Рәхмәт сиңа, Әлифба!
план-конспект занятия (1 класс) на тему

Гафиуллина Лилия Нургаязовна

Внеклассное мероприятие.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Рәхмәт сиңа, Әлифба!87 КБ

Предварительный просмотр:

 

Куныр урта мәктәбенең I категорияле                 башлангыч сыйныфлар   укытучысы

Гафиуллина Лилия Нургаяз кызы

Укытучы.  Хөрмәтле укучылар, әти – әниләр! Бүген  бездә зур бәйрәм – Әлифба бәйрәме. 1 нче сыйныф укучылары үзләренең тәүге дәреслекләре белән саубуллашалар.

Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,

Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме.

Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдә,

Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме.

                 Музыка.

Укыт.  Рәхим итегез, укучылар!

Җыр.  “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

  1. Каләм тотып кулларга,                       2.Бишкә  бишне кушарга,

Хәрефләрне язарга.                                Хәрефтән сүз ясарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.      Өйрәтәләр, мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Тапкырларга, бүләргә,                        Белер өчен бик күпне,

Нәниләрне сөяргә                                 Яратырга китапны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.       Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Укыт.   Әйдәгез, үзебез белән таныштырабыз.

  1. Исемем минем Нияз,

Йөземдә балкый кояш.

Сөйләшергә яратам,

Барысын үземә каратам.

2. Мин – Айзилә – тырыш кыз,

     Барысына да өлгерәм.

     Җырлыйм, биим, дәресемне

      Бик оста сөйләп бирәм.

3.Мин гаиләдә кече малай,

    Булышам бөтен эштә.

    Бик тырышам мәктәптә дә

    Яхшы укырга теләп.

4.Русча дөрес, матур сөйлим,

  Яратам исәпләргә.

Матур – матур сүзләр өстәп

Әкиятләр сөйләргә.

5. Гаиләдә без биш кеше,

   Кечкенәсе мин булам.

   Карлар көрим, утын ярам,

Укуда да алда барам.

7.  Гаиләдә мин бер генә,

     Яратам күп укырга.

     Башваткычлар чишәргә,

     Чиста, пөхтә язарга.

8. Әлифбаны укый – укый

    А дан  Я га җиткәнмен.

    Көләмен чәйнәлеп беткән,

     Онытылып киткәннән.

9.  Бердә генә укысам да

     Әниемә булышам.

    Әти эштән кайтканчы

   Аш пешсен дип тырышам.

10.  Мин бик уңган –мактанмыйм,

     Аш пешерәм, кер юам.

     Кирәк икән, һич иренмим,

      Пилмән дә ясап куям.

11.  Китаплар да бар минем,

      Машинам да бар минем.

      Сезнең белән сөйләшергә

      Вакытларым тар минем.

6.  Апамнан калышмыйм диеп,   

    Тырышам бар көчемә.

   Тәртипле бул, күпне бел – дип

   Максат куйдым үземә.

Бергә. Әгәр ничәү дисәгез?

             Без класста унберәү.

             Аерылмас дус булып

             Тату булып үсәбез.

Җыр.   “Минем җырлыйсым килә”

Укыт.  Әле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасыннан тәүге мәртәбә

 атлап        кергән        нәниләр бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.  Аларга хәрефләр тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Тик алар югалып калмадылар, тырыштылар. Бүген сыйныфтагы һәр бала укый белә. Әлифба – баланың беренче уку китабы.  Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә ул туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый.  Әйдәгез әле, шул        сүзне        төзеп        күрсәтик.  

Ә.  Әтәчем иртән тора

     Һава ярып кычкыра.

    Ашыгырга куша ул

  Мәктәп – белем иленә.

Л.  Күзләремнән яшьләр чыкты

     Капкан идем лимонны.

     Сары булгач бик тәмле дип

     Белгән идем мин аны.

И.  И хәрефе ипидә бар,

     Бар ул ил һәм иректә.

     И хәрефе икелегә

    Укымаска өйрәтә.

Ф.  Ябалакның зур күзләре

     Ялтырый караңгыда.

     Ф хәрефенә бик охшаган

     Туп – туры караганда.

Б.  Бәр барабан, уйна быргы,

     Бар кешеләр ишетсен.

     Б дан башка бәйрәм югын

     Барчасы күреп китсен.

А.  Әлифба башлана

     Сузык А авазыннан.

   А – ана, а – авыл,

     А – Ватан, А- Казаным.

Укыт.  Нинди сүз төзедегез, укучылар?

Бергә. ӘЛИФБА.

Җыр.  “Без инде хәзер зурлар”.

1.Уйныйлар биттә нурлар,                2.  Сүз ясарга өйрәнербез

Әлифба алды куллар.                              Хәреф кушып хәрефкә.

Мәктәпкә илтә юллар,                             Тапкырларбыз, бүләрбез

Без инде хәзер зурлар.                             Төрле санны дәрестә.

Укыт.  Укучылар, Әлифбаны тәмамладык. Ул сезне нәрсәләргә өйрәтте? Сөйләп күрсәтегез әле.

1.Тышта ап – ак кар яуганда                  4. Кызларны ул зур ярдәмче,

  Без җыелдык бәйрәмгә.                            Булышчы булсын диде.

  Безнең шатлык эчкә сыймый:                   Эшләгән һәрбер эшләре

  Сезгә ничек сөйләргә?!                             Елмаеп торсын диде.

  1. 39 хәреф белән                                    5.  Ә малайларны Әлифба

Таныштык без тиз генә.                          Өйрәтте җитез булырга.

Олы ярдәмче булдың син                       Батыр, кыю кешеләрдән

Рәхмәт инде, Әлифба.                             Үрнәк алып торырга.

  1. Сәнгатьле итеп сөйләргә,

Аңлаешлы укырга,

Табышмаклар чишәргә

Өйрәттең син, Әлифба.

Бергә.  Әлифба, Әлифба,

             Китәсең бит инде.

             Җыр итеп җырлыйбыз

              Иң соңгы битеңне.

              Җыр “Әлифба”\

1.И, Әлифбам, син тәүге фәннәрнең          2.  И Әлифбам, син кулымда балкыйсың,

   Тәүге баскычы.                                          Нәкъ нур булып.

    Син кадерле, син туган телемнең             Һәр баланы зур бәхеткә илтүче

   Алтын ачкычы.                                          Ак юл булып.

                             

                                            Укырга да өйрәттең,

Язарга да өйрәттең.

Син  кадерле, син туган

Телемнең алтын ачкычы.

Укыт.  Нәни дусларым, шуны белегез,

            Тик Әлифба белемгә нигез.

             Зур доктормы ул, укытучымы,

             Яки төзелештә бер инженермы,

              Космонавтмы ул, әллә галимме,

            Агроном, яисә гади эшчеме -

              Үтәргә эшнең кечесен, зурын

               Әлифбадан  ул башлаган  юлын.

Укыт. Тагын сез биергә дә өйрәндегез бит әле. Әйдәгез, биеп күрсәтик әле.

                                                     Татар  биюе.

Укытучы.  Әлифба белән саубуллаштык. Аңа алмашка “Туган тел” һәм “Татар теле”  дәреслекләре алдык. Туган тел сүзен төзеп карыйк әле.

Т.  Сезнең өйнең түбәсенә                  Т.  Т – охшаган тырмага

     Карап тордым мин кичә.                    Әйтә – тизрәк тырмага.

     Антенна тора селкенеп

    Т хәрефенә  охшатып.

У.  У  - уйлану, укыгыз ди,                  Е.   Е хәрефе еланда

      Урындыкка утырыгыз ди.                   Е – хәрефе елгада.

Г.  Г – куәтле күтәрү краны,                      Е  хәрефе карый безгә

     Төзүчеләр ярдәмчесе.                           Елмаеп елаганда.

      Зур ташларны күтәрә ул

        Бик биеккә тиз генә.

А.  А – охшаган ул ракетага,              Л.  Ясадык без урманда

       Ул басуда багана да.                          Л – хәрефе, уйлап тап.

      Аны белә һәрбер бала:                        Л – бит урман шалашы,

      Алфавитны башлый ич А.                   Әллә шуны белмисез?

Н.  Н – волейбол сеткасы,

      Спорт залында да бар ул.

      Бик тә килә укыйсы,

      Башта бар өйрәнәсе.

Укыт.  Нинди сүз булды?

Бергә.   Туган тел.

Укыт.  Әйе, сез хәзер “Туган тел” дәреслеген укыйсыз. Без сезнең  белән төрле язучылар иҗаты, халык авыз иҗаты белән танышырбыз. Безнең өчен укый белү зур сөенеч.

1.Нигә безгә куанмаска,                     3. Туган тел – иң  әйбәт шигырь,

   Без бит инде зур үстек.                        Туган тел – иң әйбәт җыр.

   Әлифбаны тәмамлап                             Туган тел – иң әйбәт китап,

   Туган телгә дә күчтек.                           Туган тел – иң якын тел.

2.Туган тел – иң тәмле тел,

   Туган тел – иң ямьле тел,

    Тәмле тел дип,  телеңне йотма,

    Туган телеңне онытма.                                          Җыр  “Китап”

Укыт.  Укучылар, искә төшерик әле. Хәзер кайсы ел фасылы? Ә аннан соң кайсы ел фасылы килә? Язның Нәүрүз кызы бар, ул безгә бәйрәмгә килгән. Һәм сезне сынап карарга уйлый. Әйдәгез әле, аны каршы алыйк.

             Уеннар оештыру

  1. “Кабырчыклар” сүзеннән яңа сүзләр төзү.
  2. “Хәрефләрне өйләренә урнаштыр”
  3. “Әкияттә кунакта”
  4. “Тап табышмак”
  5. “Җөмлә төзү”.

Укыт.   Афәрин, укучылар, бик булдырдыгыз. Сезне бәйрәмегез белән котларга дип кунаклар да килгән. Әйдәгез, сүзне аларга бирик. Аларның сезгә нинди теләкләре бар икән?

  1. Яратып укыгыз                              2. Ул сезне өйрәтер

Туган тел китабын.                            Ватанны сөяргә.

Анда күп әкиятләр,                            Табигать - ананың

Рәсемнәр күп тагын.                           Кадерен белергә.

       Җыр  “Туган тел”

Укыт.  Рәхмәт, укучылар. Сегодня мы прощаемся с другой книгой. Эта книга научила Вас читать по русски. Давайте и этой книге скажем свою благодарность.

  1. Ты книга первая моя                      3. Как хорошо уметь читать

Теперь читать умея я.                        Не надо к маме приставать.

На свете много книжек есть,              Не надо бабушку трясти:

Все книги я могу прочесть.               «Прочти, пожалуйста, прочти».

  1. Вы эту книгу полюбили,               4. Не надо умолять сестрицу:

Вы в ней все буквы изучили.              «Ну, прочитай еще страницу»

И как  вам радостно сказать:-           Не надо звать, не надо ждать,

«Вы все умеете читать»                     Я можно взять и прочитать.

              5.Желаем, ребята, хорошо вам учиться!

                Просим иногда и Азбуку вспоминать,

                 Ведь она научила вас, ребята, читать.

                Только старайтесь ее не забывать.

Бергә.  Спасибо, тебе, Азбука.

Укыт.  Укучылар һәм әти – әниләр. Азбуканың сезгә бераз сынаулары бар икән. Әйдәгез шуларны үтәп карыйк.

  1.  Составить слова.
  2. Собрать мозаику.
  3. Отгадай ребусы.

Укыт.  Ә хәзер рус халык биюе.  Рәхмәт сезгә.

Укыт.  Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны, Азбуканы өйрәнүдә зур көчләрен куючылар әти – әниләребез. Әйдәгез, аларга рәхмәтебезне белдерик.

1.Әткәй – әнкәй, газизләрем,                  2.  Сезгә зур рәхмәтебезне

Гомер биргәнсез безгә.                           Җиткерәбез һәммәбез.

Тырыш итеп үстерәсез.                           Олы ярдәмегез өчен

Мең рәхмәтебез сезгә.                              Башыбызны иябез.

Бергә. Сезнең алда сүз бирәбез

            Ялкауланмаска.

            Артта калмаска,

            Тырыш булырга.

          “5” кә укырга.

Җыр  “Саклый белергә кирәк”.

Укыт.  Афәрин, укучылар! Сез укырга өйрәнгәндә бик тырыштыгыз. Хәзер без сезгә чыннан да Әлифбаны тәмамлавыгыз турында СЕРТИФИКАТ бирәбез. Ул сезне олы юлга алып чыгучы “күпер” булсын.

              СЕРТИФИКАТ тапшыру.

4 нче сыйныф кызлары җырлый.

Укыт.   Кадерле балалар, әти – әниләр, кунаклар! Бәйрәмгә килгәнегез өчен зур рәхмәт. Һәрберегезгә сәламәтлек, бәхет, шатлык телибез. Теләкләрегез тормышка ашсын.

             

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....