Әлифба бәйрәме.
методическая разработка (1 класс) на тему

Фаррахетдинова Лейсан Тагировна

1 класста үткәрелгән  класстан тыш чара .

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon lifba_byrme.doc70 КБ

Предварительный просмотр:

Әлифба бәйрәме

Максат: -укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү,

                -  үзләрен  мәктәп тормышының укучы үсеше өчен зур әһәмияткә ия

                   икәнен аңлату.

 Җиһаз:   компьютер,  видео

       1,2  слайд: Укытучы: Исәнмесез, хөрмәтле укучылар, әтиләр, кунаклар! Без сезнең белән бүген “Әлифба” бәйрәменә җыелдык. Безнең кечкенә укучыларыбызның зур бәйрәме бу. Чөнки алар гаилә тырышлыгы белән хәзер укый да, яза да беләләр. Әйдәгез, аларны алга чакырыйк, тик берәмләп кенә. Мин алар турында аз гына бәяләмә укыйм, сез кем икәнен әйтерсез,  аннан соң аларны бирегә чакыра торырбыз.

  • Ул тормышны яратучан, изге күңелле, тырыш, дусларны тиз табучан, өлкәннәрне хөрмәт итә, хисле, ярдәмчел, үзенчәлекле , сизгер, дөреслек өчен көрәшүче, үз сүзен әйтә белүче яхшы бала

3слайд

-Әйе, бу укучы  Камилә була. Рәхим ит, алга чык Камилә.

  • хәрәкәтчән, үзен бервакытта да кыерсыттырмаучы, чая, бөтерчек, кызу, өлкәннәрне хөрмәт итә, хисле, гаиләсе белән горурланучан йомшак күңелле бала

4 слайд

-Әйе, бу укучы   Роза була.

  • тыныч холыклы, салмак, төгәл, җаваплы, тыйнак, фикер сәләте     өстен,   белем алуга

омтылучан, гаиләсен яратучы булдыклы кызыбыз

5 слайд

-Әйе, бу укучы    Назгөл була.

  • шулай ук тыныч холыклы, салмак, тыйнак, ярдәмчел, үзенчәлекле кызларыбызны хөрмәт итүче,  бердән – бер малаебыз

6 слайд

-Әйе, бу укучы Рамиль була.

Җыр:  “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

- Хәзер рөхсәт итегез бәйрәмне башлап җибәрергә.

7 - 16   слайдлар  – төрле бәйрәмнәрдән фотолар.

Җыр: “Китап”

1 укучы.Әлифбабыз тәмам булды

               Без җыелдык бәйрәмгә.

               Шатлыгыбыз эчкә сыймый,

               Ничек Сезгә сөйләргә?

Укытучы : Әйдәгез, укучылыр , Әлифбаны чакырыйк.

Укучылар: Әлифба , әлифба, кил безнең бәйрәмгә!

2 укучы: Әлифба, син барлык фәннең

                 Тәүге баскычы

                 Син кадерле, туган илнең

                 Алтын ачкычы

Укучылар: Әлифба, Әлифба беренче битеңне

                     Ачкан көн хәтердә зур бәйрәм шикелле.

Җыр:  “Әлифба”

1 укучы :”А” тора Әлифбаның

                  Иң матур җирендә

                  Ансыз әйтеп булмый

                  “Ата-ана” сүзен дә.

2 укучы:”А”ны бик мактыйсыз,

                   Әллә “у” ямьсезме?

                  “Укы”ди ул безгә

                  “Уйла”ди һәр сүзне.

 

 3 укучы: Әлифба бетте,

                    ярты ел үтте

                    Бар хәрефләрне

                    Өйрәнеп беттек

                    Бу “ә”хәрефе,

                     Монсы”н

                     ә монысы”и

                     Барысы”әни

4 укучы: : Һәммәбезнең үз урыны-

                   Барыбыз да кирәкле.

                   Безне “Әлифба”китабы  

                   Дус булырга өйрәтте.      

     Әлифба : Инде Сез беләсез,

                        һәр хәреф кирәкле

 Укучылар” Әлифба”сүзен төзиләр.

-Ишек шакыйлар.

Укытучы:  Кем бар анда? Әйдәгез, рәхим итегез, Әлифба бәйрәменә. Ә әкиятләр дөньясыннан Кызыл Калфак килгән икән. Сүзне аңа бирик. Ә син, Әлифба, утырып тор.

Кызыл Калфак: Кадерле 1 нче класс укучылары!. Хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр, укытучылар! Менә бүген сез- 1 класс укучылары иң кадерле , иң беренче уку китабыгыз-“Әлифба”белән саубуллашасыз. Сезгә уңышлар телибез, “5”легә укыгыз. Кемдә иң күп “5”ле, шул ул иң көчле! Минем кәрзинемдә сезгә әкиятләр дөньясыннан  сынауларым бар. Тыңлагыз да, җавап бирегез.

  • Су анасының алтын тарагы кайда төшеп калган?
  • Төлке хәйләкәр. Ә бер әкияттә ул алданып авызын ачып калган. Бу әкиятнең исеме ничек?
  • Бабай нәрсә чәчкән?
  • Явыз бүре ничә кәҗә бәтиен ашамакчы булган?

   Кызыл Калфак: Сез бик зирәк тә икәнсез, әкият белән дә дус икәнсез.Хуш, сау булыгыз, яхшы укыгыз !

Укытучы: Китмә инде, Кызыл калфак, безнең бәйрәмдә кал.

- Ә хәзер минем сезгә берничә соравым бар. Игътибар белән тыңлагыз һәм җавап бирегез.

1. Ул укый да, яза да белми. Ул язарга, китап укырга, рәсем ясарга өйрәнә. Я кем ул? ( 1 нче сыйныф укучысы)

2. Аңа барысы да йөгерәләр. Ул барганда тыныч кына утыралар.(дәрес)

3. Анда ясарга мөмкин, тик ярамый, аның өстендә кайберәүләр йоклап та алалар(өстәл)

 4. Аны мәктәпкә көн дә алып барырга кирәк, аны әти-әниләр карый, укучы өчен ул паспорт кебек. Укытучылар да аны еш сорый, тик ул кайчакта”югала” (көндәлек)

5. Анда тәрәзәләр, буяулар, пумалалар бик күп. Анда малайларга, кызларга”5”леләр,”2”леләр куялар. Анда балалар акыллы, игътибарлы, йомшак күңеллегә әвереләләр. Бу кайда була?(мәктәп)

6. Ул җәй дә, кыш та, яз да, көз дә була. Укучылар аны көтеп ала, бик ярата(каникул).

Укытучы: Рәхмәт, укучылар! Сез бик зирәк икәнсез. Ә хәзер “Әдәплелек” иленә тукталабыз.

Әлифба: Укучылар, минем битләремне укыганчы сез үзегезне ничек тоттыгыз икән, карап үтик әле.

Ә хәзер без Сезгә җыр җырлап күрсәтәбез. Тыңлагыз, нәтиҗә ясагыз.    

       Такмаклар җырлыйбыз бүген,

 Утырыгыз тәртипләп.

 Сез тыңлагыз, без җырлыйбыз.

 Мәнсезләрне тәнкыйтьләп.

1нче укучы:  Кибеттән кайта әнисе,

                        Сумка күтәреп көчкә,

                        яныннан атлый улы,

                         Көнбагыш чиртә-чиртә

2нче укучы: Табаны бер көн чистарттым,

                         Әллә ни ис китмәде.

                         Аннан өч көн битне юдым,

                         Карасы һич бетмәде.

3 нче укучы:  Чокырларны юып куйдым,

                          Ә идәнгә су тулды,

                          Әни аннан соң су җыйды,

                          Бары бер чиләк булды.

4 нче укучы: Без юри генә җырладык

                        Андый балалар сирәк,

                        Ләкин бит сирәк булса да

                        Тәнкыйтьләп үтү кирәк.

Әлифба: Кешеләрне ярат, әйбәт гадәтле бул,

                 Сабыйларны кыерсытма, әдәпле бул.

                 Ихтирам ит олыларны, кечеләрне

                 яшьтән өйрән яратырга кешеләрне.      

         

Кадерле укучылар!

 Мин китәм, хушыгыз,

 Акыллы булыгыз

  Гел”5”кә укыгыз!

Хор: Рәхмәт сиңа, Әлифба!

1 укучы :Әлифба-иң якын дус!

2 укучы:Әлифба-иң яхшы китап!

3 укучы: Әлифба-иң матур шигырь !

4 укучы: Әлифба-иң әйбәт юлдаш!

Укытучы: Әлифбага алмашка Уку килә.

17,18 слайд

Уку: Көттем мин бергәләп

         Укыр көн җиткәнне

         Мин әле өр-яңа

         Бер тапсыз битләрем .

         Килдем мин никадәр

         Җыр, шигырь, хикәя

         Мәкальләр күтәреп

         Май ае җиткәнче укырга җитәрлек.

 

      - Ә сез нинди һөнәрләр  беләсез, сөйләп күрсәтегез әле!

   (Концерт номерлары)

  1. Рамиль шигырь сөйли. “Әлифба”.
  2. Камилә бию бии. “Барбарики”.
  3. Роза җыр җырлый. “Мин үсәм”.
  4. Назгөл бию бии. “Мишка гумми бер”.
  5. Миләүшә, Назгөл җыр. “Апа – сеңел”.

 

      - Рәхмәт, укучылар!

Укытучы: Укучылар, сезнең бүген иң кадерле кешеләрегез әтиләрегезгә - әниләрегезгә дә әйтер сүзегез бардыр. Рәхим итегез!

         

1 укучы: Мин аларны бик яратам. Алар миңа дәрес хәзерләргә дә булыша, кирәк вакытта тиз генә кирәкле  әйберләрне дә ясап бирәләр. Үсәм мин алар куенында. Алар кул куйса иңбашка, яктырак яна кояш та.

2 укучы: Мин дә әнине бик яратам. Ул безнең өчен тырыша, йорттагы бар эшне дә тырышып башкара. Безне акыллы, тәртипле булырга өйрәтә. Авырлыклар булса, мин анан киңәш сорыйм.

3 укучы: Һәркемнең дә яраткан кешесе бар. Ә минем өчен, әниемнән кала, яраткан кешем-әбием бар.  Минем әбием бик акыллы. Ул миңа һәрчак ярдәм итә.  Күкрәгенә кысып юата. Кечкенә вакытта иркәләп, тезләренә куеп уйнатты. Мин әбиемне бик тә яратам.

4 укучы: Ә мин әтине яратам. Әти  үзе дә мине бик ярата.  Ул минем өчен үлеп тора. Нәрсә теләсәм шуны табып бирә. Мин дә әтигә киләчәктә булышырмын.

Укытучы:

Дөрес, балалар. Сезнең гаиләгез, иң кадерле кешеләрегез бар. Әтиләр,әниләр, әбиләр. Сезне мәктәпкә дә озата бит алар. Әйдәгез, алга, рәхим итегез. Бераз гына ярышып алыйк әле. Кем тизрәк баласын укырга әзерләп өлгерә икән. (әтиләр балаларын күз йомып киендерәләр)

 

Укытучы: Әйдәгез бераз әниләрнең зирәк, тапкырлыкларын да сынап карыйк.

1 сорау. Балаңның туган көнен әйтергә.

2 сорау. Быелгы уку елында балалар ничә төрле фән укый

3 сорау. Мәктәпнең президенты дип кемне саныйсыз?(мәктәп директоры)

4 сорау. Баланың суыра торган таягы?(ручка)

5 сорау. “Шүрәле”әкиятен кем язган?(Г.Тукай)

Укытучы: Кадерле, укучылар, хәзер сүзне котлау өчен мәктәпнең укыту эшләре буенча урын басары Зарипова Зөлфия Флер кызына бирәбез.

( котлау)

Укытучы: Укучылар, безне шулай ук әти – әниләр дә котлый.

( котлау)

Укытучы:  Хөрмәтле кунаклар, укучылар, шушының белән безнең төп бәйрәм кичәбез тәмам. Уку сезнең төп эшегез, авыр хезмәтегез. Шул хезмәтне җиңеләйтүдә сезгә гаиләдәге өлкән кешеләр барысы да зур ярдәм күрсәтте. Сезнең өчен янып-көеп йөрүче шушы кешеләргә рәхмәт әйтәбез  Ә хәзер үзебезнең матур җыр  белән кичәбезне тәмамлыйбыз.

Җыр “Дуслык турында җыр”

  • Бәйрәмдә катнашканыгыз өчен зур рәхмәт!Ә хәзер барыгызны да чәй өстәле янына.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....