Cценарий "Әниләр көне"
материал на тему

Сагдеева Зульфия Рустамовна

Cценарий "Әниләр көне"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ctsenariy_nilr_kone.doc64.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТР Биектау бюджет муниципаль мәгариф учреждениесы Ямаширмә гомуми урта белем бирү мәктәбе филиалы “Коркачык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе”

Сценарий:

“Әниләр көне”

                   Сыйныф җитәкчесе:

I квалификацион категорияле укытучы

          Сәгъдеева З.Р.

2014нче ел

Бәйрәм үткәреләсе зал « Иң кадерле кеше жирдә - әни!» дигән плакат, чәчэкләр, шарлар белән бизәлгән. Балалар әниләренә кулдан бүләк ясыйлар.

Кичә  барышы.

Алып баручы.

Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз- әниләребез, дәү әниләребез! Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә илебездә Әниләр көне билгеләп үтелә. Хөрмәтле әниләр, сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм белән тәбрик итәбез.

Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял бирә. Шушы бәйрәм көне күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сәламәтлек алып килсен!

1 укучы.

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә.

Нигә кояш көлеп карый-

Беләбез hәммәбез дә.

2 укучы.

Бүген- Әниләр бәйрәме,

Бүген- җирдә тантана.

Кояш шуаңа көлэә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

3 укучы.

Әниләр бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Балалар үз куллары белән ясаган  бәләкләрен тапшыралар.

Җыр.(“Рәхмәт әнием”)

4 укучы.

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

5 укучы.

Иң кадерле кешебез син,

Сөекле әниебез.

Син булганга, без бәхетле,

Тыныч, рәхәт яшибез.

6 укучы.

Әниләрне, әбиләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән hәммәгезне

Барысы бергә

Бәйрәм белән  котлыйбыз!

7 укучы.

Күмәкләшеп барыбыз бергә

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын! Гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.

Җыр. «Иң матур җыр» (Җ. Тәрҗеманов сүз., Г. Гәрәева көе)

8 укучы.

Ана- бөек исем!

Нәрсә җитә ана булуга!

Шуңа күрә зур горурлык белән

Без сөйлибез ана турында.  

9 укучы.

Ана!

Йөрәкнең ул иң мөкатдәс  хисе,

Күңелнең ул иң- иң түрендә!

Ул – салкында синеә җылытучың,

Юанычың авыр көнеңдә.

10 укучы.

Әни!  Дөньяда иң кадерле, иң якын кеше ул! Кечкенә чагында татлы йокыларын калдырып сине кем карган?

Барысы бергэ. Әнием!

11 укучы.

Елаганда сине кочагына алып кем юаткан?

Барысы бергэ: Әнием!

12 укучы.

Тәүге тапкыр тәпи атлап киткәндэ сине кем җитәкләгән?

Барысы бергэ: Әнием!

13 укучы.

Беренче тапкыр мәктәпкә сине кем алып барган?

Барысы бергэ: Әнием!

14 укучы.

Тик син генә, әнкәй, тик син генә,

Сабый чакта мине баккансың.

Төн йокыңны бүлеп уянгансың,

Юрганымны килеп япкансың.

15 укучы.

Син әйтәсең, әни, күз нурым дип,

Хәтеремдә калыр бу сүзең.

Гомер буе якты маяк булып,

Нур сибәрмен сиңа мин үзем.

16 укучы.

Әниләр бәйрәме көнендә,

Җырламый калырга буламы?

Әниләр булмаса, әниләр булмаса

Җылытыр иде кем дөньяны?

Жыр.(“Җырлыйм әнием турында”)

Алып баручы.

Әнкәй, диләр, әнкәй генәм, диләр…

Йомшак искән җылы җилләрне,

Ана сулышыдай иркә диләр,

Хәтта туып үскән җирләрне.

 Туган илне Ватан-ана, диләр,

Ул анадан кыйммәт  булганга.

«Ана»дан да гүзәл бармы бер сүз?

Әйтегезче, дулар, туганнар?

Ана hәм бала! Алар бер бөтен, аерылгысыз. Кадерле әниләр! Бу бөтенлек, бергәлек, балагыз үскән саен тагы да ныгысын, бер берегезне бер сүздән, бер караштан аңлап, бәхет сәгадәттә яшәргә язсын сезгә. Бәйрәмебезгә килүегез  өчен барыгызга да рәхмәт. Сезне тагы бер кат бәйрәм белән  котлыйбыз!

Балалар: Котлыйбыз!!!

Җыр. «Кояш гомере» ( Г. Зәйнәшева сүз., Ф. Әхмәдиев көе.)



(Энилэр коненэ багышланган бэйге)

Укытучы: Сагдеева З.Р.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Cценарий внеклассного занятия по развитию речи и риторике "Форд-боярд"

Предлагаю сценарий внеклассного занятия по развитию речи и риторике, который я провела с учащимися второго класса. В основу внеклассного занятия «Школьники в Форде Боярд» легло содержание учебно...

Cценарий праздника"Моя мама лучше всех"

Сценарий может быть использована при проведении классного часа, внеклассного мероприятия к Дню Матери или 8 Марта в начальной школе.Способствует воспитанию уважительного отношения к матери, к женщине,...

Cценарий выпускного вечера в 4 классе

В сценарии найдёте конкурсы которые можно использовать в любом празднике....

Cценарий праздничного концерта к 8 марта

Сценарий праздника, посвященного Международному женскому дню, для учащихся начальных классов....

Cценарий праздника "Посвящение в пешеходы"

Праздник можно провести как внеклассное мероприятие, и как   занятие кружковой работы "ЮИД".  Мероприятие воспитывает чувство ответственности за свою безопасность, а также развивает творческ...

Cценарий праздника прощания с начальной школой.

Праздник прощания с начальной школой. Проводился в 2010 - 2011 учебном году....

Cценарий "День учителя".

Сценарий мероприятия ко Дню учителя, которое проводится как церемония вручения премии "Доброе сердце". Каждому учителю вручалось свидетельство о присвоении премии и шар в форме сердца....