Сценарий для проведения Нового года.
методическая разработка (4 класс) на тему

Валиева Гулшат Харисовна

Сценарий для проведения  Нового года.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4a_yana_el.docx33.03 КБ

Предварительный просмотр:

ХУШ КИЛӘСЕҢ, ЯҢА ЕЛ!       4а класс

1 алып баручы:

Яңа еллар килсен бәхет алып,

Яңа еллар килсен елмаеп.

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,

Яшәмәгез, дуслар, моңаеп.

2 алып баручы:

Зур өметләр белән каршылыйбыз

2015 нен ел башын,

Игелек һәм миһербанлык кына

Булсын иде синең юлдашың. 

1 алып баручы:

Кадерле бер кунак көткән кебек

Яңа елны көтте йөрәкләр,

Беләкләрдә яңа хезмәт дәрте,

Күңелләрдә яңа теләкләр.

2 алып баручы:

Әй дустым, каршыла

Яңа ел юллары уң булсын.

Елларның көне күп, шуларның барсы да

Куанып яшисе көн булсын.

1 алып баручы:

Күкләр аяз, дөнья имин булсын,

Авырлыклар  ишек какмасын.

Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта

Шатлык чәчеп, кайгы тапмасын.

2 алып баручы:

Яңа ел программасы тәмам. Барыгызны да яңа еллар белән!

 

1алып баручы:          

 Бүген бездә зур бәйрәм!

 Бүген Яңа ел килә!

 Безнең күңелләр җырга

 Һәм биюгә җилкенә.

2 алып баручы:            

 Бераз гына моңсу да,

Ник икәнен мин беләм.

 Хушлашабыз чөнки без,

 Бүген иске ел белән.

1 алып баручы:

Курегез бу чыршыны

Чыршынын да чып чыны.

Ниниди тигез, матур, биек

Тора тушэмгэ тиеп!

2 алып баручы:

Килде безгэ яна ел!

Буген шундый яна ул!

Яшел чыршы очында

Йолдыз булып яна ул!

1 алып баручы: 

Хәерле кон, хөрмәтле дуслар, укытучылар, укучылар, килгән кунаклар!

2 алып баручы: Яңа ел белән сезне! Якынлашып килүче яңа ел белән!

1 алып баручы: 

Шушы матур бәйрәм белән котлау өчен, сүз хормэтле  директорыбыз- Лилия Раисовнага  бирелә.    (Котлаулар, укучыларга грамоталар тапшырыла.)

1 алып баручы: 

Рэхмэт, Лилия Раисовна. Сезнен матур теләкләргә кушылып, _4а сыйныфы укучылыры башкарачак җыр яңа ел котлавы булып ирешсен.

2 алып баручы: 

Кунак булып яшел чыршы

Килгән безгә.

Ул ямь өстәп тора

Безнең бүлмәбезгә.

1 алып баручы: 

Көтеп тора безнең биеп

Җырлаганны,

Тирәсендә әйлән-бәйлән

Уйнаганны.

2 алып баручы: 

1а  (3а) сыйныфы укучыларынын концерт номерлары

(Номер тәмамлану белән чыршы артыннан себеркегә атланып Убырлы килеп керә. Себеркесен тыялмыйча интегә, берничә тапкыр чыршыны урап чыга. )

Убырлы: 

Тр-р-р.Нинди җир бу? (каранып) Ууууу  мондааааа, куп кешелэр.( Залга тошеп балаларны карап йори.) Бу бизәлгән чыршы нәрсә эшләп тора монда? Утыным беткән иде, себеркемә тагып алып китим әле. (көлә, шатлана).

Шул вакытта чыршы артыннан Шүрәле килеп керә.

Шүрәле: Ни эшләп йөрисең син монда урман әбисе?

Убырлы: Сәлам. Әйдә булыш ичмасам, курыкма мин Былтыр түгел, бармагыңны кыстырмам., себеркегә тагыш әле менә бу чыршыны.

Шүрәле:  Әле яңа гына урманчы  да үтеп китте. Ялгышмасам, Гимназиядэ бэйрэм ди буген, килеп житэрлэр. Кагылма.

Убырлы:  Уф алла! Кайдан алам инде хәзер утынны?

Юлбарыс килеп керә.

Юлбарыс: Нинди җыелыш бу?

Шүрәле:  Менә урман әбисе үзенең тракторы белән утын эзләп чыккан. Чыршыны тагып алып китмәкче була.

Юлбарыс:  Ничек?! Бу бит гади генә чыршы түгел, Яңа ел чыршысы!

Буре  килеп керә

Буре:  Нәрсә булды? Ни бар монда? Әллә берәр нәрсә тараталармы?  Мин списокка кердем микән? 

Убырлы:  (себеркесе белән төртеп) Син нәрсә хәйләкәр буре, яңа елга бер-бер план корып йөрисеңдер әле хәйләкәр.

Шүрәле:  Кэжэ елы килгәнгә сөенәдер инде.

Буре: Кэжэ елы?   Эх-х-х, кэжэ-кэжэкэй....

Шулвакыт шүрәленең кесәсендә телефон шалтырый.

Шүрәле: Алло-алло, тавышланмагыз. Нәрсә?, Кыш бабай белән кар кызы, яңа ел юлга чыкканнар дисеңме? Дуслар! Кыш бабай белән кар кызын, яңа елны каршы алырга әзерләнергә кирәк.

Убырлы:  Кая әле мин тиз генә карап килим, күрү белән сезгә хәбәр итәрмен.

 ( Себеркесен кабындырып карый, кабынмый)  Нигәдер “Мерседес” кабынмый әле, этегез әле арттан, нәрсә карап торасыз? (Барысы бергәләшеп этәләр, Убырлының машинасы кабына,  китә.)

(Убырлы килеп керә,  музыка куела “Нас не догонят”)

Шүрәле: Дуслар, эйдэгез без тугэрэккэ басып Яна ел, Кыш бабай, чыршы турында жырларны искэ тошерик, Кадерле кунакларыбызны каршы алырга  эзерлэник.

(Хоровод)

Убырлы:  Каршы алыгыз, дусларым, Кыш бабай, кар кызлары, Яңа ел килеп җитте! (Барысы бергә керәләр. )

Кыш бабай:  

Исәнмесез балалар!

Исәнмесез барыгыз да!

Тирән карларны ерып,

Озын юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

Бәхетле һәм сау булыгыз,

Котлы булсын Яңа ел!

Кар кызлары:

1-Исәнмесез, балалар!

2-Исәнмесез, кунаклар!

1-Яңа ел белән сезне,

2-Яңа бәхетләр белән!

1-Яңа елда зур үсегез,

2-Көн дә артсын көчегез.

1-Ел үсәсен ай үсегез!

2-Илгә хезмәт итегез!

1-Яңа елда уңышлар

2-Телибез сезгә, дуслар

Кыш бабай:

Көн буена,бөтен ел буена

Сезнең яннан килми китәсем.

Килә минем сезгә бу дөньяның

Тынычлыгын бүләк итәсем.

Кар кызлары:

1-Җыр,биюләр һәм уеннар

Шаулатсын ёлкагызны!

2-Яңа ел, зур бәйрәм белән

Котлыйбыз барчагызны.

Яңа ел:

Исәнмесез! Мин - яңа ел, сезне бәйрәм белән тәбрик итәм!

Яңа йортның ишеген ачкан кебек

Сезнең янга мин дә килеп кердем,

Нигезләрем минем ныклы булсын,

Котлы булсын бу ел, котлы булсын!

Беләм, миннән һәркем нидер көтә,

Шатлык,  бәхет, сөю өмет итә.

Җирдә бәхет, һәрчак ныклы булсын,

Котлы булсын бу ел, котлы булсын!   

1 алып баручы:

 Булган безнең балалар.

Шигырьләр күп беләләр.

Хәзер сезгә әйбәт итеп

Шуны сөйләп бирерләр.

2 алып баручы

 Җырларга да оста без

Уйнарга да оста без

Тыпыр-тыпыр китереп

Биергә дә оста без.

Бир әле, дускай, кулыңны

Минем учка куй әле

Без тамаша кылыйк әле

Бабай, карап тор әле.

1 алып баручы

   Әйдәгез әле дуслар, укучыларыбызнын  чыгышын карыйк эле.

 

 1б  

1 в

Шүрәле кар кызына карап торганнан соң,

Шүрәле:  Ай-яй матур икән безнең кар кызлары. Шундый матурлык белән сез матур җырлар да җырлыйсыздыр.

Кар кызлары:  Әйе дусларыбыз. Сезне бәйрәм белән котлап җыр башкарасыбыз килә.(Гимадеева Лайсан, Давлетова Раиля)Кар кызлары җырлыйлар.)

2 алып баручы:

Кыш бабай! Бергәләп  уйнап та алыйк эле. Хэр класстан алтышар укучыны «Почтальон» уенын уйнарга чакырабыз. Сезгэ адреслар язылган ватманнар бирелэ. Аларда исемнэрнен азаклары язылган. Почтальоннар Йогереп баралар, сумкаларын салалар, сумкаларыннан карточкаларны алалар да исемнэрне эзлэп табалар. 1 почтальон бер генэ исемне таба. Кайсы команда адресатларны беренче табып бетерэ- шуна Кыш бабай булэге.

(Командная ИГРАhttp://cdncache1-a.akamaihd.net/items/it/img/arrow-10x10.png. Перед каждой командой на расстоянии 5-7 метров на полу лежит толстый лист бумаги, разделенный на клетки, в которых написаны окончания имен (тя; ня; ля и т.д.). Другой лист бумаги с первой половиной названия имен заранее разрезается на части в виде открыток, которые складываются в заплечные сумки. Ведет игру - Дед Мороз. Первые номера команд надевают сумки на плечо, по сигналу ведущего спешат к бумажному листу на полу -адресату, вынимают из сумки открытку с первой половиной имени и приставляют ее к нужному окончанию. Вернувшись, передают сумку следующему игроку своей команды. Команда, чья почта быстрее найдет свой адресат, побеждает в игре.)

Кыш бабай:  Вэт булдырдыгыз!  
 Сезнең барыгызның да уңган, булган икәнлегегез күренеп тора. Лэкин безгә китәргә вакыт җитте. Башка мәктәпләрдә дә безне көтәләрдер. Саубуллашыйк та юлыбызны дәвам итик. Ә сез уйнагыз,көлегез, биегез,җырлагыз. Рәхәтләнеп ял итегез! Сау булыгыз,балалар!

Кар кызлары:

1-Сау булыгыз! Бугенгедэй
хэрчак булыгыз колэч.
2- Курешербез Яна елда
Тагын да бер ел уткэч.

2 алып баручы:, Сау бул,  Кыш бабай, сау булыгыз дусларыбыз

Эйдэгез бергэлэп уйнап алыйк. «Капкан» (Мышеловка) уенына чакырабыз.

 (Становятся и берутся за руки два самых высоких участника или двое взрослых. Держат руки вверх (такой мини-хоровод) и приговаривают: 
"Как нам мыши надоели, все погрызли, все поели. Вот поставим мышеловку, переловим всех мышей". Остальные участники - мыши - бегают между рук ловцов. На последних словах руки опускаются, "мышеловка" захлопывается, кто попался, тот присоединяется к ловцам. Мышеловка увеличивается, игра повторяется. Побеждает последняя мышка.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сценарий конкурса "Принц года"

Творческий конкурс для мальчиков "Мистер школы" в форме "На приёме у Королевы" прошёл ярко и эффектно. Такой праздник запомнится надолго!...

Сценарий праздника "Класс года"

Сценарий праздника  является стартом игры в начальной школе "Класс года"....

Сценарий мероприятия "Учитель года"

Сценарий мероприятия "Учитель года" - школьный тур....

Сценарий проведения Нового года

Сценарий расчитан на обучающихся сладшего звена, 1-4 классы. В данной разработке песни, стихи, игры, в которых принимают участие дети. Главные герои - дед Мороз и Снегурочка, Баба Яга и Леший....

Сценарий конкурса "Вожатый года"

Сценарий написан в стихотворной форме с использованием переделанных песен. Тема: "Путь к звёздам"...

Сценарий конкурса "Семья года"

Сценарий сопровождается видеоклипами с записанными фонограммами песен....

Сценарий "Лучший ученик года"

Безнең мәктәптә һәр уку елы ахырында “Ел укучысы” бәйрәме үткәрелә. Әлеге бәйрәмдә без ел буе тырышып укыган, спорт, сәнгать ягыннан зур уңышлар яулаган укучыларны бүләклибез.4нче сыйныфта үткәрелгән ...