Яңа ел- 2013
план-конспект занятия по теме

Миргалимова Эльвира Вакифовна

Яңа ел бәйрәме эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yana_el_2013.doc81.5 КБ

Предварительный просмотр:

1 а.б. Энҗе карлар сибә тирә - якка

         Һәм сәгатьләр суга уникене.

         Коеп – коеп ак бәхетләр ява,

         Бар җиһанның бүген шундый көне.

2 а.б. Тыныч йолдыз, тыныч нурлар яусын,

          Җир шарының һәрбер төбәгеннән.

          Ак бәхетләр сезгә, зур шатлыклар

          Телим бүген ихлас йөрәгемнән.

1 а.б. Кунак булып яшел чыршы килгән безгә,

          Ул ямь өстәп тора бүлмәбезгә.

          Көтеп тора безнең биеп җырлаганны,

          Тирәсендә әйлән – бәйлән уйнаганны.

2 а.б. Исәнмесез, кадерле дуслар, кунаклар! Яңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласаң, Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым. Һәм менә шул бер адымда - әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк.

1 а.б. Бәйрәм белән тәбрикләү өчен сүзне мәктәп директоры Ахметов Рәмзил Хуҗагали улына бирәбез. Рәхим итегез!

2 а.б. Сүзне уку – укыту эшләре буенча директор урынбасары Мусина Гөлнара Миркасыйм кызына бирәбез. Рәхим итегез!

1 а.б. Бәйрәмебезне дәвам итәбез.

Убырлы чыга. Чыршы тирәсендә әйләнеп йөри.

Убырлы. Нәрсә бу? Кем әле монда юлны кардан чистарткан? Иртән генә менә мо – ондый кар бөртекләре иде. Кем монда хуҗа булып йөргән? Мин – Убырлы карчык, мин аларга күрмәгәннәрен күрсәтермен. Кая соң әле башкалар? Аларга да әйтергә кирәк. Әй, керегез әле! ( кул болгый) Җыен чукрак, сукыр җыелган, күрмиләр дә, ишетмиләр дә (ачы итеп сызгыра).

     Албасты, Шүрәле, Су анасы, Шайтан керәләр.

Бергә. Нәрсә, Убыр? Нигә кычкырасың?

Убырлы. Карагыз әле, кемдер юлны чистарткан. Кем өчен ачып куйдылар икән аны?

Шүрәле. Әй, аңгыра, юләр карчык,

                Надан карчык!

                Кыш бабайга куйганнар бит

                Юлны арчып.

                                  Убырлы уйланып кала.

Албасты ( моңсу). Әйе, Яңа ел җитә... Ул чыршы бәйрәменә барадыр. Күп итеп бүләкләр алып барадыр.

Шайтан. Кәнфит, прәннек, шоколадлар... ( авыз суларын йотып) Их, берәрсен генә авыз итеп карарга.

Су анасы. Әй, юкка хыялланып утырма әле. Бирделәр ди сиңа, тот капчыгыңны.

Шайтан. Ә мин Кыш бабайга барам да сорыйм. Әйбәтләп сорасам, бирми калмас әле.

Албасты ( көлә). Сине күргәч, Кыш бабаң Лапландиясенә кача бит. Үзеңне көзгедән кара әзрәк ( көләләр).

Шайтан. Нәрсә, нәрсә... Тутырган капчык ( этеп җибәрә). Ә син...( су анасына килә). Җанлы пумала, чәчең җирдән сөйрәлә ( Су анасын куып китә, төрткәләшәләр).

Албасты. Бир шуңа кирәген! ( аларга ташлана)

Убырлы уйланып утырган җиреннән кычкырып җибәрә.

Убырлы. Таптым, таптым ( сикереп тора).

       

             Калганнар аның янына җыела.

Албасты. Нәрсә таптың? Нәрсә, суйгандай үкерәсең?

У. ( Куркыныч кыяфәт чыгарып) Ш – ш... Яп авызыңны! Тыңлагыз!

( Нәрсәдер пышылдый).

                             Канәгать кыяфәт белән таралалар.

Шайтан. Шәп... Корсак туйганчы тәмләп ашарбыз... ( корсагын уа).

С.а. Туйганчы күңел ачарбыз...

Шүр. Рәхәтләнеп кеше кытыклармын. Шуның өчен яралган бит бармакларым.

Алб. Этлек эшләрбез... Этлек эшләмәсәм тамагым туймый минем.

У. Бу – дан, шөһрәт... чиксез власть.

С.а., Алб., Шүр., Шайтан. Яшәсен Убыр! Яшәсен Кыш әби!

С.а. Кешечәрәк итеп киеник тә инде...

Чыгып китәләр. Җырлыйлар: Яңа елга барабыз, без дә бүләк алабыз..

2 а.б. Әйдә, килегез, балалар,

          Чыршы янына чыгыйк.

          Бергәләшеп уйнап – көлеп,

          Яңа елны каршылыйк.

Җыр: “Яшел чыршы”

1. Тышта буран, бөтен җиргә

Карлар тутыра.

Безнең бүлмәдә ямь – яшел

Чыршы утыра.

         Бүген бәйрәм!

         Әйлән – бәйлән

         Уйныйк – гөрләшик

         Бүген бәйрәм

         Бәйләм – бәйләм

         Бүләк өләшик.

2. Яшел чыршының очына

Йолдыз куелган.

Яңа елны каршыларга

Дуслар җыелган.

Убырлы керә.

У. Менә хәзер күрерсез,

     Кем икәнен белерсез.

     Әбиегездән башка гына

     Бәйрәм итеп йөрисез.

     Бик матур җырлар җырлыйлар

     Кыш бабай килә дигән.

     Ак сакаллы Кыш бабайның

     Кай җире артык миннән?

Исәнмесез! Кыш бабайны көтәсезме? Көтмәгез, быел Яңа елны Кыш бабай түгел, Кыш әби алып килә, ягъни мин.

                         Балалар канәгатьсезлек белдерәләр.

У. Уламагыз, уламагыз! Приказ бирелгән, пичәт сугылган, хәзер укып китәм мин сезгә ( приказ укый). “ Приказ бирәм. Кыш бабай авыру сәбәпле, Теләкәй мәктәбендә Яңа ел үткәрүне Кыш әбигә тапшырам. Аның һәр сүзен тыңларга, биремнәрен үтәргә. Рәсәй Кыш бабайларының җитәкчесе”.

1 а.б. Я, балалар, нишлибез, ризалашабызмы?

Балалар. Әйе.

1 н.б. Ямь – яшел чыршыдан

          Якты нур сирпелде.

          Кыш әби, дус әби

          Яңа ел китерде.

Бергә. Каршылыйбыз сине, Кыш әби,

           Хуш килдең, хуш килдең!

У.( читкә) Болай булса, эшләр пеште. Нишләсәм дә эшләрмен, үземнекен итәрмен. Барысын да Убырга әйләндереп бетерермен. ( балаларга) Ярар, Убыркайларым, Убырлы... әй, юк... Балакайларым, Кыш әбиегезне тыңлагыз. Яңа елны күңелле итеп каршылыйк, хәзер супер – мупер конкурс уздырыйк. “Мисс Убыр”. Сез ризамы?

Балалар. Риза.

У. Күрәм. Күрәм, сезнең монда җеннәр дә, кар бөртекләре дә, куяннар да, әкият геройлары да бар икән. Һәр төркемнән мисс Убырга бер кандидат сайлагыз.

 ( сайлыйлар). Тыңлагыз, беренче конкурс. Чын убырлы булу өчен тылсымлы сүз белергә кирәк. Бер кешенең колагы икенче кешенең колагына ошамаган кебек бер убырның тылсымлы сүзе икенчесенекенә ошарга тиеш түгел. Хәзер сезнең бурыч: үзегезгә тылсымлы сүз уйлап табу һәм дөрес итеп әйтеп күрсәтү. ( балалар тылсымлы сүз әйтәләр).

У. Икенче конкурска, “Мисс Убыр” конкурсының кием тәкъдим итү өлешенә күчәбез. Ә хәзер сез минем кебек яшь, чибәр У...Кышбикә өчен кием тәкъдим итәрсез.

                             Көй астында мода күрсәтәләр.

У. Гәүдәне чибәрләдек, ә баш? Башны бизибез хәзер. Кем иң клевый ма – ма – макияж ясый? ( Калган балаларга) . Ә ул арада сез җырлар җырлагыз.

Җыр: “Чыршы

1. Яшел чыршы, басып торчы

Өйнең түрендә.

Килдек бергә, без биергә

Синең тирәңдә.

    Җырлап – уйнап узган чакта

    Яныңнан дуслар.

    Торсын шаулап һәр ботакта

     Үткен ылыслар.

2. Янсын. әйдә, шәмдәлләрдә

Бизәкле шәмнәр.

Тагын да зур, кызык, матур

Булсын бәйрәмнәр.

       Яшел чыршы, басып торчы

       Өйнең түрендә.

       Җырлап үтик, бәйрәм итик

       Синең тирәңдә.

У. ( конкурста катнашучыларга) Я, сез әзерме? Әйдәгез, бер әйләнеп чыгып үзегезне күрсәтегез әле.

( нәни убырлар чыршы тирәли әйләнәләр)

У. Башларыгыз, гәүдәләрегез ошады да, бер нәрсә җитми әле монда. Менә сезнең итәкләрегез дә минем 300 еллык итәккә ошарга тиеш. Мин икенче күргәндә сезнеке дә шулай булсын.

У. Булды бу! Соңгы штрих! Себерке белән бию. Себерке – ул байлык. Себерке – ул авто. Себеркесез Убырлы ул – никто!

Себерке белән бию ул

Бик яхшы кәеф бирә,

Себеркеңә утыр да син,

Дусларыңны да сөйрә.

( татар көенә бию)

У. Менә булдырдык.

( “Кызым. Килеп җиттек бугай” – дигән тавыш ишетелә)

У. ( сәгатенә карый). Ах, Кыш бабай килеп җитте бугай. Нишлим? Кая барыйм? Кая качыйм? Мин бит сезнең әбиегез, зинһар, мине яшерегез. Мәгез, мумиягә әйләндерегез дә, чыршы астына салыгыз.

У.ны туалет кәгазенә төрәләр дә, чыршы астына салалар. Кыш бабай белән Кар кызы керә.

Кыш бабай. Исәнмесез, балалар! Озак көттегезме? Бераз соңга калдык шул. Үпкәләмәгәнсездер бит?

Кар кызы. Тукта әле, бабакай. Балалар бер дә көтә - көтә арып беткәнгә ошамыйлар, алар күңел ачып утырганнар ахры.

К.б. Кем икән соң ул шундый бәйрәмне оештыручы? Я, әйтегез әле, балалар, кемгә рәхмәт әйтергә?

Алб. Менә, менә монда ул, Кыш бабай ( төртеп күрсәтә).

К.к. Кем соң ул? Кая әле... үлгән түгелме соң бу?

Шүр. Юк, юк, үлмәгән. Менә боларга ул үзе төрергә кушты. ( сүтәләр)

К.б. Я, Убырлы, нихәл? Нишләп болай качасы иттең?

У.  ( елап) К.б., балалар, зинһар кичерегез, башка болай эшләмәм.

К.б. Я, булды, булды. Убырбикә, елак патша кызы кебек күз яше агызып утырма, безне җебетеп бетерәсең бит. Мин сиңа рәхмәт әйтергә дип торам тагын.

У. Рәхмәт... миңа?

К.б. Без килгәнче балаларның күңелен күреп бәйрәм ясаганың өчен. Шулай бит, балалар, рәхмәт әйтәбез бит?

Балалар. Әйтәбез, әйтәбез. Рәхмәт!

У. ( сөенеп). Сез миңа ачуланмыйсызмы? Гафу итәсезме?

К.б. Итәбез, итәбез. Шундый яхшы оештыручы булгач, мин сине үземнең ярдәмчем итеп алам. Кар кызы – уң кулым булса, син – сул кулым булырсың.

У. Сөенеп китә, аңа башкалар да кушылалар.

1 а.б. Әйдәгез. Барыбыз бергәләп Кыш бабайга багышлап җыр җырлап алыйк.

Җыр: “Кыш бабай”

  1. Безнең елкабызны бизәп

Балкып кабына утлар.

Яңа елның башлануын

Хәбәр итә курантлар.

              Кыш бабай, (2)

              Безне бик ярата.

              Ул безгә яңа ел

              Бүләге тарата.

  1. Ак мамык кебек кар ява

Урманнарга, кырларга.

Тынычлык алып Яңа ел

Кил син безнең арага.

  1. Чәчәктәй безнең балачак

Киң безнең юлларыбыз.

Туган илнең иң бәхетле

Кызлары, уллары без.

К.б. Рәхмәт, балаларым. Бик матур җырладыгыз. Яңа елны каршыларга нинди һөнәрләр өйрәнеп килдегез соң? Шигырьләр, биюләр белән бәйрәмебезне дәвам итик әле.

Балалар шигырьләрен сөйлиләр.

1 н.у. Килеп җитте кыш та,

          Ай – һай, салкын тышта.

          Өч ай торыр торса,

          Аның гомере кыска.

2 н.у. Тәңкә карлар сипкән,

           Җирне ап – ак иткән.

           Чыршы, каен, имән

           Кардан чикмән кигән.

3 н.у. Ә кыш көлә - көлә

          Битебездән үбә.

          Алсу була безнең

          Битләр шуңа күрә.

4 н.у. Уянып бүген иртән

          Карасам тәрәзәгә.

          Ак сакаллы Кыш бабай

          Кар алып килгән безгә.

5 н.у. Салкын, саф һава

          Йомшак кар ява.

          Урамга чыксаң,

          Битләр кызара.

6 н.у. Кыш килде акка төренеп,

          Җир өстен сөеп кенә.

          Тау битләрен сыйпап үтте

           Ак көртләр өеп кенә.

7 н.у. Бабай килә диеп,

          Җырлар өйрәндек без.

          Гармун уйнап – биеп,

        Җырлап җибәрдек без.

8 н.у. Җәй көне җиләк җыярга

          Урманга барган идек.

          “Яшел чыршы, Яңа елга

           Кунак булып кил”, - дидек.

9 н.у. Рәхмәт менә, син килгәнсең

          Әйләнәбез тирәңдә.

          Яңа һөнәрләр өйрәндек

          Яңа елга килгәндә.

10 н.у. Исәнме, чыршы, исәнме,

            Яңа ел килеп җитте.

            Күңелле чыршы бәйрәмен

            Балалар күптән көтте.

11 н.у. Бүген бездә зур бәйрәм

            Тиздән Яңа ел килә.

             Бүген күңелләр җырга

             Һәм биергә җилкенә.

Җыр: “Һай, Кыш бабай”

  1. Кемнең кигән киемнәре,

Энҗе кар бөртекләре?

Кемнең көмештәй сакалы,

Чәчләре, керфекләре?

          Бу – Кыш бабай,

          Һай, Кыш бабай,

          Һәркемгә таныш бабай.

  1. Кем соң безгә шундый ямьле

Яңа ел алып килә?

Матур кәгазь капчыкларга

Күчтәнәч салып килә.

  1. Чаңгы – чанада шуарга

Булды шома тавыбыз.

Кем безгә аны ясаган

Кем икән ул – табыгыз.

2 а.б. Кыш бабай, утыра – утыра арып беткәнсеңдер. Әйдә, бергәләп татар бию көенә биеп алыйк. Сиңа да зарядка булыр.

К.б. Бик күп һөнәрләр беләсез икән, дусларым. Сезнең белән бик күңелле бәйрәм иттек. Безгә китәргә дә вакыт җитте. Башка мәктәпләрдә дә көтәләрдер. Кызым, нәрсәне оныттык соң без?

К.к. Кыш бабай, капчыктагы иң мөһим бүләгебез ачылмыйча кала язды бит.

Кыш бабай. И, бу картлык. Оныгымны сезнеңянда калдырам бит мин. Түрдән уз, Яңа ел! Шатлык, муллык, тынычлык белән кил! Төкле аягың белән!

Яңа ел. Исәнмесез, якын дуслар! Шук малайлар, матур кызлар, әбиләр һәм әниләр, бабайлар һәм әтиләр!

Мине каршы алыгыз

Һәм танышып калыгыз!

Исемем минем – Яңа ел,

Мин – бәхет таратучы,

Җир йөзендәге бар нәрсәне

Өзелеп яратучы.

Сезне өзелеп сагынганга,

Килдем мин яныгызга.

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Телимен барчагызга.

Үз телемдә, үз җиремдә

Бәйрәм белән котлыйм сезне.

2013 нче елның

Имин булсын һәрбер көне.

1 а.б. Яңа яуган ап – ак кар өстеннән

Йөгерә - йөгерә килә Яңа ел.

Ә иске ел ипи һәм тоз белән

Каршысына чыккан сузып кул.

Әй, Яңа ел, бер дә тартынмыйча

Хуҗа булып, әйдә, түргә уз!

К.б. Безгә китәргә вакыт. Киләсе елдә очрашканга кадәр сау булыгыз.

2 а.б. Ә хәзер бәйрәмебезне зурлар белән дәвам итәбез. Туган җиребезгә Яңа ел якынлаша. Бәйрәмгә һәркем әзерлек белән килә. Безнең укучыларыбыз да үз һөнәрләрен күрсәтергә күптән әзерләнделәр. Әйдәгез, сүзне аларга бирик.

1 а.б. Беркем читтә боекмасын

          Беркем читтә калмасын.

          Рәхәтләнеп күңел ачсын,

          Биесен һәм җырласын.

Хәзер өй эшләренә күчәбез.Һәр класс монда чыгып үз уеннарын уйнаталар. Сүзне 5 ләргә бирәбез.

6 класс

7 класс

8 класс

А.б. Концерт номерлары белән чыгыш ясыйлар:

5 класс

7 класс

А.б. Сезгә алдагы өй эше итеп бирелгән иде пародияләр. Сүзне 8 классларга бирәбез. Рәхим итегез!

7 класс

6 класс

5 класс

Кон.номеры белән чыга 6 класс

А.б. Ә хәзер пантомимоларга күчәбез. Беренче сүз 8 ләргә.

7 класс

6 класс

5 класс

А.б. Безнең әзерләгән номерларыбыз тәмамләнып килә. Алар нәтиҗә ясый торсыннар. Ә шул арада кон. ном. белән чыгыш ясый 9 класс.

А.б. Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез. Рәхим итегез!

1 а.б. Кадерле бер кунак көткән кебек,

          Яңа елны көтә йөрәкләр.

          Беләкләрдә яңа хезмәт дәрте,

          Күңелләрдә иң саф теләкләр.

2 а.б. Бар кешенең булсын таянычы

          Авырлыклар килгән минутта.

          Кара күләгәләр капламасын

          Утлар янсын кичен һәр йортта.

1 а.б. Өметләрдән безне аерма син,

          Акыллардан безне аерма.

          Язмыш сынавына юлыксак та,

          Канатларны безнең каерма.

2 а.б. Барыгызга да исәнлек – саулык телибез. Яңа ел яңа бәхетләр алып килсен!

Ә хәзер барыбыз да лотерея уеннарына әзерләнәбез.

   “Яңа ел – 2013”

                                            Фәтхиева И.Д.

                                    Миргалимова Э.В.

                        2012, 29 декабрь

               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Универсиада 2013

Презентация знакомит учащихся с символами Универсиады2013....

Темы родительских собраний в 2012 - 2013 учебном году

Тематика родительских собраний....

Рабочая программа на 2012-2013 учебный год по курсу «Основы духовно-нравственной культуры народов России» Модуль «Основы мировых религиозных культур»

Материал содержит рабочие материалы по новому курсу ОРКСЭ, модуль "Основы мировых религиозных культур"...

План работы ШМО "Детство" на 2012-2013 учебный год

Предлагаю вашему внимание план школьного методического объединения учителей начальных классов "Детство" в МКОУ "Липковская СОШ № 3"...

Рабочая программа по окружающему миру для 3 класса по программе "Школа России " на 2012-2013 учебный год

Представлена примерная рабочая программа по окружающему миру на 2012 - 2013 уч. год, в которой предложены планируемые результаты обучения и возможные виды деятельности к каждому разделу....