"Әтием эзеннән"
классный час по теме

Зиннурова Нафися Сибгатулловна

"Әтием  эзеннән" - балалар һәм әтиләр катнашында эшлекле уен.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tiem_ezennn.doc102 КБ

Предварительный просмотр:

     

         Әтием эзеннән

Балалар һәм әтиләр катнашында

     үткәрелгән сыйныф сәгате -

              эшлекле уен

         

                                                     

                                                       Зиннурова Нәфисә Сибгатулловна

                                                       башлангыч сыйныф укытучысы

Максат.

1. Әтиләрне ихтирам итү тәрбияләү; аларда булган яхшы гадәтләрне балаларда булдыру, үз гаиләләре белән горурлык хисе тәрбияләү.

2. Әдәплелек кагыйдәләрен кабатлау.

3. Мәктәп белән гаилә арасында тыгыз элемтә булдыру.

Үткәрү формасы: эшлекле уен.

Җиһазлау: “ Әти эзеннән ” рәсеме, педагогик ситуацияләр язылган карточкалар, “ Минем әтием ” темасына язылган инша язулары.

Әтиләр һәм балалар өчен анкета сораулары әзерләү.

Һәр әтигә чакыру кәгазе язу һәм җибәрү.

Сыйныф бүлмәсе матур итеп бизәлә. Өстәл янында - әтиләр, алар каршысында балалары утыра. Укытучы эшлекле уен-кичәне ачып җибәрә.

Укытучы. Исәнмесез, кадерле әтиләр , укучылар! Хөрмәтле кунаклар! Кайберләрегезнең әллә никадәр кичектергесез эше дә булгандыр, бәлки.Әмма сез бу көнегезне балаларыгызга багышладыгыз. Рәхмәт сезгә! Ил терәге- ир-егетләр булса, гаилә терәге - әтиләр. Гаиләдә әти төп таяныч – төрәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Аның канаты астында без - балалар, әниләр, әби-бабайлар тыныч күңел белән яшибез. Дөнья мәшәкатьләрен бераз гына онытып, балаларыбыз белән бергә булыйк.Шуңа да бүген сезне үзебезгә кунакка чакырдык.Чөнки башлангыч сыйныфта балалар әти-әниләреннән үрнәк ала , һәр яктан аларга охшарга тырыша. Сез дә балаларыгызга үрнәк әти булырсыз, кирәк вакытта, файдалы киңәшләрәгезне биреп, тормыш юлына аяк  басканчыга кадәр таяныч булып яшәгез. Бүгенге эшлекле уен ”Әтием  эзеннән” дип атала.

1 нче эз. Әдәпле бул!

Бу малайлар турында уйла әле. Син дә шулар кебекме? (карточкада биремнәр бирелә)

1 нче бирем. Бүген Салаватның әти - әниләре хезмәт хакы алды. Өйгә кибеттән тәмле әйберләр алып кайттылар. Тәмләп чәй эчтеләр. Ләкин күрше бүлмәдәге әби –бабайга гына дәшүче булмады. Сез нишләрсез ? Гаеп бармы?

2 нче бирем. Гаязның велосипеды – авылда иң матуры. Берәүдә дә андый велосипед юк. Гаязга шул гына кирәк иде: болай да мактанчык , инде хәзер әллә кем булыр. Урамга чыгуга , Гаяз йөреп караучыларга шундый әмер бирде: кем йөреп карый – шул өй эшен күчертә, я иң яраткан уенчыгын, я шоколад бирә . ( Гаяз нинди ?)

     Ә хәзер әтиләргә берничә педогогик ситуация  бирик әле .

1 нче бирем. Бер гаиләдә көн саен баладан: “ Ничәле алдың ?” –дип сорыйлар . Ул “4” ле һәм “5” ле алдым ди , гаилә тынычлана . Көндәлек мәшәкать китә. Ә икенче гаиләдә көн саен: “ Бүген нәрсәгә өйрәндең “?”- диләр. Кайсы гаиләдә баланың укуы белән күбрәк кызыксыналар?

2 нче бирем. 2 нче класста укучы Дамир, бирелеп телевизор карый. Шул вакыт әнисе тиз генә эш куша. Малайның телевизордан аерыласы килми, әнисе әйткәнне үтәми. Мондый хәлдә сез нишләр идегез?

2 нче эз. Хезмәтне ярат. Хезмәт нәрсә ул?

- Хезмәт ул – эш. Яшәү хезмәттән башка була алмый. Сезнең әтиләрегез дә төрле урыннарда эшлиләр. Ә сез алар белән нинди эшләр башкарасыз? ( Укучылар сөйли )

3 нче эз. Туган илеңне, туганнарыңны ярат. (Туган ил турында мәкальләр әйтү)

- Без туган илебезне яратабыз. Туган ил өчен безнең бабайларыбыз гомерләрен дә кызганмаганнар. Сез дә зур үскәч солдат булырсыз . Ә менә әтиләрегез кайларда хезмәт иткән соң 7 (Әтиләр чыгышы )

4 нче эз . Юмарт бул .

- Каюм Насыйри сүзләренә игътибар итегез әле . “ Улым, кемне теләсәң, аның белән сөйләш, йөреш, кунакка чакыр, әмма 5 төрле кеше белән аралашма:

1. Ялганчы .

2 . Ялкау .

3 . Комсыз.

4 . Надан .

5 . Саран .

Нәтиҗә ясала. Димәк, иптәшләрең белән үзара әйберләрне бүлешергә, сораганны биреп торырга кирәк.

“Мине  беләсеңме?” дигән анкета сорауларына җавап язу.

(Балалар -  әтиләре, ә әтиләре балалары турында язалар. Бер бала һәм бер ата чыга, җаваплары чагыштырыла.

 Укытучы .

-Безнең әтиләр һәм балалар бер-берсен бик яхшы белә икән .

Очрашу ахырында уеннар һәм концерт номерлары күрсәтелә.

Йомгаклау.

Укытучы. Ата – гаиләнең терәге. Бала әтисенең һәр адымын, һәр кылган эшен күзәтеп тора, аннан үрнәк ала. Балаларыбыз әтиләребездән үрнәк алып, сәламәт гаиләдә үссеннәр. Аларны әти-әнинең яратуы, хөрмәт итүе, татулык, аңлашу урап алсын!

  (Балалар әтиләренә әзерләгән бүләкләрен тапшыралар.)

Анкета сораулары.

1.Ничә яшь?

__________________________________________________________

2.Ничәнче елда туган?

__________________________________________________________

3.Күзе нинди төстә?

__________________________________________________________

4.Яраткан киеме нинди?

__________________________________________________________

5.Яраткан ризыгы.

__________________________________________________________

6.Яраткан исеме.

__________________________________________________________

7.Яраткан уенчыгы.

__________________________________________________________

8.Кайсы фәнне ярата?

__________________________________________________________

9.Балаң математикадан нинди теманы өйрәнә?

__________________________________________________________

10.Кичә аның көндәлегендә нинди билге куелган?

__________________________________________________________

11.Телевизордан кайсы тапшыруны карарга ярата?

__________________________________________________________

12.Нинди газете-журналлар укый?

__________________________________________________________

13.Китапханәдән нинди китап алып кайткан?

__________________________________________________________

14.Спортның кайсы төрен ярата?

__________________________________________________________

15.Сәгать ничәдә йокларга ята?

__________________________________________________________


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әтием-горурлыгым"

Әтиләр кичәсе...

Әтием - ышанычым

Әтиләр бәйрәме...