Ана - бөек исем
материал (3 класс) на тему

Сафиуллина Фирзалия Халиловна

8 Март –Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан уздырылган  ачык сыйныфтан тыш чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nilr_byrme.docx20.01 КБ

Предварительный просмотр:

ТР Кукмара муниципаль районы «Зур Сәрдек гимназиясе» муниципаль белем бирү учреждениесе

 

(8 Март –Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан уздырылган  ачык сыйныфтан тыш чара)

Сафиуллина Ф. Х.

-1-

Бәйрәм үтәчәк зал әниләр турында язылган сүзләр, балаларның “Минем әни иң чибәре” дигән рәсемнәре, “Әниемнең җылы кочагы” дигән фоторәсемнәр, шарлар, “Алтын куллы әниләр” - әниләрнең кул эшләре күргәзмәсе б\н бизәлә.

(Бала елаган тавыш, әннә дигән тавыш).

Укытучы.  Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып,  кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Халык ана хакын хаклауны Алла хакын хаклауга тиңли. Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк: “Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың. Анаң өчен уч төбеңдә тәбә куырсаң да, хакын хисаплап бетерә алмассың”. Гасырлар аша килеп ирешкән бу гыйбрәтле, канатлы фразаларны җаныбызга, аңыбызга сеңдерү зарур.

Балагызның берәве сез,

Гаиләнең йөрәге сез,

Иминлекнең терәге сез,

Һәркемнең кирәге сез.

Сез чаялар, сез батырлар,

Сез дөньяда иң матурлар.

Сез булганга тормыш ямьле,

Сез булганга яшәү гамьле.

Сезне җир йөзен бизәгән Халаыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез. Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә торган вакыт.

Яз сулышы гаиләгезгә муллык алып килсен, күңелләрегезгә сабырлык, барчагызга саулык китерсен.

Ходай сезне үз шәфкатьлелеге, рәхимлегеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләренез ямьле, аш-суларыгыз тәмле, бәйрәмегез мөбәрәк булсын.

1 укучы.

Без беләбез, җылы язның

Иң беренче бәйрәме –

Әниләр, әби-апалар,

Хатын-кызлар бәйрәме.

2  укучы.

Кояш көлә, мин елмаям

Сигезенче март бүген.

Бүген әниләр бәйрәме

Шуңа күңелем шат минем.

3  укучы

Син әнием минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

4  укучы

Әниләрне, әбиләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз,

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Хор. “Бүген әниләр бәйрәме” (Р. Валиева сүзл.) - Наил Муртазин кассетасы

1. Нигә бүген бөтен җирдә                                  2. Әниләрнең бәйрәмендә  

Чәчәкләр балкый бездә.                                        Куана бар дөнья.

Нигә кояш балкып карый                                     Әниләрне котлый бүген

Беләбез һәммәбез дә.                                            Җирдә барлык бала.

Куш. Бүген әниләр бәйрәме,                                Куш.

Бүген җирдә танатна.                                           3. Мин дә октлыйм әнкәм сине,

Кояш шуңа көлә бүген,                                        Теләгем бар мине дә.

Гөлләр шуңа шатлана.                                          Мәңге шулай кояш кебек

                                                                                Балкы күңел күгемдә.

5  укучы    

Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез,

Рәхәт тә соң “әни” диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур биюләр.   

6  укучы

Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле

Алар безнең әниләр.

7  укучы

Иң-иң әйбәт балаң булып

Яшәсәм ярар иде.

Әниемнең ышанычын

Акласам ярар идем.

8  укучы

Иң кадерле, иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр.

Әниләрне кадерләсәк

Тыныч булыр ил-көннәр.

9  укучы

Айдан, кояштан кадерле

Син ул, әнием.

Иң ягымлы, иң сөйкемле

Син ул әнием.

10 укучы

Ана!

Йөрәкнең ул иң мөкатдәс хисе,

Күңелнең ул иң-иң түрендә.

Ул салкында сине җылытучың,

Юанычың авыр көнеңдә.

11 укучы

Башка беркем эндәшмәгән кебек

Син генә тик дәшә аласың.

Синең кебек тагын кем генә соң

Сөя ала икән баласын?!

12  укчы

Тик син генә, әнкәй, балам диеп

Сыйпагансың минем башымнан.

Җил-давылдан мине яшергәнсең

Җылы куеның һәрчак ачылган.

13  укучы

Ана куены кебек җылы, нурлы

Күк йөзендә кояш, йолдыз юк

Ана сөюе кебек чиксез тирән

Җир йөзендә һичбер диңгез юк.

14 укучы 

Әниләрнең бәйрәме ул

Безнең дә көткән бәйрәм.

Җырлап –биеп күңел ачыйк

Бүген әниләр белән.

Укытучы. Ә хәзер әниләр һәм сезнең белән бераз ярыш оештырып алыйк.

Минем кулымда ромашка таҗлары. Анда төрле биремнәр бар.

1) Иртә белән балагызны балалар бакчасына озату күренешен тасвирлагыз -әниләргә

2) Кечкенә чакта өйрәнгән иң беренче җырыгызны яки шигырегезне нәкъ шул вакыттагыча итеп җырлап яки сөйләп күрсәтегез -әниләргә

-Укучылрада булган уңай сыйфатларны санарга - әниләргә;

-укучыларда булган тискәре сыйфатларны санарга – укучыларга

Актерлык осталыгы конкурсы.

Әниләргә: Сезне эт тешләде, бармагыгыз ишеккш кысылды, энәгә утырдыгыз ди. Шушы хәлләрне тасвирлап күрсәтегез.

Балаларга: Сез туңдырманы, карбызны, лимонны ничек ашыйсыз?

-Ә хәзер бераз хәрәкәтләнеп алыйк. Һәр командададан берәр ктанашучы чыгуы сорала. Кем озаграк билендә обруч әйләндереп тора ала?

-Бәйрәмебез “Җырлыйк әле” уены б\н белән дәвам итә. Кара-каршы әниләр тур.җырларны искә төшереп 1әр куплет җырларбыз.

Укытучы. Синең өчен кайгыртучы әниең булу – нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерен белергә, сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк.

1 укучы.

Әниемнең күлмәкләрен

Бер киям дә, бер салам.

Көзге каршына басып

Үз-үземә сокланам.

Менә монысын яшь вакытта

Әни кигән бәйрәмдә.

Ә монысын хәзер кия

Концертларга йөргәндә.

Түфлиләрнең ниндие юк,

Үкчәлесе, очлысы...

Берсен менә кигән идем

Ничек кенә атлыйсы.

Эшләпәнең көзге, кышкы,

Җәйгесе дә бик кирәк.

Миңа калыр барысы да

Үсим генә әзерәк.

Укытучы. Ана йөрәге – бала өчен дәрья. Авыр хәлгә төшкәндә, әнидән дә нык таяныч юк.

2 укучы.

Ана күңеле мәңге күләгәсез,

Ана күңеле мәңге бозланмый.

Кирәк икән ул баласы өчен

Яшьлеген дә, саулыгын да,

Гомерен дә хәтта кызганмый.

3 укучы.

Коштай очып яныңа анаң килер

Кайда булсаң, кайда йөрсә дә.

Ул юатыр, тыңлар, киңәш бирер,

Куркынычлы төшләр күрсәң дә.

4 укучы.

Ана берәү генә. Аны дуслар,

Талантлдар алыштырмыйлар,

Ана белән илне шигъри телдә

Урынсызга чагыштырмыйлар.

5 укучы.

Чәчәк бәйләмнәре бүләк итсәк

Чәчәк бәйләмнәре корыр ул.

Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,

Югалтмассыз, мәңге торыр ул.

Әниләргә кулдан ясалган бүләкләрен тапшыралар.

Укытучы. Ана –баласының якын дусты һәм киңәшчесе ул. Беркемгә дә сөйли алмаган эч серләреңне әнигә, тик әнигә генә сөйләргә була. үсеп кеше булгач та ана баласын онытмый, авыр вакытларда аңа беренче булып ярдәм кулын суза. Менә нинди тиңдәшсез кеше ул –АНА.

6 укучы.

Мәңге яшәгез сез - әниләр!

Син булганга, әни, без бәхетле,

Син булганга, якты көнебез.

Безнең белән син дә бәхетле бул,

Иң кадерле, якын кешебез!

7 укучы.

Яшәсен әти-әниләр

Сәламәт һәм шат булып.

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып.

8 укучы.

Без сезне бик яратабыз

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Бүләк итеп үзегезгә

Бер матур җыр җырлыйбыз.

 Хор. “Әтиемне яратам” җырын башкара

1. Гаиләбез горурлыгы

Син әтиебез.

Сиңа бәхетләр, шатлыклар

Бик күп телибез.

Куш.

Әтиебез куенында

Үсәбез кайгы тоймый.

Күңелебез аңа көн дә                  2 кат

Рәхмәтләр генә җырлый.

2.Кайгырасың гомер буе                  3. Без бәхетле барыбыз да

Син безнең өчен.                              Син бар чагында.

Олы юлга чыгарасың                       Гөрләшеп яшибез һамана

Биреп бар көчең.                               Киң кочагыңда.

Куш.                                                    Куш.

9 укучы.

Әти булса өйдә ешрак

Өебез балкып тора.

Әнинең дә йөзе якты,

Елмаеп кына тора.

10  укучы.

Иң кадерле кешеләребез сез

Әтием һәм әнием.

Сез булганга без бәхетле,

Тыныч, рәхәт яшибез.

Укытучы.

Хөрмәтле әниләребез! Кичәбез шуның белән тәмам. Килгәнегез, катнашканыгыз өчен бик зур рәхмәт! Балаларыгыздан авыр сүзләр ишетмәгез, аларның мәрхәмәте, шәфкате тормышыгызны тагын да бизәп торсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

УРОК ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА В 4 КЛАССЕ по теме:Исем

Максат. 1. Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру.               2. Дөрес язу, төрле кил...

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау. Презентация (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Родительское собрание на тему "Әти! Нинди горур исем" на татарском языке.

"Әти! Нинди горур исем!"  исеме астында үткән әтиләр җыелышы  эшкәртмәсе барлык сыйныф җитәкчеләре өчен файдалы булыр дип уйлыйм....

"Исем" темасына презентация

Бу презентация исем темасын кабатлау максатыннан төзелгән...

"Исем" темасын ныгыту.

Конспект урока по татарскому языку для 3 класса татарских школ....

Исем. Уен - дәрес.

4 сыйныф өчен "Исем" темасын кабатлау дәресе....