8 март уңаеннан үткәрелгән чара.
материал (4 класс) по теме

Шакирова Гулия Раисовна

" Абыйлар һәм сеңелләр" бәйгесе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл abyylar-senellr_bygese.docx22.01 КБ

Предварительный просмотр:

 8 март бәйрәме уңаеннан үткәрелгән “ Абыйлар һәм сеңелләр бәйгесе”

 “Хәерле” дип бала битен юган,

“Хәерле” дип туйлар уздырган.

Шуңа күрә йөзе иман нурлы

Ә эшләре һәрчак уң булган.

Әби-бабай гадәтләре белән

“Хәерле” дип башлыйк эшләрне

“ Хәерле иртә “,” Хәерле көн” телик

“ Хәерле” дип башлыйк кичәне.

_ Хәерле көн хөрмәтле укытучыларыбыз, укучы кызларыбыз, пешекче һәм җыештыручы апаларыбыз, шулай ук  килгән кунакларыбыз! Сезнең барыгызны да язның беренче бәйрәме, якынлашып килүче халык-ара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм. Сезгә саулыкның ныгын, гомернең озынын, шатлыкларның көтмәгәндә килә торганын телим. Һәрвакыт йөзләрегез көләч, табыннарыгыз түгәрәк, күңелләрегез  күтәренке булсын.

Бәйрәм белән котлау өчен сүзне ир-ат укытучыларыбызга бирәбез.

Тамчылар тамалар тып-тып-тып,

Бөреләр уяна шаккатып.

Елгада боз калка, су ага,

Ярдагы кар астын шаулатып.

Күкләр киң һәм биек, ә кояш,

Шаяра күзләргә нур атып...

Яз килә, дусларым, март белән

Күңелне шат хискә чорнатып.

Яз килә бәйрәмле март белән,

Яз килә күңелгә, йортларга.

Һәрнидә- яшәү тойгысы,

Һәркайда бәйрәмчә тантана!

  • 8 март бәйрәме иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе.Шуңа күрә  дә ул яз башында март аенда үткәрелә. Яз- безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт. Яз сулышы гаиләгезгә  муллык алып килсен, күңелләрегезгә сабырлык, саулык китерсен.

2 класс малайлары башкаруында “ Яз килә” җыры сезгә бәйрәм котлавы булып барып ирешсен.

  • Безнең мәктәбебездә берсеннән- берсе чибәр, гүзәл, ягымлы 24 кызыбыз укый, аларга  сөйкемле,белемле, уңган-булган 11  укытучы апаларыбыз белем бирә, иң тәмле ашлар пешерүче пешекче апаларыбыз, чисталык-пөхтәлек яратучы җыештыручы апабыз бар.

Бәйрәм белән котлау өчен сүзне 8 һәм 9 сыйныф егетләренә бирәбез:

Март бәйрәме бүген, бәйрәмнәрнең

Елга тик бер килә торганы.

Затлы бүләкләрне тоттырганы,        

Чәчәк бәйләмнәре сузганы.

Сезнең бәйрәм бүген.Егетләрнең

Котлар өчен көткән көне ул.

Тыныч аккан гомер көннәрендә    

Бәхет хисе ташып көлү ул.

Җырлар җырлап җанны яру кебек,

Бер уяну кебек көтмәстән.

Нигә бәйрәм бүләк кебек кенә,  

Нигә килми икән китмәскә?

Бәйрәм бүген. Барыбызга бәйрәм.

Әнә шуңа кызлар очына!

Уйларымда узган бәйрәмнәрнең    

Чыгып җитеп киләм очына.

Бирелмичә калган бүләкләр дә,

Әйтелмәгән сүз дә күп икән!

Сез кызларга хәтта тиң торырлык    

Кибетләрдә бүләк юк икән.

Безнең гомер үтеп китәр микән,

Бәйрәмнәрен, эшен чиратлатып.

Сезнең бәйрәм яз кояшы кебек      

Күңелләрне куя уятып.

Без мең риза, сезне сөендерсәк,

Теләк әйтеп, алар- күңел тулы.

Сезнең бәйрәм яз кояшы кебек    

Йөзегезгә сипсен якты нурын!

 Егетләр башкаруында җыр “ Татар кызлары матур”

  • Чыннан да безнең мәктәптәге кебек чибәр кызлар бер генә мәктәптә дә юктыр.

Иң матур кыз  булып җиргә

Бер син генә тугансың.

Кемгә дигән мәхәббәтең

Саф йөзеңдә туган соң?

Нәфис, нәни иреннәрең

Җир җиләгедәй пешкән

Кара ефәк пар толымың

Билеңә кадәр төшкән.

Талчыбык та болай булмас,

Шундый нәфис, төз буең.

Серле итеп елмаясың,

Сылуем, әйтче уең?

Шулкадәр чибәрлегеңне

Үзең дә беләсеңдер.

Шуңа да син  күзләреңнән

Нур чәчеп көләсеңдер.

  • Ә хәзер егетләрнең алкышлары астында   гүзәл затларыбызны залыбыз түренә чакырабыз. Алар бүген барысы да яз кояшы кебек балкыйлар. Чәчләрендә язның беренче чәчәкләре күренә.

Мәктәбебез егетләре башкаруында “ Эх, сез матур кызлар” җырын тыңлап китик.

  • Ә хәзер бәйрәмебезнең икенче өлешенә күчәбез.

Бәйрәмнәр бик күп болай да,

Ә шулай да, ә шулай да,

Иң шәп бәйрәм бүгенгесе

“ Абыйлар һәм сеңелләр” бәйгесе.

Бүгенге бәйгедә  катнашачак абыйлы- сеңелле  парларны каршы алыйк:

  1. Галеевлар гаиләсе
  2. Гайнетдиновлар гаиләсе
  3. Шакировлар гаиләсе
  4. Рамазановлар гаиләсе.

  • Бәйгенең барышын күзәтеп торырга хөкемдарлар кирәк булачак.

1 бирем : Исем, девиз белән таныштыру

Галеевлар:

Исем: “ Дуслык”

Девиз:” Без кайда, дуслык шунда!”

Гайнетдиновлар:

Исем: “Бердәнберләр”

Девиз: “Гомергә без, гел бергә!”

Шакировлар:

Исем: “Шаян һәм наян”

Девиз:”Тормышның кадерен белик,

             Шаярып, көлеп яшик!”

Рамазановлар:

Исем: “ Бөрлегәнем”

Девиз: “ Бөрлегәнем, бөрлегән

             Син бит минем бер генәм!”

2 бирем: Өй эшенә бирелгән  бирем.

Җыр “ Абый-сеңел”

“Абый-сеңел” җыры

Сеңлем тугач,ничек шатланганым.
Бүгенгедәй әле дә исемдә,
Синен кебек булсам иде диеп
Теләгәнем истә минем дә.

Куш- та
Егетләрнең синдәйләрен эзлим.
Кызлар күзлим – сина охшатып.
Булсан иде сөйгэн ярыма да 
Сина ышангандай, ышанып.

Сеңелем бар диеп – шатланам мин.
Әле дә син бар – диеп куанам.
Булганда да – язмыш киртәләре
Жиңәрбез дип – бергә ышанам.

3 бирем: “ Сеңлемне бик яратам,

                  Тәмле йогурт ашатам” дип атала.

Абыйлар сеңелләренә алъяпкыч кидертеп, яулык бәйләп, бәйләнгән күз  белән  йогурт ашатырга тиеш. Мактый- мактый ашатырга кирәк булачак.

4 бирем: “ Чәчләрең синең озын,

                   Үреп куямын толым”

 Абыйлар сеңеләренең чәчләрен бер толымга үрергә тиеш.

Күңелләргә шигырь кирәк

Шигырь ул тылсым!

Шигырь сезнең җаныгызны

Җылытып торсын.

Шигырь сезгә гүзәллекнең

Серләрен ачар

Шигырь яраткан балалар

Булалмый начар.

5 бирем: “ Әниемне  бик сөям,

                  Бер шигырь сөйләп китәм”

 Парлашып , шигырьне сәнгатьле итеп ,әниләргә укырга.

Таянычыбыз, ышанычыбыз

Дөньяда , әнкәй, син генә икән.

Тик кадереңне һәрвакытта да

Беләбез микән, беләбез микән? Рамазановлар гаиләсе

Рәхмәт сүзләрен, үзең шикелле,

Әйтәбез микән, күңлең булганчы.

Син барда яшәү татлыдыр,әни,

Безнең өчен син, яшәү шатлыгы. Гайнетдиновлар гаиләсе

Син барда, әнкәй,җиңелдер яшәү,

Син барга, әнкәй, шатлыклы көнем.

Ярый әле син тапкансың безне,

Ярый әле син булгансың безнең. Шакировлар гаиләсе

Наз гөлләре үсеп чыга

Әниләр йөргән җирдән

Кабул итегез котлаулар

Бүген кадерлеләрдән. Галеевлар гаиләсе

6 бирем: “ Сеңлемне бик  хөрмәт итәм

                  Кулдан төшерми йөртәм”

Абыйлар сеңелләрен   кулларында   күтәреп торырга тиеш. Кайсы абый озаграк сеңлен күтәреп торыр

7 бирем: “ Бәйрәм икәнен мин онытмадым,

                 Алдан бүләкне хәзерләп куйдым”

Сеңелләргә матур теләкләр әйтеп, абыйлар бүләкләр тапшыра

8 бирем: “ Әнием  безнең -өйнең кояшы,

                Теләкләр телим күңлем булганчы”

Кояш нурларына теләкләр язып, әниләргә кояшны тапшыру.

Бирем үтәлгән арада Шакирова Айсылу башкаруында бию карап китик.Ул үзенең бәйрәм котлавын сезгә шушы биюе аша җиткерер.

  • Шушының белән безнең  бәйгебез ахырына якынлашты.Сүзне хөкемдарларга бирәбез.

Бәйрәмебезне “ Кояш гомере” җыры белән төгәллисе килә.Әйдәгез барыбыз да басып җырлыйк әле.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әдәп төбе-матур гадәт" дигән темага класстан тыш уткәрелгән дәрес.

"Әдәп төбе-матур гадәт" дигән темага класстан тыш уткәрелгән дәрес....

Аналар көне уңаеннан " Гаилә бәйрәме"

Максат:аналарга хөрмәт, үзара конкурентлылык, дуслык хисләре тәрбияләү;балалар һәм гаиләләр арасындагы сәләтләрне ачыклау;милли йолалар, гореф – гадәтләрне саклау, яшь буынга өйрәтү....

Юлда булсаң, уяу бул! 1 нче сыйныфта (татар төркемендә) үткәрелгән дәрес планы.

"Мәгърифәт " газетасы һәм ЮХИДИ үткәргән конкурска җибәрелгән дәрес план конспекты....

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм эшкәртмәсе

Башлангыч сыйныф укучылары өчен Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм эшкәртмәсе...

“Тормыш ямьле Сезнең белән” (Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән концерт программасы)

ldquo;Тормыш ямьле Сезнең белән” (Өлкәннәр көне уңаеннан  Урта Бирәзә мәктәбендә үткәрелгән концерт программасы)...

"Иң-иң кадерлеләребез."(Әниләр көненә багышлап үткәрелгән ачык чара)

Нигә бүген бөтен җирдәЧәчәкләр балкый бездә,Нигә кояш көлеп карый,Беләбез һәммәбез дә. Бүген - Әниләр көне,Бүген җирдә тантана.Кояш шуңа көлә бүген,Гөлләр шуңа шатлана....

Башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгате. “Табигать һәм Кеше” (“Җир көне”) уңаеннан

Башлангыч сыйныфларда ачык тәрбия сәгате.“Табигать һәм Кеше” (“Җир көне” уңаеннан)Максат:   1)табигатьнең кеше тормышындагы ...