"Гаилә- җылы учак"- бәйрәм сценарийсы
материал на тему

Миргалимова Эльвира Вакифовна

Гаилә бәйрәмен үткәрү өчен кулланырга була.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gail_-_zhyly_uchak-_byrm_stsenariysy.doc63.5 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: - әти - әниләрнең җир йөзендә иң кадерле кешеләр    

              икәнлекләрен ачыклау;

  • бәйләнешле сөйләм телләрен, фикерләү сәләтләрен,    

җырлау күнекмәләрен үстерү;

  • игътибарлылык, әти - әнигә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.

Күңелле музыка яңгырый.

А.б. Галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер – берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Тик шунысы уртак: җир йөзенә без барыбыз да яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез; яратырга, яратылырга, оя корырга, очарга.

                 Тормыш юллары һай борма – борма,

                 Кирәк ышанычлы пар канат.

                 Пар мәхәббәт ярларыннан ташсын,

                 Күңелләрдә ярсып, шаулап аксын,

                Аккошлардай бер – береңне ярат!

        Гаилә - һәр кешенең таяныр ноктасы! Гаилә бәхетен ир белән хатын бергә тудыра. Ул – уртак бәхет. Сезнең карлыгачларның ничек оя коруларын, балаларын ничек үстерүләрен күргәнегез бардыр. Кошлар да ояларын парлап ясыйлар, балаларына азыкны парлап ташыйлар.

        Хөрмәтле әти - әниләр, укучылар, килгән кунаклар! Сезнең барыгызны да бүгенге бәйрәм белән котлыйбыз!

               Кешелекнең үзе шикелле үк,

               Борынгыдан килә бәйрәмнәр.

               Шатлыкларын бәйрәм итә кеше –

               Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар.

               Бәйрәмнәрдә - бәхет тантанасы,

               Җан сафлыгы, күңел яктысы.

               Гомер буе озата бара безне

               Бәйрәмнәрнең керсез ак төсе.

      Гаилә ул – җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.

      Бәйрәмебезнең беренче өлеше: “Әтием – горурлыгым”. Ил терәге ир – егетләр, гаилә терәге - әтиләр. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Балаларыгызга һәрвакыт үрнәк әти булып, кирәк вакытта файдалы киңшәләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәгез. ә хәзер әтиләргә багышланган шигырь, җырларны балаларыгыз дәвам итә.

1 н.у. Сезгә булган җылы хисне, әти,

          Гомер буена без хаклыйбыз!

          Һәм шулай ук бу олы сүз белән

          Туып үскән илне атыйбыз.

2 н.у. Урам иңләп яшьләр килә,

          Гармуннары кулларда.

          Күңелләре – туган якта,

          Күзләр – барыр юлларда.

3 н.у. Өзеп - өзеп тальян сыза,

          Агыйделен, Сарманын.

          Хәбәр итә егетләрнең

          Армиягә барганын.

4 н.у. Без – малайлар, кызлар бергә

          Артларыннан киләбез.

          Туган илне саклау эше

          Җиңел түгел, беләбез.

5 н.у. Көз киттеләр. Китәр әле

          Күп абыйлар язга да.

          Хат язарлар атна саен

          Зурларга да, безгә дә.

6 н.у. Без дә үсәрбез әле

          Егет булып җитәрбез.

          Армиягә киткән чакта

          Урам иңләп үтәрбез.

7 н.у. Әти бәйрәме көнне

     Без пешердек пилмән.

     “Шундый тәмле булган –

     Бөтен җире килгән.”

      ( Бусын әти әйтте).

8 н.у. “Челтәр – челтәр читләгән –

          Камыры тишелмәгән,

          Пилмән пешерүченең

          Көче бушка китмәгән”

          ( Бусын әби әйтте.)

9 н.у. “Кызым да бит булышты:

          Борычлашты, тозлашты,

          Сарымсагын, суганын

          Кирәк кадәр салышты”.

          ( Бусын әни әйтте.)

10 н.у. “Әнием камыр җәйде,

            Итен турап чыгарды,

            Әнием тырышмаса,

            Шулай матур чыгармы?”

            ( Бусын мин әйттем.)

11 н.у. Бик яратам әтиемнең

            Эш батыры булуын.

            Мин дә тизрәк әтиемнең

            Алмашчысы булырмын.

Җыр: “Солдатта булган, диләр”

  1. Билен кысып буган, диләр,

Бигрәк уңган, диләр.

Әллә каян күренеп тора –

Солдатта булган, диләр.

  1. Кечеләрне кече итәр,

Олыны зурлар, диләр.

Әллә каян күренеп тора –

Солдатта булган, диләр.

  1. Комбинезон алган, диләр,

Шинелен салган, диләр.

Шинелен салса да, солдат

Гадәте калган, диләр.

А.б. Ә хәзер әтиләр белән бераз уйнап алабыз.

- Әкият сөйләү;

- Бәләкәй чактан истә калган шигырь сөйләү;

- Рәсем ясау ( күзне бәйләп)

А.б. Гаилә бәхете язгы ташу түгел,

       Үзе килми, юллар ярмыйча.

        Аның өчен бергә җиң сызганып

        Көрәшергә кирәк армыйча.

         

       Бәйрәмебезнең икенче өлеше: “Әнием- кадерлем” дип атала.

       Гаиләдә әни- иң изге, хөрмәтле кеше.“Ана хакын уч төбендә тәбә кыздырып ашатсаң да, кайтара алмассың,” - ди халкыбыз.

Ана! Бөек исем

Нәрсә җитә ана булуга?

Шуңа күрә зур горурлык белән

Без җырлыйбыз ана турында.

А.б. Әнкәй! Нинди якты һәм зур мәгънәгә ия сүз бу! Сабый бала якты дөньяга килгәч тә иң беренче сүзен – “әннә” дип әйтә. Ул гомере буе үзенә дөнья бүләк иткән шушы олы затка бурычлы булып яши.

1 н.у. Кем дөньяга кеше бүләк итә?

          Ә кешегә якты дөньяны.

          Тойгылары кояш кебек кайнар

          Эретерлек гранит кыяны.

 

 6 н.у. Һәр җирдә бер хикмәт көтә

           Бүген гади көн түгел.

           Бүген- гаилә бәйрәме

           Шуңа шатлана күңел.

       

      7 н.у. Йөрәк назын, гомер язын

               Безгә бүләк итүче.

               Чулпан йолдыздай балкып,

               Яшәргә өйрәтүче -

               Әнием ул, әнием!

      8 н.у  Тәмледән- тәмле дә соң,

               Балам сиңа диюче,

               Инде балигъ булгачтын да

               Кочагында сөюче -

               Әнием ул, әнием.

      9 н.у. Болан үзенең колынын

               Яклагандай яклаучы.

               Мең яшәрлек имән кебек,

               Җил - яңгырдан саклаучы

               Әнием ул, әнием!

    10 н.у. Әни кеше гел яхшылык тели,

               Гаебебез булса, кичерә.

               Гомер буе калыйк тугрылыкта,

               “ Әни” дигән изге кешегә.

     

   11 н.у.  Әниләр - мәңгелек шатлык,

               Язгы шатлык, язгы нур.

               Әниләргә багышлана,

               Дөньяда иң назлы җыр.

                   Җыр: “ Әни кирәк”

  1. Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен.

Әни кирәк! Әни кирәк!

  1. Җил – яңгырдан саклар өчен

Усаллардан яклар өчен.

Әни кирәк! Әни кирәк!

  1. Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен,

Әни кирәк! Әни кирәк!

  1. Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет – шатлык артсын өчен,

Әни кирәк! Әни кирәк!

Иң кадерле кеше җирдә

Әни, димәк!

А.б. Ә хәзер әтиләр, әниләр һәм балалар арасында ярыш оештырып алабыз.

1. Кемнең әтисе әнисенә һәм әнисе әтисенә иң матур сүзләр әйтә икән? Мондый матур, йомшак иркәләү сүзләре бигрәк тә балаларга кирәк. Бала аны көнгә 12 мәртәбә ишетергә тиеш.

- Матур сүзләр әйтешү.

2. Әти - әниеңнең туган көне кайчан?

  • Һәр бала җавап бирә.

  1. Балаларыгызның иң беренче мәгънәле сүзен хәтерлисезме?

  • Әти - әниләр җавап бирә.

  1. Шар эчендә биремнәр. Һәр гаиләгә:

А) Сез Алмаз Хәмзин. Зал сезне көтә, Алмаз! Сәхнәгә рәхим итегез!

Б) Сезгә бүген 3 яшь тулды. әти - әниегез сезне котлап машина бүләк итте. Әй уйнадыгыз да соң инде! Безгә дә уйнап күрсәтегез әле.

В) Иртә белән балагызны балалар бакчасына озату күренешен күрсәтегез.

Г) Кечкенә чакта өйрәнгән иң беренче җырыгызны яки шигырегезне нәкъ шул вакыттагыча җырлап яки сөйләп күрсәтегез.

Д) Гаиләдә 8 Март – хатын – кызлар көне белән әни кешене ничек тәбрикләвегезне күрсәтегез.

Е) Гаиләдә 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән әти кешене ничек тәбрикләвегезне күрсәтегез.

З) Кечкенә чакта мәктәптә беренче “5”ле билгесе алуыгызны хәтерлисезме? Өйгә нинди хисләр белән кайттыгыз, шуларны безгә күрсәтегез.

И) Әни өйдә юк. Бишектә бәби елапмы елый бит. Һич туктамый. Әти кеше, берәр җаен тап, зинһар өчен ( сәхнәләштерергә ).

К) Гаиләнең башлыгы һәм җитәкчесе кем булырга тиеш? Финанс министры? Гаиләнең башка кешеләренә нинди эшләр йөкләнә? Сезнең гаиләдә бу ничек?

Л) “Эшләгәнең кеше өчен, ә өйрәнгәнең үзең өчен” мәкаленең мәгънәсен аңлатыгыз.

М) “Бала кечкенә чакта беләккә авыр, үскәч – йөрәккә авыр” мәкален ничек аңлыйсыз?

  1. Скакалкада сикерү ( әтиләр ).

А.б. Ә хәзер җиңүчеләрне билгелибез.

А.б. Менә бүгенге гаилә бәйрәмебез ахырына якынлаша. Гаилә - тормышыбыз нигезе. Гаилә нык, тату икән, димәк, дәүләт тә, җәмгыять тә нык, тату дигән сүз. Әти - әни аның тоткасы булса, балалар – гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер – берегезне саклап, рәнҗетми, хөрмәт белән яшәргә кирәк.

       Шуның белән гаилә бәйрәмебез тәмам. Килүегез өчен зур рәхмәт. Ә хәзер сөйләшүне өстәл артында дәвам итәбез.

 

 “Гаилә - җылы учак...”

( Башлангыч класс укучылары һәм аларның әти - әниләре белән үткәрелгән “Гаилә бәйрәме”)

                             Укытучы: Миргалимова Э.В.

                                       4 март, 2013 нче ел

 

         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Сүрелмәсен гаилә учагыбыз” темасына гаилә бәйрәме

Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз! Сезне чын күнелебездән гаилә бәйрәме белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберебезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез. Балаларыгызның бүгенге чыгышы ...

Гаилә - җылы учак.

Гаилә — җылы учак. Учак янына гаиләдәге һәр кеше җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчлерәк була. Гаиләнең терәге ир-ат, әти кеше. Ә ана кеше үзенең бөтен күңел байлыгын...

"Гаилә-татулыгы белән көчле" - гаилә бәйрәме

Бәйрәм башлангыч класс укучылары һәм аларның ата-аналары белән уздырыла. Кичә балаларның музыкаль чыгышы белән башлана.Аннары гаиләләр арасында бәйгеләр белән дәвам итә....

гаилә- җылы учак

сыйныф сәгате өчен...

"Тату гаилә-бәхетле гаилә"(гаилә бәйрәме сценариясе)

Сценарий гаилә бәйрәменә багышланган. Максат: 1.Гаиләләр белән элемтәне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече...