Белем бәйрәме.
план-конспект занятия по теме

Хаматдинова Муршида Габделхаевна

 Башлангыч мәктәп өчен бөйрәм программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1 нче сентябрь - белем бәйрәме20.46 КБ

Предварительный просмотр:

Кукмара районы Зур Кукмара урта мәктәбенең Янсыбы авылындагы филиалы укытучысы

                                       Хаматдинова Мөршидә Габделхаевна

Белем бәйрәме.

А.б. Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, ата-аналар, килгән кунаклар!

         Балалар!  Барыгыз да ничек үсеп килгәнсез, тагын да матурлангансыз. 1 сентябрь иртәсе кояшлы да, болытлы да, яңгырлы да була. Әмма аларның һәрберсе күңелдә кояшлы булып сакланып кала. Ничек шулай булмасын? Чәчәктәй киенеп, кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, һәр бала мәктәпкә ашыга. Менә без дә бүген мәктәпкә җыелдык.

Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас бер мизгеле. Шуңа күрә баланың мәктәпкә килү көне – ул зур бәйрәм. Барыгызны да шушы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Укуыгызда, эшегездә зур уңышлар, гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек телибез.

  1. Мәктәбем,

Без килгәч бүгеннән

Күңелле булачак.

Класслар моннан соң

Гел гөрләп торачак.

  1. Без сине үзебез

Сагындык өзелеп,

Менә бит кошлар күк

Килдек без тезелеп.

  1. Беренче сентябрь – минем

Бәхет-шатлыклы көнем

Сагынып белем учагын,

Мин кабат сиңа килдем

  1. Дулкынланып карап торам

Юксындырдың, мәктәбем,

Син – минем үткән гомерем,

Син – минем киләчәгем.

  1. Без кайтабыз мәктәпкә

Хушлашып Җәйләр белән

Көзге чәчәкләр һәммәсен

Тәбрикли бәйрәм белән.

Җыр  Иң гүзәл кеше икәнсез.    

  1. Сентябрь дә килеп җитте

Сагынып көткән көннәр

Бәйрәмгә дип үстердем мин

Өй түребездә гөлләр

  1. Мәктәпкә ашыктык бүген

Тотып чәчәк бәйләмен

Чыңлый кыңгырау моңнары

Котлап Белем бәйрәмен.

  1. Аллы-гөлле букет кулларымда

   Остазыма бүләк итәргә

   Ә ул миңа мәңге шиңми торган

   Гөл  орлыгын бирер чәчәргә.

  1.    Алыгыз сез  бүләк итеп

   Чәчәкләрнең шушы бәйләмен

   Каршылыгыз тагын бик күп еллар

   Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен!

     (Музыка. Укытучыларга чәчәкләр бирү)

Җыр   ”Иң гүзәл кеше икәнсез”

  1. Куанып бергә үтәбез

Якты түрләргә

Шуннан менеп китәрбез

Биек үрләргә

  1. Без шунда бөтен галәмнең

Серен ачабыз

Мәктәпкә кайнар сәламне

Бирик барчабыз.

Җыр. ”Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

А.б. Бүген бәйрәмдә 1 сентябрь көнен зур түземсезлек белән көтеп алган нәни дусларыбыз – 1нче сыйныфка укырга керүче балалар да катнаша. Әйдәгез әле үзләренә сүз бирик

12. Без мәктәпкә барабыз

Хәерле сәгатьләрдә.

И мәктәбем, өйрәт безне

Иң матур гадәтләргә.

  1. Без җилдә чыныгып

Кояшта янганбыз.

Зур булып үскәнне

Сизми дә калганбыз.

  1. Дус, тату, матур яшәүнең

Серенә төшенербез

Бик тырышып  укыганда

Уңышка ирешербез

Хор. Ант бирәбез әниләргә

Һәрвакыт сүз тыңларга

Мәктәптә дә, тормышта да

Яхшы кеше булырга.

Директорга да сүз бирәбез

Бик- бик тырышып укырга.

Бирегезче безгә ачкыч,

Белем сараен ачарга.

Директор.  Нәни дусларыбыз! Сезгә мирас итеп “Белем йорты” ачкычын тапшырабыз.Әлеге ачкыч сезгә  Белем иленә юл күрсәтүче, киңәш бирүче булсын.

Авыр вакытларыгызда

Ачкыч ярдәмгә килер.

Гаҗәеп белем иленә

Ул сезне алып керер.

  1. Җир йөзендә төрле телдә

Ни кадәрле китап бар!

Безнең  өчен һәрберсе,

Бик кадерле бит алар.

Әмма  барлык китапларның

Иң беренче баскычы,

Күңелләргә тәүге булып

Белемгә юл ачучы,

Тирән серләр сараена

Тәүге ачкыч бирүче,

Беренче кат шул сарайга

Безне алып керүче

Тик бер китап бар.

Ул нинди  китап ?

Балалар: Ул-“Әлифба” китабы.

Әлифба китабы тапшыру.

Алып баручы: Ата-аналар бүген нәни дусларыбыздан  ныграк дулкынланалардыр мөгаен. Чөнки балаларын мәктәпкә  озату-алар  өчен дә зур сынау. Йөрәк  түрләрендә саклап йөрткән  иң  изге теләкләрен алар да балаларына җиткерергә тели. Сүз сезгә хәрмәтле ата-аналар.

     (Сүз 1 сыйныф укучыларының әти-әниләренә бирелә.)

Алып баручы:

Әти-әниләр сүз бирде

Сезгә ярдәм итәргә.

Хәрефләрне өйрәтергә,

Мисалларны чишәргә.

Шулай булгач,сезгә кирәк

 Тик тырышып укырга.

Артык шаярмыйча,дуслар.

Зирәк,тапкыр булырга.

Горурланып, һәрбер әни:

-Бу минем балам, дияр.

Чын күңелдән алар Сезгә

Хәерле юл телиләр.

  1. Әйдә, дустым, хәбәр итик

Башлануын уку елының.

Күреп соклансыннар сихри көчен

Җиз кыңгырау чыңының.

 Яңгырый бүген һәр төбәктә,

Көмеш кыңгырау чыңы

Мәктәпләргә рәхим ит, әйдә,

Яңа уку елы.

  1. Чакыра, тагын чакыра

Кыңгырау классларга

Бүгеннән – Белем көненнән

Уку елын башларга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок литературного чтения "Тема семьи в русской народной сказке "Белая уточка"

Представлен конспект урока чтения во 2 классе по программе «Начальная школа ХХIвека». Целью урока является анализ сказки, раскрытие темы семьи, добра и зла, воспитание нравственных качеств: дружбы, чу...

Урок литературного чтения В.Белов "Малька провинилась"3 класс УМК "Школа России"

Урок литературногочтения по теме В.Белов "Малька провинилась"составлен с целенаправленным и систематическим использованием приема антиципации для усиления субъектной позиции младших школьников....

тест по сказке Джанни Родари "Приезжает дядюшка Белый Медведь"

Тест по сказке Джанни Родари "Приезжает дядюшка Белый Медведь" для учащихся 2 класса по УМК"Перспективная начальная школа" можно провести с целью проверки осознанности прочитанного....

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш эшчәнлекнең роле

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында    белем   һәм тәрбия бирүдә  дәрестән тыш эшчәнлекнең роле...

Белое на белом

Белое на белом...