Белем бәйрәме
методическая разработка на тему

Шайхелмарданова Нурания Абударовна

1 сентябрь- Белем бәйрәменә әзерләнгән кичә эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл belem_byrme_2015.docx17.23 КБ

Предварительный просмотр:

                                    Белем бәйрәме-2015

Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле укучылар, укытучылар, әти-әниләр, кунаклар! Менә кояшлы сентябрь таңы безне кабат бергә җыйды. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлыклар, сөенечләр, бары тик «4» ле, «5» леләр генә алып килсен. Бәйрәм белән сезне, дуслар!                                                         

 “Яфрак бәйрәме! җыры

Бүген бәйрәмебез уртасында Олыимән башлангыч класс укучылары!

  1 нче укучы

Чәчәкләр тотып кулга

Без чыктык олы юлга.

Һәркем белә әлбәттә

Без барабыз мәктәпкә.

2 нче укучы

Кичә әни белән бергә

Әзерләдек сумканы.

Пеналыма тезеп куйдым

Карандаш һәм ручканы.

1 нче укучы.

Мәктәп безне каршы алды

Ишекләрен киң ачып.

Укытучы апабыз да:

«Хуш киләсез!» — дип дәшеп.

2 нче укучы.

Укырга барасы көнне

Мин бик зарыгып көттем.

Шуңа күрә мәктәпкә дә

Беренче килеп җиттем.

 Быелгы уку елында безнең мәктәбебезнең  1 нче сыйныфына Уразбахтин Ралиф керә.

Сүзне аңа бирик.

1 класс укучысы сөйли.

 Я сегодня рано встал,

Поскорей портфель достал.

Должен с нынешнего дня

Быть порядок у меня.

Ә хәзер бәйрәм белән котлау өчен сүзне хуҗалык җитәкчесе Ильяс Геннадий улына бирәбез.

Белем иленә тәүге адымнарын атлаучы дустыбызга тәрбияче апаларының да әйтер сүзләре бардыр.

Балалар бакчасы котлый

Алып баручы

Син, нәни дус, быел тәүге тапкыр

Китап, дәфтәр алдың кулыңа.

Тормыш үзе китап, укы, өйрән

Гел уңышлар булсын юлыңда.

 Киләчәктә син бу дөньяның

Серле йомгакларын сүтәрсең.

Галәм киңлекләрен айкап чыгып,

Гыйлем сукмагына үтәрсең.

«Өйрәтәләр мәктәпләрдә» җыры башкарыла.

Куркыныч тавыш ишетелә.Дию пәрие керә.

Алып баручы

-Әллә нинди куркыныч тавыш ишетелә.Кем икән бу, балалар?

Дию пәрие керә.

-Мин бу-Дию пәрие.Минем рөхсәттән башка мәктәпкә кермәкче буласызмы? Юк, бу эшегез барып чыкмас.Булмас. Мәктәпкә керер өчен минем 2 шартым бар.

Алып баручы

-Әйдә ,беренче шартың нинди ,әйт дию пәрие.

-Сез миңа җырлап, биеп күрсәтегез.

-Була ул.

Концерт номерлар күрсәтелә.

Дию пәрие.

-Ай-яй шәп һөнәрләрегез бар икән. Инде икенче шартымны тыңлагыз.

Мин сезнең ничек укуыгызны да тикшереп карарга булдым әле.Җәй көне кем ничек укыды микән?

1 нче сорау: Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятендә бүреләрне  алар капчыкта  ничә баш бар дип алдыйлар? (Капчыкта бит бүре башы нәкъ 12)

2 нче сорау: « Куян кызы» әкиятен кем язган?

3 нче сорау: Табышмак әйтәм

 Ана килеп кергәч яңа дуслар табасың,бик күп нәрсә беләсең

белем төяп  чыгасың.Бу нәрсә?(мәктәп)

Дөрес, балалар.Мин сезгә яңа уку елында уңышлар телим! Ачкычны сезгә апшырам.

Алып баручы

-Белем сараен ачу  өчен ачкычыбыз булды.

1 нче укучы

Җир йөзендә төрле-төрле

Никадәрле китап бар

Бик калын да бик олы да

Кечкенә дә китаплар.

2 нче укучы

Әмма барлык китапларның

Иң беренче баскычы

Күңелләргә иң тәү башлап

Белемгә юл ачучы.

Алып баручы

Тирән серләр сараен

Тәүге ачкыч бирүче

Беренче кат шул сарайга

Безне алып керүче

Тик бер китап.

 Аңа тиңдәш

Нинди китап бар тагын?Беләсезме ул нинди китап?

 Бергә әйтү

-Ул –Әлифба китабы.

Укытучы:-Шул китапларның иң беренчесе әлифба китабы.

1 нче класс укучысына Әлифба китабы тапшыру. 

 Рано в школу мы идем.

На рассвете встали

Сумки с книжками несем-

Школьниками стали.

«И Әлифбам» җыры.

Алып баручы

Туган  илнең һәрбер почмагында

Каршылыйлар белем бәйрәмен.

Яңгырый сабыйларның шат авазы

Кулларында чәчәк бәйләме.

Безнең мәктәбебездә дә һәркөн шулай сабыйларның шат авазы тынмасын! Мәктәп ,балалар бакчасы ишек алды һәрвакыт гөрләп торсын!Туган җиребездә бәхетле мул тормышта яшик!

Җыр «Гүзәл туган ягыбыз»

Алып баручы                                              

Инде бу кыңгырау

Борынгы, күптәнге,

Ничәмә елларны

Мәктәптә үткәрде.

Ул бик күп дусларын

                                                Дәрескә чакырган,

                                                Аларны зур юлга

                                                 Озаткан ахырда.

 Чың! итеп алыр ул

Кыңгырау— җиз батыр.

Ныграк кагылсаң

Мәктәпне кузгатыр.

                                                        Мә, дустым, чылтырат,

                                                        Бүгеннән — мәктәпкә.

                                                        Бүгеннән зур юлга,

                                                        Хәерле сәгатьтә.

(Кыңгырауны I сыйныф укучысына тапшыра. Укучы, кыңгырау чылтыратып, мәйдан тирәли әйләнеп уза.)

I сыйныф укытучысы.

Мәктәп юлы — хөрмәт юлы,

Киләчәккә илтә.

Котлы булсын уку елы

Башланган бу иртә.

(Укытучы балаларны һәм килгән кунакларны бәйрәм белән котлый һәм I сыйныф укучыларын беренче дәрескә дәшә.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок литературного чтения "Тема семьи в русской народной сказке "Белая уточка"

Представлен конспект урока чтения во 2 классе по программе «Начальная школа ХХIвека». Целью урока является анализ сказки, раскрытие темы семьи, добра и зла, воспитание нравственных качеств: дружбы, чу...

Урок литературного чтения В.Белов "Малька провинилась"3 класс УМК "Школа России"

Урок литературногочтения по теме В.Белов "Малька провинилась"составлен с целенаправленным и систематическим использованием приема антиципации для усиления субъектной позиции младших школьников....

тест по сказке Джанни Родари "Приезжает дядюшка Белый Медведь"

Тест по сказке Джанни Родари "Приезжает дядюшка Белый Медведь" для учащихся 2 класса по УМК"Перспективная начальная школа" можно провести с целью проверки осознанности прочитанного....

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш эшчәнлекнең роле

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында    белем   һәм тәрбия бирүдә  дәрестән тыш эшчәнлекнең роле...

Белое на белом

Белое на белом...