Әтием - ышанычым
план-конспект занятия (1 класс) на тему

Шафигуллина Суфия  Миннекамиловна

Әтиләр бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tiem_-_yshanychym.docx20.18 КБ

Предварительный просмотр:

БЕЗ ӘТИЛӘР БЕЛӘН КӨЧЛЕ

(әтиләр бәйрәме инценировкасы)

1.Хәерле көн, кадерле әтиләребез! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберегезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез.

2.(Рәмзия Хөсәенова шигыре)

Ап-акның уртасына җиткәч,

Бәйрәм килә ел да илемә.

Ишекләрне киереп ачып керә

Минем яши торган өемә.

3.Бәйрәм килә, өстәлләргә куна

Ак эскәтер, тәмле сый-нигъмәт

Илне саклаучылар бәйрәменә

Ява котлау, ява дан-хөрмәт

4.Хезмәт иткән минем әти дә

Илне саклаучылар сафында.

Солдат киеменнән төшкән рәсем

Һәракытта тора каршымда.

5. Безнең бүген мәктәптә

Шундый рәхәт, күңелле,

Чөнки кунак булып безгә

Әтиләребез килде.

6. Иң акыллы, иң уңганнар,

Бар эшкә дә уңганнар,

Менә шундый әтиләр.

Хор. Менә шундый әтиләр!

Җыр “Солдатта булган, диләр”( Гариф Нигъмәтҗанов көе, Ш.Маннур сүзләре)

Билен кысып буган, диләр

Бигрәк уңган диләр.

Әллә каян күренеп тора

Солдатта булган, диләр.

Кечеләрне кече итәр,

Олыны зурлар диләр.

Әллә каян күренеп тора-

Солдатта булган, диләр.

Комбинезон алган, диләр.

Шинелен салган, диләр.

Шинелен салса да, солдат

Гадәте калган, диләр

7.Әтиләр илнең терәге,

Гаиләнең йөрәге

Авырлыкларга бирешми

Әтиләрнең беләге.

8. Ярый әле сез бар җирдә

Безнең иң ныклы терәк.

Бәхетебез тулы булсын,

Сез безгә шундый кирәк.

9. Әниләр белән бергәләп

Озын-озак яшәгез.

 Шатлык килсен өебезгә,

Кайгы хәсрәт күрмәгез.  

10.Сезнең йөргән юлларыгыз

Яшел утлардан торсын.

Сугыш, кан кою булмасын.

Әтиләр исән булсын.

11. Еракта-еракта тора,

Минем абый сакта тора.

Әни эштә чакта тора

Әти юлда чакта тора.

Мин уйнаган чакта тора,

Син йоклаган чакта тора.

12. Телевизор да карамый

Читкә карарга ярамый.

Чиккә генә карап тора

Дошман килеп кермәсен, ди,

Безнең серне белмәсен, ди.

13. Әниләр эштә булганда,

Бер үзең генә калганда

Түгел өйне саклап тору,

Бу бит илне саклап тору!

14. Еракта-еракта тора,

Минем абый сакта тора.

Сакта һәр чакта да тора

Әйтмим кайсы якта тора,

Син үзең дә сорап торма,

Бусы-хәрби сер!

Җыр “Нәни Чапай җыры” –малайлар башкара

15. Без дә үскәч, Ватаныбызны саклаучылар сафына басарбыз. Ватан – Туган ил дигән сүз ул. Аны һәркем сакларга тиеш.

1.  Минем әти дә күптән

Солдатта хезмәт иткән.

Әле егет чагында

Торган Ватан сагында.

2. Турникта ул атынган

Канатта да тартылган,

Һәм күтәргән гер дә ул,

Көчле шуңа күрә ул.

3. Үскәч солдат булырмын

Әтием кебек мин дә.

Аның кебек тырышып

Зарядка ясыйм көн дә.

4.Әти безнең терәгебез,

Әти безнең яклаучы

Кирәк чакта минем белән

Дустым кебек уйнаучы.

5. Яшәсен безнең әтиләр

Сәламәт һәм шат булып.

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып.

Җыр “Гармун алыйк әле, дускай”Назил, Фәнис,Фәнил җырлый.

6. Г.Гәрәева шигыре “Балык тотабыз”

Җәйләр җитсә, җәй көне

Кышлар җитсә, кыш көне

Әти белән бергәләп

Балык тоту күңелле

Кайвакыт балыкларның

Менә шу-у-у-ундые эләгә.

Ә кайвакыт кибет аша

Кайтырга туры килә.

Әни сизми, әллә юри

Сизмәгән була микән.

Кибеттән алган балык та

Әни кыздырып ашаткач

Бик тәмле була икән.

 

7.Горурланам әти белән,

Аны бар да ярата

Мактау сүзләре әйтәләр

Әтиемә карата.

Минем әтине эшендә

“Универсал ул”- диләр.

Аның кулыннан килмәгән

Юк бер эштә диләр.

8. Күргәнегез бармы сезнең

Минем әтине рульдә.

Җырлап йөри машинасы

Ватылмаса, әлбәттә.

9.Әти белән без кичәрен

Шахмат-шашка уйныйбыз.

“Мат” куйганым юк-югын ла,

“Шах”ка җиткәч туктыйбыз,

Өйдә булмаса әтием

Шундый күңелсез миңа.

Кайчан кайтыр икән, дип

Кич буе уйлыйм менә.

10.Әти өйгә кайтып кергәч,

Өйләр яктырып китә.

Бар эшләр дә җиңеләя

Ару-талулар бетә.

Эшләмәсә-эшләсәмәсен.

Газета укып торсын,

Телевизор карап ятсын

Әтием генә булсын.

11.Мин әтинең көчле кулларына

Күкрәгенә килеп сыенам.

Әйтерсең лә, кояш җылысында

Нурларында аның коенам.

12.Ул җирдә иң шәп кеше,

Шәп кеше, гаҗәп кеше.

Сабантуйларда әле

Җиңгәне булмаса да,

Ул иң-иң көчле кеше,

Баһадир төсле кеше.

13. Ул зирәк тә, шаян да

Акыллы да, әйбәт тә.

Кем дисезме? Ул кеше-

Минем әти, әлбәттә.

14.Өйнең яктылыгы, җылылыгы

Күзләреңнән синең бөркелә.

Газиз әтиләрдән, әниләрдән

Аерылмасын иде, беркем дә!

15.Сез безнең күңелдә мәңгелек ышаныч

Сез –көчле, сез-батыр, сез- безнең куаныч.

Сез – алтын багана, гаиләдә терәк

Тынычлык, иминлек сагында сез кирәк.

“Һәрвакыт булсын кояш”җыры

Кояш нуры –саф күк йөзе

Ул бер малайның рәсеме.

Ясаган ул ап-ак биткә

Һәм язып куйган читкә.

Һәрвакыт булсын кояш,

Һәрвакыт булсын һава.

Һәрвакыт булсын әни

Һәрвакыт булыйм мин.

Нәни дустым, тугры дустым

Һәркем тели тынычлыкны.

Безнең йөрәк, һич тукталмый

Гел тибә армый-талмый.

Тын кал солдат, тын кал солдат

Бар кеше курка шартлаудан.

Зәңгәр күккә карый меңнәр

Һәм кабатлый иреннәр.

Басыйк тынычлык сагына

Безнең малайлар хакына.

Кояш, бәхет- булсын мәңге

Бу һәр кеше теләге.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әтием эзеннән"

"Әтием  эзеннән" - балалар һәм әтиләр катнашында эшлекле уен....

Әтием-горурлыгым"

Әтиләр кичәсе...