1 нче сыйныфта Әлифба бәйрәме (рус төркеме)
план-конспект урока (1 класс) на тему

Һадиева Резеда Мәҗит кызы

Хәрефләрне өйрәнеп бетергәч, уздырыла торган дәрес яки чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1_nche_syynyfta_lifbany_yomgaklau_kone.docx17.34 КБ

Предварительный просмотр:

1 нче сыйныфта Әлифба бәйрәме.

Укытучы: Исәнмесез, кадерле укучылар, кунаклар, укытучылар. Бүген без сезнең белән 1нче сыйныфта  Хәрефләр  өйрәнүне тәмамладык, шул уңайдан уен-дәрес оештырырга булдык.

Без хәзер алар белән танышып китәрбез.

  • Минем исемем Ярослав. Миңа 7 яшь. Мин Лекаревода яшим. Мин 1нче сыйныфта укыйм.
  • Минем исемем Диана. Миңа 7 яшь. Мин Армалыда яшим. Мин 1нче сыйныфта укыйм.

Укытучы: Бик әйбәт, балалар.Без сезнең белән хәзер төрле уеннар уйнарбыз. Беренче уеныбыз “Хәрефләрне эзләп тап” дип атала. Сезгә алфавитның барлык хәрефләре бирелгән, сез татар теле алфавитына гына караган хәрефләрне эзләп табарга тиеш. Башладык! (Укучылар хәрефләр арасыннан эзлиләр һәм тапкан берсен икенче өстәлгә куялар Ә, Ө, Ү, Җ, Ң, Һ. Музыка уйный)

Укытучы: Бик әйбәт, балалар. Әйдәгез бергә әйтик бу хәрефләрне Ә, Ө, Ү, Җ, Ң, Һ. Булдырдыгыз. Икенче  уеныбыз “Мине таны”, сез геройларны танырга тиеш һәм укытучының соравына җавап бирергә тиеш. (Укытучы геройрәсемнәрен күрсәтә, укучылар җавап бирәләр)

  • Бу Шүрәлеме?
  • Әйе, бу Шүрәле.
  • Бу Буратиномы?
  • Юк, бу Буратино түгел. (Карлсон, Мальвина, Былтыр, Винни Пух, Микки Маус, Колобок рәсемнәрен күрсәтергә була)

Укытучы:  Бик яхшы балалар. Алдагы уеныбыз “Мин Татарстанда яшим” дип атала. Сез очкычка утырып Татарстан шәһәрләренә төшәрсез.

  • Мин Чаллыда яшим.
  • Мин Алабугада яшим.
  • Мин Казанда яшим. Һ.б.

Укытучы: Бик яхшы. Әйдәгез, уйнап алыйк әле.

Җил исә,исә, исә,

Агачларны селкетә.

Җил тынв, тына, тына,

Агачлар үсә-үсә.

Укытучы: Ә хәзер без өченче уеныбызга күчәбез “Дөрес сана” дип атала. Сезгә саннар бирелгән, дөрес язылышын эзләп табып берләштерәсез.

1-бер, 2-ике, 3-өч, 4-дүрт, 5-биш, 6-алты, 7-җиде, 8-сигез, 9-тугыз, 10-ун.

Укытучы: Әйдәгез санамышны да искә төшереп алыйк инде:

Бер алма, ике алма,

Өч алма, дүрт алма,

Биш алма, алты алма,

Җиде алма, сигез алма,

Тугыз алма, ун алма –

Кызыл алма!

Укытучы: Афәрин! Булдырдыгыз! Алдыгы уеныбыз “Нинди төстә шар?” Мин сезгә шарлар күрсәтәм, ә сез төсен әйтәсез. (Укытучы шарлар күрсәтә, укучылар төсен күмәк әйтәләр: кызыл, сары, яшел, зәңгәр, ак, кара)

Укытучы: Бик яхшы.

  • Бу нәрсә?
  • Бу – кәрзин.
  • Бу нәрсә?
  • Бу – ваза.
  • Кәрзингә нәрсәләр салабыз?
  • Яшелчәләр.
  • Вазага нәрсәләр салабыз?
  • Җиләк -җимеш.
  • Бик әйбәт. Менә бу конвертларда яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр бар. Сез кирәклесен аласыз, кәрзингә яки вазага саласыз. Башладык. (Музыка уйный)
  • Бик әйбәт. Кәрзинеңдә нәрсәләр бар? Син нәрсә яратасың?
  • Вазаңда нәрсәләр бар? Син нәрсә яратасың?
  • Әйдәгез ял итеп алабыз.
  • Без чәчәбез яшелчә:

Кишер, кыяр, кәбестә.

Су сибәбез, су сибәбез

Алар үсә дә, үсә.

Күктә кояш елмая.

Җылы яңгырлар ява.

Рәхәт кенә җил исә.

Яшелчәләр зур үсә.

  • Булдырдыгыз! Балалар карагыз әле безгә кем килгән?
  • Акбай!
  • Ул нишли? (Акбай йөгерә, сикерә, йөзә, бии, яза,утыра, укый, саный, җырлый, бара..., ә укучылар Акбайның нишләгәнен әйтәләр.) Бик яхшы балалар.

Укытучы: Алдагы уенда сез урман хайваннарын һәм йорт хайваннарын искә төшерерсез. Йорт хайваннарын авылга, ә урман хайваннарын урманга җибәрерсез. (Укучылар урман һәм йорт хайваннарын аерып куялар)

Булдырдыгыз балалар! Шуның белән безнең чарабыз ахырына якынлашты. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

Тема:Рәхмәт һәркем өчен рәхәт

Тема:Рәхмәт һәркем өчен рәхәт...

4сыйныф (татар төркеме) "Сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча дәрес планы

4не сыйныфның татар төркеме өчен "Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе" темасы буенча дәрес планы....

4сыйныф (татар төркеме) "Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе"презентация

4нче сыйныфның татар төркеме өчен "Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе" темасына презентация....

ӘЛИФБА, ӘЛИФБА!

Гомуми белем мәктәпләренең I классларында һәр елның ноябрь, декабрь айларында Әлифба бәйрәме үткәрелә. Бәйрәмгә әзер­лек уку елы башыннан ук алып барыла, һәр хәрефкә карата ши- гырьләр, җырлар,...

1 нче сыйныфта Әлифба бәйрәме өчен сценарие

Сценарие театральләштерелгән тамаша формасында төзелгән.Балалар янына төрле әкият геройлары килә, алар 1 нче сыйныф укучыларын төрле сораулар, биремнәр белән сыныйлар, белемнәрен тикшерәләр....