Хуш киләсең,Яңа ел.
материал (1, 2, 3, 4 класс) на тему

Башлангыч сыйныфлар өчен Яңа елга  сценарий.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hush_kilsen.docx44.81 КБ

Предварительный просмотр:

Хуш киләсең, Яңа ел!

1 нче алып баручы. Исәнмесез, дуслар, укытучылар һәм укучылар, әбиләр-бабайлар, әтиләр-әниләр, килгән кунаклар!

Шатлык белән яңа көн туганда,

Яңа елга аяк басабыз.

Сагындырган олы кунак булып,

Каршылыйбыз аны барчабыз.

2 нче алып баручы.

Яңа еллар, яңа еллар килә,

Ачылсыннар яңа капкалар.

Бар кешелек өчен теләк телим.

Кушылсыннар миңа башкалар.

1 нче алып баручы.

Өметләрдән безне аерма син

Акыллардан  безне аерма.

Язмыш сынавына юлыксак та,

Канатларны безнең  каерма.

2 нче алып баручы.

Күңелләргә шатлык хисе тулсын,

Кайгыларга урын калмасын.

Ямьсез гадәт, яшел елан булып,

Табыннарда урын алмасын.

1 нче алып баручы.

Ходай безгә бәхет бүләк итсен,

Күркәм холык бирсен, сабырлык.

Тулы акыл бирсен, бу дөньяда

Күргәннәрдән сабак алырлык.

2 нче алып баручы.

Дөнья матур, илләр имин булсын,

Тыныч булсын туган җиребез.

Сәламәтлек, шатлык, бәхет белән

Узсын иде һәрбер көнегез.

1 нче алып баручы.

Декабрь бураннары алып килгән

Яңа ел белән кайнар котлыйбыз.

Бәйрәмегез мөбарәк,

Ризык тулы өстәлләрегез түгәрәк,

Күңелле, куанычлы ел булсын.

2 нче алып баручы.

Эшләрегез уң булсын,

Күңелегездәге мәрхәмәтлек

Нурлы йөзегезне тагын да бизәсен.

Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык,

Хәвеф-хәтәр атлап кермәсен.

Бәла-каза йөрмәсен.

Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын.

Икесе бергә. Яңа ел котлы булсын!

1 нче алып баручы. Хәтерлисездер, әле кайчан гына шушы залда сезнең белән 2016 елны каршылаган идек. Үзенең мәшәкатьләре, кайгы–шатлыкары белән ул инде үтеп тә китте. Үткәннәргә үкенеп яшәүнең мәгънәсе юк, диләр өлкәннәр. Шулай булгач, борчу-мәшәкатьләребезне читкә куеп, күңелле ял итик.

(Күмәк җыр ‒ «Яшел чыршы»)

2 нче алып баручы. Менә шулай җыр белән кичәбезне башлап җибәрдек. Бүгенге кичәдә җырларга да, биергә дә, төрле кызыклы хәлләр сөйләргә дә мөмкин булачак

1 нче алып баручы.

Ә хәзер сүзне бирәбез

Авыл җитәкчесенә

Ул әйтәсе теләкләрен

Җиткерер һәммәгезгә.

(Сүз Иске-Казан җирлеге үзидарә җитәкчесе Закирова Гөлнара Равил кызына бирелә бирелә. Рәхим итегез.)

2 нче алып баручы.

Һәр ел саен бергәләшеп монда

Җыелабыз күңел ачарга.

Һәммәбез дә әзер булыйк

Яңа елны  каршы алырга.

1 нче алып баручы.

Котлыйбыз барчагызны да

Яңа ел бәйрәме белән.

Каршы алыйк Яңа елны

Бәхет-шатлыклар белән.

2 нче алып баручы.

Ап-ак мамык карлар ява,

Акка төреп дөньяны.

Бүген безне үз янына

Яшел чыршы җыйнады.

1 нче алып баручы. Карагыз әле, безнең чыршыга да нәрсәдер җитми? Нәрсә җитми икән аңа, укучылар?

2 нче алып баручы.  Әйе, чыршының  утлары янмаган икән. Барыбыз бергә: «1,2,3 чыршының утлары кабын », ‒ дип, 3тапкыр әйтсәк, бәлки, утлары янар.

Балалар.  1,2,3 чыршының утлары кабын

Җыр башкарыла:

Юлбасарлар йөгереп керәләр,(сызгыру,кычкыру тавышлары)

Юлбасарлар:

-Сез нәрсә болай матур киендегез әле?

-Монда нинди вакыйга бара?

Алып баручы:Ә сез үзегез кемнәр?

Юлбасарлар:

1 юлбасар: -Без көтмәгәндә генә һөҗүм ясап, кешеләрне куркытып байлыкларын үзләштерәбез. Берәүгә дә баш имибез, юл куймабыз!

2 юлбасар: -Так что бернинди дә бәйрәм булмаячак!

Бергә: -Без сезнең укытучыгызны үзебез белән алып китәбез һәм Кыш бабайны да бирегә җибәрмибез!

(Укытучыны үзләре белән алып китә башлыйлар.)

Укучылар юлбасарларны туктаталар:

Бергә:  Туктагыз әле, сез укытучыны җибәрсен өчен без ни эшләргә тиеш булабыз?

Юлбасарлар:

1 юлб.  -Безнең күңелне ачарга!Мәсәлән, нинди дә булса бию башкарырга!

Балалар бию башкаралар.

Юлбасарлар:

2 юлб. -Молодцы! Биюегез ошады, матур биисез.

Бергә: -Ярар укытучыгызны җибәрәбез.

1 юлб:  -Тик бәйрәм үткәрергә барыбер комачаулаячакбыз

Алып баручы:

-Юлбасарлар, әйдәгез болай килешик. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, әгәр сез җавапларын белмисез икән, башка безгә комаучаулык итеп йөрмисез, ярыймы?

Юлбасарлар:

2 юлб:  -Яхшы. Карарбыз, моңа кадәр без белмәгән табышмак булганы юк иде әле.

Алып баручы табышмаклар әйтә, юлбасарлар бер җавапны да әйтә алмыйлар.

         Бер гүзәл бар дөньяда,

         Гашыйк аңа һәр бала.

         Тик бизәнә ул менә

         Бары елга бр генә.(Яңа ел чыршысы)

Килә шундый кырыс булып,

Суыклар алып , ыжгырып.

Китәр чагы җитте исә,

Тәмам сыгыла да төшә:

Авыр-авыр сулый-сулый,

Китеп бара елый-елый.

                   (Кыш)

         Энҗе кебек җем-җем итеп,

         Уйный шундый матур итеп,

         Учыңа алу җитә,

         Шундук эри дә бетә...

                   (Кар бөртекләре)

Юлбасарлар:

1 юлб:  -Без күп нәрсәне белмибез икән әле!

2 юлб:  -Мәктәпкә барып белем алырга туры киләчәк!

Бергә:  -Балалар, безне гафу итегез инде!

1 юлб: -Безгә дә бәйрәмегездә катнашырга рөхсәт итегез әле?

2 юлб: -Без бер начарлык та эшләмәскә сүз бирәбез!

Юлбасарлар бәйрәмдә  калалар.

Алып баручы:

-Ярар бәйрәмебездә калыгыз. Менә безнең классыбызда сәләтле балалар бик күп. (концер номерлары)

2 нче алып баручы. Кадерле дуслар, әйдәгез,  барыбыз бергә күмәк җыр башкарып алыйк. («Чыршы яшел тунын киеп» җыры башкарыла.)

1 нче алып баручы. Укучылар, нишләптер Кыш бабай белән Кар кызы да күренми әле. Урман ягыннан юлга чыкканнар инде, менә әле генә телефоннан Кыш бабай үзе шалтыратты: «Хәзер килеп җитәрбез», ‒ диде.

2 нче алып баручы. Әйдәгез, Кыш бабай килгәнче, II сыйныф укучыларының чыгышын карап китик. Рәхим итегез.

1 нче алып баручы. Кадерле дуслар, сезнең игътибарыгызга Яңа ел аукционы тәкъдим итәбез. Уенның тәртибе болай: сез Яңа ел белән бәйле сүзләр әйтергә тиеш буласыз. Мәсәлән, Кыш бабай, Кар кызы һ.б. Кем иң ахырда кабатланмаган сүзне әйтә, шуңа приз. Башладыкмы?

(Музыка яңгырый, Кыш бабай белән Кар кызы керәләр.)

1 нче алып баручы. Дуслар, бу Кыш бабай белән Кар кызы түгелме соң? Әйдәгез, аларны көчле алкышлар белән каршы алыйк әле.

2 нче алып баручы.

Хуш киләсең, Кыш бабай,

Хуш киләсең, Кар кызы!

Гөрләп торсын табыннар,

Җырлыйк, әйдә, барыбыз:

Хуш киләсең, Яңа ел.

1 нче алып баручы.

Калын булсын карларың,

Сулы булсын язларың.

Көзеңдә муллык булсын,

Табыннар тулып торсын.

Хуш киләсең, Яңа ел.

Кыш бабай.

Исәнмесез, улларым!

Исәнмесез, кызларым!

Исәнмесез, саумысыз,

Дусларым, туганнарым!

Карсылу.

Хәерле көн, хәерле көн!

Хәерле көн, дуслар-туганнар!

Хәерле көн, җегәрлеләр,

Хәерле көн, эштә уңганнар!

Кыш бабай белән Карсылу бергә. Бездән сезгә кайнар сәлам!

Кыш бабай.

Хезмәт сөйгән төрле милләт халкын

Тәбриклимен Яңа ел белән!

Бу елда без бергә атлыйк, дуслар,

Гаделлеккә илткән юл белән,

Барыгызга сәламәтлек телим,

Бәхет, шатлык, озын гомерләр,

Туры килсен безгә киләчәктә

Тормыш рәхәтләрен күрергә!

Карсылу.

Күңелләрдә безнең артсын сафлык,

Тормыш юлларында гел шатлык.

Начарлыкның юлын буып алып,

Бу дөньяда  калсын гел хаклык.

Күңелләрдә булса юксынулар,

Авырулар, сагыш газабы,

Барысын да алып кала күрсен

16 нчы елның азагы!

2 нче алып баручы. Әйдәгез, кадерле, көтеп алган кунакларбызны бер биетеп алыйк әле. (Бииләр.) Рәхмәт, рәхмәт, Кыш бабай, бик матур биедең, бераз ял итеп ал, залдагы кунакларга күчтәнәчләреңне өләш.

1 нче алып баручы. Хөрмәтле бабакай, син килгәнче, без бик тырышып укыдык,төрле конкурсларда катнаштык.Матур җырлар,шигырьләр,биюләр  өйрәндек.(2 сыйныф чыгышы).

Кыш бабай.Ай-яй ,балалар булдырдыгыз.Рәхмәт сезгә. 

             (уку алдынгыларын котлау)

     

1 нче алып баручы. Чыршы әйләнәсендә бер җырлап алыйк әле.

(Чыршы әйләнәсендә җыр.)

2 нче алып баручы. Кыш бабай, балалар син килгән вакытка 3 сыйныфлар да бик матур чыгышлар әзерләделәр.Әйдәгез,сүзне аларга бирәбез. Рәхим итегез.

Шомлы музыка ишетелә.Елап Бичура керә.(Муенына кер кыстыргычлары аскан,кулына ачкыч бәйләмнәре тоткан.)

А.Б.(гаҗәпләнеп)Абау,әллә кунак бар инде?Син кем буласың?

Бичура (елап)Мин Бичура.Һәрбер йортның үз Бичурасы була.

А.Б.Нигә син бик күңелсез?Нигә елап торасың?

Бичура:Бигрәкләр дә харап булдым.

Кыш уртасы-йортсыз калдым.

Иске диеп сүттеләр.Хуҗалары кителәр.

Мәрхәмәтсез иделәр.Мине бит-онытты-ла-а-р…(елый)

Менә торак-коммунальхуҗалыгы идарәсенә барган идем әле.Үземне кызгандылар,бер төргәк ачкыч бирделәр.”Теләсә кайсы фатирга барып кер диләр”.Бер дә белмәгән гаиләгә керәсем килми.Менә Үземә берәр тату,әйбәт гайлә эзләп йөрим әле.Сезнең мәктәптә бәйрәм үткәрелүен ишеттем дә килдем.Берәрсе мине алмас микән?(балалар янына килеп)Бәлки сез мине алырсыз?Телисезме мин сезнең  Бичурагыз булам.(Алырбыз,алырбыз дигән җаваплар ишетелә)

Бичура:-И-и,бигрәкләр дә кунакчыл балалар җыелган икән монда.Бөтенесе дә алам дип тора.Нишләргә соң?Кайсысына барырга?(уйланып тора)Әһә,менә бу йозакларга кайсы бала ачкычны тизрәк таба,мин шуларга барам.”Кем ачкычны тизрәк таба”уены.

(балаларга йозаклар һәм ачкыч бәйләмнәре бирелә.Кайсы бала йозакка тиешле ачкычны тизрәк таба,шул җиңүче була)

Бичура: -Иң җитез укучыны инде белдем.Әле бит хуҗамның Булдыклы,ярдәмчел булуы да кирәк.Аларны да сыныйм әле.Мин төннәрен тыңламаган балаларны менә болай итеп чеметеп алырга яратам.(Балаларның киемнәренә кер каптыргычлары кыстырып чыга)

Караңгыда кайсы бала аны тизрәк табар икән”Күз бәйләп каптыргычлар эзләү”уены.

Бичура:-Сезнең балалар бик җитез,бик уңган икән.Миңа сезнең мәктәбегездә урнашсам буламы?

Балалар:-Була.

Бичура:-Менә хуҗалы да булдым.Рәхмәт сезгә.Мин кайта торыйм.Сезне мәктәптә көтәрмен.

Алып баручы.

Ак биләүдә сабый бала кебек

Туып килә назлы Яңа ел!

Саф күңелле кызлар кебек серле,

Батыр егетләр күк чая ул!

Алып баручы.

Шатлык белән яңа көн туганда,

Яңа елга аяк басабыз.

Сагындырган олы кунак итеп

Каршылыйбыз аны барчабыз.

Алып баручы.

Һәркемнең күзендә,                  

Һәркемнең йөзендә.

Өр-яңа елмаю күренә.

Хуш килдең, Яңа ел!

Хуш килдең, Яңа көн!

Рәхим ит илем түренә!

Алып баручы

Җырлыйбыз да, биибез,

Зурлыйбыз Яңа елны.

Яңа елда яңа утлар,

Яктыртсын Яңа елны!

(Музыка яңгырый.)

Яңа ел.

Дөнья әйләнеп,

Мин килдем менә

Урман-кырларга,

Чиксез бай җиргә.

Монда ‒ матурлык!

Монда – батырлык!

Зур төзелешләр ‒

Шаклар катарлык!

Галәмдә нәрсә?

Могҗиза – әнә!

Батыр кешеләр

Йолдызга менә!

Картлары да шат,

Җитсә дә йөзгә,

Яңа бәхетләр

Китердем сезгә!

Тик ул бәхетләр ‒

Капчыкта түгел,

Өләшеп бирергә

Ул кәнфит түгел!

Һәркем бәхетен

Табар эш белән.

Тау ярып була

Күмәк көч белән!

1 нче алып баручы. Рәхим ит җир йөзенә, Яңа ел. Төкле аягың белән безнең арага рәхим ит. Безнең белән уйна, көл, бие, җырла!

Кыш бабай.

Яңа ел, япь-яшь ел!

«Власть»не сиңа тапшырырга вакыт җитте.

Ә син бик сыек күренәсең.

Шундый зур йөкне тартырга

Егәрлеген җитәрме?

Яңа ел. Олыларның фикеренә колак салып, яшьләрнең карашын исәпкә алып, үз йөрәгемә таянып, көннән көн алга барырмын.

2 нче алып баручы. Әйдәгез, сынап карыйк Яңа елны.

1 нче алып баручы. Безнең Кыш бабай бик матур заманча бии белә,

аның шикелле син бии алмассың инде.

(Кыш бабай заманча бии, аңа Яңа ел да аңа кушыла.)

Кыш бабай. Син, Яңа ел, яшь булсаң да, бик тапкыр икән. Мин үземә китәргә вакыт икәнен аңладым. Сорауларым бетте, вазифамны сиңа тапшырам.

2 нче алып баручы. Һәр яңа ел безгә яңа көн, яңа төн бүләк итә. Хәерле сәгатьтә. Хәерле эшләрең, шатлык-куанычларың белән кил син, Яңа ел!

1 нче алып баручы. Әйдәгез әле, Кыш бабай белән Яңа елны үзебезчә татарча биетеп алыйк әле.

Кыш бабай.

Көтеп алган очрашулар

Тиз генә үтеп китте.

Инде хәзер саубуллашып,

Китәр вакытлар җитте.

Кар кызы.

Күңел тынычлыгы  телим

Яңа елда һәркемгә.

Бәхет, шатлык сәламәтлек

Юлдаш булсын гомергә.

Бергә:

Сау бул инде, Кыш бабай,

Сау бул инде, Кар кызы,

Киләсе елга кадәр, киләсе елга кадәр.

1 нче алып баручы. Безнең бәйрәмебез дәвам итә. Әйдәгез бергәләп җырлап алыйк.

Алып баручы.

Тагын бер ел шаулап узды,

Туздырып ап-ак карны.

Ак кар булып уйнап оча

Яңа ел шатлыклары.

1 нче алып баручы. Хәзер сезгә үзләренең чыгышларын IV сыйныфлар тәкъдим итә. Рәхим итегез.

2 нче алып баручы. Шушының белән безнең әзерләнгән бәйрәм кичәбез тәмам.

1 нче алып баручы. Тагын бер кат сезнең барыгызны да Яңа – 2017ел белән котлыйбыз. Бу ел безнең һәммәбезгә дә Яңа шатлыклар, яңа бәхетләр китерсен.

2 нче алып баручы. Эшләрегез һәрчак уң булсын, Ходай сезне рәхмәтеннән ташламасын