Әни җирдә иң бөек кеше.
материал на тему

Муллагалиева Гульназ Кашафовна

Әни җирдә иң бөек кеше - бәйрәм өчен сценарий. Сценарийда әниләр турында матур эчтәлекле шигырьләр, язмалар урын алды. Әниләрнең бөек кеше булуы раслана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon men_yashgez_sez-nilr.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

          Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Чөнки ул сине дөньяга китергән, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тирбәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелеңә сеңдергән... Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?

         Санап үтелгән изгелек ияләре - хөрмәтле әниләр, Сезне якынлашып килүче 8 нче Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек телибез; балаларыгызның бары тик дәүмәтләрен генә күреп, уңышларына сөенеп, бәхетле матур гомер кичерергә язсын Сезгә.

         Мәңге яшәгез сез - әниләр!

         “Син булганга,әни, без бәхетле,

         Син булганга, якты көнебез.

         Безнең белән син дә бәхетле бул,

         Иң кадерле, якын кешебез!”

Җыр:

Әниләрнең күңел гөлләре.

Газиз сабыйларын тибрәтеп,

Йокысыз ла үткән төннәре.

Җан җылысы биргән әниләрнең

Тыныч булсын картлык көннәре.

    Тәрәзәдә булсын шат елмаю,

    Якты булсын өйнең түрләре.

    Назлы сулар сибик.чәчәк атсын

    Әниләрнең күңел гөлләре.

Ешрак кайтыйк туган – үскән якка,

Хәсрәт салмыйк әти - әнигә.

Олыгайган җан да назлар эзли,

Суынмасын сукмак нигезгә.

    Әниләрнең бәллүр йөрәкләре

    Уыла бит салкын караштан.

    Җилкапканы ешрак ачар булсаң,

    Җан капкасы ябылыр сагыштан.

Концерт номеры:

Газиз әнием минем.

Һәр балаңа бирдең җан җылысы,

Гомер юлын сыздың тормышка.

Иңнәремә пар канатлар куеп,

Маяк булдың минем язмышта.

Гел назлардан торды җылы сүзең,

Беләм, булды авыр минутлар.

Күңелеңә сагыш тулса да,син

Йөрәгемә салдың өметләр.

Сүзләреңә булдың тугрылыклы,

Үзгәрмәде изге хисләрең.

Син күрсәткән кыйблага таба

Алып барды язмыш җилкәнем.

Концерт номеры:

Әниләр- газиз җаннар.

Әй,әниләр, сез бит газиз җаннар,

Бала өчен уттай янасыз.

Сабырлыкны Ходай өеп биргән,

Авырлыклар узгач аңларсыз.

    Аналарның изге җылы җаны

    Булса иде һәрчак борчусыз.

    Йөрәк кыллары бит бигрәк нечкә,

    Ләйсән булып яусын назлы сүз.

Концерт номеры:

Изге җаным минем, әнкәем.

Үстек, әнкәй, җылы куеныңда,

Еллар салкыныннан сакладың.

Гомер җиле, ачы сулышын да,

Кайнар тының белән капладың.

    Газиз җаным, синең сабырлыкны

    Үлчәп булмый салып бизмәнгә.

    Саф күңелең, изге догаларың

    Әйдәгәннәр сине түзәргә.

Ана йөрәгенә бар да сыя,

Шатлыгы да,моңы-кайгысы.

Изге җаннар җирдән иртә китә,

Кала бары йөрәк җылысы.

    Без рәхмәтле булыйк әнкәйләргә,

    Исән чакта белик кадерне.

    Истә тотыйк ана вәсыятьләрен,

    Көзләр моңы өзәр бәгырьне.

Концерт номеры:

Кем дөньяга кеше бүләк итә?

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар

Эретерлек гранит кыяны.

 

Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман, назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы!

Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк!

Кем куллары өйне, җирне ямьли

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул-әлбәттә-яшәү-чыганагы
Тормыш яме - әнкәй, хатын-кыз!

Концерт номеры:

Ана-гүя дала,

Колачы киң, йөзе кояшлы.

Ана җирдә бөтен кешелекнең,

Изгелекнең тугры юлдашы.

Якты кояш, гөлләр кебек

Әниләрне котлыйбыз!

Шуңа күрә без аларга

Иң матур җыр юллыйбыз.

Җыр башкарыла.

Таулардан биек таулар бар,

Таулардан биек болытлар,

Болытлардан биек йолдызлар.

Йолдызлардан да биектә

“Әнкәй”дигән Бөек Йолдыз бар.

                  Әнием син иң кадерле кешем,

                  Йөрәгемнең иң-иң түрендә.

                  Күңелеңнән якты нурлар чәчкән,

                  Кояш та син, ай да күгемдә.

                  Өмет белән янган күзләреңдә

                  Изгелекнең яши олысы.

                  Әниемнең назлы кулларыннан,

                  Зур хезмәтнең үтә барысы.

                  Авыр чакта киләм яннарыңа,

                  Юатасың әнкәй елмаеп.

                  Миңа әйткән җылы сүзләреңнән,

                  Йөрәкәем кала юанып.

                  Син борчылсаң күктә кояш сүнә,

                  Елаганда гөлләр сулалар.

                  Назлап сөя сине хәтта җилләр,

                  Башын иеп кала куаклар.

                  Күпме генә сине мактасам да,

                  Аз буласын әнкәй беләмен.

                  Озын гомер, бәхет, сөенечләр,

                  Сиңа булган бөтен теләгем.

Концерт номеры:

             Ана нинди матур исем

             Нәрсә җитә ана булуга.

             Хатын –кызның бөтен матурлыгы,

             Бөтен күрке ана булуда.

      Әни - бөек исем. Ул барлык телләрдә дә ягымлы яңгырый. Әни куллары иң назлаучан , иң җылы куллар, әни йөрәге иң олы, иң сизгер йөрәк, әни күңеле иң йомшак, иң самими күңел. Еласаң юаткан, иркәләп уяткан, авырган чакларда керфек тә какмый синең яныңда төннәр буе утырган изге җанлы кеше дә - синең кадерле әниең. Ул сине йөрәк түрендә йөрткән, якты дөняга тудырган, беренче адымнарыңны ясарга ярдәм иткән. Син дә аңарга , иң беренче булып, “Әннә” диеп аваз салгансың, куенында татлы йокыга талгансың.

     Шул исәптән, минем бер риваять турында сөйләп китәсем килә: бик тә чибәр бер патша кызы булган ди. Барлык төбәктә яшәүче егетләр аны хатынлыкка сорап килгәннәр, тик ул барысын да кире каккан. Менә бер көнне сарайга сәламә генә киенгән бер ир кергән, кызның кулын сораган. Кыз риза булган , тик шартын әйткән:   “Әгәр дә әниеңнең башын алып килсәң , мин сиңа кияүгә чыгармын” ,- дигән. Егет өйгә кайтып, әнисенең башын кисеп алып,

 кабат юлдан барганда, кинәт абынып егыла. Баш телгә килә: “Берәр җирең авыртмадымы, балам? Егет шушы вакытта үзенең нинди ялгышлык кылуын аңлый һәм бик нык үкенә.Менә шуннан без әниләрнең нинди эчкерсез җанлы, баласы өчен  җан атып яшәүче фәрештә күңелле затлар икәненә тагын да яхшырак төшенәбез.

Концерт номеры:

   

                      Бәйрәмегез котлы булсын,

                      Елмаеп, көлкеп торсын.

                      Язгы кояш нурларыдай,

                      Зур эшләргә рухландырсын.

                      Сәламәтлек -  юлдашыгыз,

                      Матур, тату тормышыгыз.

                      Күңел сөйгән хезмәтегез.

                      Һәрбарчасы булсын мулдан.

Концерт номеры:

Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә

Аларгадыр бөтен авырлык

Әнкәйләргә якты йолдызлардан

Йә кояштан һәйкәл салырлык.

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә

Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бөтен кеше элек бала булган.

Өч буын: әби-бабай,әти-әни,бала очрашуына багышланган гаилә бәйрәме....

Классный час "Кеше- жирнен бизэге"

Классный час для учителей начальных классов....

Иң кадерле кеше -әни

Мәктәп күләмендә аналар көнен билгеләп үтү өчен сценарий...

"Дөньяда тырышлык икән кешене кеше иткән"

IX  Республика "Игры, которые мы заслужили вместе с тобой" исеме астында уздырылган Сәламәтлек театры эшкәртмәсе...

Әбиле кеше-бәхетле кеше

Беренче октябрь көнне "Өлкәннәр көне"үткәрелә.Балачакның иң якты истәлеге әбиләр белән бәйләнгән."Әбиле кеше-бәхетле кеше",ул өйдә иман нуры балкый.Әбиләрне хөрмәт итеп балалар белән кичә үкәрергә бул...

Әбиле кеше- бәхетле кеше.

Мәктәптә өлкәннәр көне үткәрү өчен класстан тыш чараның конспекты....