз, Закиров Миннехәй, Фәйзерахманов Хәйдәр, Гыйльфанов Нургали, Гәрәев Тәлгать, Зарипов Габделбәр, Зарипов Мөдәррис, Вәккасов Минегазиз абыйлар. Шофёрлардан Муллагасыймов Сөнгатулла, Каюмов Шамил, Закиров Габделхәй, Рәхимянов Рафис, Йөзмөхәммәтов Нурязданнар.

1 нче алып баручы.

Зарипов Хаҗип, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Гасимов Васыйл, Басиров Дамир абыйлар дистәләрчә еллар буе Купка бригадасын җитәкләгәннәр. Һәм 30 елга якын аларның ярдәмчесе булып эшләгән Минегалиев Раниф абый.

2 нче алып баручы.

Сәүдә өлкәсендә озак еллар буе эшләгән Мөсәгыйтов Минегаяз, Закирова Рәйхана, Сабитова Гөлфия, гомере буе Купка халкын яңа газета-журналлар белән сөендереп торган хат ташучы Шакирова Зөлфия апалар – барысы да Купка мәктәбендә башлангыч белем алганнар.

1 нче алып баручы.

Коллективыбызның эш нәтиҗәләре дә куанычлы:

  • “Юннат” район күргәзмәсендә алты ел рәттән 2 нче урын;
  • 2006 нчы елда 1 нче урын яуладык.

2 нче алып баручы.

  • 2004 нче елда уку елына әзерлек буенча район администрациясенең 1 нче дәрәҗә дипломы белән бүләкләндек;
  • 2006 нчы елда 2 нче урын алдык.

1 нче алып баручы.

  •  “Ел мәктәбе –2005” район бәйгесендә башлангыч мәктәпләр арасында 2 нче урынга чыктык.

2 нче алып баручы.

  • 2007 нче елда “Әкияти кар шәһәрчеге” район бәйгесендә 3 нче урын яуладык.

1 нче алып баручы.

  • 2008 нче елда “Хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы буенча иң яхшы мәгариф учреждениесе”  район смотр-бәйгесен

дә 3 нче урынга лаек булдык.

2 нче алып баручы.

Безнең әлеге уңышларыбызда район мәгариф бүлеге белгечләренең дә өлеше зур. Алар безнең эшебезне күрә белделәр, тиешенчә бәяләделәр.

1 нче алып баручы.

Бүгенге бәйрәмебездә район мәгариф бүлеге башлыгы Мансуров Роберт Мияссәр улы, район мәгариф бүлеге башлыгының урынбасары Галиева Розалия Хәким кызы, мәгълүмати-методик үзәк җитәкчесе Ганиева Диләрә Хәким кызы, район мәгариф бүлегенең профсоюз оешмасы җитәкчесе, мәгълүмати-методик үзәкнең әйдәп баручы белгече Галиәхмәтова Гөлзилә Нәкыйп кызы, район мәгариф бүлегенең төп  белгечләре Хәбибуллина Зөбәйдә Леонидовна һәм Мортазина Фәния Фәйзерахман кызы, мәгълүмати-методик үзәкнең төп белгече Саверьянова Зөлфия Илгиз кызы катнаша. Хөрмәтле кунакларыбыз, сезне сәхнәгә чакырабыз, рәхим итегез!

Кунакларга сүз бирелә.

Сезнең хөрмәткә татар кызлары биюе башкарыла.

2 нче алып баручы.

Бәйрәмебездә Зур Сәрдек җирле үзидарәсе башлыгы Фәттахов Миннефәрт Бәдигый улы, “Бөр” агрофирмасының башлыгы Гәрәев Айнур Илсур улы, Зур Сәрдек гимназиясе директоры Кашапов Илсур Шәрәфи улы, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Зиатдинова Гөлсинә Вәгыйз кызы, директорның укыту эшләре буенча урынбасарлары Шакирова Лилия Ләбиб кызы, Мостафина Айгөл Ринат кызы, авылыбызның бригадиры Галимуллин Наил Назыйм улы катнаша. Мәктәп тормышында, педагогик эшчәнлегебездә без һәрвакыт аларның ярдәмен тоеп яшибез. Хөрмәтле кунакларыбыз, сүзне сезгә бирәбез, рәхим итегез!

Җитәкчеләребез хөрмәтенә Шәймәрданов Нурсил җыр башкара: “Дусларга”.

1 нче алып баручы.

Еллар үткән аккан сулар кебек,

Гомер генә кайтмас кирегә.

Тик балачак чакырып әйдәп торыр

Мәңге серле мәктәп иленә.

2 нче алып баручы.

Мәктәп, мәктәп!..  Кем генә үзенең сабый чагын, балачагының бәхетле мизгелләрен сагынып искә алмый икән?!  Кем генә үзенең тәүге укытучысы белән очрашулар көтеп яшәми икән?!

1 нче алып баручы.

Менә шуларны истә тотып, без бүгенге бәйрәмебезгә төрле елларда Купка башлангыч мәктәбендә белем алган, хәзерге вакытта илебезнең төрле төбәкләрендә гомер итүче, төрле өлкәләрдә зур дәрәҗәләргә ирешкән сабакташларны чакырдык. Без аларны, бер мизгелгә генә булса да, тормыш мәшәкатьләреннән арынып, мәктәп сукмагы аша үтәргә дәшәбез.

2 нче алып баручы.

Бусагаңны атлап керү белән,

Әлифбадан хәреф өйрәндем.

Ишеттерде синең ярдәмеңдә

Үз тавышын илгә йөрәгем.

И мәктәбем, күңел җырым аша

Җитсен сиңа олы рәхмәтем.

Мин һаман да укучысы әле

Тормыш дигән олы мәктәпнең.

1 нче алып баручы.

Бүгенге кичәбездә үзләре дә хезмәт юлларын укытучылык эше белән бәйләгән  кунакларыбыз  катнаша. Болар: Ахунов Альберт абый – ул Мәскәү дәүләт университетында белем алган, шунда ук аспирантура тәмамлаган, доцент дәрәҗәсенә ирешкән.

2 нче алып баручы.

Айсин Хәлим абый – мәктәп директоры, директор урынбасары, клуб мөдирләре  булып эшләгән, Зур Сәрдек гиназиясенең тарих укытучысы.

1 нче алып баручы.

Зарипова Фәния апа – Актаныш районы мәктәпләренең берсендә белем бирә, югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

2 нче алып баручы.

Ризванова Фирдәүсә апа – Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы, Зур Сәрдек гимназиясендә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә.

1 нче алып баручы.

Хәлиуллина Сания  – Сәрдекбаш урта мәктәбенең татар һәм рус теле укытучысы.

2 нче алып баручы.

Шәймәрданова Гөлзия – үзе дә Купка мәктәбендә укыткан, хәзер Мамадыш мәктәпләренең берсендә директор урынбасары булып эшли.  

1 нче алып баручы.

Вәккасов Миннерахман – Татарстанның атказанган спорт остасы, Кукмара балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры.

2 нче алып баручы.

Латыйпова Фәния апа – Купка балалар бакчасында ничәмә буын сабыйларны тәрбияләп чыгарган тәрбияче.

1 нче алып баручы.

Закирова Фәнзилә – Купка авылы балалар бакчасы мөдире.

2 нче алып баручы.

Минегалиев Ренат – Казан дәүләт университеты укытучысы.

1 нче алып баручы.

Кадерле кунакларыбыз, сезне сәхнәгә дәшәбез, рәхим итегез!

  • Купка мәктәбендә укыган елларыгыз нәрсәләр белән исегездә калды?

Хәлим абый Айсин башкаруында җыр: “Сарманай”.

2 нче алып баручы.

Яз артыннан яз үткән,

Кай арада көз үткән.

Гомер шулар тезмәсеннән

Торган тоташ җил икән.

Үтә дә үтә икән,

Исә дә исә икән.

Ялларыннан урап алып,

“Туктап тор!” – дисәң икән.

Туктавын да туктамасын,

Бушка үтмәсен икән.

Җирдә җилдән ни кала соң? –

Җилдәй исмәсен икән.

1 нче алып баручы.

Мәктәбебезне төрле елларда тәмамлаган укучылар арасында нинди генә һөнәр ияләре юк! Кем генә булсалар да, алар халкыбызга тугры хезмәт итәләр. Бүгенге бәйрәмебездә гомерләрен журналистика белән бәйләгән кунакларыбыз катнаша. Алар: Ризванов Габделбәр Газиз улы – “Ватаным Татарстан” гәзитенең  баш мөхәррир урынбасары, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

2 нче алып баручы.

 Ризванов Расим  Газиз улы – “Хезмәт даны” гәзитенең баш мөхәррире.

1 нче алып баручы.

 Басыйрова Рәзилә Расим кызы – “Уртак түшәк” гәзитенең баш мөхәррире.

Кадерле кунакларыбыз, сезне сәхнәгә дәшәбез, рәхим итегез!

  • Үзегезнең мәктәп елларыгыз, тәүге укытучыларыгыз турындагы хатирәләр белән уртаклашсагыз иде.

Сезнең хөрмәткә Минемуллина Язилә җыр башкара: “Гүзәл бакча”.

2 нче алып баручы.

Яз җиттеме, һаман балачакның

Шул бер көне кала хәтердә:

Сандыгыннан эзләп алып, әни

Алсу тасма такты чәчеңә.

Гомер үткән, дистә еллар үткән,

Язлар киткән язлар артыннан.

Ә тарихта сезнең буын гомере

Шул алсулык белән балкыган.

1 нче алып баручы.

Үз гомерләрен кеше сәламәтлеген саклауга багышлаган шәхесләр иң изге һөнәр ияләредер, мөгаен. Безнең мәктәпнең чыгарылыш укучылары арасында табиблар булуы бик куанычлы.

Болар: хезмәт ветераны, 43 ел буе район үзәк хастаханәсендә эшләгән, әле бүген дә хастаханәнең көндезге бүлеген җитәкләүче Гарипов Миннехәй Гариф улы.

2 нче алып баручы.

Биш районны берләштергән Балтач туберкулез хастаханәсенең баш табибы Шәймәрданов Фәнзил Фәхрислам улы.

1 нче алып баручы.

31 ел буе Купка халкының сәламәтлек сагында торучы, авылдашларының ышанычын һәм ихтирамын яулаган Рәхимянова Дамира Назыйм кызы.

2 нче алып баручы.

Татарстан Республикасы гигиена һәм эпидемиология үзәгенең эпидемиологик күзәтү бүлеге җитәкчесе Хәкимҗанова Минзәлия Васыйл кызы.

1 нче алып баручы.

Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы диагностика үзәге табибы Минемуллин Наил Әхмәдулла улы.

2 нче алып баручы.

Яр Чаллы шәһәрендәге  “Бальзам” даруханәләр челтәре директоры – Минемуллина Флера Шамил кызы. Минемуллина Флера Шамил кызы.

Хөрмәтле ак халатлы якташларыбыз, сезне сәхнәгә дәшәбез, рәхим итегез!

  • Туган мәктәбегез турында истәлекләр белән уртаклашсагыз иде.

Сезнең хөрмәткә үзе дә район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләүче Сиринә Латыйпова җырлый: “Су буенда учак яна.” Луиза Батыр-болгари көе, Наил Касыймов шигыре.

1 нче алып баручы.

Ә бит дөнья шундый матур үзе,

Каш җыермый гына карасаң.

Һәрберебез өчен кояш чыга,

Һәрберебез өчен таң ата.

Һәрберебез зур бәхеткә лаек.

Һәрберебез кеше ләбаса.

Яшәү шундый җиңел булыр иде,

Һәркем әгәр башка берәүнең дә

Кеше икәнлеген аңласа.

2 нче алып баручы.

Авыл халкы, авыл хуҗалыгы өчен иң кирәкле һөнәрләрнең берсе ветеринария  табибларыдыр, мөгаен. Купка башлангыч мәктәбен тәмамлаучылар арасында әлеге хезмәткә гомерләрен багышлаган авылдашларыбыз да бар. Болар: Татарстанның атказанган ветеринария табибы, 48 ел хезмәт стажы булган, Кукмара районара ветеринария лабораториясенең легендар шәхесе, әле бүген дә хезмәтеннән аерылмаган Шаһабиев Миннәхмәт Гариф улы.

1 нче алып баручы.

Гомере буе туган колхозына хезмәт иткән, “Игенче” күмәк хуҗалыгының элеккеге баш ветеринария табибы Минегалиев Нурмөхәммәт Нургали улы.

2 нче алып баручы.

Ветеринарлар династиясенә нигез салучы, зур Сәрдек участок ветеринария дәваханәсе табибы Хаҗиев Рафил Хаҗи улы.

Кадерле кунакларыбыз, сезне сәхнәгә дәшәбез, рәхим итегез!

  • Сабый чак, мәктәп еллары сезнең күңелдә нәрсә белән истә калды?

Сезнең хөрмәткә мари биюе башкарыла.

1 нче алып баручы.

Шушында үткән гомернең

Яшь чагы, юләр чагы,

Акылга мохтаҗ булмыйча,

Рәхәттә йөргән чагы.

Яшьлеккә кире кайтарыр

Сукмаклар юк та югын.

Яшьлегем итеп хәтерлим

Мин Купка мәктәп юлын.

2 нче алып баручы.

Үзенең мәктәп елларын күңел почмагында матур бер җыр итеп саклаучылар арасында кемнәр генә юк! Шундыйларның берсе – җәяү йөреп, Кукмараның беренче номерлы урта мәктәбен тәмамлаган, гомерен туган илебезнең оборонасын ныгытуга багышлаган, хәрби дәрәҗәләргә ирешкән авылдашыбыз, отставкадагы  офицер Минемуллин Зәкиулла Минемулла улы.

1 нче алып баручы.

Әфган сугышларын үткән, хәзерге вакытта Питрәч муниципаль районының баш хөкемдары, Питрәч район судының рәисе, II класслы судья Газизуллин Ринат Рәфкать улы.

Кадерле кунакларыбыз, сезне сәхнәгә чакырабыз, рәхим итегез!

  • Мәктәбебезгә бәйле иң кадерле истәлекләрегез белән уртаклашсагыз иде.

Зәкиулла ага башкаруында баянда татар халык көйләре яңгырый.

2 нче алып баручы.

Эх, балачак үткән сукмаклардан

Яланаяк йөгереп үтәргә.

Бар дөньяны онытып, сабый булып,

Күбәләкләр куып китәргә.

Балачакта зурлар дөньясына

Сайлар өчен юллар җитәрлек.

Тик еракта калган сабый чакка

Тапмыйм юллар килеп китәрлек.

Тапмам микән, әгәр ул юлларны

Әкиятләрдән эзләп карасам?!

Алар бармас микән үткәнемә,

Йомгакларын сүтеп карасам?!

1 нче алып баручы.

Һәр кешенең күңелендә, ул нинди генә җитди булмасын, нәрсә белән генә шөгыльләнмәсен, балачагы яши. Без бүген, балачак, мәктәп елларына кунак итеп,  чит җирләрдә зур дәрәҗәләргә ирешкән, Удмуртиянең Можга шәһәре урман комбинатының генераль директоры, Удмуртия Республикасының атказанган сәнәгать хезмәткәре, Россия Федерациясенең атказанган урман сәнәгате хезмәткәре Хәсәнов Илгизәр Шәйхетдин улын;

2 нче алып баручы.

Авиацион двигательләр буенча белгеч, хәзерге вакытта Ульян шәһәрендә урнашкан “Халтек” фирмасының Казандагы вәкиле Габитов Миннехәй Әхмәт улларын чакырдык.

Кадерле кунакларыбыз, сезне сәхнәгә дәшәбез, рәхим итегез!

  • Ирешкән уңышларыгызда тәүге укытучыгызның, туган мәктәбегезнең өлеше бар дип уйлыйсызмы?

Сезнең хөрмәткә элеккеге укытучыбыз башкаруында җыр яңгырый.

1 нче алып баручы.

Ялан тәпи йөрдем әнкәм белән

Әрем баскан төрле сукмактан.

Кичерә алмас иде мине йөрәк,

Киткән булсам туган туфрактан.

Әлеге юбилей кичәсенә әзерләнгәндә Купкадан чыккан шәхесләр, җитәкчеләр бик күп инде алар дигән сүзләрне еш ишетергә туры килде.  Әйе, Аллага шөкер! Элек мәктәбебез укучылары булган авылдышларыбыз бүген районыбызның төрле оешмаларын җитәклиләр. Алар –  үз бәхетләрен нәкъ менә туган якларда тапкан, гомерләрен авыл һәм район халкы файдасына багышлаган шәхесләр.Болар: Татарстанның атказанган төзүчесе, хезмәт ветераны,  30 ел буе Кукмараның 90 нчы номерлы механикалаштырылган күчмә колоннасын җитәкләүче Муллануров Шәрхенур Мулланур улы.

2 нче алып баручы.

Татарстанның атказанган төзүчесе, Кукмара бистәсе җирлеге башлыгы Газизов Фаил Шамил улы.

1 нче алып баручы.

Татарстан Республикасының өлкән энергетигы, 30 ел буе Кукмара район челтәренең Зур Сәрдек подстанциясен җитәкләүче Зиннәтов Рамазан Зиннәт улы.

2 нче алып баручы.

Татарстан Республикасының Кукмара районы буенча дәүләт реестр һәм җир кадастры хезмәтенең башлыгы Закиров Ильяс Гарәфетдин улы.

1 нче алып баручы.

Кукмара электр челтәре хезмәткәре Газизов Васыйл Шамил улы. Кадерле кунакларыбыз, сезне сәхнәгә дәшәбез, рәхим итегез!

  • Хөрмәтле авылдашларыбыз, сезнең дә туган мәктәбегезгә әйтер сүзләрегез бардыр.

Җирле җитәкчеләребез хөрмәтенә III Бөтенсоюз һәм “Кукмара кышы” конкурслары лауреаты Илфат Гыйльметдинов җырлый:  “Туган авылым урамы”. Г. Зәйнашева шигыре.

1 нче алып баручы.

Бары еллар үтү белән аңлашыла

Кадерләре ерак калган көннәрнең.

Торган саен тирәнрәк эзе ачыла

Минутларның, секундларның, мизгелләрнең...

2 нче алып баручы.

Серле мәктәп иленә кунакитеп дәшкән авылдашларыбыз арасында Кукмара муниципаль районы башкарма комитетында хезмәт итүчеләр дә байтак. Шундыйлардан:  Газизова Рәхимә апа – район советы һәм башкарма комитетның баш бухгалтеры, Татарстанның атказанган икътисадчысы.

1 нче алып баручы.

Закирова Асия –  район мәгариф бүлегенең төп икътисадчысы.

2 нче алып баручы.

Хәсәнов Данил – Төркиянең Афион университетында  белем алган, хәзерге вакытта район администрациясенең статистика буенча белгече.

Без сезне сәхнәгә чакырабыз, рәхим итегез!

  • Балачагыгызның бәхетле мизгелләре белән уртаклашсагыз иде.

Сезнең хөрмәткә Айдар Фәйзерахманов башкаруында җыр яңгырый. “Яшьлек ядкаре”.

1 нче алып баручы.

Кемнәргәдер янып үткән көннәр

Кызганычтыр, бәлки, сез исә

Анысын да шулай үтәр идегез.

Берәр гомер өстәп бирелсә.

Сезнең гомер – тирән, олы диңгез,

Берегездән калмый берегез.

Рәхәтен дә күреп бу гомернең,

Озаграк яши күрегез.

2 нче алып баручы.

Хөрмәтле авылдашлар, бәйрәмебез кунаклары! Купка башлангыч мәктәбенең 80 еллыгына багышланган кичәбез ахырына якынлашып килә. Безне хөрмәт итеп килүегез өчен барыгызга да зур рәхмәт!

Бәйрәмне оештыруда матди ярдәм күрсәтүче  “Бөр” агрофирмасы җитәкчесе Гәрәев Айнур Илсур улына, Зур Сәрдек җирле үзидарәсе башлыгы Фәттахов Миннефәрт Бәдигый улына, Купка авылы эшмәкәре Шәймәрданов Нурсил Габдулла улына, Аш-Буҗи авылы эшмәкәрләре Хәмәтдинов Фәнис Фәләхетдин улы һәм Зәкиуллин Хаҗи Хәкимулла улына, Кукмара эшмәкәрләре Гыйләҗиева Мәүлия һәм “Намус” ширкәте директоры Илсур әфәндегә   зур рәхмәтебезне белдерәбез. Без сезгә сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы теләп калабыз.

1 нче алып баручы.

Бик бәхетле булсагыз да,

Тәхетләргә кунсагыз да,

Сарайларда торсагыз да –

Китмәгез сез балачактан,

Өмет, хыял янар чактан.

2 нче алып баручы.

Кайгы-хәсрәт бәйләнсә дә,

Хыял көлгә әйләнсә дә,

Көнең төнгә әйләнсә дә –

Китмәгез сез балачактан,

Өмет, хыял янар чактан.

1 нче алып баручы.

Бәхет кулын сузганда да,

Кырын карап узганда да,

Сәлам бирми сызганда да –

Китмәгез сез балачактан,

Өмет, хыял янар чактан.

Тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты