1 нче сыйныфта Әлифба бәйрәме өчен сценарие
методическая разработка (1 класс) на тему

Юнысова Альфия Вадутовна

Сценарие театральләштерелгән тамаша формасында төзелгән.Балалар янына төрле әкият геройлары килә, алар 1 нче сыйныф укучыларын төрле сораулар, биремнәр белән сыныйлар, белемнәрен тикшерәләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл lifba_byrme.docx16.73 КБ

Предварительный просмотр:

РӘХМӘТ СИҢА,ӘЛИФБА!

Зал бәйрәмчә бизәлгән.Күңелле музыка яңгырый.
Укытучы:
Күч безнең күңелгә
Җыр яме,җир яме!
Рәхим ит,түрдән уз,
Әлифба бәйрәме.
  Исәнмесез кадерле укучылар,хөрмәтле укытучылар,әти-әниләр һәм кунаклар!Бүген бездә зур бәйрәм-Әлифба бәйрәме.Әле 1нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән нәни дусларыбыз беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.”Уку каты булса да,җимеше татлы” – ди татар халык мәкале.Без бу җиңүгә бергәләп ирештек, хөрмәтле әти-әниләр!
(Ишектән Саескан,себеркегә атланган Убырлы,Аю килеп керәләр)
Убырлы:
Тр-р-р!
Аю:Ниһаять,килеп җиттек.
Укучы:Саескан, Убырлы нишләп йөрисез?Аю абзый, син кышкы йокыда түгелмени?
Аю:Йокыда идем.Саескан минем өнем янында үсеп утыручы агач башына кунган да и такылдый,и такылдый.
Укучы:Ни дип такылдый соң  ул?
Аю:Аның бит очмаган җире,ишетмәгән нәрсәсе юк.Менә монысында да авылда балаларның үзара сөйләшкәннәрен ишетеп алган,Әлифба дигән сүз колагына чалынган.Шул сүзне такылдый торгач, йокымнан уятты да инде ул мине.Саескан шунда барам дигәч,мин дә калмаска булдым.Такси итеп Убырлыны чакырттым.
Убырлы:Нәкъ шулай!Тик әйтегезче миңа,нәрсә соң ул Әлифба?Аны нәрсәгә ягып ашыйлар?
Аю (корсагын уып):Әй,бал сыман татлы нәрсә булса иде,тамагым бик ач!
Укучы:Әй, дусларым!Шулай инде, сездә мәктәп булмагач, Әлифбаның ни икәнлеген белмисез.Ул безнең барыбызның да тәүге яраткан дәреслеге. Аның ярдәме белән без хәрефләр танырга, укырга өйрәнәбез.Бүген  монда
җыелуыбыз да юкка гына түгел.Беренчеләребез Әлифбага үзләренең олы
рәхмәтләрен әйтергә телиләр.
Саескан:Шушы кечкенә генә кыз белән малай укый-яза беләләрме?
Укучы:Беләләр шул, беләләр.Әлифба аларны күп нәрсәгә өйрәтте.Әйдәгез, сез дә бәйрәмгә рәхим итегез.Сүзне беренчеләргә бирик!(Кунаклар утыралар)
Укучылар:Әлифба-тормышта
Беренче баскычым.
Син белем дөньясын
Ачучы ачкычым.
Өйрәттең син мине
Хәрефләр тезәргә.
Тылсымлы хәрефләр
Әйләнде сүзләргә.
Сәнгатьле сөйләргә
Өйрәндек синдә без.
Җыр-моңга,биюгә
Тартылды күңелебез.
Әдәпле һәм тырыш
Булырга өйрәндек.
Гел бишкә укырга
Өндәдең син безне.
Әлифба,синдә бит
Чыныкты канатлар.
Чакыра әкиятләр,
Канатлыак атлар.
Әлифба,күңелләр
Гел сиңа ялгансын.
Син безгә хәерле
Юл теләп каласың.
Җыр:”Әлифба”
(М.Минһаҗев музыкасы,А.Гыйльмуллина сузлэре)
Убырлы:Әлифба сезне күп нәрсәләргә өйрәткән.Минем дә сезнең белемегезне, тапкырлыгыгызны сынап карыйсым килә.Хәзер мин сезгә
табышмаклар әйтермен.Ләкин алар гади табышмаклар түгел.Алар артына бер сүз яшеренгән.Кемнәр табышмакларга җавапны дөрес таба ,шулар бу сүзне дә белә алачак.
1.Кош түгел-оча,
Ябалактан курка.
Чикләвекне ярата,
Сызгырса урманны яңгырата.
(Тиен)

2.Алгы тәпие кыска,
Чабарга ул бик оста,
Соры тунын сала да
Ак тунын кия кышка.
(Куян)
3.Лампа түгел-яктырта,мич түгел-җылыта.(Кояш)
4.Картайган, башын игән,
Кат-кат сары тун кигән;
Кем аны чишендерә,
Шул кеше яшен түгә.
(Суган)
5.Өрми ,тешләми, ишектән кертми.(Йозак)

Т

У

К

А

Й

Убырлы:Нинди сүз яшеренгән балалар?
Укучылар:Тукай.
Убырлы:Ә кем соң ул Тукай?
Укучылар:Татар халкының бөек шагыйре.Без аның әкиятләрен,шигырьләрен бик яратабыз.
Убырлы:Дөрес,балалар.Быел Тукаебызның тууына ничә ел тулды?
Укучылар:129 ел.
Убырлы:Булдырдыгыз, сез бик зиһенле балалар икән!
Аю:Минем дә сезне тикшереп карыйсым килә.Менә сезгә хәрефләр, аларны дөрес урнаштырсагыз,сезгә таныш булган сузләр килеп чыгар.
(ә,д,е,е,к,л,р,с,-дәреслек,а,г,к,ң,р,у,ы,ы-кыңгырау).
Аю:Ни өчен мәктәптә кыңгырау чыңлый?
Укучылар:Ул безне дәрескә чакыра.
Аю:Рәхмәт, бик яхшы.Саескан дус, синең дә балаларга сорауларың юкмы соң?
Саескан:Бар Аю абзый, бар.Балалар, мин дә сезне сынап карарга телим.Мин үзем мәкальләрне бик яратам.Ә сез алар белән танышмы?
Укучылар:Әйе.
Саескан:Хәзер тикшереп карарбыз.Мин сезгә мәкальләрнең башын әйтәм, ә сез ахырын әйтеп бетерегез.
1.Китап-
(белем чишмәсе.)
2.Укымаган-ил бозар,
Укыган-
(ил төзер.)

3.Яхшыны ишетәсең килсә,(яман сөйләмә.)
4.Агач җимеше белән, кеше
(эше белән матур.)
5.Алтын җирдән табыла, белем-
(китаптан.)
6.Дуслык ашта беленми ,
(эштә беленә.)
Саескан:Боларын да белделәр.Юкка гына “Беләкле-берне, белемле меңне егар”-дип әйтмиләр.Алга таба да тырышып укыгыз балалар.Без,сезнең кебек дусларыбыз булуга бик сөенәбез.Арагызда беркайчан ялкауларга урын булмасын!
Убырлы:Аю абзый, кайтыйк инде без.Тышта буран чыгарга тора, урманыбызга юлны табып булмас.
Аю:Әйе шул, кузгалырга вакыт.
Укытучы:Балалар, безнең дә бәйрәм кичәбезнең тантаналы өлеше ахырына якынлаша.Әйдәгез, бергәләп, Әлифба белән саубуллашыйк.
1нче укучы:Балачакның гүзәл мизгеленә
Бер нур булып кердең Әлифба.
2нче укучы:Хуш, сау бул инде,
Мең-мең рәхмәт сиңа-
Минем якын остаз-дустыма.
Бергә:Рәхмәт сиңа, Әлифба!
Җыр:”Балачак-бәхет иле”
(Г.Зарипова музыкасы,К.Сәгадәт сүзләре)
Кичә концерт һәм бәйрәм чәе белән тәмамлана.Сценарийда персонажларны өлкән сыйныф укучылары башкара.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәменә "Шүрәле бездә кунакта" дип исемләнгән сценарий

Әлифба бәйрәмендә Шүрәле укырга өйрәнергә теләвен әйтә һәм балалар белән бергәләп уен- - ярышларда катнаша...

Сценарий праздника "Зур рәхмәт, Әлифба!" для малокомплектных школ.

Бу уку елында беренчеләрне укытам. Бала саны аз булуга карамастан, дәресләр һәм чаралар бик күңелле үтә. Ярдәмгә алдагы чыгарылыш укучылары килә. Әлифбаны укып бетергәч, әти-әниләр белән берлектә...

Әлифба бәйрәменә сценарий

Әлифба бәйрәменә сценарий...

Әлифба бәйрәме сценарие 1 класс өчен

"Әлифба бәйрәме" - укучыларның беренче җиңүләре, зур бәйрәмнәре. Бу бәйрәмдә укучылар узләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар....

1 нче сыйныфта Әлифба бәйрәме (рус төркеме)

Хәрефләрне өйрәнеп бетергәч, уздырыла торган дәрес яки чара....

"Сау бул, Әлифба! Исәнме, Туган тел!", сценарий

1нче класста Әлифба китабын тәмамлагач, бәйрәм үткәрү өчен эшкәртмә....