"Бөек Җиңүгә багышлана" музыкаль әдәби кичә.
классный час на тему

Мусина Рамзия Рафиковна

"Бөек Җиңүгә багышлана" музыкаль әдәби кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл boek_zhinug_bagyshlana.docx31.67 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Бөек Җиңүгә багышлана.

Тема: «Хыялларның канатлары янды…»

СӘХНӘЛӘШТЕРЕЛГӘН ОЧРАШУ-КИЧӘ

                       


Кичәнең  максаты:

  1. Балаларны  .яшьлекләре, балачаклары  сугыш  елларына туры килгән өлкән  буын  вәкилләре  белән  очраштыру, таныштыру:
  2. Өлкәннәргә  хөрмәт, ихтирам тәрбияләү;
  3. Авыр  еллар  кичеп тә, тормыштан ямь табып яши белгән, күңел күтәренкелеген югалтмаган өлкәннәр  үрнәгендә  тәрбияләү

 

   

 

 Левитан тавышы. Сугыш башлануын хәбәр итә. Тынлык. Башлар иелгән. «Священная война» җыры уйнатыла.

  Укытучы: 1941 ел 22 июнь… Халык тын йокыда. Ләкин немец фашистлары, илебез халкының тыныч йокысын бүлеп, рәхимсез һәм канлы сугыш уты ачтылар. Илебезнең күген кара болыт каплады, һәр гаиләгә иңнәре күтәрә алмаслык фаҗигале һәм ачы язмыш үтеп керде. Бу кара һәм шомлы көннәр 1418 көн дәвам итте. Канэчкеч сугыш 50 миллион халыкны йотып, бик көттереп җиңү белән төгәлләнде. Илебезнең  ир-егетләре  тиз әйләнеп кайтырбыз диделәр  дә, ут эченә барып керделәр.  

Егетләр жырлыйлар :

                Китәсе булгач, китәрбез

                 Урман эчләре белән

                 Бәйләсәләр дә калмабыз

                 Ефәк очлары белән.

                 

               

                Ал кисәргә, гөл кисәргә

                 Үтмәс кайчыларыбыз

                 Киләсе ел бу айларда

                 Булмас кайсыларыбыз.

                 Без урамнан үткән чакта

                 Күтәрелде томаннар,

                 Дөнья хәлен белеп булмый

                 Сау булыгыз туганнар.

Мәскәү яны сугышларында, «Безнең артта — Мәскәү» дип, Мәскәү өчен сугыштылар. Сталинградтагы сугышларда, илне дошманга бирмәскә дип, һәр йорт өчен көрәштеләр. Тиңдәшсез зур батырлыклар күрсәттеләр.  Ничәмә ничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очраштылар,  бик күпләре  яу кырында ятып калдылар.

 

  Тимур :   Минем өстән пуля яуса да,

                  Җәрәхәттән каннар тамса да,

                  Халкым өчен постта торырмын,

                  Халкым өчен тугры булырмын.

                  Авырлыклар миңа килсә дә,

                  Барыр юлым дошман киссә дә,

                  Тереләй бирелмәмен дошманга.

  Илсаф:      Кая гына аяк бассам да,

                     Тик бер генә пуля атсам да:

                     Сөйгән халкым өчен барсы да,

                     Тугры улың, халкым, мин сиңа.

  Укытучы: Татарстаннан сугышка 560 мең кеше, шул исәптән безнең авыл советыннан          кеше фронтка китә.

Флузэ:

Сугыш- куркыныч һәм дәхшәтле сүз,

Аңа бәйле күпме күз яше.

Без яшәгән шушы җир шарының

Борынгыдан килгән афәте.

Тарихлардан укып беләбез без,

Нинди вәхшилекләр булганын,

Бөек Ватан, дөнья сугышлары,

Күп илләрне җимереп узганын.

Ранель:

Мең тугыз йөз кырык беренче ел.

22 нче июнь иртәсе.

Илебезгә күп сынаулар куйган

Кахәрләнгән сугыш иртәсе.

Ул иртәләр аяз, матур иде,

Сызылып кына тыныч таң атты.

Алсу кояш нуры, кошлар җыры

Табигатьне назлап уятты.

Лилия:

Кинәт бозып сихри гүзәллекне

Туплар шартлый, бомба ярыла.

Фашизмның сугыш машинасы

Туган илебезгә ыргыла.

Фашист кара йөзле һәм мәкерле.

Игълан итми безгә сугышны.

Бәреп керде газиз җиребезгә,

Юк итәргә безнең тормышны.

Рэналь:

Кан исенә исергән фашистлар

Беркемне дә аяп тормады

Каргыш, гөнаһлардан курыкмыйча

Картын яшен бергә турады.

                               

                                Флүзә:

                                Тып – тын дала.

  Моннан сугыш үткән.

  Көрәш барган монда,

  Кан аккан.

  Тәмуг кебек ялкын дөрләп яткан

  Утлы телен сузып һәр яктан.

  Көн тумаган,

  Ялкын – ут эчендә

  Жир белән күк гүя тоташкан.

  Жирләр тетрәп,

                            күкләр күкрәп торган

  Туплар улавыннан тоташтан.

                                 Динара:

  Бүген тып – тын

  Бөтен тирә - якта

  Тибрәнә тик соры кылганнар.

  Күпме ирләр монда тынлык саклап,

  Гомерлеккә тынып калганнар.

  Ята алар

  Дәһшәт  - ут яуса да,

  Янаса да нинди куркыныч,

  Сыкранмый да алар, уфтанмый да,

  Илкәй генә булсын тик тыныч .

    Укытучы: Татарстаннан 300 меңләп кешенең Бөек Ватан сугышында гомере өзелә.

  Шахмай  авыл советыннан      кеше мәңгелеккә яу кырында ятып кала.

Җыр “Солдатлар”

Сугыш авылдагы һәрбер йортны тетрәтте. Авылда тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте. Чәчелгән икмәкне җыеп алырга кирәк иде.

Тормышны алып барырга кирәк иде. Игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләргә, гомер буе бетмәс-төкәнмәс налогын да түләргә кирәк иде.

Мондагы тормыш икенче фронтка әйләнде.

Ранэль:

Ирләр китте. Кызлар елап калды

Елап калды күпме хатыннар

Туйда кигән күлмәкләре калды,

Күпме бала калды ятимнәр.

Ә халык барыбер тырышты. Атлар беткәч, үгезләр җигеп җир тырмаладылар, бәләкәй арбага үзләре җигелеп, симәнә ташыдылар, билдән кар ерып урман кистеләр, фронтка өлешебез керсен дип, танк алырга дип акчалата өлеш керттеләр.

Солдат хатыннары! Аларның тормышлары михнәтле, тамаклары ачлы-туклы, күңелләре тулы сагыну иде. Эшенә, ачлыгына түзәр идең, хатыннарны тол, бала-чагаларны ятим итеп авылга туктаусыз кара печатьле кәгазьләр агылды.

Менә шулай авырлыкларны җиңә-җиңә, сыгылсалар да сынмыйча җиңү көнен якынайттылар алар.

                    Тимур:

   -                 …Мин яшермим,

                      сагынып искә алырлык

                   Балачагым минем булмады.

                   Чәчәк атып килгән яшьлегемне

                   Мәрхәмәтсез сугыш урлады.

                   Нуридә:

                    Йокы – ялны белми ындырларда

                    Көне – төне ашлык сукканда,

                    Таң алдыннан эшкә китә идек,

                    Кайта идек кояш чыкканда.

                   

                 

                   Динара:

                   Ядрә булсын диеп дошманнарга

                    Калдырмыйча, хәтта, бөртеген,

                    Сабыйларның өзеп авызыннан,

                    Озатабыз икмәк көшелен.

 

Укытучы: Солдат хатыннары! Аларның тормышлары михнәтле, тамаклары ачлы-туклы, күңелләре тулы сагыну иде. Эшенә, ачлыгына түзәр идең, хатыннарны тол, бала-чагаларны ятим итеп авылга туктаусыз кара печатьле кәгазьләр агылды.

Менә шулай авырлыкларны җиңә-җиңә, сыгылсалар да сынмыйча җиңү көнен якынайттылар алар.

 

1945 нче елның 9 нчы маенда озак  коткэн  Жину  коне   килэ. Жиңү  шатлыгы  белән бергә ачы хәсрәт, сагыш та алып  килә ул. Толлар, ятимнэр бу  сагышны  гомерләре  буе  күнелләрендэ  йортәләр.

Лилия:

Югалтулар, зур җиңүләр белән,

Тәмамланды Ватан сугышы.

Дүрт ел дәвам иткән бу сугышта

Милионнар башын салдылар.

Ватан сугышының геройлары

Тарихларга кереп калдылар,

                         Жыр «Җиңү килде..»

Укытучы: Хормэтле  өлкән буын кешеләребез!. Сезнен арада  сугыш   жиллэре кагылмаган  кеше  бармы икэн? Берэулэрегез  сугыш  утында булса, икенчелэрегез  тылдагы  авыр  хезмэтне,  ачлыкны  башыннан  кичергэн. оченчелэрегез  этисезлек  хэсрэтен  гомер буе  кичергэн.  Сугыштан  сонгы авыр  хезмэт, ятимлек  сезнен   кунеллэрне  катырмаган , рухыгызны  сындырмаган.

   Без, яшь  буын,сезнен    тормыш    соючэнлегегезгэ, кешелеклегезгэ, эшчэнлегегезгэ   сокланабыз.  Рэхмэт  сезгэ!