Әтиләр, йөрәк сүзләребез сезгә! - 23 февраль бәйрәме
учебно-методический материал на тему

Гарипова Минниса Миннегалиевна

Максат. Укучыларга  хәрби-патриотик  тәрбия  бирү,әти-әниләрнең  кадерле  кеше  булуларын  аңлату , аларга  ихтирам , хөрмәт , ярату  хисләре  тәрбияләү,зирәклекне  сынау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon eti_-_23_fevral.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы

 муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

 “Түбән Яке урта гомуми белем мәктәбе”

Әтиләр, йөрәк  сүзләребез  сезгә!

                                                     Гарипова Минниса Миннегали кызы,

                                                 башлангыч класслар укытучысы

Тема. Әтиләр, йөрәк  сүзләребез  сезгә!

Максат. Укучыларга  хәрби-патриотик  тәрбия  бирү,әти-әниләрнең  кадерле  кеше  булуларын  аңлату , аларга  ихтирам , хөрмәт , ярату  хисләре  тәрбияләү,зирәклекне  сынау.

Җиһазлау. Әтиләргә, туган  илгә  багышланган  рәсемнәр, плакатлар; ике  тартма  һәм  карточкалар, мәкальләр, табышмаклар,  йомгаклар, жетоннар, стена  газеталары.

Оештыру  эшләре.

1. Газета  чыгару.

2. Бүлмәне  бизәү  өчен  плакатлар  ясау, рәсем  конкурсы   оештыру.

3. Чакыру  билетлары  ясау.

4. Әтиләргә  бүләк  әзерләү.

5.Концерт  номерлары  әзерләү.

6. Бәйрәм  программасын  төзү.

Укытучы:

-Исәнмесез, кадерле  кунакларыбыз ! Хәерле  кич!

 Бүгенге  кичәбез , әтиләр ,сезгә  багышлана.

            Әти!

Нинди  матур  яңгырашлы , йөрәккә  ятышлы  җылы  исем. Ә  аның  янәшәсендә “әни”  сүзе  дә  торса, ул  тагын  да  матуррак  ишетелә.Әти  белән  әни  булганда  гына  хөр  күңел  белән  кайгы-хәсрәтсез  яшисең. Безнең  әтиләр  гаиләнең  тоткасы  булса  да, һаман , никтер  әниләр  күләгәсе  астында  кала  килделәр.Әйдәгез , бүгенге кичәбездә  әтиләрне  дә  яктылыкка  чыгарыйк  әле, безнең  әтиләребез  дә  бик  яхшы  күңелле, ягымлы  тырыш  кешеләр  бит.

 Алып  баручы:

       Әти! Бу  сүздә  бик  тирән  мәгънә  ята. Гаилә  тоткасы. Туган  җирен  саклаучы  ир – егет. Ниһаять- ил  агасы.

Үз  көчендә  калсын , үзгәрмәсен

Борынгыдан  калган  бер  өмет.

Ил  агасы  булып , әти  булып,

Горур  булып  калсын  ир-егет.

      Хөрмәтле  әтиләр! Сезнең  барыгызны  да  Ватанны  саклаучылар  көне  белән  котлыйбыз.  Эшегездә, тормышыгызда     зур    уңышлар , гаилә  иминлеге  һәм    сәламәтлек  телибез. “Йөрәктән  чыккан  сүз  йөрәккә  җитә”диләр. Әтиләр, шушындый  шатлыклы  көндә  безнең  сезгә  әйтер  сүзләребез  бар. Рәхим  итеп  тыңлагыз.

1укучы:

Бер  бәйрәм  бар  февральдә

Кадерле  ул  һәркемгә.

Аны  иң  зур  бәйрәм  дип,

Мөмкин  хәтта  әйтергә.

Ул  тынычлык  бәйрәме.

Аны  һәр  кеше  белә-

Ватанны  саклаучылар

Бәйрәме  дип  йөртелә.

Әтиләрне,абыйларны

Ул - солдатлар  бәйрәме.

Без  котлыйбыз  аларны-

Һәм  бөтен  солдатларны.

  1. укучы:

Минем  әти  дә  күптән  

Солдатта  хезмәт  иткән.

Әле  егет  чагында

Торган  Ватан  сагында.

   3 укучы:

Үскәч,  солдат  булырмын

Әтием  кебек  мин  дә.

Аның  кебек  тырышып

Зарядка  ясыйм  көн  дә.

  1. укучы:

Минем  абый  солдатта-

Ул  анда  тора  сакта.

Ул  ант  биргән  Ватанга,

Аны  уяу  сакларга.

  1. укучы:

Бабай  да  солдат  булган,

Әти  дә  солдат  булган.

Зур  абый  да  солдат  булып,

Ил  чикләрендә  тора.

  1. укучы:

Кече  абый  солдат  булып

Китте  быел  яз  гына.

Мин  үзем  дә  солдат  булам,

Үсим  әле  аз  гына.

  1. укучы:

Кадерле  әтиләр! Сез  безнең  таяныч  та, ышаныч  та, яклаучыбыз  да, саклаучыбыз  да. Киләчәктә  әниләр  белән  бер-берегезнең  күңел  яктылыгын, җан  җылысын  тоеп, тынычлыкта, муллыкта ,саулыкта  картаерга  насыйп  булсын  сезгә!

    1 укучы:        

Әтиләрне  зурламыйча,                                                   Бәйрәм  бәйрәм  булырмы?!

Әти  юкта  дөнья  сансыз,

Мәңге  яшә,әтием,

Мин  терәгең  булырмын!

  1. укучы:  

Котлы  булсын , әти ,  бәйрәм  көнең,

Без  барыбыз  шушы  теләктә,

Бүгенгедәй  шат  елмайган  йөзең

Шатлык  өсти  безнең  йөрәккә.

Тормышта  син  ныклы  терәксең,

Безнең  өчен  һәр  чак  кирәксең.

  1. укучы:

Җир  йөзенең  бөтен  матурлыгын

Килә  сиңа  бүләк  итәсе.                                             Дөньядагы  матур  сүзләрнең  дә

Иң  җылысын  килә  әйтәсе.

  1. укучы:  

Кешелекле  бит  син , изге  җанлы,

Ярдәмчел  син  дуска, туганга.

Синнән  газиз  кеше  бармы  икән,

Без  бәхетле , тик  син  булганга.

  1. укучы:      

Безнең  өчен  күпме  тырыштың  син,

Уйландың  син  гомер  эчендә.

Онытмабыз, әти , һичбер  вакыт,

Рәхмәт  сиңа  барсы  өчен  дә.

  1. укучы :

Аяз  булсын  туар  таңнарың,

Шатлык  нуры  чәчсен  күзләрең.

Күкрәмәсен  аяз  күңелең,

Боекмасын  һич  тә  йөзләрең.

  1. укучы:        

Сезгә  һич  тә  җиңел  булмагандыр

Үтүләре  тормыш  юлларын.

Озын  гомер, саулык, тыныч  картлык

Тели  сезгә  кыз  һәм  улларың.

(“Минем  кадерлеләрем” җыры)

Алып  баручы:

Бала  күңеле-язылмаган  кәгазь,

Бәйрәмнәрдән  җыйсын  изгелек,

Якты  уйлар  белән  үсеп  җитсә,                                  Күрсәтер  ул  сезгә  игелек.

(Әтиләргә  балалар  әзерләгән  бүләкләр  тапшырыла)

        Кичәнең  икенче  өлешендә  әтиләр  белән  уеннар  үткәрелә.Актив  катнашканнарга  жетоннар  бирелә.

1.Тиз  сорауга-  тиз  җавап.

1.Диңгез  флотындагы  иң  югары  дәрәҗә.(Адмирал).

2.Зур  булмаган  хәрби  хастаханә.(Лазарет).

3.Хәрби  корылма, яшеренү  урыны.(Блиндаж).

4.Пулемёт  ничек  барлыкка  килгән?(Пуля+метать).

5.Җиде  көн, җиде  төн  ничек  атала?(Атна).

2.Уйла  һәм  дәвам  ит!

Халыкның  зирәклеген , хаклыгын , тапкырлыгын  халык  әйтемнәре, мәкальләре  аша  беләбез.Әтиләрнең  гаиләдәге  роле  турында  да  күп  алар.Бу  мәкальләрнеңбашы  минем  телемдә,ахыры  сезнең  уегызда.

1.Атадан  күреп-(ул  үсәр)

2.Ата  гайрәтле-(бала  гыйбрәтле)

3.Ата-ана  теләге  утка-(суга  батырмас)

4.Әти-әни  бердәм  булса,балалары(күндәм  була)

5.Татулыкта (матурлык).

3.Серле  йомгак.

Сезнең  алда  йомгаклар.Кем  тизрәк  бу  йомгакларны  сүтә  эчендәге  алтындай  халык  сүзләрен  табып  укый.(Балаңның  буен  гына  үстермә,акылын  да  үстер;

олыга  әйткән  бозга  язылган, балага  әйткән  ташка  язылган; балаңны  беләсең  килсә,уенын  кара  һ.б.)

4.Көлкеле  бүләкләр.

Бүләкләр                                  Алар  белән  нәрсә  эшлим?

Чикләвек                                    Ярам  һәм  ашыйм.

Песи  баласы                              Кулыма  алам , иркәлим.

Статуэтка                                   Өстәлгә  куям,сокланам.

Ат                                                Атланам  һәм  китәм.

Кәҗә                                             Качмасын  өчен  бәйлим.

Күлмәк                                          Үтүклим  һәм  киям.

Алтын  балык                             Аквариумга  җибәрәм

Чәчәкләр                                     Су  сибәм  һәм  үстерәм.

(Беренче  тартмадан  бала, икенче  тартмадан  әти  берәр  карточка  ала, укый. Карточкаларның  “бүләккә”  туры  килмәве  күңелле  һәм  көлкеле  күренеш  тудыра)

   Иң  күп  жетон  җыючы  әти  билгеләнә.  Котлап  концерт  номеры  башкарыла.

Бәйрәм  чәй  табыны  белән  тәмамлана.  

                                                         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Спортивный праздник посвященный 23 февраля

Веселый праздник-состязание для дружного классного коллектива, пап, мам, бабушек и дедушек....

Сценарий к 23 февраля

Сценарий праздника 23 февраля для 1-2 классов...

Конкурсы для мальчиков "23 февраля" (20 февраля 2014г.)

Конкурсы для мальчиков на классном мероприятии, посвященном празднованию Дню защитника Отечества (20 февраля 2014г.)...

Аннотация к классному часу в 1-4 классах, проведённому 8 февраля на тему: «8 февраля –день юного героя – антифашиста».

Целью проведённого классного часа являлось доведение до сознания детей смысла понятий «фашизм», «фашисты», «антифашисты»....

24 февраля 2016 г.Литературный досуг"23 февраля-День защитника Отечества"

Литературный досуг в подготовительной логогруппе № 3...

Технологическая карта открытого внеклассного мероприятия к 23 февраля для 2-4 классов «Вперед, мальчишки!» Сценарий внеклассного турнира - викторины к 23 февраля .

Данное мероприятие способствует воспитанию у учащихся любви к Родине, уважения к ее защитникам, стремления служить Отечеству; формирование позитивного нравственного климата в коллективе....