Сау бул, башлангыч!
план-конспект занятия (4 класс) на тему

Шарафеева Гулиня Рифатовна

4 сыйныф ахырында башлангыч сыйныф белән саубуллашу кичәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sau_bul_bashlangych.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

                             Сау бул , Башлангыч!

  Бәйрәм үткәреләчәк зал плакатлар , шарлар ,  чәчәкләр белән бизәлә.  Укучыларның  кул эшләреннән , үрнәк дәфтәрләрдән күргәзмә оештырыла.

    Талгын музыка уйный .

    Укытучы: Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар! Бүген без сезнең белән балаларның күңелләрендә иң якты хатирә булып сакланып калачак башлангыч сыйныф белән саубуллашу кичәсенә җыелдык. Безнең балаларыбыз мәктәп тормышының беренче баскычын уңышлы гына уздылар.  Алар бүген сабый чаклары белән саубуллашалар. Әйдәгез, сүзне үзләренә бирик.

     1 укучы :  Әле кайчан гына без мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идек .  Күлмәк һәм алъяпкычларыбызны , костюмнарыбызны әллә ничә тапкыр киеп карадык.

 “ 1нче сентябрь кайчан җитә дип ? “- дип әти - әниләребезне аптыратып бетердек

    2 укучы:  Әйе,  хәтердә ул көн . 2011 нче елның 1 нче сентябре. Әти - әниләребезнең  , якыннарыбызның күңелендә мәңге онытылмаслык көн булып кереп калды .

     1 укучы: Мәктәптә безне Гөлинә апабыз каршы алды , җитәкләп “Белем иле”нә алып керде.

     2 укучы: Шул көннән башлап бу  таш бина безнең икенче туган йортыбызга әйләнде, менә 4 ел инде без анда теләп , яратып белем серләренә төшенәбез .

     1 укучы: Әйдәгез, дусларым, шул көннәрне бергәләп искә алыйк.

(калган укучылар чыга)

      1 кучы:  Бүгенгедәй күз алдымда тора

                    Очар коштай йөргән чакларым ,

                    Сумка тотып белем алырга дип ,

                    Борма сукмак буйлап атлавым .

    2 укучы:  Дәфтәрләр, китаплар барлыйсың ,

                    Яңа көч , яңа дәрт йөрәктә

                    Син инде  уйнарга бармыйсың ,

                    Кыңгырау чакыра мәктәпкә....

  (Бер укучы кыңгырау чылтыратып әйләнеп чыга )

3укучы : Беренчегә килгән чагым истә

                Бөтерчектәй нәни бер кызны

                Каршы алды серле белем йорты ,

                Дулкынланып түргә уздырды....

  4 укучы: Кулларыма чәчәк җыйдым                      

                  Өскә матур күлмәк кидем.

                  Тәүге тапкыр укырга дип                      

                  Әй,мәктәбем сиңа килдем.       

 5 укучы: Әле кичә генә иде кебек               

                Тар сукмактан сиңа ашыктым.                 

                Әй, мәктәбем, син бит безгә маяк                 

                Ничек итеп сине онытасың.      

6 укучы: Укытучым, назлап кына

                Карадың күзләремә    

                Сүнмәслек  зур дәртләр салдың

                Бәләкәй йөрәгемә.

 7 укучы: Истә әле, каләм тоткан кулым

                 Бармый иде дәфтәр юлыннан.

                 Өйрәттегез безне язарга сез

                 Тотып башта нәни куллардан.

  1.       Бу йортта никадәр                         

                Яктылык,матурлык.                       

                 Күңелләр гел аңа                       

                Торадыр тартылып.     

  Бергә:  Рәхмәт сиңа , яраткан мәктәбебез , зур рәхмәт !   

  1. Дуслар,бүген нинди көн?           

            Сез беләсездер бәлкем?             

            Белмәсәгез,үзем әйтәм,             

            Бүген безнең бәйрәм көн!   (  Җыр “Әйлән-әйлән” )                    

  1. Ямьле май иртәсен күреп                           

             Күңелләр канатланды.                           

             Бүген бездә бәйрәм дуслар                           

             Укулар тәмамланды.           

  1. Уку елы тәмам булды,               

           Без җыелдык бәйрәмгә.               

           Шатлыгыбыз эчкә сыймый,               

           Ничек сезгә сөйләргә?                           

  1. Бәйрәм белән барыгызны                             

          Котлыйбыз дуслар!                             

         Безне дә бит котлар өчен                             

          Кайтканнар кошлар.               

  1. Нигә бүген куанмаска,               

           Без бит инде зур үстек.                 

          Дүртенчене тәтамлап,               

         5нче сыйныфка күчтек.   

  1. Бәйрәм бүген безнең мәктәптә

Хис ташкыны дулый күкрәктә.

Укытучының моңсу карашы

Озату сүзен яза йөрәккә.

Уй-хыялларыбыз канатлы,

Кулыбызда чәчәк бәйләме.

Еларгамы? Көләргәме бүген?

Күңелләрнең иләс бер мәле.                    

     Укытучы  : Чыннан да шатлыклы да, бераз моңсу да бу көн. Үзенең мәшәкатьләре , шатлык куанычлары белән 4 ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Шушы еллар эчендә бу укучылар минем өчен иң матурлары , иң уңганнары , иң кадерлеләре булды . Алар белән мин  үземне бик бәхетле итеп тойдым. Чөнки минем Ралинә кебек, тапкыр , игътибарлы укучы тагын бар микән ?! Г. Азалия кебек сөйкемле , тырыш укучы да башка юк кебек . Ә Рәзил  кебек  спортка гашыйк , җитез укучы турында да ишеткәнем юк . С. Азалия  кебек бар яктан да килгән үзе тырыш , үзе чибәр , укуда да алдынгы, Гөлия кебек җитез, тиктормас, чая,  Илмаз кебек эшчән, класстан тыш эшләрдә дә  үрнәк булган , Илгизәр кебек сабыр, тыйнак укучылар да юк бүтән юк кебек . Без бергәләп белем серләренә төшендек. Дәресләр белән беррәттән тәрбия сәгатьләре , очрашулар , бәйрәм кичәләргә әзерләнү мәшәкатьләре дисеңме , төрле бәйгеләр , атналыклар , һич кенә санап бетерерлек түгел . Кыскасы , 4 ел гомеребез  заяга узмаган . Кадерле укучыларым !  Башлангыч классларда алган белемнәрегез,без башкарган эшләр алдагы елларда сезгә  ныклы нигез ,  гүзәл башлангычлар   булса иде дигән теләктә калам .

       Миңа сорау бирсәләр:

- Сөенечең ни ? – дисәләр ,

Сөенечем – таңнан торып ,

 Эшкә килгән иртәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

Шатлыгың ни ? – дисәләр ,

      Шушы мәктәп сукмаклары

       Шатлыгыма илтәләр .

       Миңа сорау бирсәләр :

-Бәхет ни ул ?-дисәләр ,

Бәхет – шушы укучылар

Кеше булып үссәләр.

  • Ә хәзер әйтегез әле укучылар , 4 ел буе сез аеруча кайсы фәннәрне үз иттегез?

1) Мәктәп. Укытучы.  Бу ике сүз hәркемнең  күңелендә.

      Укытучы! Бу сүздә күпме мәгънә.  

      Бүгенге бәйрәм көнебездә

      беренче укытучыбызга да җылы сүзләр табыйк.             

 2)  Беренче укытучы! Бу сүзләр                 

       Мәңгегә калырлар йөрәктә.                 

        Сагынып гел искә алырбыз               

         Булсак та без сездән  еракта. 

  13) Өйрәттегез башлангычта                 

          Хәреф танып, саннар язарга.               

         Кешеләрне hәрчак яратырга,               

        Ә зурларны хөрмәт итәргә.

4)  Күпме сабырлык сыйгандыр 

      Сезнең күркәм йөрәккә.

       Барлык эшләрегез өчен  

       Сез бик лаек хөрмәткә.

      5) Онытмабыз апа,сез бит безнең       

        Әниебез кебек булдыгыз. 

        Кирәк чакта безгә иң беренче       

        Ярдәм кулын сез бит суздыгыз.

        Бергә:  Рәхмәт сезгә, укытучым!

 “ Сез иң гүзәл кеше икәнсез” җыры

 6)  Укытучы. Әни. Бу ике сүз

        Күңелемдә булыр янәшә

       Йөрәгемнән чыккан изге хисләр

      Әни сиңа бүген эндәшә.

7) Кадерле әти-әниләребез, әбиләребез. Менә без дә үсеп җиттек. Сез бөтен көчегезне безне тәрбияләүгә бирәсез. Безнең белән куанасыз, безнең белән кайгырасыз. Рәхмәт Сезгә барысы өчен дә. Сезгә сәламәтлек, бәхетле озын гомер, иминлек телибез.

«Әниемә  бүләгем» җыры  башкарыла.  (М.Минһаҗев  көе, Р.Вәлиева сүзләре).

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныфта проект методы.

Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән  укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.   Проект эшчәнле...

Сау бул,башлангыч!

Внеклассное мероприятие для 4 класса....

Башлангыч сыйныфта экологик тәрбия.

Экологик проблема иң зур проблемаларның берсе. Башлангычта  бу проблеманы читшү өчен ниләр эшләгәнебезне яздым....

Сау бул, башлангыч - сыйныфтан тыш чара.

Зал бәйрәмчә бизәлә, стенага “Сау бул башлангыч!” дигән язма эленә, балаларның матур язу, математика, рус теле дәфтәрләреннән, технология дәресендә укучылар иҗат иткән эшләрдән күргәзмә о...

Выпускной вечер в начальной школе "Сау бул, башлангыч!"

Сценарий выпускного вечера на татарском языке "Сау бул, башлангыч"...

Выпускной вечер в начальной школе "Сау бул, башлангыч!"

Сценарий выпускного вечера на татарском языке "Сау бул, башлангыч"...