Сценарий "Лучший ученик года"
методическая разработка (4 класс) по теме

Салихова Гузалия Гависовна

Безнең мәктәптә һәр уку елы ахырында “Ел укучысы” бәйрәме үткәрелә. Әлеге бәйрәмдә без ел буе тырышып укыган, спорт, сәнгать ягыннан зур уңышлар яулаган укучыларны бүләклибез.4нче сыйныфта үткәрелгән “Ел укучысы”бәйгесе мәктәп елларының башлангыч чорына йомгак та булып тора.

Бәйрәмгә ата-аналар да чакырыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon el_ukuchysy_byrme.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

Ел укучысы бәйрәме

Безнең мәктәптә һәр уку елы ахырында “Ел укучысы” бәйрәме үткәрелә. Әлеге бәйрәмдә без ел буе тырышып укыган, спорт, сәнгать ягыннан зур уңышлар яулаган укучыларны бүләклибез.4нче сыйныфта үткәрелгән “Ел укучысы”бәйгесе мәктәп елларының башлангыч чорына йомгак та булып тора.

Бәйрәмгә ата-аналар да чакырыла.

Сәхнә гөлләр белән бизәлә,”Уку каты булса да җимеше татлы”,”Гыйлем күп, гомер аз,кирәген өйрән!”кебек мәкальләр язылган плакатлар эленә.

Экранда класс тормышыннан слайдлар күрсәтеп барыла.

Алып баручы:

Мәктәбем, мәктәбем,

Балачак учагым.

Беркатлы кайгысыз,

Самими шат чагым.

Мәктәбем, мәктәбем,

Балачак утравым.

Җылыдыр кочагың,

Нур чәчә учагың.

Әйткәнең яхшылык,

Сирписең яктылык.

Без ялга китәбез

Көтәрсең тын калып.

Җәй кызы керә.

Исәнмесез, балалар!

Барыгызга да сәлам

Матур апагыз Җәйдән.

Ел укучысы бәйрәменә

Бик тә киләсем килде.

Җирне бизи-бизи йөреп,

Бераз соңардым инде.

 –  Рүзәл, шундый матур, кояшлы бу көндә халык нишләп залга җыелган икән?

 – Син белмисеңмени? Алар бит безнең әти-әниләр, улларының-кызларының уңыш бәйрәменә җыелганнар.

 –  Уңыш бәйрәме көз көне генә була ич!

  • Уңышы булса, вакытын табабыз анысы. Ә менә безнең уңыш нәкъ менә бүген җыелды.,Һәр елны май ахырында ел буена башкарган эшләребезгә нәтиҗә ясыйбыз. Бу уку елында да без 14 укучы 4 нче классны уңышлы тәмамладык. 9 укучыбыз гел 4ле һәм 5ле билгеләренә генә укыдылар. (Исем,фамилияләр атала).Мәктәптә һәм район буенча үткәрелгән бәйгеләрдә дә сынатмадык.Сафиуллин Илназ, Нуриев Р. районда үткәрелгән инша конкурсында җиңеп чыктылар.Матбугатка язылу буенча районда”Иң күп газета-журнал укучы класс”исеменә лаек булдык.һ.б.(Укучылар ел буена  ирешкән уңышлары турында сөйлиләр.)

                                                                                     

Җәй кызы:Чыннан да,уңышларыгыз күп икән ,рәхәтләнеп бәйрәм итәрлек!

Җир буйлап йөгерә

Җылы ай, якты ай.

Чәчәкләр сибә ул

Бәйрәмле, матур ай.

Бизәнгән, киенгән

Матурлык көннәре.

Якты ай чакыра

Бәйрәмгә һәркемне,

Рәхим ит әйдә,

Уңыш бәйрәме!

Хәзер балаларның үзләре белән танышыйм инде. Ни әйтсәң дә өч ай каникулны без бергә үткәрәсе бит!(Балалар бер-берсенең уңышлары турында  шигъри юлларда сөйлиләр).

  1. Укуда да сынатмый ул

Тырыша гел бишлегә

Кайчак сирә-мирәк кенә

Эләктерә өчле дә.

Спортка да вакыт таба

Чаңгыда ул ярыша

Кирәк булса, Алсуыбыз

Көрәштә бил алыша!

  1. Башы аның ЭВМ

Ник бер генә арысын!

Нәрсә генә укымый –

“Йотып” бара барысын!

Чикләвек ватудан да

Җиңел аңа мәсьәлә.

Булдыклы Алинәбез

Класста бар нәрсәгә!

  1. Гармунда да бармаклары

Торалар биеп кенә

Сәхнәләргә чыга Рөстәм

Түбәтәй киеп кенә!

  1. Яшәп ята бер ялгызы,

Күршедә Әхтәм бабай.

Аңа яхшылык күрсәтә

Артур исемле малай.

Укудан бушагач, бабайның

Ул хәлен белеп чыга.

Сөт күтәреп йөгерә,

Ул барып кайта суга.

5 . Ул класста иң шәп кеше,

    Шәп кеше, гаҗәп кеше.

Сабантуйларда әле

Җиңгәне булмаса да,

Ул иң-иң көчле кеше,

Баһадир төсле кеше .

Ул зирәк тә, шаян да,

Акыллы да, әйбәт тә.

Кем дисезме? Ул кеше

Безнең Илдус, әлбәттә!

6.  Рүзәлне гел-гел мактыйлар,

     Башка сүз дә тапмыйлар:

     Уңган ул, зирәк, диләр,

     Андыйлар сирәк, диләр.

     

     Төшенә бик тиз, диләр,

     Искиткеч җитез диләр.

Теләсә Рүзәл: бар фәннән

Укый ала гел бишлегә.

Иң көчлеләр арасында

Була ала иң көчле дә!

7.  Беренчедән, буе зифа,Зөлфирәнең, чибәр үзе.

     Икенчедән, якты чырай, күркәм йөзе,

     Өченчедән, теле төзек, туры сүзе.

     Дүртенчедән, кешелекле һәм шәфкатьле.

8. Физәлиягә мин бик еш кына

Карап торам шаккатып.

Укытучы сорау бирсә,

Җавап бирә чатнатып!

Нинди авыр теманы да

Шундый җиңел аңлата.

Сөйләгәндә барыбызны

Авызына карата.                                                                                                                                                                                                                                                        

  1. Булат болай башлы малай,

Әзерләнсә дәресенә,

Тотлыкмыйча җавап бирә

Сорауларның һәрберсенә.

Тик бер көнне “5”ле алса,

“3”ле ала иртәгәсен.

“Сүз бирдең бит, нигә, - дибез, -

Син вәгъдәңне үтәмисең?”

  1. Эшли Илдар әтисе кебек

Эшли эшне яратып.

Үзе теләп башкарган эш

Яхшы була һәрвакыт.

11. Көләч тә соң безең Зилә,

Һич күрмәссең моңсу көнен!

Кояш кебек якты йөзе,

Бал шикелле татлы сүзе.

Кышын бозны эретерлек,

Аюны да биетерлек

Тәмле сүзле.

12. Алиябез яхшы укый,

Эшкә дисәң, бар кешедән

Артык эшли өмәдә.

Әнисенең эш кушканын

Көтеп тормый өйдә дә.

Ни өчендер бөтен җирдә

Гел матурлык эзли ул,

Кошка түгел, шөпшәләргә

Тисәләр дә түзми ул!

13. Ильвинадай

Пөхтә йөргән

Беркем дә юк.

Киемендә

Тузан кадәр

Бер кер дә юк.

Һәр китабы

Яңа сатып

Алган сыман,

Ә язуы-

Энҗе тезеп

Барган сыман.

Күрсәң, син дә

Мактар идең

Ильвинаны.

Классыбызда

Ул – чисталык

Чемпионы!

14. Илназ футбол кырында                                                                                                                                                      

     Очып йөри туп кебек,

Туп кынамы соң әле,

Ул малай, нәкъ ут кебек.

Күрмичә дә каласың

Эшләгәнен өй эшен,

Хәзер тизлек заманы,

Ә ул заман баласы.

Кемнең инде заманнан

Килсен артта каласы?

   

Бәйрәмнең икенче өлешендә төрле номинацияләрдә җиңүче укучылар билгеләнә.

“Гел “5”кә укучы”

“Иң матур язучы”

“Иң чиста көндәлек тотучы”

“Иң пөхтә укучы”

“Иң сәламәт укучы”һ.б.

“Спорт сөюче укучы”

Җиңүчеләрне мәктәп директоры котлый ,бүләкләр тапшыра.Алар өчен җыр яңгырый.

Бәйрәмнең иң шатлыклы мизгелләре җитә.”Ел укучысы-2009”билгеле була.Җиңүчегә лента кидерелә,бүләкнең дә иң зуры аңа тапшырыла.

    М.Минһаҗевның “Хуш,балачагым”җыры яңгырый, укучылар вальс бииләр.

 Алып баручы бәйрәмне йомгаклый:

                    Хуш,сау бул,мәктәбем!

                    Без җәйгә китәбез.

                     Бизәнеп,төзәнеп

                     Көтәрсең көн саен.

                     Күз кысар тәрәзәң,

                     Шау-шулы коридор,

                     Уенлы бүлмәләр

                     Сагыныр дус-ишен.

                           Кулланылган әдәбият:

                      Вәсимә Хәйруллина. Бәйрәмгә рәхим итегез.

                      Хәкимҗан Халиков. Иң гадел дус.    

                                                                                     Актаныш районы Богады урта гомуми

                                                                                 белем бирү мәктәбенең югары категорияле

                                                                                 башлангыч сыйныф укытучысы СалиховаГ.Г.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Положение о конкурсе "Ученик года"

Положение о конкурсе «Ученик года» среди учащихся начальных классов. Цель:  выявление учащихся, самореализующихся в учебной и внеучебной деятельности;  дать учащимся возможность проявить свои...

Ученик года. Визитная карточка.

Визитная карточка представлена в стихотворной форме. Прилагается газета....

Конкур "Ученик года". 2 класс.(1 тур)

Вопросы  для проведения конкурса " Ученик года"  взяты из разных областей знаний и расчитаны на возраст 7-8лет....

Конкур "Ученик года". 2 класс.(1 тур)

Вопросы  для проведения конкурса " Ученик года"  взяты из разных областей знаний и расчитаны на возраст 7-8лет....

Представление хобби ученика на конкурс "Ученик года"

Представление хобби ученика на конкурс "ученик года". Поварское искусство...

Положение о школьном конкурсе «Ученик года"( 2014-2018 годы) .

Положение о школьном конкурсе "Ученик года" 2014-2018 годы. Настоящее Положение определяет общий порядок организации и проведения школьного конкурса «Ученик года" (2014-2018 годы). ...

Портфолио ученика 4класса на муниципальный конкурс "Ученик года - 2017"

Портфолио содержит достижения  победителя муниципального конкрса "Ученик года - 2017!" Айнулиной Амелии....