Әлифба бәйрәме - 2013
материал (1 класс) на тему

Муллагалиева Гузалия Лисуровна

Сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon lifba_byrme-2013.doc68.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әлифба бәйрәме

А.б. Хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар, килгән кунаклар! Бүген безне бирегә 1 сыйныф укучылары үзләренең беренче җиңүләрен билгеләп үтәргә, сөенечләре белән уртаклашырга бергә җыйдылар. Алар Әлифба һәм Азбука китапларын укып бетереп, укырга һәм язарга өйрәнделәр. Әйдәгез, берәмләп кенә аларны бирегә чакырыйк. (балалар турында бәяләмә укыйм)

Ул тормышны яратучан, изге күңелле, тырыш, акыллы, тәртипле, үз сүзен әйтә белүчән. Бу укучы Кыз йолдызлыгы астында туган. Рәхим ит, Руфия, алга чык!

Өлкәннәрне хөрмәт итә, тырышып укый һәм яза, якыннарын бик ярата, класста бердәнбер, бик булдыклы, конфет яратучы, ... йолдызлыгы астында туган Риназ, рәхим ит!

Белем алуга омтылучан, дәресләрдә игътибарлы, күзәтүчән, сизгер, гаиләсе белән горурланучан, аралашучан, Кәҗәмөгез йолдызлыгы астында туган. Әйдә, Әлфинә, рәхим ит!

Тыныч холыклы, салмак, төгәл, тыйнак, тырыш, гаиләсен яратучы, ягымлы бала, ... йолдызлыгы астында туган. Әйе, бу безнең Дилбәр.

Хәрәкәтчән, чая, бөтерчек, үзен бервакытта да кыерсыттырмаучы, артист, үзенчәлекле, тырышып укучы, бу ... йолдызлыгы астында туган безнең Рәсимә була!

Менә алар, минем ягымлы, тырыш укучыларым!

Җыр: “Хәерле иртә”

А.б. Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.

1 б. Күңелләр шатлыклы булганга

       Без җыелдык бүген бу залга.

       Әтиләр-әниләр, карагыз:

       Без бергәләп күңел ачабыз.

2 б. Бәйрәмнәр бик күп болай да

       Ә шулай да, ә шулай да

       Иң шәп бәйрәм – балачак.

       Ә тагын да шәбрәге

       Әлифба бәйрәме булачак.

3 б. Күчкәнме бу залга

       Дөньяның бар яме?

       Күңелләр түрендә -

       Әлифба бәйрәме!

4 б. Күтәренке күңелле

       Бар да көләч, шат бүген!

       Безнең Әлифба бәйрәме

       Котлагыз безне бүген.

5 б. Бу матур бәйрәмгә

       Кушыл, дус, әйдәле!

       Мәктәпне гөрләтсен

       Әлифба бәйрәме!

Җыр: “Көләсе килеп тора”

А.б. Ә мәктәпкә килгәч ниләр булганын сөйләп бирегез әле.

1 б. Без бит әле быел гына

       Мәктәпкә диеп килдек.

       Ә аңарчы көн буена

       Бакчага йөргән идек.

2 б. Хәрефләрне тиз өйрәндек,

       Сүзләр төзеп уйнадык.

       Көн дә иртән сагынып килдек,

       Мәктәптән без туймадык.

3 б. Язарга да өйрәндек

       Ручка тотып кулларга.

       Хәрефләрне тездек без

       Тигез матур юлларга.

4 б. Зур ярдәм итәр безгә

       Дәрестә алган белем.

       Таяныч булыр юлда

       Әлифба биргән белем.

5 б. Җыр күтәрә күңелне,

       Бар да көләч, шат бүген.

       Бөек Әлифба патшабикәбез,

       Котла син безне бүген.

(Залга Әлифба керә)

Әлифба.

Мин Әлифба, таныйсызмы?

Танымыйм, дип тормыйсызмы?

Юктыр, юктыр, ышанам

Сезне күреп шатланам.

Исемдә һәрберегезнең

Күңелле йөзләрегез.

Яхшы дигәч, укытучыгыз

Елмайды күзләрегез.

Хәзер инде зур кешеләр

Балалар, булдыгыз сез.

Төрле-төрле китапларны

Яратып укырсыз сез.

                                                                                                                                                                                  Мин сезнең тапкырлыгыгызны һәм зирәклегегезне дә тикшереп карыйм әле.   Минем алып килгән сорауларыма җавап биреп карагыз әле.

  • Татар телендә авазлар ничә төркемгә бүленә? (2: тартыклар, сузыклар)
  • Нинди аваздан сүз башланмый?(ң)
  • Тавышсыз хәрефләр (ь, ъ)
  • Безнең хокукларыбызны

Шул кадәрле кысканнар.

Беренче иҗектә генә

Язылырга кушканнар дип нинди хәрефләр әйтә?(о,ө хәрефләре)

     

  • Без бары тик дүртәү генә

     

           Койрык тагып йөрүче.

 Без нинди хәрефләр икән,

 Бармы берәр белүче?  (ц, җ, щ, ң)

  • Алфавитта алты хәреф:

      Иң дуслар һәм туганнар.

       Татар сүзләрендә генә

       Кулланыла торганнар.  (ә, ө, ү, җ, ң, h)

Әлифба.

Рәхмәт, дусларым! Минем тырышуларым юкка булмаган икән. Мин бик шат.

А.б. Сегодня мы прощаемся и с другой книгой – Азбукой. Это книга

научила вас читать по-русски. Мы благодарны и этой книжке. Давайте скажем тёплые слова и в её адрес.

1 б. Ты книга первая моя

       Теперь читать умею я.

       На свете много книжек есть

       Все книги я могу прочесть.

2 б. Мы эту книгу полюбили

       Мы в ней все буквы изучили.

       И как нам радостно сказать

       «Мы все умеем читать!»

3 б. Как хорошо уметь читать

       Не надо к маме приставать

       Не надо бабушку трясти

       «Прочти, пожалуйста, прочти»

4 б. Не надо умолять сестрицу

       «Ну, прочитай ещё страницу»

       Не надо звать, не надо ждать

       А можно взять и прочитать.

5 б. Сегодня праздник необычный,

       Спасибо, Азбука, тебе!

       Ты столько знаний подарила,

       Мы будем помнить о тебе.

 

Уеннар:

  1. Шигырьләрне сөйләп бетерергә һәм нинди биттә урын алуларын әйтергә.

 

Тавы, тавы текә икән,

Тавыклары симез икән.

Тавыклары эре-эре

Йомыркалар сала икән.

Эчтем, эчтем, су эчтем,

Чәй эчмичә су эчтем.

Чәй эчмичә су эчкәнгә,

Бик авырта шул эчем.

Минем әни Фирая

Фермада сыер сава.

Иртән, көндез карадык,

Сыерларын санадык.

Җиләк җыям, как коям

Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Аю-бүре юк икән.

Тукайга да, Җәлилгә дә,

Сәйдәшкә дә куйганнар.

Нәрсә соң ул, туганнар?

  1. Балалар текст укыйлар, әти-әниләр нинди биттә икәнен беләләр.

  1. Бирелгән хәрефләрдән сүзләр язарга.

     Кошлар     Ашханә     Зоопарк     Бөҗәкләр

ТӘСК        ТЧКС         ЗМТК        ШЧКТ

ӘКӘТПМ (мәктәп)   ӘРДСЕ (дәрес)   ИПКТА (китап)   РӘТӘФД (дәфтәр)

А.б.  Кадерле укучылар! Әлифба – сезнең белем юлыгызның иң башы, якты йолдызы. Әйдәгез, Әлифба китабына үзебезнең зур рәхмәтләребезне җиткерик.

1 б. Рәхмәт сиңа, Әлифбабыз,

       Олы бәйрәмең өчен.

       Тагын да күп белер өчен

       Беркем кызганмас көчен.

2 б. Әти-әнием дә әле

       Әлифбаны сагынган.

       Кызыгып торалар иде

       Мин укыган чагында.

3 б. Беренче китап син булдың,

       Әлифба дус, хуш инде...

       Юк ла, хуш димик, исән бул –

       Син аерылмас дус инде!

4 б. Мин үсә-үсә буйга җитәрмен,

       Бәлки юлларым китәр еракка.

       Таулар үтәрмен, сулар кичәрмен,

       Сине онытмам, дустым Әлифба!

5 б. Табиб, игенче, шагыйрь булырбыз,

       Бик озын-озак юллар узарбыз.

       Кайда йөрсәк тә, кемнәр булсак та,

       Күңелдә һәрчак җан дус - Әлифба!

Җыр: “Әлифбам”

А.б. Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти - әниләребез. Әйдәгез, аларга да зур рәхмәтебезне белдерик.

Бергә:

Сезгә зур рәхмәтебезне

Җиткерәбез һәммәбез

Олы ярдәмегез өчен

Башыбызны иябез.

(Балалар үз куллары белән әзерләгән бүләкләрен тапшыралар)

А.б. Матур хикәяләрне, шигырьләрне без “Туган тел”дән укып китә идек, ә хәзер бу китап “Әдәби уку” дип атала. Татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән бәйрәмебезнең беренче өлешен тәмамлыйбыз.

Җыр: “Туган тел”

Телевизион уен

“Бу минем балам”

А.б. Бу уен стс каналыннан күрсәтелә һәм ул “Это мой ребенок” дип атала. Бу уенга балаларның гадәтләрен, яраткан әйберләрен, гомумән, балалары турында күп белүче 5 пар әти-әни чакырыла. Уеныбыз 8 турда үтәчәк.

1 тур. Тану (рәсем буенча әниләрне тану)

2 тур. Өйгә сәяхәт (Без өегезгә барып, балагызның яраткан әйберләрен видеога төшереп йөрмәдек. Әмма мәктәптә килеш холодильнигыгызга күз салдык. Анда нәрсәләр бар дип тә сорамадык. Шуны гына әйтегез,

- Балагызның холодильниктан алып ашый торган иң яраткан ризыгы?

Рәсимә -  

Риназ –

Руфия –

Дилбәр –

Әлфинә -

- Бу ризыкларның холодильникта гел булуын күзәтеп торыгыз!

3 тур. Чемодан җыю (Кеше аяк басмаган утрауга 3 көнгә сәяхәткә китсәк, нәрсәләр алып барыр идегез?)

Рәсимә -  

Риназ –

Руфия –

Дилбәр –

Әлфинә -

4 тур. Блиц-турнир (сорауларга “әти”, “әни” дип җавап бирергә)

1. Өйдә кем команда бирә, өйрәтә?

2. Кем белән уйнарга яратасың?

3. Кем почмакка бастыра, орыша?

4. Кем иң матур көлә?

5. Кемнең аяк киеме күбрәк?

6. Кем кинога төшә алыр иде?(артист)

7. Кем күбрәк авыз ача?

8. Кем күбрәк эшли?

9. Кем күбрәк конфет ашый?

10. Кем күбрәк мактый, ярата?

5 тур. Кул эшләрен тану

6 тур. “Кем нәрсәне? (балалар уку әсбаплары арасыннан берсен сайлап ала, әти-әни ни алганын белергә тиеш)

7 тур. Оста рәссамнар (әти-әни күрсәтелгән сүз буенча рәсем ясый, ә бала ул сүзне рәсемгә карап әйтергә тиеш: балалар бакчасы, яшелчә, савыт-саба, үсемлекләр, кошлар)

8 тур. Финал (рәсем, конфет, төн, ишәк, тун, табиб сүзләрен бу предметны атамыйча аңлатырга)

Нәтиҗә ясау (иң күп бал - йолдызчык җыючыны билгеләү, бүләкләү)

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

ӘЛИФБА, ӘЛИФБА!

Гомуми белем мәктәпләренең I классларында һәр елның ноябрь, декабрь айларында Әлифба бәйрәме үткәрелә. Бәйрәмгә әзер­лек уку елы башыннан ук алып барыла, һәр хәрефкә карата ши- гырьләр, җырлар,...